Логотип
Проза

Язмыштан узмыш... яисә Гармун исән калганда

... И-и, гармуны да гармуны! Өй түренең үзәге дә, бизәге дә! Иренең чия төсендәге тальян гармунын изге ядкарь итеп саклаучы Зифа, улы Рәис белән күзгә-күз килеп сөйләшергә булды...

 

 

... И-и, гармуны да гармуны! Өй түренең үзәге дә, бизәге дә! Иренең чия төсендәге тальян гармунын изге ядкарь итеп саклаучы Зифа, улы Рәис белән күзгә-күз килеп сөйләшергә булды. Ире якты дөньядан киткәннән бирле, гармунга алты ел кул тидерүче булмады, авыр югалтудан соң күңеле җәрәхәтле иде. Беркөнне Зифа гармун урнашкан тартманың өсләрен сөртте дә ачып карарга булды. «Ә-ә... Каешы өзек бит моның, әтисе ничек уйнады икән? Нишләргә, кибетләрдә кытлык юк анысы, яңа гармун сатып алырга була. Әллә шушысын рәтләргәме? Юк инде, мондый моңлысы, җаныңны юатучысы табылмас», – дип уйлады да гармунны остага илтеп тапшырды. Төзәтелгән гармунны ул Рәиснең кулына тоттырырга булды. Улына 9 яшь. Музыкага өйрәнә башлар вакыты килеп җитте. Рәис мәктәптә төрле чараларда катнашып, җырларга һәвәслеге барлыгын исбатлады да инде. Аңа музыкага  сәләт нәселдән бирелгән. Ә әтисенең гармунын беренче күрүе иде: 

– Әнкәй, әткәм шушы гармунда уйнадымыни? Үзең сөйли идең, ә миңа аны бер дә күрсәтмәдең... 

– Әткәңне югалту бик авыр булды, улым. Кая инде аның гармунын кулга алу?! 

Зифа гармунга карап, бераз уйланып торды, авыр итеп сулап куйды, соңыннан улын һөнәрле итәчәге турында хыялланып, бераз тынычланды: 

– Менә, улым, бу әткәңнең яраткан гармуны. Бер көнгә дә кулыннан төшермәде ул аны, бөтен кичәнең алып баручысы булды, аннан башка авылда бер чара да үтмәде. Кайгыда да, шатлыкта да утырыр иде дә уйнар иде, ә мин аңа кушылып җырлыйм... Гармунны күз алмасыдай сакладым, ә хәзер вакыт җитте: аны сиңа бирәм. Музыка мәктәбендә, аннан соң училищесында, соңрак, алла бирсә, консерваториядә укып чыгарсың. Кураен югалткан сыбызгыга калган, диләр, әтиеңнең гармунын күз алмасыдай сакла, балам. Уенчының тамагы тук, дип юкка гына әйтмиләр. Музыка белгече иң кирәк хезмәт ул, ашарга ипилек-майлык эшли алырсың. 

Чынлап та, әтисез үскәнгәдер инде, Рәис әнисе фикереннән читкә тайпылмады, консерваторяне тәмамлап авылга кайтты, мәктәпкә музыка укыта башлады. 

Пединститут бетереп, махсус җибәрү кәгазен алып, шул ук мәктәпкә рус телен укытырга Ирина да килгән иде. 24 яшенә җитеп тә, бер тапкыр да чынлап яратканы булмады, вакыты җитмәгән, күрәсең. «Менә практиканы гына үтим, авылдан китәм, гаилә корасы, бала табасы бар», – дип уйлады кыз. Үзе яшь, чибәр, куе кара чәчләрен кырт итеп кыска кистергән, тимер кисәрдәй көчле егеткә зәңгәр күзле, тулы гәүдәле Ирина бер күрүдә гашыйк булганын сизми дә калды. Ул егеттән бер яшькә олырак иде. 

 – Елга буендагы таллар, чәчләрен чылата-чылата, эсселекне сизмиләр дә, әйеме? 

– Әйдә, Ирина, синең дә толымнарыңны сүтик, юешләтик, кызу бит, ә? 

Ирина челтерәтеп көлеп җибәрде дә, әйдә, тота алсаң, тот мине дигәндәй, елга буйлап чаба башлады… Рәис кызны куып тотты, колачтай зур учларына суны алды да, Иринаның куе сары чәчләренә бөркеде. Су кызның чәчләрен генә түгел, ефәк алсу кофтасын да юешләтте. Иринаның буй-сыны егетне дулкынланырга мәҗбүр итте. Кызның үги әтисе татар булганга, ул сүзләрне аңлый, ләкин татарча сөйләшми иде. 

– Менә, ичмасам, рәхәт булып китте, бу эсседән коткардың бит син мине, Рәис, – дип, Ирина чытлыкланып боргаланып, озын керфекләре астыннан сирпелгән карашы белән серле генә егеткә карап, елмаеп куйды... 

Менә берничә ай инде Идел буе яшьләрнең түземсезлек белән көтеп алынган очрашу урынына әверелде. Бер төркем яшьләр җыелганда, Рәис гармунын күтәреп елга буена төшә. Дулкында гармун моңы тирбәлә, хыялый яшь йөрәкләрнең күңелләрен нечкәртә, яшьлек дәрьясында кайнаган гашыйкларны кавыштыра. Ирина да янәшә, үзенчә җырга кушылгандай итә. 

Ике гашыйк шушы очрашуларны көтә, көн дә күрешеп, серләшеп туя алмыйлар. Рәис кызны күз алмасыдай саклый, араларының керсез булуын тели, татлы сөюдән ике йөрәк бергә тибә башлый. Назлы караштан башланган мәхәббәт ялкыны дөрләп яна. 

– Иринам, җаным бит син минем, – диде дә Рәис кызның йомшак иңнәреннән кочып алды. 

Кыз егетне сөйкемле карашы белән назлады, бу минутта аның күзләреннән бәхет нурлары түгелә иде. Рәисне чәчләреннән йомшак кына сыйпап үпте,  «мин дә сине яратам!» дип кычкырасы килде. Ул егетнең йөрәк турысына кулларын куйды: 

– Ә монда нинди сер бар икән, шул йөрәк сереңне ач әле миңа, Рәис?   

– Нинди сер булсын ди, кадерлем, яратам мин сине, өзелеп яратам, иртәгә бер сюрприз ясармын, күрерсең... 

Иртәгәсе көнне кыз егетне күпме көтсә дә, ул килмәде. «Шул микәнни аның сюрпризы? Булмаганны, бу нинди хәл тагын? Исән генә йөрсен...» 

 Кызны төрле каршылыклы уйлар биләп алды. Шул ук вакытта Рәискә җан ачуы да чыкты. Ни уйларга белмәде. 

...Улы татар кызы белән танышыр, гөрләтеп туйлар үткәрербез дип хыялланды Зифа. Әмма күршесеннән улының Ирина исемле кыз белән очраша башлавы хакында ишетте. Бу хәбәр аңа яшен суккандай тәэсир итте. Нишләргә белмичә, берничә көн уйланып, хәсрәтләнеп йөрде. Ниһаять, улы белән ачыктан-ачык сөйләшергә карар кылды. 

Беркөнне Рәис әбәткә кайтып керсә, әнисе өйдә юк иде. Йортка ашның тәмле хуш исе таралган. Кая китте икән, күршеләргә керсә, гадәттә язуын калдырыр иде. Әллә суга киткәнме? Тәрәз төбендә тезелешкән ак, кызыл, алсу яран гөлләрен күреп, елмаеп куйды. «Әнкәм төсе – яран гөлләр...» Тәрәзәне ачып, каеннар тезелешкән урамны күзәтте, әнкәсе кайтмыймы? Юк инде, кая китеп югалды? Әле басымы да күтәрелергә генә тора бит аның, алай-болай, дару алганы да күренми. «Әнкәй!» дип кычкырып та карады. Җавап кайтаручы булмагач, озын сукмак буйлап бакча башына атлады. Якыная төшкәч, чәчкәләр арасында чүп утап йөрүче, чәчкәле яулыгын бәйләгән әнкәсен күреп алды: 

– И-и, улым, әллә төшке ашка кайттыңмы? Бүген әле иртәрәк тә бушагансың икән. 

– Әнкәй, мин сине инде күптән эзлим, син кайда йөрисең, бер язу юк, шалтыраттым – телефонны да алмыйсың! 

 Рәиснең әнисе өчен борчылуы сизелә иде. 

– Соң, барыбер ишетмим бит мин аны, аның белән нурланыр хәлем юк. Ята ул шунда өйдә, күргәнсеңдер. Әйдә, өйгә керик, улым, син яраткан токмач ашы пешердем. 

Зифа, зәңгәр каймалы зур тәлинкәгә аш бүлде, чәчкәле яулыгын рәтләде, сүзен нидән башларга белмичә, улы янында бөтерелде. Күз нуры улы, бердәнбере – таянычы да, ышанычы да. Баласының тик бәхетле генә булуын теләве һәр ана өчен табигый, билгеле. Аеруча, газиз балаңны берьялгызың үстерсәң. Шул арада, нидер сизгәндәй, Рәис үзе сораштырырга уйлады: 

Әнкәй, студент елларың турында бер дә сөйләгәнең юк, ничек үтте алар? Берәр кызыклы хәл булмыйча калмагандыр әле? 

Зифа, матур хатирәләргә бирелеп, елмаеп куйды. 

– Улым, ә минем тарих болай булды. Институтта укыган чак. Җәен шәһәрдә яшәгән дәү әнием янына каникулга кайттым. Ул чорда студент отрядлары бар иде бит, чит яклардан шәһәргә егетләр-кызлар ниндидер төзү эшенә чакырылалар, күпмедер вакыт шул шәһәрдә тулай торакта яшиләр. Ул елны мин Рөстәм һәм Ибраһим белән танцыда таныштым. Алар үзбәк егетләре, гел икәү, кая барсалар да бергә йөриләр. Инде бер-беребезне ошатсак та, без Рөстәм белән икәү генә очраша алмадык, ул гел Ибраһим белән бергә йөрде. Ул минем туган көнемә төнлә дә якты булып күренеп тора торган акчарлак сыны бүләк иткән иде. Әнә, ул әле бүген дә исән, күпме еллар буе саклап килдем мин аны! 

Серванттан саклык белән генә алып, өр-яңа көенчә сакланган  акчарлакны улының кулына тоттырды. Сында: «Кадерле Зифа! Туган көнең белән котлыйм! Рөстәм» диелгән иде. 

– Ул акчарлакны күргән саен, кем ул Рөстәм дип уйлый идем, ә сораштырырга бүген генә җай чыкты, – дип, Рәис акчарлакны өстәлгә куйды. 

– Соңрак, ике айдан соң, студент отряды шәһәрдән китте, Рөстәм белән Ибраһим да үз илләренә юл тотты. Арабызда хатлар йөреп торды. Рөстәм фотосын да җибәрде. Ул бик чибәр, куе кара бөдрә чәчле, тулы иренле, очкынланып торган кара күзле, төз озын буйлы үзбәк егете иде. Әмма озак хат язышырга туры килмәде, бер хатында ул, әти-әнисенең чит милләт кешесе белән аралашуны рөхсәт итмәүләре, аңа каршы килүләре хакында  язды. Менә шулай итеп безнең арабыз өзелде. 

– Бүтән беркайчан да язмадымыни? 

– Юк, бу аның соңгы хаты булды. Ул ак акчарлактай очты да китте. Улым, бер халык та икенчесеннән ким дә, артык та түгел. Әмма һәр милләтнең гореф-гадәтләре, дине, җырлары, әдәбиты үзгә. Чит милләт кешесе белән кушылсаң, аеруча картлыкта авырга килә. Соң булса да аңлыйсың: үз телеңдә рәхәтләнеп, җәелеп сөйләшә алмыйсың. Балаңа исем кушудан, юк, аннан да иртәрәк, туйдан ук башлана инде ул каршылыклар. Уйлан, улым, чит милләт кызы белән кушылырга ашыкма… 

Әнисе белән сөйләшкәннән бирле Рәис шактый уйланып йөрде.  Яшьлек –җүләрлек дип, юкка гына әйтмәгән халык. Рәис Иринаны ташлый алмады, ул аңа үлеп гашыйк иде. Шулай да ни булса, шул булыр дип, шалтыратмады. Ирина Рәискә үзе шалтыратты. 

Тагын ялкынлы очрашулар башланды. 

Беркөнне Рәис кызның күзләренә яулык бәйләп куйды да: 

– Хәзер сиңа вәгъдә иткән сюрпризымны күрсәтәчәкмен... – диде. Кесәсеннән энҗе кашлы балдак чыгарып, кызның исемсез бармагына кидерергә булды. 

– И-и, каян алдың мондый затлы бүләкне? Юмартсың да инде үзең. Ләкин, мин мондый бүләкне кабул итә алмыйм, ул миңа бик тә ошаса да... –диде дә кыз кулларын артка яшерде. – Ә шулай да, ни дигән сүз соң бу, аңламадым, ә ? 

Барын да аңлаган кызның егетне ялындарысы килде. 

– Бүген мин синең кулыңны сорарга дип килдем, син ризамы, җаным? 

Шушы сүзләрне генә көткәндәй, Ирина: 

Мин риза, –диде. 

Кулларын алга сузып, егетнең кочагына кереп сыенды ул. Рәис көчле куллары белән кызны иңнәреннән кочып алды, Иринаның алдына килеп тезләнде, нурлы күз карашына сокланып, ай яктысы төшкән битләреннән сыйпады.  Ирина егетнең кайнар сулышын тойды, хисләр ташкынына ирек бирде, озакламый алар бер җан, бер тән булып кушылачак. Мондый назны Иринаның беренче тоюы. Балдай иреннәрнең бер-берсенә үрелеп сөелүләре иң татлы мизгелләргә әйләнде. 

… Күктәге ялгыз ай шәүләсе елга битенә көмешен йөгертте. Рәис күзен бер айга, бер елгага юнәлтте: 

– Кадерлем, ә беләсеңме минем нинди хыялым бар? 

– Юк, ни уйлап чыгардың тагын? 

– Әнә, ай шәүләсенә кара, елга өстендә йөзеп йөриме? 

– Ай булмаса, төннәрне йолдызлар гына яктырта алмас иде, шулаймы, Рәисем? 

– Ә мин шуны әйтәм, җаным, Идел көзгесе күрсәткән ай миңа бер ак корабны хәтерләтә, туй уздырыйк та, әйдә, ак корабка утырып туй сәяхәтенә китик, син ризамы, әйт, гөлкәем? 

– Уйлашырбыз, әле бит вакыт бар... 

Туйны оештыруны ике гаилә бергә күтәрде. Никах турында хыялланган Зифа туйга каршы килмәде. Язмышы шулдыр дип, үзен тынычландырды. Барысы да ходай кулында. 

Туй үткәннән соң җыелган акчага каядыр барып ял итеп кайтырга, туй  сәяхәтенә барырга дигән сүз чыкты. Иринаның әнисе Идел буйлап сәяхәт итүне аеруча хуплады: 

– Балалар, – диде ул, шушы яшегезгә җитеп бер тапкыр елга буйлап сәяхәт тә иткәнегез юк, берни уйламыйча круизга барыгыз. 

Ә Зифа чит илгә барып кайтулары ягында иде:: 

– Бигрәк кызу бит, июль ае уртасы җитә, диңгезгә барасызмы әллә, уйлап бетерегез, – дип, икеләнүен белдерде. 

Круизга юлламаны Рәис үзе барып алып кайтты. 

– Әзерләник, җаным, иртәгә унынчы июль, юлга чыгасы, йокларга иртәрәк ятарбыз, яме? – дип, Рәис хатынын үгетләде. 

– Гармуныңны алырга онытма, яме? – Хатыны аның гармунда уйнавын ярата иде. 

Бер көнлек круиз кичке сәгать җидедә башланды. Рәис белән Ирина Казан елга портына беренчеләрдән булып килеп төштеләр. Теплооходка кеше керә торды, урнаштырыр урыннар беткәч, ял итүчеләрне хәтта иң астагы трюмнарга урнаштырдылар. 

Ул көнне күпчелеге кафеда җыелды. Халыкның кәефе күтәренке, Рәис кулыннан гармунын төшермәде. Җырламаган җыр, биемәгән бию калмады. Кафе бармены тантананы күзәтеп торды һәм кичә беткәндә, гармунның каешына ун данә гелий белән тутырылган шар бәйләде. Көн кичкә авышты, халык та таралышты... 

Ирина ничек йоклыйдыр, эсселеккә чама юк, бөтен тәрәзәләр дә ачык, Иделдән салкынча hава кереп битләргә бөркелеп бара. Рәис өске палубага күтәрелде. Көндезге сәгать бер иде. Кинәт көтмәгәндә каты җил чыкты, корабны як-якка чайкарга тотынды. Күкне кап-кара авыр болытлар сарып алды, утлы угын аткан куркыныч яшеннән кораб өсте ялтырап китте, көчле яңгыр башланды. Кинәт кораб уңга таба авыша башлады. Рәис каютага таба йөгерде. Кемнәрнеңдер ямьсез тавыш белән ачыргаланып кычкырганы, хәтта акырган тавышлары аның колагында чыңлады. Каютаның ишеген ачыйм дисә, кинәт нәрсәнеңдер дөбер-шатыр килеп төшүен ишетте. Бу караватка терәлеп торган шкафның авып, ишек тоткычына төшеп бәрелүе иде. Ишекне ачарга өлгерде, ни булганын аңламаса да, Иринаның яртылаш су тулган каютадан чыгып качарга җыенганын күреп алды, тизрәк кулларыннан тотып өскә өстери башлады. Шарлар бәйләнгән гармунын алырга өлгерде. Трюмга ачык тәрәзәләр аша су кереп, билдән булган иде. Икесе дә сүзсез калдылар, кычкырырга да бит, кая инде! Өске катка менәргә җитешә алмадылар, чөнки кораб әйләнеп капланды. Коридордагы идән түшәмгә, түшәм идәнгә әйләнде. Рәис бер кулы белән хатынының кулын кысып тотты, икенчесендә гармуны иде. Су инде муенга кадәр җиткән иде, ничек килеп чыккандыр, Рәис хатыны белән тәрәзәгә барып терәлде дә, терсәге белән тәрәзәгә бөтен көченә бәрде. Тәрәзә челпәрәмә килде. Кулы канга баткан Рәис башта хатыны белән шар бәйләгән гармунын төртеп төшерде, аннан соң үзе йөзеп чыкты. Бу минутта алар ике метр тирәнлектә, бөтен җирдә су да су... тын җитми. Рәис хатынының кулын җибәрмәскә тырыша, инде кулы ойый башлады. Иринаның чәчләре иренең күзе алдында ап-ак булды. Ул йөзә белми, ә Рәис нишләргә белми. Ул уң кулын бөтенләй тоймады, палуба тимеренә икенче кулы белән таянып, бар көченә этенде. Караса, кулында Иринаның кулы да, янында ул үзе дә, гармуны да юк иде. Рәис өскә калкып чыккач, аны кемдер икенче корабның палубасына күтәреп алды. Ул инде аңын югалткан иде. Кораб баткан җирдә зур тишек барлыкка килде, кем җан ачысы белән кычкыра, кем үкереп елый. Янәшә генә әллә кемнәр йөзә, кемдер бата иде. Шок хәлендә Рәис – Иринага, ә ул Рәискә бернинди сүз дә дәшә, хәтта хушлаша да алмады.... 

Хастаханәдә Рәис яткан бүлмәгә бөтен туганнары җыелган иде. Ул фаҗиганың йөрәкне сыкраткан мизгелләрен исенә төшерергә тырышып азапланды. 

Күз йомган арада батты бит шушы кораб, ике-өч минутта аска төште дә юк булды. Ничек су астына төшүебезне мин хәтерләмим. Мин ахыргача аның кулларын җибәрмәдем… И-и... Иринам, Иринам…Гармуным... 

... Иринаның сеңлесе Гөлияне күргән Рәис: 

– Иринам! -дип кычкырып җибәргәнен сизмичә дә калды. 

– Рәис абый, бу мин –Гөлия, ни хәлең бар? 

Вакыт-вакыт онытылып, урынында ятып торган Рәиснең утырырга хәле юк, ул  җан өшеткеч куркыныч уйлардан котылмаган, башында меңләгән сорау. Круиз башында ук корабның уң якка батыбрак торуына игътибар итүе искә төшеп, бәгырен телгәләде. 

– Ничек исән калганыбызны үзем дә аңламыйм, тәрәзәне ваттым да йөзеп чыктык... Ә Ирина кая соң? Гармуным батмас, аңа бармен шарлар бәйләп куйды... Ә-ә, менә бит үзе!.. 

   Шатлыгы эченә сыймады. Җанына тынгылык тапмый, һаман күзләре белән хатынын эзләде. 

- Иринаны көтәбез, алла саклагандыр, берәрсе коткаргандыр. Көтәбез, Рәис абый, көтәбез, – диде дә, Гөлия Рәиснең чәчләреннән йомшак кына сыйпап, гармун күрегенә кулларын куйды... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар