Сез яраткан төс холкыгыз турында ни сөйли?

Кешенең холкы нинди икәнлеген ачыклау буенча бик күп төрле тестлар бар. Әмма яраткан төсегезнең дә сезнең хакта бик күп серләрне ачарга мөмкин икәнен белә идегезме?
Кызыл төс
Әгәр барлык төсләр арасыннан кызыл төсне өстен күрәсез икән, димәк, сез шактый тиз кызу, тиз ярсый торган кеше. Үз-үзегезгә ышанасыз, амбициягез югары. Бу тормышта үзегезгә ни кирәген яхшы беләсез, һәм максатыгызга ирешү юлында беркемгә дә үзегезне туктатырга ирек бирмисез. Мөгаен, дусларыгыз күптер, әмма арада иң якыннары – бары берничә кеше генә – сезнең чынлыкта нинди икәнне, күңелегездә, җаныгызда ниләр кайнаганны белә. Дусларга карата сез тугрылыклы. Гаиләгә карата да – шулай ук: алар өчен барысын да эшләргә әзерсез. Кызыл төс яратучылар көчле ихтыяр көченә ия. Алар беркайчан да көрәшсез бирелми.
Сары төс
Бу төсне яраткан кешенең кәефе һәрвакыт күтәренке, ул һәр нәрсәне дә бары тик яхшыга гына юрый. Аны берни дә тез чүктерә алмый. Егыла икән, ул шунда ук торып баса, һәм берни булмагандай юлын дәвам итә. Тирә-юнендәгеләрнең тискәре фикеренә игътибар итми, чөнки үз-үзенә, үзенең хаклыгына ышанганда, язмыш аның яклы булачагын белә. Кемдер турында кайгыртасыз икән, сез моны чын күңелдән эшлисез, һәркемгә ихластан ярдәм итәргә омтыласыз. Кайчак тормышка алсу күзлек аша карасагыз да, сез җиргә нык басып торасыз, акыл белән эш итәсез. Җаваплылыкны үз өстегезгә алудан курыкмыйсыз. Тирә-юньдәгеләрнең ышанычын яулау шуңа күрә дә сезгә авыр түгел.
Әфлисун төс
Бу төсне яратучыларга уенчак холык хас, шуңа күрә алар кайчак холыклары белән бала-чагага да ошап калалар. Энергияләре һәрвакыт ташып тора, ә аны каядыр куярга, ничектер чыгарырга кирәк бит – шуңа күрә актив тормыш алып баруны өстен куялар. Үзләре турында кайгыртудан бигрәк, алар башкалар турында күбрәк уйлыйлар: «алуга» караганда «бирүне» өстенрәк күрәләр. Кемдер моңа мохтаҗрак дип саныйлар икән, өсләрендәге соңгы күлмәкне дә салып бирергә кызганмыйлар. Ачык кешеләр. Алар сөйли дә, башкаларны да тыңлый беләләр. Әфлисун төсен яратучылар игътибар үзәгендә булырга яраталар. Шуда да аларны сәхнәдә чыгыш ясау белән бәйле эшләр күбрәк үзенә тарта.
Шәмәхә төс
Әгәр сезгә бу төс ошый икән, димәк сез бик хисчән, күңелегез бик сизгер. Бик күп вакытыгызны ялгызлыкта үткәрергә яратасыз. Сез – хыялый, тормышны бөтенләй башкача кабул итәсез. Кемдер янында булганда, гөрләшеп сөйләшеп утырганда кинәт, үз-үзегезгә йомылган, бикләнгән чакларыгыз бар. Яныгыздагы кеше нәрсә сөйләсә дә барыбер булганга түгел, сезнең баш мие бертуктаусыз эшли, һәм ул гел алга «йөгерә» – аңарда идеялар кайнап тора. Шул идеяларны тәртипкә салу өчен ялгыз калырга яратасыз да инде сез. Тавыш-гаугадан ерак торырга тырышасыз, сезне кебекләр хакында йомшак, кешеләр ярата диләр. Әгәр кемгәдер ярдәм кирәк икән, сез аны сәгатьләр буе тыңлый аласыз һәм кулдан килгән кадәр булышырга тырышасыз.
Яшел төс
Яшел төс яратучылар табигатькә тартыла, бу бөтен нәрсәне дә акыл белән хәл итәргә тырышканга да шулайдыр. Аларның күбесе интровертлар, бөтен нәрсә белән кызыксыналар. Үзләре өчен гел ниндидер яңалык ачарга, нәрсәдер белергә яраталар, шуда күрә өйдә генә утырып тора алмыйлар. Алар шактый акыллы, һәм сөйләшүләрнең дә үзләре өчен ниндидер фикер алып була торганын өстен күрәләр. Үзләрен бәяли белә торган кешеләр белән генә дуслашырга тырышалар.
Зәңгәр төс
Бу төскә гашыйклар – баштан-аяк романтиклар. Һәм идеалистлар! Алар дөньяда булган кансызлык, катылык, рәхимсезлек күренешләре белән берничек тә килешә алмыйлар. Изгелек, мәрхәмәтлелекнең кайчан да булса җиңәчәгенә бик ышаналар. Алар бик ихлас, ачык кешеләр. Бу төс яратучылар яхшылыкны ничек тә күбрәк эшләргә омтылалар. Күңелләре бик нечкә, бар нәрсәне дә йөрәк аша уздыралар, әмма моны берәүгә дә күрсәтмиләр. Су буенда булырга яраталар, су аларны тынычландыра. Табигать белән алар арасында элемтә бик көчле, шуда да буш вакытларын саф һавада үткәрергә тырышалар.
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.