Логотип
Проза

Югалту-табышулар


 (тормыштан алынды)
 Олы юл чатында автобус тукталышында ерактан күзен алмый басып торган Сәрия янындагы егеткә ныграк сыенды да, елмаеп эндәште: “Җылытып кал, җаным. Туңармын инде шәһәрдә синсез...” Мәҗиткә кыстау кирәкме соң? Ул кызны киң күкрәгенә кочып алды да сәгатенә карады. Автобус килергә берничә генә минут калган. Эх шушы аерылышу мизгелләре булмаса! Сәриясен беркая да җибәрмичә, кочагында гына тотар иде! Аңа әнә китүе берни түгел. Елмая, шаяра, көлә. Ә Мәҗит аны китмәс борын сагына башлады. “Кайчан кайтасың?” − кызның чынлы-шаярулы җавап бирәсен белсә дә, егет тагын сорады. Кыз чем-кара күзләрен уйнаклатып алды да, аның муенына сарылды: “Көтсәң кайтырмын”. Аннан үпкәләргә әзер торган бала кебек иреннәрен турсайтты: “Син монда мин киткәч тә берәрсенең артыннан йөри башларсың әлеее...” Мәҗит үз чиратында аны ирештерде: “Ә син ешрак кайтып тикшереп тооор...” Еракта үрдән төшеп килгән автобус күренүгә, нидер әйтергә теләгән кыз дәшмәде, бары тик егетнең күкрәген кечкенә йодрыклары белән төйде дә, әйберләрен алып, юл читенә ашыкты. Мәҗит автобус күздән югалганчы карап калды. Көзге салкын җил, әйтерсең дә, җанына үтеп керде, егеткә салкынча булып китте. Ул күңелендә кызны озатканда барлыкка килә торган сагышлы бушлыкны тагын тойды. Сәриянең юл чите балчыгында калдырган аяк эзләренә бераз төбәлеп торды да, үзалдына көрсенеп, машинасына табан атлады.
 Менә шулай ничә ел олы юл чаты белән авыл арасын таптый инде Мәҗит. Шәһәрдә укып йөргән Сәрияне каршы ала, озатып куя. Ул кайтасы көннәрне генә түгел, сәгатьләрне саный. Шәфкать туташына укып йөргән кыз өчен кайгыра-кайгыра “бергә имтихан бирә”. Вакыты булганда, кызның азык-түлек тулы сумкаларын төяп, шәһәргә үк илтеп куя. Мондый чакларда Сәрия Мәҗиткә карата аеруча ягымлы. Аның шәһәрчә тәмле телләнүе егетнең күңеленә бик ятмаса да, ул кызның мактау сүзләрен татарчага тәрҗемә кыласы итә. “Супер” – димәк, гади телдә маладис! “Крутой” – димәк, булдыра! Үзгәрә шул кызлар шәһәргә киткәч, нишлисең. Тагын да матурланып кына калмыйлар, телләре дә үзгәрә, үз-үзләрен тотышлары да. Авылда оялчан гына йөргән кызлар шәһәрдән кайткач артык кыюланалармы шунда... Итәкләре дә кайтканнан кайта кыскара бара. Чәчләре дә. Зәңгәр бака үз сазын танымас, дигәндәй. Ничава, уйлый Мәҗит үзенчә. Авылга кайтып яши башласаң, онытырсың әле кыска итәгеңне дә, шәһәрнең тәмсез телен дә. Киләчәккә бергә-бергә хыяллар төзегәндә кызның авылга кайтырга ашкынып тормавы гына егетнең күңеленә бик хуш килми.Туган-үскән ягын ташлап, әллә кая бәхет эзләп чыгып китүчеләрне бик аңламый Мәҗит. Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән җир артык, дигәннәр. Бәхетне аны авылыңда да төзеп була. Үз кулларың белән, үз тырышлыгың белән. Тозлы су сипкәннәрмени, барысы да шул калага кача. Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер. Булмый ни. Элегрәк анда бераз рәт булса, хәзер эшкә керергә ни юньле эше, ни яши башларга тулай торагы юк. Суларга һавасы булмавы турында сөйлисе дә юк инде. Мәҗиткә килгәндә, ул авылын бернинди дә шәһәргә алыштырмаячак. Ярата Мәҗит авылын. Егет кешегә нечкә күңеллелек бик килешми санап, ул эчендә ни ятканын хәтта Сәриягә дә бик ачып бетерми. Көзләрнең матур бизәкләренә ничек сокланганын... Кышкы бәс кунган каеннардан күзләрен ала алмыйча басып торганын. Басуларда тургай сайравын. Бармы соң тургай шәһәрләрдә?! Бармы соң анда авылдагы тынлык? Анда хәтта йолдызлар да сирәк кабына.
 Сәрия генә соңгы арада авылны бик сагынмый башлады сыман тоела. Элегрәк һәр ике атна саен кайтса, соңгы вакыт бер ай да кайтмый, ике ай да. Мәҗитнең сорауларына, вакытым юк, дип кенә җавап бирә. Укуын бетереп, сменалы эшкә керде. Вакыты артырга тиеш кебек. Ә егет аны көтә. Һаман нигәдер өметләнә. Бәлки, хәбәр итми генә кайтып киләдер дип юл чатына юкка гына барып әйләнә. Кайткан араларда Сәрия үзгәрмәгән дә кебек. Шундый ук шаян, шундый ук телчән. Шәһәрнең ялтыравык тышкы матурлыгын теленнән төшермәве генә Мәҗитнең җан тынычлыгын ала. Егетне шәһәргә чакырган була. Кая чакырганыңны беләсеңме соң, кызый? Урамда яшәргәме? Укуын бетергәч, кыз тулай торактан китте. Бер хатынның бүлмәсендә түләп яши башлады. Ярты хезмәт хакы шул бүлмә өчен түләргә китә. Мәҗит соңгы күрешкәндә кыздан турыдан-туры сорады: “Син, миңа тормышка чыгып, авылга кайтып яшәргә уйлыйсыңмы, юкмы?” Сәрия ни ә, ни йә димәде. “Яратсаң көтәрсең”, − дип сүзне читкә борды. Мәҗит кызны аңламады. Күпме көтәргә була? Мәҗитнең яше утызга якынлашып бара. Аны бу буйдаклык күптән җиләтте. Егетнең күптән инде өйләнәсе, балалар үстерәсе килә. Әнисе Тәслимә карчык та өзми-куймый, кайчан өйләнәсең, картаясың бит, дип улына тынгы бирми. Нигә суза бу Сәрия? Каршы да килми. Ризалык та бирми. Кеше туң җиңе түгел, йә дигәндә әйләндереп карый алмыйсың шул. Мәҗит башын кашыды. Авылда калып, иңгә-иң терәп тормыш көтәргә күп кенә кызлар әзер түгел. Бар хезмәт хакын кеше фатиры өчен түләп торырга, бурычка бата-бата ерып чыга алмаслык кредитларга чумып яшәргә ризалар, ә авыл тормышын авыр күрәләр. Нишлисең, һәркем үз юлын сайлый. Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә.
 Беркөнне бу аңлашылмауларга нокта куелды. Кинәт кенә барысы да аңлашылды. Мәҗитнең күзләре ачылды. Сәрия, Мәҗиткә берни дә аңлатмыйча, мыштым гына кияүгә чыгып куйган имеш... Егетнең якты өметләрен алдадылар. Саф хисләреннән көлделәр. Ышанычын тападылар. Без капчыка ятмый. Тиздән егет Сәрия турында тагын да күбрәк белде. Сәриянең өченче бер егеттән бала төшерткәне дә билгеле булды. Бер үк вакытта Мәҗитнең башын әйләндерергә дә, шәһәр егетен назларга да, тагын берәүгә кияүгә чыгарга да өлгерә икән шул чибәр кызлар. Кызыл алманың эче кортлы булучан. Матур чәчәкне кырау тиз ала – шулмы икән? Мәҗитнең дуслары әллә кайчан белгәнне ул ишетмәгән-белмәгән булып чыкты. “Нигә бу турында аңа ышанып йөргәндә сөйләмәдегез?” − ачуланды ул егетләргә. “Арагызны бозып, синең алда начар буласы килмәде” − бу җавап егетнең ярсыган йөрәген тынычландыра, андагы саркыган ярасын юата алмады.
 Мәҗитнең беренче тапкыр, башын алып, әллә кая, еракка, күзе караган якка чыгып китәсе килде. Сәрия йөргән урамнардан йөрүе дә аңа күңел болгандыргыч иде. Кызның, аны ышандырып, икенче берәү куенында “җылынуын” хыянәткә тиңләде. Яратмыйсың икән, башканы сөясең икән, нигә өметләндереп, алдатып йөртергә? Ничек кыен булса да, әйтергә кирәк иде. Аңлар иде Мәҗит. Ә болай... Нәзек кенә, көчсез генә күренгән хатын-кызлар да нинди көчле яралый беләләр бу йөрәк дигән нәрсәне... Бер юлы ике сукмактан атлап буламы соң?! Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайтып керә алмассың, дигәннәр...
 Кибеттән чыгып килүче Сәрия, узып барган Мәҗитне күреп, берни булмагандай, урысча гына сәлам бирде. Егетнең дәшми генә юлын дәвам итүен күреп, артыннан кычкырды: “Мәҗит, әйдә сөйләшик, аңлашыйк!” Тик егетнең аның белән сөйләшәсе түгел, күрәсе дә килми иде. Ул артына борылып та карамады, алга атлады.
 Улының хәлен әнисе генә аңлады бу мизгелдә. Каты дәшмәде, өйлән, дип йөдәтмәде. Киресенчә, үзалдына әйткәндәй, улы ишетерлек кенә итеп сөйләнде: “Вакыты җитмичә берни дә кыла алмыйсың... Яраткан колына чыгарып куяр юлына...”
 Тиздән чыннан да язмыш юлы Мәҗитне Айгөл белән очраштырды. Күрше авылда яшәгән бу сөйкемле сөякле кызны егет электән белә иде. Авылларында башлангыч мәктәп кенә булу сәбәпле, Айгөл Мәҗитләрнең мәктәбенә йөреп укыды. Хәрби хезмәттән кайткач Мәҗит хәтта кызны озата барып та йөргән иде. Араларына шул Сәрия кермәсә, бәлки, икенчерәк тә булыр иде... Айгөл әллә егетне онытмаган, әллә тиз гафу итте, әллә үзе шундый садә күңелле, үткәннәрне чокып чыгармады. Мәҗит яратмаслык та түгел. Төскә-биткә дә егетләрчә матур гына. Эшләмәгән эше дә юк. Әтисеннән иртә ятим калып үскән малай кулында ут уйната. Хезмәте дә ярыйсы гына. Унике чакрымдагы район үзәгенә йөреп эшли. Айгөлнең дә яше бара. Өлгергән өрек сабагында тормый. Мәҗиткә нәкъ шундый төпле акыллы авыл кызы кирәк тә. Шәһәрнең бай егетләрен генә эзләп, җиңел тормыш кына тансыклап йөрүче, ышанычсыз кыз-кыркыннар белән гаилә корырга язмасын. Йөри башлауларына ике ай дигәндә Мәҗит белән Айгөл никах та укытып куйдылар. Авылның икенче башында бу көнне шау-гөр килеп туй барды – Сәрия туе.
 Айгөл иренә яхшы хатын булды. Кайнанасы белән дә уртак тел тиз тапты. Йомшак холыклы Тәслимә карчык беренче көннән, әни, дип өзелеп торган кызны яратты. Эш күреп үскән авыл кызын эшкә өйрәтәсе дә булмады. Бер-ике көн генә кайда, нәрсәгә тотынырга белмичә йөрде дә, гомере буена шушында яшәгәндәй, көйле генә тормыш көтә башлады. Өере белән мал тоттылар. Айгөл, исемендә җисеме, дигәндәй, бакча тутырып гөл үстерде. Өй алдын чәчәккә күмде. Уңган кеше учына туфрак учласа да алтын итә. Айгөл әти-әнисен, туган өендә калган кече туганнарын онытмады. Мәҗит белән алар туган авылының юлына тузан төшермәделәр, еш кына барып йөрделәр. Тәслимә карчык сөенгәнен белдермәскә, яшьләрнең бәхетенә күз тидермәскә тырышып, тын гына эчтән куанды. Үзе усал бианай белән гомер иткән Тәслимә киленен какмады. Ашның мае бар, сүзнең җае бар дигәндәй, әйтергә туры килгәндә дә килененә каты бәрелмәде, ә ипләп кенә дәште. Олы булсаң, кече бул, дигәннәр. Ә Айгөл, яшь булса да, аңа итәгатьле, кечелекле, олыны олы итә белгән килен була белде. Кайнанасы белән киңәшмичә эш башламады. Аңа, иренә, күршеләргә һәрчак ачык йөзле булды. Татлыга татлы җавап. Кадер итсәң берәүгә, кадерең артыр, дип юкка әйтмәгәннәр шул.
 Мәҗитнең йөрәк яралары әкренләп төзәлде. Аңа Айгөлдән башка үткән еллары әрәмгә үткән, зая булган сыман тоела башлады. Кечкенә булса да гаилә башы була алуы аның үзенә дә ошый иде. Айгөл үзен яраттыра белде. Ике ай гына йөреп калып, берсен-берсе ныклап белми диярлек кушылсалар да, алар пар килгән иде. Аз сүзле, сабыр холыклы ир һәм аңардан күзләрен алмыйча, һәр теләген аңларга, белергә теләгән кояштай ачык күңелле хатын. Мәҗиткә хатыны янында тыныч, рәхәт. Шундый хатын-кызлар бар, алар үз тирә-ягында ниндидер талгын бер тынычлык тудыралар. Җиңел алар янында. Айгөл дә шуларның берсе иде. Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. Җайлы сүз җан эретә. Кешеләр илаһи зат булудан ерак тора. Шуны яхшы аңлаган ир белән хатын бер-берсенең кимчелекләрен күреп тә күрмәмешкә салыштылар. “Син беләсең” дигәндә гауга чыкмас, дигәннәр. Ачуланышып алган чакларында Айгөл, иренә телен чыгарып, ике күзен кылыйлатып, карашын танау очына күчерә дә, Мәҗиткә шул җитә кала, пырхылдап көлеп җибәрә. Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. Айгөл, юк-барга тавыш чыгарып, иренең җанын кыймады. Ике хатын-кызның яхшылап килешеп яшәве дә тормышка җиңеллек өстәде. Айгөлдә, яшь булуына карамастан, авыл кызларына гына хас зирәклек бар иде. Иреңне яратсаң, аның якыннарын да борын чөермичә кабул итәсең. Мәҗиткә хатыны турында кайгыртуы ошый иде. Ул, утызга якынлашып килүче, моңа хәтле ничек теләсә, шулай яшәгән ирекле ир, гомерендә беренче тапкыр кем өчендер җаваплылык тойды. Ул бер тапкыр да хатынына, матур-матур сүзләр тезеп, яратам, димәде. Тик Айгөл иренең үзен яратканын белә иде. Ул аны сүзләр белән түгел, гамәлләре белән раслады. Хатын иренең көчле иңнәре ышыгында үзен бәхетле сизде.
 Кавышуларына бер ел дигәндә Айгөл түп-түгәрәк, нәкъ Мәҗиткә тартым матур малай алып кайтты. Әти кешенең шатлыктан түбәсе күккә тиде. Улына исемне дә үзе бирде – Таһирҗан. Баласын бик яратты Мәҗит. Түшәм матчасына тиярдәй буе белән иелеп, чүгәләп, мүкәләп дигәндәй нәни бәбәйгә нәүмизләнеп тә, сокланып та мөккибән булып төбәлеп утырды. Бәхетле әни аңа карап елмая: ”И әтисе, син үзең бала кебексең...” Мәҗит хатынының бала имезгәнен карарга ярата иде. Әле генә базлап елаган сабый иреннәренә әнисенең имие тию белән шул арада тынычлана да, ыгы-ыкы, ыкы, дип күңелле авазлар чыгара-чыгара чупылдатып суыра да башлый. Исең китмәс җиреңнән китәр. Кем өйрәткән диярсең! Аннан Мәҗит бәләкәй кешене көчле беләкләренә салып тибрәтә. Бала йоклаган арада әни кеше дә черем итеп ала. Ә Мәҗит шулай кечкенә Таһирҗанын тибрәткән килеш төне буе утырыр иде... Әти кеше төннәрен дә, торып, улының астын алыштырды. Мунчада, тезләренә салып, каен миллеге белән сак кына чапты. Бу юеш борыннарны күргәне булмады түгел Мәҗитнең. Үзеннән алдарак өйләнгән дус егетләренең инде икешәр-өчәр улы-кызы бар. Мәҗит моңа хәтле дә бала яратмады түгел. Урамда күрсә дә, сөйми үтми иде. Ә үзеңнеке икенче икән шул. Менә нинди татлы икән ул үз балаң!
 Мәҗит белән Айгөл бәхетне әллә кая чит җиргә китеп эзләп йөрмәделәр, ә үз куллары, үз акыллары белән үзләре төзеделәр. Акыл – алтын таҗ, ул һәркемдә дә булмый, дигәннәр. Яшәгән йортлары ярыйсы гына. Эчен-тышын әйбәтләп көйләп-рәтләп җибәргәч, ялт итеп китте. Газы, суы эчендә. Сөенеп яшәрлек. Кешене урын аруландырмый, кеше урынны аруландыра, димәсләр иде. Мәҗитнең булдыклы кулларыннын килмәгән һөнәр юк. Агач җимеше белән, адәм эше белән күркәм. Яшьрәк чакта, акыл дигәнең әзрәк чагында эчкәләп алуы да онытылды. Дөнья көтәргә кирәк, бала үстерергә. Кешечә яшәргә кирәк. Сүзең кыска булсын, кулың оста булсын – Мәҗит шундыйларның берсе. Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт. Ир-егеткә авыл җирендә эш урыны табуы җиңелрәк булса, Айгөл йортта көч түкте. Мал, бакча карады. Бала үстерде. Авыл тормышы җиңел түгел. Тик иренмәсәң, буш килгәнне генә көтеп ятмасаң, кулыңнан эш килсә авылда да яшәргә була. Эшнең тәме ахырында. Үсә барган саен Таһирҗан да кул арасына керә барды. Мәҗит – җир кешесе, аның улын да, үсеп кеше булгач, авылда калдырасы, нәсел тамырын шушы туган туфракка ныграк җәясе килә иде. Ата-бабасы торган җир, кендек каны тамган җир... Эшкә өйрәнеп, ныгып үссен малай кеше. Атадан күргән – ук юнган. Мәҗит нинди эш башласа да, артыннан улын да ияртте. Айгөл дә, хатын-кызмын, дип тормады, иреннән калышмады. Мәҗит “карчыгын” кызганып куа тора, тегесе авыр эш дип тормый, ябыша тора. Башта шаярышып, кызык өчен генә башлаган “картым-карчыгым” яшь хатын белән ирнең иң яраткан сүзенә әйләнде. Дөнья матур, матур итеп гомер итсәң, дигән бер акыллысы. Туган җирнең кадерен читкә киткәч беләсең, димәсләр иде. Әнә шәһәргә бәхет эзләргә чыгып китүчеләр дә кире кайта башлады. Фәлән җирдә файда бар, үз җиреңдәй кайда бар? Читне макта – илеңдә тор.
 Аларның бер яктан гади, бер яктан матур тормышына кызыгып караучылар да булмады түгел. Үзе булдыра алмаганы кешедән көнләшә шул. Көнченең күңелен ят бәхет яндыра. Ярый инде, кеше дигән затның озын теленнән башка артык зыяны юк кебек. Чүп-чар сүзне тыңламаска, игътибарга алмаска да була. Тик балкып торган бу йорт янында, аларның бәхетенә көнләшеп, Кайгы сагалап йөрүен Мәҗит белән Айгөл белми иде әле. Әллә бәхетләренә берәрсенең авыр күзе тиде... Хатынының кинәт ябыга башлавын Мәҗит беренче булып күрде. Нәрсә булды, авырмыйсыңмы, карчыгым? дип сорашып караса да, Айгөл кул гына селтәде. Үтәр, янәсе. Тик мәкерле чир үтмәскә килгән иде шул. Мәҗит хатынын көчләп диярлек хастаханага алып барганда соң иде инде. Айгөлдә яман шеш таптылар. Зур белемле галимнәр, тәҗрибәле табиблар җиңә алмаган чиргә каршы ир белән хатын көрәшә башладылар. Айгөл район үзәгендә дә, шәһәр хастаханәсендә дә озак кына ятты. Операция, химия терапиясе чараларыннан соң авыруы бераз чигенде сыман. Айгөл аякка басты. Йорт эшләрен караштыра башлады. Ныгып, тулыланып киткән кебек булды. Улына һәм иренә карата тагын да җылырак, ягымлырак була башлады. Хатынының газиз кешеләре белән бергә үткән шушы чакларның аңлы рәвештә кадерен белүен Мәҗит аңлап бетерми иде әле. Авыру кеше калган айларны, көннәрне саный башлый. Шуңа күрә ул гомернең бәясен яхшырак белә. Ә сәламәт кеше ул мәңге үлмәс, мәңге яшәр кебек.
 Беразга гына терелеп киткән кебек күренгән Айгөлнең хәле тагын начарланды. Авыр чир аны аяктан екты. Мәҗит хатынына дарудан башка тагын төрле дәвалау чаралары эзләде. Тәслимә карчыкныың килененә эчермәгән үлән төнәтмәсе калмады. Мунча ярата торган “карчыгын” ире соңгы көненә хәтле диярлек күтәреп мунчага илтте. Бәләкәй калак белән авызына аш салды. Астын карады. Алдашырга өйрәнмәгән иргә иң читене, хатынының чын хәлен күрә торып та, терелерсең, әлбәттә, терелерсең, дип ышандырып ялганлау иде. Шулай да иң авыры Айгөлнең урында яткан килеш улы Таһирҗаннан тилмереп күзен алмавы иде. Шул хәтле тирән моң бу күзләрдә... Әйтеп бетерә алмаслык өзелү... “Кил әле, балам, яныма...”, − дип малайны чакырып ала да, ябык бармаклары белән улының аркасыннан сыйпый, елмайган була. Алты яшьлек Таһирҗан әнисенең хәлен бик аңлап та бетми. Хәрефләрне яңа танып маташкан малай адым саен әнисе янына йөгереп килә: “Әни, бу нинди хәреф?” Дәү әнисе малайны, әниеңә тынычлык бирмисең, дип җиңелчә шелтәли. Таһирҗан хәрефләрне куша-куша әкренләп укырга өйрәнә: “ә-н-и... ә-т-и”.
 Хатынының хәле авырайгач, Мәҗит, эшеннән сорап, яныннан китмичә аны тәрбияләде, карады. Тормыш белән арасын өзә барган хатынын яшәтер өчен, улын ятим калдырмас өчен әллә ниләр бирер иде Мәҗит, әллә ниләр кылыр иде! Яшәсен, бары тик яшәсен генә иде! Үлем түшәгендә яткан якын кешесенә ярдәм итә алмавы, үзенең көчсезлеге өчен аның йөрәге телгәләнде. Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Кайчан булса да китәсе. Шулай да әле яши генә башлаган, утыздан яңа узган хатынның гомере шулай аянычлы өзелүе – бу бит кабул итеп булмаслык хаксызлык! Бу бит дөрес түгел! Аның бит әле сөенә-сөенә улын үстерәсе бар! Аның да яраткан парын бәхетле итеп күрәсе, үзен дә бәхетле тоясы килә. Таңнарны бергә каршылыйсы, кичләрне бергә озатасы. Тормышка куанасы килә. Бу хәтле газапларга нигә юл куясың, Ходаем?! Нигә гаделсез син шулай, язмыш?!
 Үләр алдыннан өч-дүрт көн кала Айгөл иренә соңгы васыятен әйтте: “... ялгыз калмассың, зинһар, улыбызны какмый-сукмый үстерә күр...” Хатын язгы таң сызылып атканда иренең кулларында мәңгелеккә күзләрен йомды.
 Дөнья дигәнең кешене кыйныйсы-сугасы килсә, аның иң якын кешеләрен ала, ятим калдыра. Кырыкка якынлашып килгән Мәҗит инде икенче тапкыр үксез калды. Беренче тапкыр сабый чакта әтисез калды. Инде менә иң якын кешесе аны калдырып китте. “Карчыгы”, картаерга да өлгермәгән кадерле “карчыгы” китте. Айгөле – тормышының гөле сынды. Эштән кайтуга елмаеп көтеп торучы юк. Болдырга чыгып, озатып калучы юк. Капкан ашның тәме юк. Тормышның яме юк. Күңелдә шундый бушлык. Беркем белән дә, бер нәрсә белән дә һич тутырып булмаслык бушлык. Бу инде яшьли сөйгән ярыңны югалту гына түгел шул. Бу бер канатыңны сындыру. Бу йөрәгеңнең яртысын кисеп бирү. Яраларына дәва эзләп, куллары аракыга да сузыласы итте. Тик бу теләгеннән Мәҗит үзен-үзе тыя алды. Улың Таһирҗанның ни гаебе бар? Ятим калдырып, язмыш та каксын, син дә эчә башла! Мәҗит улында, ә Таһирҗан әтисендә юаныч таптылар. Җиде яше яңа тулган малай соңгы арада үсеп, җитдиләнеп китте. Әтисенә җиңел түгеллеген бала акылы да аңлый иде, булса кирәк.
 Улы белән урамда җитәкләшеп китеп барганда аларның каршысына олыгайган, сулган- кипкән чәчәк кебек калган Сәрия очрады. Аның карашы Мәҗиткә дә түгел, ә ... тәтелди-тәтелди атлаган Таһирҗанга төбәлде. Үз баласы булмаган һәм булудан өметен өзгән хатын гына шулай карый ала... Үкенүме, ачынумы, өметсезлекме, бәхетсезлекме... Тагын әллә нинди хисләр чагылды аның күзләрендә. Яшьлек хатасы белән беренче авырын төшерткәч, гомерлеккә кысыр калган хатын күзләре... Кеше ни эзләсә, шуны табар шул.
 Әйе, башыннан күтәреп булмаслык олы кайгы үтсә дә, кадерледән кадерле кешесен югалтса да, бүген Мәҗит ялгызы түгел. Аның янында улы бар. Дәвамы бар. Аның кем өчендер яшәү мәгънәсе бар. Шул мәгънә аның иелгән иңнәрен турайта, сүнгән өметен кабыза. Баланы үстерергә, кеше итәргә кирәк. Ә моның өчен көч салырга, тырышырга, эшләргә кирәк. Яшәргә кирәк.
 Якын кешебезне югалткач кына аның бәһасын тирәнтен аңлый башлыйбыз. Кырык биш яшен куган Мәҗит тә гомеренең иң асыл еллары Айгөле янәшәсендә үткәнен торган саен ныграк төшенә бара. Исән чагында кыерсытмаса-җәберләмәсә дә, хатынын кирәк хәтле сакламады, кадерләмәде кебек. Вакытсыз үлеме өчен аның алдында гаебен тоя. Туйганчы сөеп-сөелеп калмады. Үлем үкенечсез буламы соң... Әллә нигә язмышы төрле яктан сыныйсы итте шул Мәҗитне. Бөгеп карыйсы итте. Ә Мәҗит сыгылмый. Ул – ир кеше. Ул – бала атасы. Ул – картайган анасының терәге. Тапты, югалтты... Тагын тапты, тагын югалтты... Ниләр генә күрми, ниләр үтми ир-егеткәй белән ат башы, дип электән үк әйткәннәр. Чын ир-егетсең икән, үзеңә килгән авырлыкны да, илеңә бәла килсә, аны да җиңәргә тиешсең. Кайгының караңгы базында гына яшәп булмый. Ир-егетнең җәрәхәтле йөрәген хатын-кыз дәвалый. Хатын-кызның еллар буена төзәлмәгән ярасын ир-егет төзәтә. Дөньясы шулай корылган. Мәҗитнең дә күңелендә алдагы бәхетенә нәни генә өмет чәчәге бөре яра. Бәлки, бардыр зур җиһанда шул бердәнбер җан иясе?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрәкләр дә үзәккә үтеп керде, мондый яшь ирләр күбрәк булса иде.Сез бик әйбәт язгансыз .Уңышлар сезгә

    Хәзер укыйлар