Логотип
Проза

Зәңгәр күлмәк

...Бу юлы Рәшидә, безнең тынычлыкны югалтып, зәңгәр күлмәк алып килде. Кыска җиңле, өзелеп торган билле... Ул зәңгәрнең нинди зәңгәр икәнен аңлатыр өчен генә дә аяз күк йөзеннән башлап диңгез дулкыннары төсе дә, умырзая, кыңгырау чәчәк, күкчәчәкләр зәңгәрлеге дә йә артык, йә ким булыр. Ул, ул... күгәрчен күзе чәчәге төсендә нәфис сыек зәңгәр иде! Безнең күзләр кызды!

Без –  Нәфисә, Нәзифә, Фирая һәм мин университет тулай торагында бер бүлмәдә яшибез. Дүртебез дә – булачак филологлар. Фирая мәктәптә рус теле укытачак, калганнарыбыз милләткә хезмәт итеп, туган телебез сагында торырга әзерләнәбез: татар теле һәм әдәбияты укытучылары булырга хыялланабыз. Ә хәзергә әле студент тормышында кайныйбыз. Сессиядән сессиягә кадәрге чор әллә нинди маҗаралар, төрле кызыклар, күңелле вакыйгалар белән бик тиз үтә. Шимбә саен дискотекага чабабыз. Менә шунда җыенганда инде башлана-а-а! 

– Фирка, кызыл гипюр кофтаңны киим әле, малай?!

Нәзифә кара чалбарына кызыл төс килешәсен чамалап куйган һәм ничек тә бер кичкә Фираяның кызыл кофтасын эләктерергә маташа.
– Хе! Ә мин нәрсә киим? 

Фирая болай гына әйтә инде ул сүзләрне, матур күлмәкләре, Нәзифә әйтмешли, «муре»! Супер модный киенер өчен студент стипендиясе генә җитмәгәч, төнгелеккә икмәк заводына урнашты да, тәти күлмәкләрен Мәскәүдән алып кайта башлады. Группадашы Казан кызы Роза белән «студенческий» белән ярты бәясенә генә  билет алып, җомга кич «Татарстан» поездына утырып китәләр дә башкалага, шимбә иртән барып төшеп, көне буе ГУМ, ЦУМ, «Детский мир» кибетләрендә күлмәк, итәк, плащ, куртка, босоножкалар, джинсылар җыеп, ял көне кайтып төшәләр общагага. Башлана сумка актарыш! Берсеннән-берсе затлы матур киемнәрне күреп, кызлар аһ-ваһ килә. Кызыгып, киеп-киеп карыйлар, көзге каршында бөтереләләр.
 – Миңа сат әле, Фирая! 
– Их, шушындый кофтага кызыккан идем! Нигә миңа да алмадың инде?!
– Инкубатор чебиләре кебек йөрергәме?!
– Бер кулга икене генә бирәләр! «Белград» магазинында озын чират торып алдык без аны!
– Кызлар, әйдә без дә Мәскәүгә барабыз!
– Барабыз, барабыз! – дип сүзгә кушыла да Нәзифә, мине кочаклап ала.     
– Әлфирә, синең платформа туфлиләр бер башка күтәрә инде мине... 

Бу юлы инде минем салпы якка салам кыстырмакчы шулай. Ну бу Нәзифәне!
– Ки соң! Аягың 37 нче размер булса! – дим.
– Хи, исең киткән! Әзрәк буш булса, туфли башына мамык тутырам мин! – ди.
 – Эшләпәм күршенеке, ботинкам кешенеке, күлмәгем белмим кемнеке, йөрәгем үземнеке, дигән җырдагыча була инде бу! – дип көлә Нәфисә.
–  Әй, көлмәсәнә! Фираядан кофта алдым, Әлфирәдән – туфлиләр... – дип такмаклап тыпырдады да Нәзифә, Нәфисәгә бер тын карап торгач: – Ә синең, кызый, чибәрлегеңне алып торыр идем менә! – дип, тушь, помадаларны барлый башлый.    

Күрше бүлмәдә яшәүче Лилиянең яшел кримплен күлмәге, 3 нче курс кызы Диләнең клеш итәге, староста Нураниянең пешкән чия төсендәге плиссе юбкасы – берсе дә игътибардан читтә калмый, барысы да энә күзеннән үтә. Һәркемнең күңелгә сурәт булып кереп  калырлык үзенә генә килешкән киеме була шул. Әнә, Нәфисәне ак кофта, кара итәктән башка күз алдына да китереп булмый. Әле ул киеме аны тагын да зифарак, сылурак күрсәтә. Ниндидер җитдилек тә өсти. Койган да куйган пионервожатый, комсомол лидеры! Озын аксыл чәчләрен артка төеп куя, зәңгәр күзләре кыңгырау чәчәкне хәтерләтә. Без аны беренче көннәрдән үк латыш актрисасы Вия Артманега охшаттык. Аннары калганнарыбызның да төрле актрисалар белән «уртак» якларын таба башладык. Безгә шулай хыялланып, әллә нинди романтик дөньяда кайнап, рольгә кереп китеп яшәү бик ошый. «Ирония судьбы или  с легким паром!» фильмын карап кайту белән Нәзифә инде Барбара Брыльскага  әйләнде дә куйды! Иңсәсенә төшеп торган сары чәчләре, фигуралары, киенү рәвешләре...  Мине «Кавказская пленница» дип йөртәләр. Кискән чәчләр, күз уемнары, кыска итәкле күлмәкләр Наталия Варлейны хәтерләтә, имеш. Ә зур колакларым Одри Хепбёрнныкы кебек тырпаеп тора менә. Фирая «Татарстан» кинотеатрында егете Васил белән «Еще раз про любовь»ка барган да, тәмам сихерләнеп кайтты. Стюардесса кызны уйнаучы Таьяна Доронинага, «син бөтен Мәскәүдәге һәм Мәскәү өлкәсендәге иң матур кыз», – дигәннәр! Ә Александр Лазарев аны тагын да үсендереп: «Юк, дөрес әйтмәгәннәр, син – СССРда иң матур кыз!» – дип башын әйләндергән. Васил да кинодан кайтканда Фираяга: «Син бөтен Татарстанда бер чибәр!» – дип әйткән ди. Тукта, тукта... Фираяның үзендә дә Доронина чалымнары бар лабаса! Акка кара буйлар төшкән блузкасы да фильм героеныкы кебек, җитмәсә. Аның ул кофтасына кызыгуларыбыз! Мин бер көнне Камал театрына «Диләфрүзгә дүрт кияү»не карарга барганда сорап киеп тордым. Сарафан белән өзә дә куя инде! Нәзифә тел белеменә зачетка шул кофтаны киеп барды. Бер сере-хикмәте бар бугай аның: шундый күлмәк йә кофта кисәң, зачет-имтиханнарда тел ачкычы бирә ди шулар: сынаулардан җиңел котыласың дигән ырым яши студент халкында. Күлмәктәге буй-буй сызыклар укытучының зиһенен чуалта, ахрысы. Зачет-имтиханнар чоры үзенә бер кызыклы вакыт. «Читалка» дигән уку залында билетларга җавап әзерләп таңнар аттырган көннәр була. Язган шпаргалкаларны ничек укытучыга күрсәтми генә имтиханга алып керү, ничек сиздерми генә күчерү турында төрле планнар корабыз. Ул сессиянең үз рәхәте: будильник шалтырап, тәмле йокыдан бүлми; Нәзифәнең: «Фирая, тор! Зарубежка сезнең!» – дип күршесен уятырга маташуы, – «Үзең куштың бит!» – дип сукранулары, тегесенең йокы аралаш: «Уяту – синең эш, тору-тормау – минеке!» – дип, юрганы белән башын ук томалап ятулары беразга тынып тора; дәфтәр-ручкаларны онытып, күзгә ак-кара күренмичә лекциягә чыгып чабулар да онытыла...

Сессия чорының тагын бер күңелле яңалыгы бар әле: авылдан заочница Рәшидә килеп төшә. Ул инде берничә ел бишенче кеше булып безнең бүлмәдә яши. Үзе Арча педучилищесыннан соң мәктәптә укытып ята, читтән торып Казан университетында укып йөреше. Ник безнең бүлмәгә тукталуының да сере бар: Нәзифәнең ахирәте. Мәктәптә укыганда ук хатлар алышканнар. Менә шул Рәшидә кунак кызы кебек кышкы һәм җәйге сессияләргә килеп төшә дә безгә, сумкасыннан өстәлгә юка, бавырсак, какланган каз, бал,  бәлеш чыга башлый. Кыш көннәрендә ит, фаршлар сетка белән тәрәзә форточкасына эленә. Анысы суыткыч хезмәтен бик яхшы үти. Без генә түгел, әрсез чыпчыклар да сыйлана әле ул күчтәнәчтән. Авыл укытучысы димәссең! Матур сумкалары, иннек-кершәннәре, болай да нечкә билен өзеп күрсәтә торган көрән каешы, «лодочка» туфлиләре... Килгән саен бер чемодан күлмәк булыр. Их, шуларны киеп бер театрга барырга, дискотекада биергә!.. Юрфак егетләренең күзе синдә генә була инде ул чакта!

...Бу юлы Рәшидә, безнең тынычлыкны югалтып, зәңгәр күлмәк алып килде. Кыска җиңле, өзелеп торган билле... Ул зәңгәрнең нинди зәңгәр икәнен аңлатыр өчен генә дә аяз күк йөзеннән башлап диңгез дулкыннары төсе дә, умырзая, кыңгырау чәчәк, күкчәчәкләр зәңгәрлеге дә йә артык, йә ким булыр. Ул, ул... күгәрчен күзе чәчәге төсендә нәфис сыек зәңгәр иде! Безнең күзләр кызды! Иң башта Нәзифә «Незабудка чәчәгенә әйләнәм, карап калыгыз!» – дип сөйләнә-сөйләнә киеп карады – «аһ» иттек! Педта укучы дус кызының туган көненә иртәгә шул күлмәктән барырга хыяллана башлады бугай хәтта. Зәңгәр сумка, зәңгәр босоножкалар эзләү хәстәренә керешмәс иде.

– Әлфирә, син дә киеп кара инде, – диде Фирая.
Рәшидә дә жәлләп-нитеп маташмады. Мишәрчәләп: «Да-а, киеп кара әле, кыз!» – дип, зәңгәр күлмәкне миңа тоттырды. 
Ничек килешә-ә-ә! Өзә генә! Бил тагын да нечкәрәк күренә! Мин, күлмәкне саласым килмичә, көзге каршында бөтереләм. 
– О-о! Модель!
– Кара, сиңа үлчәп теккән кебек бит бу күлмәк!
– Абау, зәңгәр чәчәккә әйләндең дә куйдың!
– Әлфирә, берсекөнгә тел белеменә шушы күлмәкне ки! «Биш»легә биреп кайтасың!

Кызлар сүзеннән тәмам башым әйләнеп, үземне инде имтихан тапшырып кайткандай хис иттем. Зачеткада профессорның «биш»лесе ярылып ятачак!Зәңгәр күлмәктән миңа сокланып карап калачаклар! Хыялларымны Нәзифә бүлде.

– Әлфирә, сал инде! Иртәгә мин киям бит, аннан соң гына син...

Күлмәкне һич саласым килми. Әйтерсең үземнеке! Теләр-теләмәс кенә карават башына элдем. Ул да булмады, күлмәк Нәзифәнең караваты башына күчте. Хәзер инде мин түгел, ул бәхетле елмая иде. Фирая да, Нәфисә дә безнең кыланмышларны көлеп күзәттеләр. Ә Рәшидә? Кара, ул бернинди реакция дә белдермәде. Әллә бирәсе килми инде? Әрсезлегебезне ошатмадымы соң? Аның үзенә дә килешәдер инде. Махсус бәйләтеп кимәс иде, Казанга ук алып килмәс иде. Әй, ярар соң. Безгә бит ул күлмәген биреп кенә тора...
Нәфисә белән без «читалка»га төшеп киттек, Фирая төнге сменага эшкә җыена калды, Нәзифә бүләк эзләргә кибетләргә китте. Рәшидәне ялгыз калдырып, төрлебез төрле якка таралышты. 

...Ә кич бүлмәгә кайтып керсәк... сюрприз көтә булып чыкты. Зәңгәр күлмәкнең итәге – карават башында, өске өлеше урындыкта... Күз алларым караңгыланып китте. Икегә киселгән күлмәкне күреп чак елап җибәрмәдем. Нәзифәнең дә кәефе кырылды. Нәфисә сүз дәшмәде...

– Уйладым-уйладым да, итәк тә, кофта да ясарга булдым менә, – диде Рәшидә исе китмичә генә. 

Күлмәк, төсен җуймаса да, безне бәхетле итүдән туктаган иде инде...      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Студент чакларга кайтып килдем...

    Хәзер укыйлар