Логотип
Кулларыңнан куан

Аклы ефәк күлмәгемнең җил тибрәтә итәген

Кирәк:

* иңе 150 см булган тукымага алгы һәм арткы кокетка бер буйга сыя (күкрәк әйләнәсе 140 сантиметрдан артса, ике буй кирәк), димәк, бер кокетка биеклеге һәм күкрәк астыннан алып күлмәкнең озынлыгы кадәр ике буй тукыма (күлмәк итәге әллә ни киң булуын теләмәсәгез, бер буй да җитә),
* муен һәм җиң уемнарын каймалар өчен кыек тасма,
* билбау өчен атлас тасма,
* тегү җебе.

 

Кирәкле үлчәмнәр::

* күкрәк әйләнәсе;

* күкрәк асты әйләнәсе;

* иңбашыннан күкрәк астына кадәрге озынлык;

* күкрәк астыннан алып күлмәкнең озынлыгы – үзегез теләгәнчә.
 

Эш барышы:

Беренче эш итеп күлмәкнең кокеткасы өчен өлге ясыйбыз: гәүдәгә ятыш­лы берәр киемегезне сул ягына әйләндереп, әүвәл алгы, аннан арткы ягын кәгазьгә төшерегез. (Журналның июнь санын карагыз.) Алгы якның өлгесе – алтакта, арткысы арттакта дип йөртелә. Эшкә керешкәнче, күкрәк астыннан тасма бәйләп куегыз. Иңбашыннан башлап шул тасмага кадәрге озынлыкны гәүдәгезнең алгы һәм арткы ягыннан үлчәгез, бу кокет-ка биеклеге була, алгы һәм арткы үлчәмнәр берникадәр аерыла.

Бая төшереп алган өлгедә шушы үлчәмне билгеләп, аркылы сызык сызабыз һәм шул сызык буенча өлгене кисәбез. Аның безгә өске ягы гына кирәк.

Тукымадан кокетка өчен җитәрлек озынлыкны кисеп алабыз (тегү өлешләрен исәпкә алырга онытмагыз!). Шул кисәкне буйга бөкләп, башта алтактаның, соңрак арттактаның өлгесен сабын кисәге белән тукымага төшерәбез, 1,5 см тегү өлеше калдырып кисәбез.

Күлмәкне кокеткадан тегә башлыйбыз. Иң элек иңбаш һәм кырый җөйләрне тегәбез, кокетканың аскы читеннән буйдан-буйга рәттән ике җөй салып, аны күкрәк асты әйләнәсенең озынлыгы кадәр калганчы җыерабыз (күлмәк бераз иркен булсын өчен 5-6 см артыграк калдырырга кирәк).

Күлмәкнең итәге берәр метр киңлектәге ике турыпочмактан гыйбарәт. (Сез үзегез теләгән киңлекне һәм озынлыкны алыгыз.) Итәкнең кырый җөйләрен машина белән тегәбез, өске ягыннан җыеру өчен рәттән ике җөй салып, күкрәк асты әйләнәсенең озынлыгы кадәр калганчы бөрәбез (җыергач, итәк тә, кокетка да бер озынлыкта булырга тиеш) һәм кокеткага ялгыйбыз. Тегәсе җөй җыеру өчен салынган ике җөйнең уртасын-нан узарга тиеш. Сыпылмасын өчен җөйләрне тар «зигзаг» белән эшкәр­тәбез. Итәкнең очын берәр санти-метр ике кат кай­тарып бөгәбез. Муен һәм җиң уемнарын кыек тасма белән каймалыйбыз.

Атлас тасманы ике катлап билбау тегәбез. Аны күкрәк астыннан бәйләп кенә куела торган яисә төймәләнә торган итеп тегәргә мөмкин. Муен һәм җиң уемнарын каймалаган тасма белән билбау бер төстә булса, күлмәк матуррак күренә.

 

Киңәш

* Дөрес сайланган бизәк, төс һәм фасон ярдәмендә гәүдәне зифа, аякларны төз, билләрне нәзегрәк күрсәтергә мөмкин. Киемне ничек сайларга соң?

* Юан ханымнарга зур-зур чәчәкләр, эре борчаклар төшкән тукымадан тегелгән кием килешми. Борчаклы тукыма өчен «үлеп китәсез» икән, вак борчаклысын сайлагыз.

* Эре шакмаклы тукымадан тегелгән кием сезгә түгел, иң яхшы вариант – кыек шакмак, ягъни ромб.

* Аркылы сызыклылар гына түгел, буй-буй сызыклы күлмәкләр, аеруча, киң сызыклар шулай ук тулы күрсәтә.

* Атлас, ефәк ише ялтыравык тукымадан тегелгән кием­нәр күпкә тазарак күрсәтә. Ачык ялтыравык кием кимәгез.

* Зур кесәләр, бөрмәләр, кабарынкы җиңнәр, ачык төстәге киң каешлар да тулы гәүдәлеләр өчен түгел.

* Тәнгә сыланып торган кием, янбашында гына торучы чалбар һәм итәкләр, тар яисә балагы клеш джинсылар, капчыксыман киң күлмәк-туникалар, мини итәкләр, кыска чалбар – каприлар, беләк юан булганда җиңе терсәктән кыска киемнәр килешми.

* Тулы гәүдәлеләргә артык сыланып та тормаган, шул ук вакытта киң дә булмаган гәүдәгә ятышлы күлмәкләр кирәк. Озын итәкләр дә зифарак күрсәтә, ләкин матур аяклы ханымнарга аның тезгә кадәр генә төшеп торганы да күркәм.

* Янбашларның киң булуын яшерү өчен итәге янбашыннан аз гына киңәеп китүче күлмәк, юбка-карандаш, юбка-годе киңәш ителә.

* Вертикаль бизәкләр, тар сызыклар буйны зифаландыра.

* Өске ягы сыланып, ә итәге киңәеп китүче күлмәк билне нәзегрәк күрсәтә.

* Караңгы төсләр гәүдәнең артык килограммнарын яшерергә булыша.

 

 

 

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар