Логотип
Мин ачкан дөнья

Хыял бәһасе

Бу утрауга бару турында унбиш ел хыялландым.
Дөресрәге, ул хыял мине бер көзге көнне гел көтмәгәндә үзе эләктереп алды да, вакытвакыт чабудан тартып торды: онытмадыңмы, янәсе, Тенерифе дигән утрау бар дөньяда, көтә ул сине, көтә!
 
Тенерифе Канар утрауларының иң зурысы. Аны мәңгелек яз утравы дип йөртәләр (Isla de la Eterna Primavera). Сахара чүле киңлегендә урнашкан бу утрауның климаты ел дәвамында җылы тора: кышкы вакытта һава температурасы 20°-26°C булса, җәен 23°-29°C. Шуңа да Европа туристларының бу «оҗмах җиреннән» өзелгәне юк. 

Ул мине көтә!

Утрауның исеме күңелгә уелып калган булса да, аны беренче тапкыр ишеткән көнемне тәфсилләп хәтерләмим. Шунысы гына истә калган: җәйге җете төсләрне күңелдән юдырып баручы яңгырлы көз иде. Эштән җәяүләп кайтып барганда мине ниндидер кы-зыклы (кызыгы нидә булганын да әйтә алмыйм инде бүген) җыелышка чакырдылар. Ник керәсе иттем икән мин анда? Язмыш күз кысып әйдәгәнгәме, өшегәнгә, җылы эзләгәнгә генәме? Һәрхәлдә, юл өстендә генә булган Достоевский урамындагы яңа офис бинасының бусагасын атлап кергәндә мин үземнең никадәр азартлы кеше икәнемне белми идем әле (офистан чыккан мәлемә каршыларга килгән ирем моны бик әйбәтләп аңлатты). Мин кызыксынып кергән җыелыш бер туристик компаниянең реклама максатында үткәрелгән акциясе, ә аның төп «фишкасы» лотерея-аукцион үткәрү булып чыкты. Салкын кара көзне кабул итәргә теләмәгән күңелемне котырткан приз – мин белмәгән-ишетмәгән утрауда ял итүгә... юк шул, бушлай путевка-юллама да түгел, аңа ташлама гына! Шуның өчен көрәшеп, бер кичтә ай буена эшләп алган хәләл хезмәт хакымны «лохотронга» ашатып, шуны оттым мин ул көнне. Бу башсызлыгымнан ушы киткән ирем: «Алай кызу канлы булгач, акча янчыгыңны миңа биреп куясы иде», – дип кенә әйтә алды. Мин исә: «Хыял бәһасе югары була!» – дип, сер бирмәскә тырыштым. Шулай итеп, минем тормышка әллә кайдагы Тенерифе утравының серле исеме керде. Башын һаман да югалта белгән, күңеле мәңге яшь әнидән яратып кына көлеп алырга да ярады ул, иркә хатынның сәер капризларын тасвирлаучы образ да булып уйнады... Ә минем өчен мифка әверелгән утрау чынга ашмас хыял символына әйләнде. 

Алданганым белән килешеп, көзне, кышны, язны төссез, хыялсыз гына уздырдым. Ә җәй башында миңа Санкт-Петербургтан шалтыраттылар: «Скидкагыз барын онытмадыгызмы? Тенерифеда апартамент көтә сезне!» Әй, сөендем! Менә бит, ялган түгел, алдамаганнар! Виза гына ясатасы, самолет өчен генә түлисе, ашавын үзең дә пешереп була! Иң мөһиме – яшәр урын бар, анысы да ташламалы... Ирем миңа тагын сәерсенеп карады да, «гына»ларымның бәясе белән кызыксынырга киңәш итте. Кызыксындым. Хыял тагын мифка әйләнде. Әмма ләкин тагын берничә ел котыртып торды әле ул мине. Ниһаять, турфирма да миннән өметен өзде, шалтыратулар туктады. Өзгәләнеп кыстауларыннан кайтаваз булып яңгыраган «Канар утрауларының иң гүзәле көтә сезне» дигән сүзләр генә күңелсез көннәрдә җанны кытыклап тормышка ямь өстәп торды. Тора-бара анысы да онытылды, башка илләр, бүтән гүзәл җирләр гизелде. Һәм менә, уйламаганда-көтмәгәндә әкияти утравым быел тагын мине чакырасы итте. «Вакыты җиткән. Хыялыма тугры калуымның әҗередер», – дип кабул иттем. Чөнки бу кадәр дә җай килеп торуны башкача аңлатып та булмый иде кебек: ялымның кайда, ничек үткәрергә белмәгән ике атнасы бар, Шенген визасы да әле ачык. Ә бәясе! Бәясе дә әкияттәгечә! Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына – шушы инде! Яна торган тур, әйбәт отель, җитмәсә, ашау-эчүе дә кергән: all-inclusive! «Мондый путевканы язмыш бүләге дип кенә кабул итеп була, – диде турфирмада эшләүче кыз да. – Кичә дә юк иде әле, сез керер алдыннан гына килеп чыкты бу махсус тәкъдимнәр». Үзе дә шаккаткан иде ул: «Мин дә күптән хыялланам инде бу утрау турында, әмма бу бәягә булганын беренче күрәм. Сиксән меңнән төшкәне юк иде», – дип, көнләшүен яшермәсә дә, бар көчен ярдәмгә ташлады. Самолетта соңгы урыннарны алып өлгерде, ике көндә банк белән килешүне оештырды (хәзер сәяхәтне дә кредитка алып була бит!), аннан акча килеп җиткәнче, җитәкчесен ризалатып, Мәскәү тур-операторына турфирма финансларыннан түли торды. Җитештек! Мин һаман ышанып бетә алмасам да, Тенерифега кызым белән икебезгә (бу утрауга мөнәсә-бәте катлаулы булып калган иремне тәки барырга ризалаштыра алмадым!) юл ачык!


Туктатыгыз самолетны!

Өч көн дигәндә юлга җыенып беттек. Могҗизалар дәвам итте: поездга арзанлы билетлар калмады инде дисәләр дә (Мәскәүдән очасы бит), сәгате белән «безгә дигән» ике кешелек (!) купега юнь бәягә генә билетлар килеп чыкты. Иртәрәк килеп җитә дә бу поезд, ярар сана, августның матур көнендә йөреп торыр җир табылыр әле төп калабызда. Болай да арзанга төште дип, вакланып тормадым: кайтыр якка билетны самолетка алдым. Янәсе, сәяхәтебезнең тәэсирләрен бозмыйча, бер көндә җайлы итеп кайтып җитәбез: Шереметьевоның бер терминалына килеп төшәбез дә, икенчесенә күчеп утырабыз. Вакыт арасы да таман гына: өч сәгать. Үземчә бик тә булдырдым инде: барысының хәстәрен күрдем. Хәтта ки вокзалдан аэропортка илтүче аэроэкспресска билетларны да Казанда ук алып куйдым. 

Мәскәүгә иртәнге алтыда ук килеп җиттек. Бу вакытта да эшләгән матур кафе табып, иртәнге ашны ашадык. Инде көндезгә кадәр вакыт уздырырга кирәк. Ә көн коточкыч! Казандагы кояшның эзе дә юк, җил, янгыр, суык!!! Бу вакытта кая барасың? Киттек кинотеатр эзләп. Ачылганын җыештыручы кыз белән бергәләп көтеп алып, иң беренче сеанска кереп утырдык (ни хикмәт, залда бездән башка да кешеләр бар). Әйбәт иде фильм! Канн кинофестивалендә җиңү яулаган «Яшь һәм чибәр» драмасына эләккәнбез. Болай да карыйсым килгән иде, дип сөенеп утырдым. Шул хыянәтемне гафу итә алмадымы күптәнге хыялым, әллә берәрсенең көнчелеге кара эшен эшләдеме (шатлыгымны эчемә сыйдыра алмыйча, бик тә мактанып йөргән идем шул!), бәхетем кинәт кашын җыерды. 

Җай гына барган сәяхәт регламенты бозыла башлады. Аэроэкспрессның ярты сәгатькә алданрак китә торганына утырып өлгермәгәч, күңелгә шом керде инде. Әмма вакыт запасы җитәрлек иде. Ә менә аэропортка килеп җиткәч, шом дигәнем паникага әйләнә башлады: экспресс китерә торган терминалдан без очасына әле барып җитәсе бар икән бит! Автобус яки шаттл белән!!! Беренчесе инде киткән, икенчесе килеп җитмәгән. Җәяү үтешле ара да түгел – нык ерак! (Шуларны ачыклап, ике арада бәргәләнгәндә, күкләр миңа ярдәм кулы сузмакчы да иде, әмма юлга аркылы чыккан таксистны аэропортта кем тыңлап тора инде!) Безгә дигән шаттл вакытында килсә, бар да әйбәт буласы иде әле. Ләкин ул ун минутка соңарды. Нәкъ шул ун минут җитмәде дә: рейсыбызга регистрация ябылды һәм ничек кенә ялынсак та, инде ачылмады! 
Юк, ул санаулы минутларны без авыз ачып үткәрмәдек: кеше телефоныннан интернетка кереп, регистрацияне шуннан гына узарга маташтык – чартер рейслары андый мөмкинлек бирми икән! Путевкабызны алган турфирмага шалтыратып, аэропорттагы хезмәткәрләргә менә-менә килеп җитүебез хакында хәбәр итәргә, безне билгеләтә торырга куштык. Үзебез килеп җитмичә, анысы да мөмкин түгел икән. Шаттлга утыртып торучы кыз да үз каналлары буенча эшкә кушылды. Юк, ул да булдыра алмады. Кинода гына ул соңгы минутта килеп җиткән гашыйклар йөгереп кереп утыра самолетка. Ә безнең могҗиза лимиты беткән иде инде, чынбарлык исә аяп тормады. «Самолет күтәрел-мәде бит әле, кертегез безне!» дип күпме ялынсак та, очкыч Тенерифега бездән башка китте. 

Самолетны туктата алмаган «Пегас» компаниясе хезмәткәре кояшсыз-пальмасыз Мәскәү җирендә калган туристларның ярсу һөҗүменә дучар булды, әлбәттә. Туристлар дим, чөнки без ялгыз булып чыкмадык. Иң кызганычы турфирмадан «самолет бер сәгатькә соңрак очачак» дигән хәбәр алган Белоруссиядән үк килгән пар иде. Гаеп аларда булмаса да, тур алганда бирелгән язуларда «аэропортка өч сәгать кала килергә тәкъдим итәбез» дигән сүзләр булуы аларны да безнең белән бер хәлдә калдырды. Безгә исә йә киләсе даими (регуляр) рейска, йә безгә тур саткан оператор яллаган икенче чартер самолетына билет алырга тәкъдим ителде. Беренче очракта кеше башына 20 мең – Тенерифега очуның гадәти бәясен – түлисең (безнең «все включено» турының тулы хакыннан да кыйбатрак бит бу!), икенче очракта ике тапкыр арзангаракка очасың, ләкин... берсекөнгә. Соңгысын сайладык. Шулай итеп хыялым бәһасе – ә аның белән бергә әҗәтем күләме – тагын да артты. Елап арыгач, иремнән ишетәсен ишеткәч (ярый әле, хәлебезне аңлап, оешмаганлык турында артык акыл сатып тормады, юатырга тырышты), чемоданнарны сөйрәп салкын калага кире киттек. Әле ике көнебезне шунда үткәреп, вокзал-аэропрорт юлларын яңадан узасы бар иде... 


Кара ком, таш кыя

Менә, ниһаять, Тенерифе! Хыялым утравы! Ни беләм соң әле мин аның турында? Канар утраулары арасында – иң зурысы, Атлантик океанда иң калкуы. Испаниягә карый. Архипелагтагы башка утраулар кебек үк вулканның океан төбеннән 4 километрга күтәрелеп ату нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шуңа күрә пляжларының күбесе – күмер катыш кара комлы. Тенерифеның искиткеч ландшафты, океан төбеннән актарылып чыккан көлле туфракта шаулап үскән тропик үсемлекләр утрауны күп кинофильмнарны төшерү урынына әйләндергән. Ә менә җәнлекләр юк диярлек. Монда килеп эләккән бер хәшәрәт тә яшәп китә алмый: еланнар да, чаяннар да үлә икән бу утрауда. 

Аэропортта ук күкрәк тутырып һавасын сулыйм: ниндирәк? Рәхәт, җиңел сулана, әмма тропик утрауга хас гаҗәеп «ис букеты» тоймыйм. Утыз градус дисәләр дә, эсселек тә сизелми. Моның сәбәбе – һаваның коры булуы һәм океан бризы исеп торуда дип укыган идем. Утрауның бу ягында мондый комфортлы климат ел буена саклана. Бу ягында дидем, чөнки утрау уртасында Испаниянең иң югары ноктасы булып күтәрелгән Тейде вулканы (биеклеге 3 718 м) һәм аның кайнар эшчәнлеге тудырган тау сырты Тенерифены ике өлешкә: төньяк һәм көньяк зонага бүлеп куйган. Аларның климатлары шактый аерыла: бер ягында – субтропиклар, яңгырлы, дымлы, яшеллекле; икенчесендә – эссе һәм коры. Курортлар күбрәк утрауның шул көньяк ягында урнашкан. 
Безне отельләргә таратучы автобус тәрәзәсеннән күренгән манзара Мисырны хәтерләтә: коры чүлле пейзажда ара-тирә кеше кулы белән үстерелгән яшеллек оазислары очрый, ташлы тау битләре буйлап күч-күч итеп төзелгән бер-ике катлы биналар «үрмәли». Койма белән уратып алынган бакчалар да очрый, ни үстерәләр дисәң – пальма агачларын.

Соңгы ярты гасыр эчендә Тенерифеда күпләп шәхси һәм дәүләт ял йортлары төзелеп өлгергән. Йорт сатып алып, туристларга апартамент биреп тору монда хәзер популяр бизнес. Безгә экскурсия үткәргән гид та (Эстониядән булып чыкты ул), монда күченеп килеп, шуның белән көн күрә икән, башкаларга милек сатып алуда ярдәм күрсәтеп тә акча эшли. Визиткасын безгә дә тоттырды (бер күреп кайтуга да акчаны көчкә җиткергәнебезгә сөенеп бетә алмавыбызны белми шул ул). Елына утрауда 3 миллионнан артык кеше ял итә. Туристларның күп өлеше Санта-Крус-де-Тенерифе һәм Коста Адехе (Costa Adeje) курортларына килә икән. Гел җил исеп торган Эль Медано курортына да килүче күп: монда бөтен җирдән виндсерфинг яратучылар җыела. Плайя де Лас Америкас исә утрауның төп курорты санала. Аның пляжлары ак комлы, отельләре дә шәптән икән. Туристлар тормышы анда кайнап тора. Без аннан ерак булмаган Плайя Параисо дигән бәләкәй курортка барабыз. Бу тыныч урында дүрт кенә эконом-класслы отель урнашкан. «Курорт зонасы» шулардан гыйбарәт. Берничә супермаркет һәм кафелы бәләкәй «урамы» да бар. Ул урамда, әлбәттә, сувенир базары барлыкка килгән (бездә вьетнам кешеләре булыр иде сатуда, аларда – индуслар). 

Отелебез өч йолдызлы булуына карамастан, безгә биш йолдызлы булып тоелды. Юл маҗарасыннан соң бүлмәнең ниндиенә дә риза булсак та, күпкатлы бинаның дүртенче катындагы номерыбыз сөендерде: чиста, матур, балконыннан океан күренеп тора. Ашау да әйбәт: ризыклары артык күпсанлы булмаса да, төрле һәм сыйфатлы, чират дигән әйбер юк та юк инде. Күбрәк Европа туристлары белән эш иткән персонал да әлегә бик ягымлы. (Җыештыручы ханымның йокы киемнәребезне мендәр астыннан чыгарып, бизәк итеп җәеп салуы беренче көнне үк күңелебезне күтәрде.) Инде болай да кимеп өлгергән ялыбызның бер минутын да югалтмыйк дип, урнашуга ук диңгезгә киттек. Әй лә, океанга бит! Атлантик океанга!

Без урнашкан отельдә еш кына пенсионерларны ял иттерәләр икән (Испания дәүләте аларны шулай итеп тә кайгырта.) Өлкәннәр су коенырлык түгел монда!    Ә менә ике бассейн (берсе – диңгез суы белән) алар хозурында. Без исә аларны тикшереп кенә чыктык. Мактаулы курортның ак комлы пляжларына да исебез китмәде – бер генә бардык. Гәрчә зур яшел автобуслар Лас Америкаска чыннан да бер тоткарлыксыз ярты сәгать саен йөреп тора. Ә менә безнең яндагы кара ярны, кара кыяларны үз иттек. Ни хикмәт, трейлерлы туристлар да монда килә (Европа кешесе еш кына шулай сәяхәт итә: бар кирәген тәгәрмәчле өйгә төйи дә, җаннары теләгән җирдә урнаша. Этләре, попугайлары, келәмнәре, телевизорлары, антенналары – барысы да үзе белән.)

Бәлкем, безгә генә – минем күптәнге хыялым әсирләренә генә шулай тоелгандыр: океан суы үзгә, аеруча рәхәт, сихәтле, чиста. Экскурсияләрнең дә кыс-каларын – ярты көнлекләрен генә сайладык: һәр минутыбызны шул зәңгәр суда, шул чиксез-кырыйсыз киңлеккә кушылып үткәрәсебез килде. Гаҗәеп яшеллекле Ла Гомере утравына («Аватар» киносы шунда төшерелгән) шул сәбәпле бармый калдык. Танылган Лоро-паркны да икенче килүгә калдырдык (иремә дә күрсәтәсе бар бит әле «минем» утрауны!). Тенерифе хуҗасы – Тейде вулканын күрми китә алмадык, әлбәттә. Үтә күренмәле төпле яхтада океан айкап китлар, ташбакалар карап та йөрдек. Атна-ун көнлек сәяхәтнең тәэсире ун еллык булгандыр әле. Шул тәэсирләрне түкми-чәчми генә алып кайтасы иде... 


Янә самолет

Тенерифе аэропортында барыбыз да – 150 меңлек путевка алганнар да, 15 меңгә бәхетле булганнарыбыз да – бер чиратта җыелдык. Ә чират никтер кузгалырга теләмәде. Берәр сәгать шулай тилмергәч, сәбәбе дә ачыкланды: компьютер ватылган! Самолетка да урынсыз билетлар белән утыртачаклар. Башта – балалы гаиләләрне. Бер рейста бу кадәр яшь баланы күргәнем юк иде моңарчы (урыннарыбыз шул ясле уртасына туры килеп, җиде сәгать буе бала елавын тыңлап кайтуы үзе бер михнәтле тәҗрибә булды)! Ниндидер бик тә тыныч испан кызлары (кызу канлы диләр тагын үзләрен!) ашыкмыйча гына аэропортка җыелган халыкның кайсы өлешен – Парижга, кайсын Мәскәүгә озатырга маташканчы без очасы вакыт кичектерелә барды. Мин тоткарлануның минутларын башта тыныч кына, аннары борчылуның аръягына чыгып, аннары инде янә тыныч – язмышыбызга тәмам күнгән хәлдә саный тордым. Казанга очасы самолетыбызга да соңга каласыбыз Тенерифеның кояшлы көне кебек ачык иде. Кызым да: «Тәки укуыма соңга калам икән», – дип кенә куйды (иң иртә рейсны сайлавыбызның сәбәбе шул уку иде инде). Кассада билет саткан кыз «соңга калганда да, гадәттә, ярты-бер сәгатьтән артык тоткарланмыйлар» дигән иде. Гадәттә бит ул! Иремә шалтыратып алдык, анысы. Аның «Аэрофлот» хезмәткәре белән актив аралашуыннан соң шулар билгеле булды: бер авиакомпания икенче компаниянең рейсы тоткарлануына җавап бирми, шуңа күрә икенче рейска бушлай утыртырга тиеш түгел (бер тур бәясенә ике очыш кергән очракта гына мөмкин бу хәл). Билетны алыштырып булмый, тапшырып, яңаны алып кына була. Тапшырылган билетның бәясе өлешчә кайтарыла, компенсация күләме күпме вакыт кала тапшырылуына бәйле. Билет самолет очып киткәннән соң тапшырылган очракта ягулыкка җыелган акча (топливный сбор) гына кайтарыла. Һәм дә шунысы: билетны сатып алган кассага гына тапшырып була! Мәскәүдә билетсыз да, акчасыз да каласың икән – берни эшләр хәлең юк. 

...Ике сәгатькә тоткарланса да өлгерәсе идек, юк шул, өчкә соңарды. Мәскәүдән очканда бер минут та көтәргә теләмәгән пилотларның эче нык пошты бу юлы. «Аэрофлот самолеты» тоткарланып тормады, тиешле секундында күтәрелде һавага: бер каршылыксыз кирәкле терминалыбызга килеп җиткәндә, аңа кул болгап өлгердек әле.

Аэропорттан туры вокзалга киттек. Иң якын вакытта китүче поездның иң арзанлы плацкартына билет алдык. Инде йокларбыз, ичмасам, дигән идек, тагын булмады: бу юлы инде нәниләр түгел, өлкәннәр тынгы бирмәде. Биштәренең төбендәге көнбагыш пакетына яшергән унлыкларын, кыштыр-кыштыр, бер алып-бер салып аптыраган әбекәйдән, чыдамыйча, сорап та куйдым: 
«Бу яшьтә кайларга бардыгыз да, ник берүзегез йөрисез?» Сиксәнен узган, әмма ләкин күзләренең нуры һич кенә дә сүнмәгән карчык, беләсезме, ни диде?! «Балаларым юк, ә поездга утырып берәр кая барасым килде. Сәяхәт яратам». 
Каршылаганда ирем дә миннән беренче эш итеп: «Бу кадәр михнәтләнеп йөрүнең берәр рәхәте булдымы соң?» – дип сорады. «Булды! – дидем. – Хыялым чынга ашты бит! Хәзер мин яңадан хыяллана алам!» 

P. S. Шушы ялымнан кайтканнан соң үзгәреп киттем мин: элек йөрәк җитмәгәнгә курыкмыйча алынам, кул җитмәгәннәргә вакыт табам. Бик теләсәң – барысы да була дигәнгә инандым, ахрысы. Әҗәтләрне дә түләп бетерсәм икән! 

Беренче кешеләр Тенерифе утравында безнең эрага кадәр V гасырда барлыкка килгән. Гуанчлар булган ул. Ике мең ел дәвамында – 1496 елда утрауны испаннар басып алганчы – алар изоляциядә яшәп, утрауның бердәнбер халкы булып торган. Чимал, һәм беренче чиратта минераллар җитмәү сәбәпле, алар таш гасырда калганнар дисәң дә була. Әмма җир эшкәртеп, балык тотып, моллюск җыеп, мал-туар асрап, һөнәрчелек итеп көн күргәннәр. Кыяларда табылган рәсемнәр һәм төрле төстәге петроглифлар аларның мәдәни үсеше турында да сөйли. 
Милли киемле манекеннар һәр сувенир кибетендә куелган.

Банан – Канар утрауларының төп продукты. Аннан тыш, бүген экспорт өчен помидор (ноябрьдән апрельгә кадәр үсә ул монда), җиләк-җимеш һәм... чәчәк үстерәләр. Ярмалар күбрәк читтән китерелә. Туризм – ә аның дәвере Канар утрауларында узган гасыр уртасында гына башлана – үсеп киткәнче утрауларның икътисады авыл хуҗалыгына гына таянган. Аның асылын исә 1853 елга кадәр Канар виноградыннан ясалган шәраб тәшкил иткән. 

Шул елны бакчаларга корт төшү сәбәпле, йөзем үстерүдән кармин буявы чималы – кошениль җитештерүгә күчәләр. Гасыр буена бу корт Тенерифены «ашата». Синтетик буяулар барлыкка килгәч, аның кирәге кими һәм утрауда яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә башлыйлар. Ярылып пешкән анарларны урамнан узышлый да очратып була.

Плайя Параисо курортының таш ярлары су керер өчен яраклашмаганын интернеттан укып белә идем. Туристларга яки бассейнда, яки Лас Америкас пляжларына йөрергә тәкъдим ителә. Әмма ләкин күргәнебез барыбер дә башта аптырашта калдырды. Хорватиянең таш ярларын күргән бар – шулайрактыр дигән идек. Алай гынамы соң! Тимер баскычлы таш кыялар безнең ише талымсыз коенучыларны да каушатты. Әмма яраттык без аларны! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, моңарчы ишетеп тә белмәгән Тенерефе утравында йөреттең, юл газапларын бергә "уздыртып", хыялга баруның ләззәтен татыттың Гаффарова! Әфәрин! Мин дә син поездда күргән әби сыңары, сәяхәтләр яратам, телләр белмәсәм дә. Хыял йөртә...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авторы кем? Нишләп авторларын күрсәтмисез?

      Хәзер укыйлар