Бизәкле алка

Соңгы вакытта модага кергән, хатын-кызлар яратып таккан пластик бижутерия ясау буенча мастер-классны Дилә Нуриева үткәрә.

 
Пластик белән эшләгәндә түбәндәгеләр кирәк:

* Пыяла яки пластмасс такта, чиста кәгазь дә ярый.
* Лак (пластик өчен махсус лаклар бар. Паркет лагын кулланырга була – нигезендә су булырга тиеш. Тырнак лагы туры килми!).
* Кул сөртер өчен юеш чүпрәк.
* Пластикны юка итеп җәю өчен роллер. (Дезодорант савыты, кырлары булмаган стакан да ярый.)
* Эшләнмәләрне кисү өчен лезвие яки нечкә пәке.
* Стекалар (пластилин наборларында да була алар, аерым да сатыла).
*  Эшләнмәләрне пыялага куеп мичкә тыгарга була, шарчыкларны исә шырпыга эләктереп, пробкага яки укмаштырылган фольгага кадап куябыз. (Мичтән чыгуга ук шырпыларны тартып алабыз, югыйсә, ябышачак.)


Кирәк:

* яшел пластик (Fimo);
* бакыр төсендәге алка асылмасы;
* вак мәрҗәннәр (яшел төстә булса матур);
*  штамп — рәсеме туры килердәй төймә;
* кара белән язу каләме;
* штифтлар (кыл белән дә эшләү мөмкин);
* бронза төсендәге акрил буяу;
* нечкә каргаборын (плоскогубцы).


Эш барышы:

Пластикны кулда изәбез.
Цилиндр ясыйбыз. Бүләбез. Ике шарчык тәгәрәтәбез. Ямьшәйтәбез. Энә белән тишәбез.

Уртасына штамп бастырабыз.

Каләм очы яки башка корал белән бизәкләр төшерәбез.
Уемнарга кертмичә генә пластикка җиңелчә кагылып, бармак очы белән акрил буяу тидерәбез.Бераз киптерәбез.
Пыяладан алмыйча, суык мичкә куябыз.

Мичне 130 градуска кадәр җылытып, 30 минут тотабыз.Лаклыйбыз.

Алканы җыябыз.

Әлеге технологияне кулланып, алка янына муенса, беләзек тә ясап була.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    6270
    7
    62
  • Баллы кирпеч 1861 нче елда Болын-Балыкчы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә Ибәтулла исемле бер малай туа. Язмышына сынаулы еллар кичерәсе сабый чагыннан ук язылган була, күрәсең, Ибәтуллага өч яше дә тулмаган чагында кинәт кенә авырып әтисе үлеп китә. Ялгыз тормыш тарту ул чакта, хатын- кызга имана бае да бирелмәгән чорда, әнисенә авыр булгангамы, әллә инде башка сәбәпләр булганмы, сабыйның әнисе биш яшендәге Ибәтулланы әтисенең абыйсы Зиннурга калдырып, Кормаш авылындагы хатыны үлгән бер татарга кияүгә чыга.
    5669
    3
    49
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4056
    0
    42
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2678
    4
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    8921
    6
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда