5 минутта бәйрәмчә бизәлгән шәм!

Декупаж техникасы ярдәмендә бизәлгән шәм белән дусларыгызны шаккатырырга телисезме? Бик җиңел!
Кирәк:
* калын шәм;* матур бизәкле салфетка;
* аш кашыгы;
* кашыкны җылыту өчен газ горелкасы яки кечкенә шәм;
* губка яки йомшак сөлге.

Эш барышы:
Салфеткадан бизәкне кисеп алабыз. (Гади декупаждагы шикелле үк, өстәге катламын гына аерып алабыз.) Кашыкның эчке ягын горелка яки шәмдә кыздырабыз, тышкы ягын корымламаска тырышыгыз, югыйсә, бизәгебез пычраначак. Бизәкне, кайнар кашык тигезә-тигезә, шәмгә батыра башлыйбыз. Кашык белән бик пөхтәләп, каты итеп басмыйча эшлибез. Шәм бераз эриячәк һәм кәгазь бизәк балавызга сеңәчәк. (Иң мөһиме: рәсемнең шәмгә батып керүе, юкса, шәм янганда, бизәкнең дә янып китүе бар.) 
Декупаждан соң шәмне саклык белән генә губка яки сөлге белән шомартып ялтыратабыз.
Ни өчен нәкъ калын шәм алырга тәкъдим итәбезме? Калын булганда шәм уртасыннан җылынып, як-якларына азрак җылы тия һәм шуңа күрә салфетканың кабынып китү ихтималы азая.
Иң яхшысы: ак яки аксыл төстәге шәм – рәсем ап-ачык күренеп торачак.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.