Логотип
Психолог киңәшләре

​Яхшы кәефнең серләре

Узган һәрбер көнебездән ничек итеп рәхәтлек хисе кичерергә соң? Тормышыбыз матур, көйле булсын өчен үз-үзебезне «ишетергә» генә кирәк.

Узган һәрбер көнебездән ничек итеп рәхәтлек хисе кичерергә соң? Тормышыбыз матур, көйле булсын өчен үз-үзебезне «ишетергә» генә кирәк. Моның өчен түбәндәге гади генә киңәшләргә игътибар итүегез җитә. 

 

 1. Телефоныгызга матур, ягымлы йә талгын көй куеп, шул көйгә тәэсирләнеп уянырга тырышыгыз. Йокыдан кисәк кенә сикереп тормагыз. Уйларыгызны уңышлы көнгә көйләп, күпмедер вакытыгызны шуңа сарыф итегез. Моңа аз да түгел, күп тә түгел, нибары 5 минут вакыт китәчәк. 

2. Һәрвакыт шат күңелле булып, якын-тирәдәгеләргә дә җылылык кына өләшеп яшәгез. 

3. Бурычка акча сорап торсалар, мөмкинлектән чыгып ярдәм итәргә тырышыгыз. 

4. Тормышка булган позитивка тугры калып, нык адымнар белән алга атлагыз. 

5. Тискәре информацияне күңелегезгә якын кабул итмәскә тырышыгыз. 

6. Сезнең янда һәрчак  киң күңелле, мәрхәмәтле, уңышлы кешеләр генә булсын. 

7. Гел үзегез турында гына уйламыйча, башкаларны да кайгыртырга өйрәнеп, шуннан канәгатьлек алыгыз. 

8. Вакытлы борчылулар, ялгышлар сезне бервакытта да чыгырдан чыгармасын. Юкка хафаланмагыз. Бу күңелсезлекләр киләчәктә тагын кабатланмасын өчен, сабак алырга өйрәнегез. 

9. Кирәкмәгән, инде кулланылмый торган әйберләрдән арынырга тырышыгыз. 

10. Беркайчан да булдыра алмыйм дип әйтмәгез. 

11. Эшләрегез, кылган гамәлләрегез үзегезне дә, әйләнә-тирәдәгеләрне дә сөендереп кенә торсын. 

12. Ара-тирә җиңүләрегез турында искә төшереп, үзегезне үсендереп алыгыз. 

13. Ачу килгән чакларда үз-үзегезгә бикләнеп калмагыз. Өй җыештырып йә берәр башка төрле кул җитмәгән эшләрне эшләп, ачуыгызны басыгыз. 

14. Төшенкелеккә бирелгән дусларыгызның, якыннарыгызның кәефен күтәрергә кыенсынмагыз. 

15. Гаепле икәнегезге сизәсез икән, гафу үтенергә беркайчан да оялмагыз. Гафу үтенергә мөмкинлек булмаса, үзегезне үзегез кичерегез. 

16. Озаклап телевизор каршында утырмагыз. Күбрәк китап укыгыз, саф һавада йөрергә тырышыгыз. 

17. Беркемгә дә үпкә-рәнҗү сакламагыз. Ә менә яхшылыкны бервакытта да онытмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар