Чәчәкле берет

«Сөембикә» журналын даими укып баручыларыбыз Ания ГАТАУЛЛИНАның кул эшләре белән таныш инде. Бу юлы Ания безне җәйге берет бәйләргә өйрәтә. Бәләкәй кызларга да, олыларга да бик килешәчәк ул. Береткага иш итеп, җәйге букча да бәйләргә була.
* 2 нче номерлы ыргак.
Берет аерым-аерым чәчәкләрдән үрелгән. Аларны төрле төсле итеп тә, бер генә төстән дә бәйләргә була.
2 нче рәт. 3 күзле күтәрү баганасы бәйлибез (петли подъема). Боҗра тирәли чалулы багана белән (столбик с накидом) 19 багана бәйләп чыгабыз.
3 нче рәт. 6 күздән торган чылбыр үреп, икенче рәттәге ике күзне калдырып, өченче күз аша бәйләп алабыз. Шул рәвешле дәвам итеп, алты чәчәк таҗы үрәбез.
4 нче рәт. 3 күзле күтәрү баганасы бәйлибез. Аннан соң ике ярымбагана (полустолбик) һәм ике чалулы биш багана бәйлибез. Тагын ике ярымбагана һәм 3 күзле чылбыр бәйләп, беренче таҗны тәмамлыйбыз.
Чәчәкнең алты таҗы да шулай бәйләнә. Бер берет өчен 31 чәчәк бәйләргә кирәк.
Уртада – 1 чәчәк, 2 нче рәттә аның тирәли – 5 чәчәк.
3 нче һәм 4 нче рәтләрдә – уникешәр чәчәк. Беретны 5 рәтле итеп тә бәйләргә була.
Чәчәкләрнең бер-берсенә орынып торган урыннарын чәчәк төсенә туры килә торган җеп белән, күренмәслек итеп тегеп куябыз.
Чәчәкләрне тоташтырып бетер-гәч, аскы итәктәге һәр таҗ арасына 5 күзле чылбыр үреп, аркалар бәйләп чыгабыз (олылар өчен чылбырны 6 күздән үрәләр).
Беретның маңгай өлешен ярымбагана белән 6 рәт бәйләп, бәйләмне төгәллибез.
Кирәк:
* нечкә бәйләм җебе. 50 г/240 м (100% мерсирланган киҗе-мамык);* 2 нче номерлы ыргак.
Берет аерым-аерым чәчәкләрдән үрелгән. Аларны төрле төсле итеп тә, бер генә төстән дә бәйләргә була.
Эш барышы:
1 нче рәт. 10 күздән чылбыр үреп, боҗрага тоташтырабыз.2 нче рәт. 3 күзле күтәрү баганасы бәйлибез (петли подъема). Боҗра тирәли чалулы багана белән (столбик с накидом) 19 багана бәйләп чыгабыз.
3 нче рәт. 6 күздән торган чылбыр үреп, икенче рәттәге ике күзне калдырып, өченче күз аша бәйләп алабыз. Шул рәвешле дәвам итеп, алты чәчәк таҗы үрәбез.
4 нче рәт. 3 күзле күтәрү баганасы бәйлибез. Аннан соң ике ярымбагана (полустолбик) һәм ике чалулы биш багана бәйлибез. Тагын ике ярымбагана һәм 3 күзле чылбыр бәйләп, беренче таҗны тәмамлыйбыз.
Чәчәкнең алты таҗы да шулай бәйләнә. Бер берет өчен 31 чәчәк бәйләргә кирәк.
Беретны җыю
Чәчәкләрне түбә өлешеннән тоташтыра башлыйбыз. Эшкә керешкәнче, аларны яхшылап үтүклибез.Уртада – 1 чәчәк, 2 нче рәттә аның тирәли – 5 чәчәк.
3 нче һәм 4 нче рәтләрдә – уникешәр чәчәк. Беретны 5 рәтле итеп тә бәйләргә була.
Чәчәкләрнең бер-берсенә орынып торган урыннарын чәчәк төсенә туры килә торган җеп белән, күренмәслек итеп тегеп куябыз.
Чәчәкләрне тоташтырып бетер-гәч, аскы итәктәге һәр таҗ арасына 5 күзле чылбыр үреп, аркалар бәйләп чыгабыз (олылар өчен чылбырны 6 күздән үрәләр).
Беретның маңгай өлешен ярымбагана белән 6 рәт бәйләп, бәйләмне төгәллибез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
Соңгы комментарийлар
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.