Логотип
Проза

Язмышым-ялгышым

(тормыштан алынды)

 


− Йә, тик тор әле, чәбәләнмә! –  чебен-черкигә тыныша алмыйча койрыгын болгаган  сөтлебикәне Фәнүсә, арткы аягыннан җиңелчә сыйпап, җылы гына кисәтеп куйды да, Чибәркәйнең  сөт тулышудан бүрткән  имчәкләрен  ике учына кысып, алмаш-тилмәш савуын дәвам итте. Бармаклары арасыннан сузылган аксыл-саргылт ике сөт җебе, уйнаклый-уйнаклый,  тимер бидрәгә тиеп, үзенә генә хас сөт көен көйли: зың-зың... Күбекләнеп торган яңа савылган җылы сөт бидрәдә күз алдында үсә бара. Кул арасына күптән кереп, башка йорт эшләрен дә  җиренә җиткереп эшләгән яшь кыз,  мал җанлы булгангамы, сыер саварга аеруча ярата. Башка алты баласы таралышып, өйдә төпчеге генә калгангамы, туган ояда чакта күпкә өйрәнсен дипме, әнисе Равилә бар эшне кызы белән тигез бүлешеп эшли. Ә унҗиде яшьлек Фәнүсә инде  әнисе кушканын көтеп тә тормый. Бар эшнең җаен белеп, үзе башлап тотына һәм  күңел биреп башкара.
Артыннан үзенә якынлашкан адым тавышларын ишетсә дә, Фәнүсә мал карап йөргән әниседер дип уйлады һәм үзалдына җырлый-җырлый  эшен дәвам итте. Кинәт кенә арттан кемдер аның күзләрен зур  учлары белән каплады. Фәнүсә сөтле куллары белән җылы бармакларны капшады: “Кем ул шулай шаяра?”
− Алла ярдәм бирсен уңган кызларга! – көләч елмаеп, капкадан кереп, үзенә якынлашкан сыйныфташы  Фәрхәтне  күрми  калган  Фәнүсә, оялып,  җәһәт-җәһәт кенә  күлмәк итәген төзәткәләп, аякларын җайлабрак куйды. Классташ булса да, ни дисәң дә ир-егет. Соңгы елларда әнә ничек чибәрләнеп, буйга үсеп китте. Мәктәпне яңа бетергән үсмер егет тә  димәссең. Укытучылар күпме көрәшсә дә, иңнәренә дулкын-дулкын тиеп торган кара бөдрә чәчләрен  кистермәде. Борын астына сызылып кына чыгып килгән мыегы егетнең йөзен бизәп кенә тора. Шомырттай кара күзләре Фәнүсәгә төбәлү  белән наян елмаерга әзер торалар.  Фәрхәт бәләкәйдән кызны яклап үстерде. Кызлар-малайлар шаярганда-уйнаганда да, монысына тимәгез, дип, алдына килеп баса иде.  Фәнүсә дә күңеленнән Фәрхәтне дус-иптәш  күрде.  Кара-каршы узып киткәндә егетнең сүз әйтергә кыймыйча кып-кызыл булып кызарынганын күрми түгел иде, әлбәттә. Шулай да, үзен бер дә  хаксызга  котсыз, ямьсез итеп санаган кыз, бу чибәр егет мине ошатадыр, дигән уйны уена  кертергә дә курыкты. Башка малай-шалайдан яклавы да жәлләүдән, кызганудан гына кебек тоела иде. Шуңа күрә Фәнүсә Фәрхәткә  күз салырлык егет итеп түгел, ә авылдашы, сыйныфташы итеп кенә карады.  Икенчедән, инде аның яшь күңелен яулаган егет тә бар кебек.  Ике елдан артык кыз артыннан йөргән Ислам  күрше авыл арасындагы юлга  тузан төшерми. Яңгыр дими, баткак дими,  кызны күрер өчен килеп җитә. Кичәдән, кинодан кайтканда озата. Күзгә ташланырлык артык чибәрлеге  булмаган,  җирән чәчле,  урта буйлы  Ислам нәкъ Фәнүсәгә пар кебек. 
     Фәнүсә классташының сәламен җылы гына алды да, сыер савуын дәвам итте. Фәрхәт,  якыннан бүкән табып алып, кыз янына  чүгәләде.
− Яшьти, мин иртәгә китәм бит. Саубуллашырга кердем синең белән, − егетнең бу сүзләреннән Фәнүсәгә бераз моңсу булып китте. Менә, бер авыл кочагында үсеп, бер урамда уйнап-көлеп, бер сыйныфта ун ел буена бергә укыган сыйныфташлары таралыша да.  Кайчан күрешерләр әле алар?  Алда  матур киләчәк,  өмет-хыяллар, тармак-тармак юллар... Тормыш сукмаклары кая, нинди ерак якларга  ташлар аларны?   Фәнүсә дә Фәрхәт белән киләчәккә планнары белән бүлеште.  Көзгелеккә, Алла бирса, район үзәгендә оештырылган  сатучылар курсына керәчәк. Әнисенең төпчек кызын әлегә еракка җибәрәсе килми. Ә Фәрхәтнең канатлары инде күз күрмәгән якларга  талпына булып чыкты. Ул олы абыйсы яшәгән Ерак Көнчыгышка китмәкче.  Классташлар бер-берсенә җылы теләкләр теләп саубуллаштылар.  Фәрхәт, кызның күзләренә карап, иңнәренә кулын салды: “Сау бул инде, яшьти...” Капкадан чыкканда Фәнүсәгә борылып карады һәм дәшми-тынмый гына бераз басып торды.  Аны бәреп диярлек капкадан Ислам килеп кергәч кенә егет, ушына килеп, башын иеп чыгып китте. 
− Ни эшләп йөри ул монда? – йөзендә ризасызлык ярылып яткан Ислам исәнлек-саулык  бирүне кирәк санамады, ахры. – Син мин булмаганда вакытны бушка уздырмыйсың кебек, кызый...
Риясыз кызга бер гаепсезгә акланырга туры килде:
− Ни сөйлисең инде? Классташым икәнлеген беләсең бит аның. Саубуллашырга кергән. 
Ислам, ышаныргамы-юкмы белмәгәндәй, кызга сынап карап торды да тәмәкесен кабызды:
− Ярый, беренче юлга гафу итәм. Ну, аннан соң кара аны! – бераз тынычланса да, Ислам йөргән кызын кисәтәсе итте. 
       Фәнүсә күңелендә дулкын булып күтәрелеп килгән үпкәсен  басарга тырышты. Исламның бераз көнчел икәнлеген күптән аңлаган иде инде кыз.  Бер сәбәпсезгә авыл егетләренә  көнләп, үпкәләткән чаклары булмады түгел.  Аннары аны икенче килгәндә егетнең берни булмагандай, гадәттәгечә көлеп-елмаеп   сөйләшүе гаҗәпләндерде.  Үзенчә кыз күңеле моны үпкә сакламау, риясызлык итеп кабул итте. Ислам үзе, яратам мин сине, шуңа көнлим, ди.  Берсен дә яныңа китермәячәкмен, ди. Чынлап та ярата микәнни?  Инде ике-өч ел буена Ислам аның өчен ике авыл арасын таптый. Икесенең дә әти-әниләре  бу турыда белә. Үзенә калса, Фәнүсә дә аны ярата кебек. Һәрхәлдә, кыз аның килгәнен көтеп ала. Вакытында килмәсә, өй түбәсенә менеп, андагы ярыктан егет киләсе юлдан күзен алмый.      
      Кыздан өч-дүрт яшькә олырак Ислам инде хәрби хезмәтен бетереп кайткан,  кулында  һөнәре дә бар. Машина йөртә.  Фәнүсәнең  мәктәпне яңа тәмамлап, унсигезе дә тулмавына карамастан, кызны тизрәк үзенә тормышка чыгарга өндәде. Тик  егет күпме кыстаса да, ата-анасының  һөнәр алмыйча, егерме яшең тулмыйча аяк та атламыйсың, дигән сүзенә Фәнүсә каршы бара алмады. Үзенең дә зур тормыш өчен бераз акыл туплыйсы, фәһем җыясы килә иде әле. Фәнүсә, район үзәгендә сатучылар курсын бетереп, кибеттә эшли башлады. Эшендә тырыш авыл кызын яраттылар. Алдарга өйрәнмәгән  беркатлы күңелле, ачык йөзле кызны сатып алучы халык үз итте. Егерме яше тулгач,  Ислам, Фәнүсәне соратып, аның ата-анасына кеше җибәрде. Бераздан, ата-анасының фатихасын алып, Фәнүсә Исламга тормышка чыкты.  Ислам да район үзәгендә эш тапты. Яшь гаилә кеше фатирында түләп тора башлады. Уллары туды. Тормышлары матур гына башланды кебек. Фәнүсә иренә гаилә башы итеп, хөрмәт белән карарга тырышты. Ул үзе дә әти-әнисенең тыныч, матур гаиләсендә үсте. Атасы белән анасының арасында гомер буена сокланырлык, үрнәк алырлык  җылы мөнәсәбәт булды. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәделәр. Әнисе Равилә, җырга-сүзгә бик һәвәс хатын,  авыл кичәләренең яме-бизәге булды.  Аз сүзле, уңган куллы, һәр яктан булдыклы әтиләре Кәрим зур гаиләсен,  җиде баласын кәм-хур итмичә үстерергә, кеше итәргә тырышты.  Зур ызгыш-тавышсыз, бер-берсен аңлап, бер-берсенең сүзен сүз итеп яшәделәр.  Фәнүсәнең аңлавынча, яратып кавышкан ир белән хатын арасында башкача булуы мөмкин дә түгел иде кебек. Мөмкин икән шул. Ике кешене берләштергән гаилә дигән нәрсәнең мең төсе бар икән...  
      Район үзәгендә берничә ел яшәгәч, Фәнүсәгә эшендә тәкъдим ясадылар. Ул килен булып төшкән авылга, ягъни Исламның төп авылына кибеткә сатучы кирәк иде. Яшәргә өй бирәбез, ризалаш кына, диделәр. Фәнүсә ире белән киңәшләште дә риза булды. Кеше фатирында түләп яшәү дә җиләтте. Үз куышлары булыр.  Киленнәрен бианасы да, иренең туганнары да  үз итә – ул яктан куркасы юк. Ә эш кайда да эш инде ул.  Фәнүсә авылдагы таркалган сәүдә эшен үз кулына алды. Кибетне  ремонтлап рәткә китерде. Эшеннән  аларга яшәргә ярыйсы гына нык йорт бирделәр. Аның эчен-тышын Ислам белән бергә ныклап төзәттеләр, рәтләделәр. Берничә елдан алар Фәнүсәгә эштән бирелгән йортны үз гаиләләре исеменә күчерделәр.  Күп балалы гаиләдә эш күреп үскән Исламның төрле яктан булдыклыгы бар иде. Фәнүсә дә иреннән калышмаска тырышты. Күпләп мал тоттылар. Яши торгач кызлары туды. 
      Тормыш бер җайга салынып, шулай яшәп ятарга  була иде кебек. Тик төп авылына кайткач, Ислам күзгә күренеп үзгәрде. Монда ул үзен хуҗа ролендә сизде, булса кирәк. Ягъни, ничек телим, шулай яшим.  Бергә үскән  кайбер дус-ишләре,  төшереп алган Исламның юмартлыгын белеп, вакытлы-вакытсыз аларның өе тирәсендә  күз көеге булып, гаиләнең тынычлыгын алып йөрделәр. Ә бераз салып алса, Ислам дуслары өчен чынлап та искиткеч юмарт затка  әйләнә иде. Йорттагы сукыр тиенгә хәтле эчеп бетергән чаклары булды. Ирен яхшылык белән тыярга тырышкан хатынына Ислам кул күтәрә башлады: “Син кем мине тыярга?! Син килмешәк! Ә мин монда хуҗа!”    

− Кем турында уйланып ятасың? – төнге караңгыда йөзенә суккандай   кинәт яңгыраган катгый тавыштан өркеп,  Фәнүсә бер тын уяна алмый, исенә килә алмый ятты. Йокыга киткән аңының бер өлеше бу усал тавышны төшендә килә дип кабул итте. Акылының  икенче яртысы, өндә икәнлеген аңлап, яңагына суккандай кискен сүзләрне кабул итә алмый изаланды.  
− Кем турында уйлыйсың,  дим мин сиңа, хайван?! Һаман шул Фәрхәт турындамы?  – бу юлы  уяна алмый азапланган хатынына Ислам терсәге белән нык кына төртте.  Ниһаять Фәнүсә  дертләп күзен ачты һәм балаларын уятмас өчен,  ярым пышылдап, тын гына сузды:
− Ислам, дим, зинһар өчен, хет төнлә тынычлык бир. Зинһар өчен...
Тавыш чыгарырга бер дә юктан сәбәп эзләгән Исламны  бу   сүзләр үртәде генә.
− Ә-ә, алаймы? Тынычлык кирәкме әле сиңа? Менә сиңа тынычлык! – исерек ир хатынын караваттан тибеп төшерде  дә колак шиңдерерлек ачы сүзләр белән сүгенде.   
      Җылы урыныннан салкын идәнгә очып барып төшкән Фәнүсә  бәрелгән янбашын уалый-уалый,  бераз утырды да уянып елашкан балалары янына барып өсләрен япты: “Йокла, улым, йокла, кызым. Тынычланыгыз...” Хатын  кысыла-кысыла кызы янына бер читкә чүмәләде. Таңга хәтле йокы алмаса да,   бу төнне Фәнүсә тыныч үткәнгә санады – ире бүген башкача кул күтәрмәде.  
      Иртән хатын,  караңгы таңнан торып, мал астын тазартты, сыер сауды, малларны көтүгә  җибәрде. Улын уятып, ашатып-эчереп мәктәпкә озатты. Эндәшеп караса да, ире торырга уйламады.  Йокысы туймаган, көйсезләнгән  кызын күтәрде дә кибеткә эшкә китте.  Склад ягында агач тартмалар өстенә юрган җәеп әтмәлләгән урынга кызын яткырды  да, сатуына кереште.  Халыкка әле пенсияне китермәделәр, сатып алучы кеше әллә ни күп түгел. Фәнүсә  ревизия ясавы җиңелрәк булсын өчен, көндәлек сатылганны исәп-хисапка алып, теркәп бара.  Болай эшләсәң, өстеңә чыгу куркынычы да бик янамый.   Бераздан эчке яктагы кызы уянды. Икәүләп чәй кайнатып эчтеләр.  Буш арада Фәнүсә  кызын шалт-шылт шартлатып  чутта чутларга өйрәтә. Менә болай кушсаң, шуның хәтле була... Менә болай алсаң, шуның хәтле.  Алты яшьлек  Җиһаниясе бик  ачык зиһенле бала.  Әнисе өйрәткәнне сеңдереп кенә бара.  Кибет киштәләрендә торган тартмаларга ябыштырылган ярлыкларны укып йөри:  “Прәник, конфет, хәлвә...” Һәм әнисе күрмәгәндә генә бераз сыйланып та ала...     
     Эшендә Фәнүсә  иренең каһәрләреннән  бераз онытылып тора. Эчендәген күрсәтмичә,  килгән халыкка ачык йөз күрсәтергә тырыша. Капма-каршы ике дөнья – тавыш-ызгышлы, кимсетүле гаилә тормышы һәм  күңел биреп эшләгән, яраткан, тыныч  эше. Мөмкин булса, Фәнүсә  шушында эш урынында, кибеттә генә яшәр иде.  Өйгә кайтыр вакыт җитсә, йөрәге сулкылдый башлый. Кайтса да, ике баласы өчен генә кайта. Гаилә яме, тормыш тәме әллә кая китте.  Өмет-хыяллары әллә кая булды.  Инде бианасына барып киңәш сораган чагы да булмады түгел. Рабига карчык киленен ярата кебек.  Фәнүсәне юатырга тырышып, ярар, Ислам белән сөйләшермен, дип кала. Тик таякның икенче башы тагын Фәнүсәгә эләгә.  Ислам әнисе яныннан тагын да ныграк котырып  кайта да, хатынына бәйләнә: “Син анда мине әләкләп йөрисеңме әле?! Күрмәгәнеңне күрсәтәм!” Ислам соңгы арада  хәйләкәррәк эш итә башлады: хатынының йөзенә, тәненә  күгәргән эз чыкмасын өчен башына, колакларына суга. Фәнүсәнең башы ныклап авырта башлады. Бераздан бер колагы ишетмәс булды.  Аталарыннан өреккән балалары да куркакка әйләнделәр. Уллары Мадис куркуыннан төне буена кычкырып чыга. Кызлары Җиһания аталарын күрү белән диван артына кереп поса. Әллә ике баламны күтәреп күзем караган якка  чыгып кына китәргәме, дип уйланган чаклары аз булмады Фәнүсәнең. Тик  туйда әнисенең, төшкән җиреңә таш булып төш, дигән сүзләре исеннән чыкмады.  Балалары хакына сабыр, түзем булырга тырышты. Әйтсәң – сүз, әйтмәсәң – түз дигәндәй,тавыш-ызгыш  тудырмас өчен дәшми калган чаклары да күп булды. Исламның Фәнүсә аңлый алмаган бер ягы бар иде. Әле генә пычрак теле белән кимсетә, әле генә кул күтәрә, ә берничә минуттан берни булмагандай шаяра-көлә башлый.  
       Сәгать дүртләрдә хатынын алыштырырга кибеткә Ислам килә. Фәнүсәнең иртәрәк кайтып, көтү каршылыйсы, ашарга пешерәсе, балаларны, йортны карыйсы бар. Башка үтенеченә бик колак салмаса да,  ни гаҗәп, Ислам кибеткә йөгереп килеп җитә. Сәгать җидегә хәтле сату-алу итә. Тик иренең бу адымы да  Фәнүсәгә ярдәмнән бигрәк кыенлык кына тудырды. Әйткәндәй,  өч тиенлек куян, биш тиенлаек зыян  − ире һәр кичен диярлек кибеттән салмыш килеш кайта башлагач,  Фәнүсәнең өстенә чыкты. Бераздан авыл хатыннары аңа сүз ишеттерделәр: “Син кайтып китү белән кибеткә Гөлзифа йөгереп керә дә, икәүләп бикләнәләр...” Төче  ялганнан ачы хакыйкать яхшырак. Фәнүсәнең дә күзләре ачыла башлады.  Исеме чыккан ялгыз хатын Гөлзифа белән бәйләнгәч, ире хатынын кешегә дә санамый башлады.  Фәнүсәнең кышын балалары белән мал абзарында кунган чаклары булды. Үзе йөрүчән Ислам хатынын бер сәбәпсезгә бар ир затына да көнләде. Көнче көне көенеч дигәндәй, аның янындагыларның көне дә сөенеч түгел шул.  Мәктәпне бетерү белән авылдан чыгып китеп, башкача күренмәгән Фәрхәтне Исламның искә алмаган көне булмады: “Себерке, шул сөяркәңне уйлап янасыңмы?!”
       Ә Фәнүсә Фәрхәтне исенә алганда  бәхетле, ирекле яшьлеген сагынып елады.  Кая булды  аның күзләре? Ник балачактан янында бөтерелгән, яклап йөрткән акыллы  холыклы Фәрхәтне вакытында күрә белмәде?  Аңлый иде бит егетнең үзен ошатып йөрүен дә, аңлый иде! Саубуллашканда, капка төбеннән  борылып, Фәнүсәгә ничек төбәлеп карап торды...  Сөйкемле, мөлаем булса да, нигәдер  шыксыз үрдәк итеп санады шул үзен Фәнүсә. Карап торырлык чибәр Фәрхәткә үзен тиң күрмәде. Кызның тыйнаклыгын белеп тә,  нигә ачылмады аңа Фәрхәт вакытында?  Ислам белән кызның арасына керәсе килмәдеме? Нигә коткармады Фәнүсәне  бу җәһәннәмнән, бу тәмугтан?! Фәнүсәнең ишетүенчә, авылдан чыгып китү белән Фәрхәтнең башкача кайтканы булмады. Кайдадыр бик еракта урыс кызына өйләнгән  дип ишетелде. Тик берничә елдан аерылган хәбәре килде. Бер генә күрәсе иде Фәрхәтне.  Бер генә күреп сөйләшәсе иде.  Кайда син, Фирхәт?! Кайда син, балачак һәм яшьлек дустым? Кайда син, яклаучым?
      Ислам хатынын кешелектән чыгарып бер тукмагач,  түземлелеге төкәнгән Фәнүсә балаларын ияртте дә, йорт-җирен, мал-туарын ташлап,  күзе караган җиргә чыгып китте.  Әлеге-баягы шул район үзәгенә барып эшкә урнашты.  Исламнан куркулары шундый көчле иде − беренче төндә ни балалары, ни үзе йоклый алмадылар.  Бик әкренләп кенә йөрәкләренә тынычлык кайтты. Озак еллар иренең кимсетүе канына сеңгән  Фәнүсә үзенең  “килбәтсез, шыксыз үләксә” икәнлегенә ышанып яшәде.  Берничә елдан ул тагын зур бер ялгышлык кылды. Балалары янына килеп йөргән Ислам, улын кочаклап елады: “Гафу ит, кичер мине, булдыра алмыйм сездән башка, яши алмыйм...” Мадис та әтисен кочаклап елый: “Елама, әти. Хәзер әниемнән сорыйм, кертсен сине...” Фәнүсә улын кызганды, Исламны жәлләде һәм ирен кертте. Берничә көннән Ислам авылда калган өйләренең документларын урлап чыгып китте. Моны үз вакытында сизми калган Фәнүсә берни дә кыла алмады. Кирәкле кешесен көйләп, бераздан Ислам авылдагы өйләрен сатып җибәрде.
      Авырлыклар хатын-кызны ныгыта, чыныктыра. Ике баланы ялгызы үстерергә кирәк. Кайдадыр яшәргә кирәк. Яшәргә чара табарга кирәк. Юл табалмый интексәң, күзеңне – кеше, даруы да кеше, димәсләр иде. Зур, тату, бердәм   гаиләдә үскән апалары терәк булды.   Шөкер, алар күптән аякка басканнар, һәрберсенең үз эше, үз һөнәре бар иде. Аларның  ярдәме белән Фәнүсә сәүдә буенча үз эшен ачып җибәрде. Тырыша торгач, өйле булды.  Бөртекләп-бөртекләп үз тырышлыгы белән  тормышын яңадан  төзеде. Гөлзифага өйләнеп, тагын биш "Гөлзифадан"  тавыш-гауга белән  куылган   йортсыз-җирсез Ислам  ансыз гына аякка баскан хатынына тагын  сукмак ярырга маташты. Тик бу юлы Фәнүсәгә балалары үзләре ныклап  әйтте: “Әни, ул кешене кертсәң, без өйдән чыгып китәбез”.       
        Олыгайган бианасы үләр алдыннан Фәнүсә, килен булып төшкән йортына барып, Рабига карчыкка бүләкләр, күчтәнәчләр илтеп, соңгы тапкыр күреште, карчыкның бәхиллеген алды. Исламның туганнары аны кочаклап алдылар. Гаилә көймәсе ватылуда кемдә гаеп икәнлеген алар да яхшы аңлый иде.  
       Фәнүсә туган авылы белән арасын өзми. Аллага шөкер, җиде бала үстергән әниләре исән-сау. Олы яшьтә намазга, дин юлына басып, авылда остабикә вазыйфасын үти.  Инде күптән  үзләре ата-ана булган җиде баласы, оныкларын ияртеп төп йортка кайтып төшәләр. Фәнүсә дә авыр чакта иң башта әнисенә, туганнарына кайтып сыена. Тормышына шатлык килгәндә иң башта алар белән куанычын  бүлешә. 
       Җәй башының матур бер көнендә Фәнүсә гадәттәгечә авылына Сабантуйга кайтты. Бәйрәмчә киенгән халык гөрләп тора. Мәйданда көрәш, ярышлар, уеннар бара. Басу юлыннан тузан туздырып бәйге  атлары чабыша. Тирә-якка күңелле, дәртле татар җыры яңгырый. Бергә үскән балачак  дуслары, иптәшләр килеп кочып ала. Танышлар елмаеп баш кагып үтеп китә. Сабантуйда күңел ачудан, җыр-биюдән кала,  таныш-белешне күреп аралашу, хәл-әхвәл белешү үзе ни тора.  Ничә еллар күрешмәгән бер балачак дустың алдыңа килеп баса. Танып, кочып аласың!  Бер мизгелгә балачагыңа кайткан кебек буласың!  “Яшьлегем тугайлары...” Онытылып җыр тыңлап басып торган Фәнүсәнең күзләрен, кемдер арттан килеп, учлары белән каплады.  Фәнүсә таныш, җылы бармакларны куллары белән капшады... “Бу бит Аның кулы!..”  Күзләрен ачканда аның куллары Фәрхәтнең учында ята иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хатын- кыз чыдый шул барсына.Тик аннан сон картая башлагач бэтен чирлэр килеп чыга.Дэньяда Бер генэ яшибез,кимсетмэгеэ узегезне.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хикэя бик охшады.?????

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кузен курмаса кунелен сизарга тиеш

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бигеряк матур тарих!Авторга ряхмят!Ижади уныштар.

          Хәзер укыйлар