Зарлану

 

Галиябану түтәгез әле бу. Теге театрдагы Галиябану белән бутамагыз яме, аңа бер катнашым да юк. Инәкәем – Минниҗәннәт, әтекәем –Миннемулләхмәт. Аларның яшен узып киткәнгә дә биш былтыр инде. Аллаһы кушса, быел йөз яшем тула. Балалар зурлап үткәрәбез дип сөйләнәләр, тик бер дә күңелем тартмый. Нигә дисәгез, кәеф юк бу араларда. Оныкчыгыбыз Ияның кызы туарга тора. Бу кортканың башы киткән икән дип уйлый күрмәгез, шундый исем буламыни дип. Була икән шул! Баштан сөйлим әле, тезеп кенә.

Галиябану икәнемне аңладыгыз инде. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир иткәнен белеп кушканнар инәкәйләр заманында. Үзебез дә алардан үрнәк алып, олы кызыбызны Галия, икенчесен Бану дип атадык. Исемемне икегә бүлсәк тә, мәгънәле ич: Галия – бөек, күтәренке, Бану – ханым, бикә дигәнне аңлата. Бануыбыз биш малай тапты. Башкалардан калышмыйбыз дип, Роберт, Радик, Ревинат, Риваль, Рим дигән заманча исемнәр куштылар. Бөтен тирә-якта шулар булгач, татарча дип кабул иттек инде, бернишләп булмый! Ә Галиябезгә килгәндә, ике кызы булды балакаемның. Алия һәм Лия. Алия – мәһабәт дигәнне аңлаткач, ярыйсы дидек. Тик “Лия” дигәнне моңа кадәр ишеткәнебез дә юк иде, каян уйлап тапканнардыр, рәхмәт төшкерләре! Әле монысы ничауа булган икән диярсең. Лия оныгыбызның кызы Ия булып киткәч, нәрсә дияргә дә белмәдек. Заман башка заң башка. Балаларның баласына артыгын “кысылып” та булмый. Аннан килеп, колакларына элеп, тыңлап та бармыйлар. Үземнеке үз, сукыр булса да кыз дигәне, шул буладыр инде.

Гомерләрнең тиз үтүен әйтер идем, аккан су да болай тиз акмыйдыр. Аның юлында да киртәләр булып, бераз гына булса да туктап торадыр кебек. Кай арада Ия оныкчыгыбыз үсеп җиткән дә, кияүгә чыккан диген. Бүген-иртәгә бәбәй көтәбез. Кыз була дигәннәр брачлар. Ярый, кыз да булсын ди. Менә кем дип исем кушарлар дип борчылам. Галиябанудан – Галия белән Бану, Галиядән – Алия, Алиядан – Лия, Лиядан – Ия булдык. “Я” дип кушсалар бәбекәчкәемә, шул “традиси”ны дәвам итәбез дип, ә?! Монысында бер хәреф булса да бар әле. Бу бару белән барсак, аннан килгәне бөтенләе белән исемсез булмасмы? Менә шуңа күрә Минниҗәннәт белән Миннемулләхмәт кызы Галиябану түтәгездә юбилей кайгысы юк әле. Исем ул гомер тамгасы. Аны сайлауда бик зур хикмәт бар дип, юкка сөйләмидер халык. Нимидләнне туктатырга кирәк бу ямьсез традисны, әйеме, җанкисәккәйләрем?!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 18 сентябрь 2019 - 00:03
    Без имени
    Актуаль булган бу хикэя !!! Йоз яшьлек эбилэр болай уйлагач бик яхшы инде ул .
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...