ЯЗМЫШЛАР, ЯЛГЫШЛАР...


(тормыштан алынган хикәя)

        Песи баласыдай йомарланып, әнисе куенында изрәүче кызын кочаклап яткан Гөлфидә йокысыннан бүген төнлә инде ничәнче кат дертләп уянды. Эчәргә сорап идәндә аунап яткан исерек ире бу юлы янында тәгәрәгән буш шешәне шак-шок диварга кага башлады: “Китер дим эчәргә... китер дим..!” Йокысыз арыган хатын Фәһим кулындагы шешә ватылмасмы дип көтсә дә, калын пыяла нык иде. Төнге тынлыкта шешә бәргән авазлар диварга гына түгел, колакка бәргәндәй, башка тондыргандай тоелды. Әни кеше, тавыштан сискәнеп уянган Зилиянең борынын гына чыгарып, колак турысын юрган белән ныклап япкан булса да исерек ата төн уртасында кузгаткан шау-шудан бу чара файдасыз иде. Куркып уянган дүрт яшьле кызчык көйсезләнеп шыңшый башлагач, Гөлфидә, кызының башын күкрәгенә терәп сыйпый-сыйпый, юатырга маташты: “Йокла, кызым, йокла, чү, тыңлама берни дә, ишетмә...” Якында кеше тавышы ишетеп, Фәһим аның саен котырды: “Эчәргә китерәсеңме, кәнтәй?! Торып икегезне дә ярганны көтәсеңме?” Кузгалучы булмагач, күзе тонган ир, идәннән бераз күтәрелеп, авыр, буш шешәне хатыны белән кызы яткан якка тондырды. Шешә диварга бәрелеп ватылды һәм эреле-ваклы пыяла кисәкләре Гөлфидә белән Зилиянең өстенә коелды. Гөлфидә, ирен каргый-каргый торып, елап күзләрен уган кызын күтәреп алды да, кече якка чыгып, мич янында идәнгә урын җәйде һәм сабыен көйләп яткырды. Тына белмәгән ире беразга гына булса да йоклап китмәсме дип Гөлфидә, суыткычта калган аракы калдыгын алып, иренә тоттырды: “Мә, хайван! Тыгыл” Торып басарга, кешечә сөйләргә рәте булмаса да, Фәһимнең куллары шешәне тиз генә эләктереп алды һәм готгылдатып бугазына койды. Ахылдый-ухылдый яткан ире беразга тынгач, Гөлфидә, кече якка чыгып, тәрәзә янына килеп басты. Беркемдә бер ут юк... Кешекәйләр рәхәтләнеп йоклый. Төннәрен баласын күтәреп күпме йөрде Гөлфидә күршеләрендә. Кем ача төн уртасында, кем ачмый. Беркемнең дә төнлә хатыны белән баласын куып чыгарган исерек Фәһим аркасында татлы йокысын бүләсе, тынычлыгын бозасы килми шул. Кемдә кемнең кайгысы бар? Кешеләр дә инде бу ызгышлы гаиләдән тәмам туйды, җиләде. Хатынның, исерек иреннән качып, кыш көнендә абзарда, мал арасында кунган чаклары да аз булмады. Мондый тормыштан гарык булды да бит, баласын күтәреп кая барсын? Атасыз, ятим үскән хатынның инде анасы да бакый йортында. Туганнарның үз тормышы, үз авырлыклары. Артык хәленә керүче юк. Дөньяда, башыңны иеп, барып сыенырлык бер генә кешең дә булмагач, җиңел түгел шул бер дә... Күтәрмәслек уйлары иңнәренә баскандай, Гөлфидә, авыр сулап, кызы янына чүгәләде һәм, мыш-мыш сулап йоклап киткән Зилиясенә сыенып, йомшак чәчләренә борынын төртте. Күзләрен йомып күпме ятса да, аны йокы алмады. Инде ул тизрәк таң атканын көтте. Бәлки, көн яктыргач, ире, айнып, берәр җиргә чыгып китәр, өйгә әз булса да тынычлык иңәр...
      Төнне йокысыз үткәргән хатын беразга изрәп киткәч, өсләренә аварлык булып ава-түнә кече якка чыгып килгән ирен күреп, тагын куркып уянды. Алпан-тилпән килеп чак атлаган Фәһим, һәрвакыттагыча колак шиңәрлек яман сүзләр белән сүгенә-сүгенә, суыткычтан нидер алды да, идәндә яткан кызына баса язып, олы якка чыгып китте. Таң алдыннан Гөлфидәне йокы тагын үз кочагына алды...
       ...Хатын, кинәт кенә башына бәргәндәй, Фәһимнең кыргыйларча үкерүенә, чинавына уянып китте. Инде күптән курку йоккан кызчыгы тагын, дертләп, әнисенә сыенды. Кызын күтәреп сикереп торган Гөлфидә олы якка кергәндә ире, эчен тотып тәгәри-тәгәри идәндә ауный иде: “Үләм.. үләм... эчем... яна...” Хайван хәленә төшкән, кешелектән чыккан ире күпме генә эчсә дә, Гөлфидәнең аны бу халәттә күргәне юк иде әле. Моңарчы чир алмаган ире, авыртуга чыдый алмыйча, корсагын тотып тәгәри, аңа нидер булган иде. Гөлфидәнең миен ярып шикле уй үтте: “Начар аракы эчкәндер бу...” Гөлфидәнең күзе Фәһимнең аяк астында аунап яткан бәләкәй шешәгә төште. Тик бераз эчелгән, калганы идәнгә түгелгән сыекча аракы түгел, ә ... серкә кислотасы иде... Туктале... Димәк, Фәһим исерек килеш суыткычтан аракы дип серкә алып эчкән. Гөлфидәнең исәңгерәгән башы эшләмәде. Ул, нәрсәгә тотынырга белмичә, өй эчендә ары йөгерде, бире йөгерде. Куркуыннан өстәл астына кереп качкан Зилия, зур күзләрен ачып, бу мәхшәрне күзәтте. Чак атлаган аякларында абына-сөртенә, Гөлфидә, өй алдыннан сөт алып кереп, ире янына йөгереп килде: “Эч менә моны, эч тизрәк...” Ире аны ишеттеме, юкмы, ыңгырашкан, акырган исереккә якын барырлык түгел иде. Гөлфидә, бар көчен җыеп, аның өстенә менеп утырды да, башын артка каерып, иренең ак күбекле авызына сөт салды: “Эч, эч... Зинһар, эч... ” Үзен-үзе белештермәгән ир тибеште, тырнашты, хатынын бәреп төшерергә маташты. Берничә йотым сөт йоттыргач, Гөлфидә, кулын тешләтә-тешләтә, иренең авызына бармакларын тыкты: “Кос, кос димен...” Фәһим косты. Гөлфидәнең өсте-башы, идән сасык исле косык белән тулды. Гөлфидә, бар көчен җыеп, тагын Фәһимгә сөт эчерде, тагын костырды. Бераздан арыган, алҗыган, көч-хәле калмаган Гөлфидә күршеләренә чыгып йөгерде. Көзге яңгыр астында Фәһимне, машинага чак салып, район үзәгенә хастаханәгә алып киттеләр. 
    Хәлен белергә баргач икенче көнне дә, өченче көнне дә Гөлфидәне Фәһим янына кертмәделәр. Фәһим үзенең агулануында хатынын гаепләде. Бераз ушына килгәч, ул, мин ушсыз чакта хатыным көчләп авызыма серкә кислотасы салды, дип милициягә гариза язды һәм Гөлфидәне, кулларына богау кидереп, төрмәгә алып киттеләр. Иренә көчләп-көчләп сөт эчергәндә тырналган күз-бите дә Гөлфидәгә каршылык кына булды. Ике ай буена тикшерү изоляторында тотканнан соң, Гөлфидәгә суд булды. Азаккы минутына хәтле беркатлы Гөлфидә дөньяда хаклык барлыгына, моннан өйгә, баласы янына кайтып китәчәгенә ышанды. Фәһим үзе судта булмаса да, бер сыер хисабына тырышкан прокурор тәки бер гаепсез Гөлфидәне суд залыннан кире төрмәгә кайтара алды. Хөкүмәт исәбенә ялланган яшь адвокат егет, авыл буенча кешеләрдән күпме күрсәтмәләр җыеп йөрсә дә, берни дә эшләтә алмады. Киресенчә, Гөлфидә иреннән җәберләве өчен үч алган булып чыкты. Җинаять урынында табылып, зур дәлил саналган серкә шешәсендә Гөлфидәнең дә, Фәһимнең дә бармак эзләре калган иде. Тик нигәдер суд бары Гөлфидә калдырган эзләрне генә искә алды. Фәһим тарафыннан күпме кыйналып яшәгәнен белсәләр дә, күршеләренең, Гөлфидә өчен шаһит булып, аны якларга, дөньяда булмаган хакыйкатьне эзләп, суд юлында йөрисе килмәде. “Дөньяда иң гадел” советлар суды нахак гаепләнгән хатынга дүрт ел чәпәде. 
      “От тюрьмы и от сумы не зарекайся!” Урысларның тормышка, чынбарлыкка нигезләнеп әйтелгән, гасырлар буенча исбатланып килгән шушы бик тә фикерле әйтеменең мәгънәсен үз җилкәсендә татыды егерме сигез яшьлек Гөлфидә. Бер гаепсезгә төрмәгә эләгеп башы черегәннәр турында ишеткәне булса да, бу язмыш үзенә дә кагылыр дип уена да китергәне юк иде. Кем аркылы бит әле! Гомерлек юлдашың булыр дип ышанып тормыш корган, балаңның атасы булган кеше аркылы! Тормышлары алга бармагач, инде Фәһимгә ышанычы көннән-көнгә кими барса да, ире аны тимер рәшәткә артына тыгар дип уйлаганы да юк иде. Эчүе, җәберләве өчен күрәлмас хәлгә җитеп, күңеленнән үлем теләгәне дә булды иренә, яшерен-батырын түгел. Ләкин кеше хәтле кешене үтерерлек җинаятькә барырга Гөлфидәнең кулы беркайчан да күтәрелмәс иде. Киресенчә, үләр чиккә җиткән ирне сөт эчереп, костырып, тиз арада ашказанын юдырып үзе коткарып калды бит үлемнән. Ә аны кеше үтерергә теләүдә гаепләделәр. Кысан изоляторда утырганда да, соңрак төрмәгә күчерелгәч тә, Гөлфидә бу турыда күп уйланды. Тормышлары кешечә булмагач, башта ук аерыласы калган да бит! Бәлки төзәлер, бәлки эчүен туктатыр дигәр исәр өмет Фәһимгә бәйләде. Баласын күтәреп чыгып китәр, барып сыеныр җире булмавы да туктатты шул. Инде үкенүдән ни файда. Әллә нинди могҗизага ышанып, Гөлфидә тиз арада иреккә чыгарга өметләнде. Адвокатын чакыртып, апелляция язды. Тик аның гаризасын кире кактылар. Бер гаепсез хатынның дүрт еллык гомере рәшәткә артында үтте. Монда рәхәт булмаса да, өйдәгедән аермалы, аңа бармак белән чиртүче дә булмады. Җинаятче хатын-кызлар арасында купкан ызгышларга Гөлфидә катнашмады. Кушкан эшне тырышып башкарды. Эш киеме, эш бияләйләре тегеп, ярыйсы гына тегәргә өйрәнде. Аның янына килүче, хәлен белүче булмады. Апасы Мәшүдә генә вакытлыча тәрбиягә алган Зилиянең бергә төшкән сүрәтләрен сирәк-мирәк җибәргәләде. Гөлфидә аларны мендәр астына салып саклады. Төннәрен аларны куенына салып ятты. Бер елдан Мәшүдә Зилияне тәмам терелеп аякка баскан атасы килеп алуын хәбәр итте. Иреккә чыгар алдыннан Гөлфидә Фәһимнән кайтырга чакырып хат алды. Гөлфидәне иренең аны көтүе дә түгел, ә “мин сине кичердем” дигән сүзләре гаҗәпкә салды. Ә кичерерлек ни кылды соң Гөлфидә? Үзе кичерә алырмы соң ул ирен? Бер дә юкка дүрт елы әрәм булган өчен? Кызы әнисез үскән өчен? “Мин сине кичердем...” Фәһим хатынының җинаятькә бара алуына чынлап ышанамы икәнни? Ә бит Гөлфидә икенчерәк уйлый иде. Эчәргә комачаулаган өчен, тәмам дошман күргән хатыныннан котылыр өчен башын төрмәгә тыкты, дип уйлады ул ире турында. Икесе ике төрле аңлаган бу хәлләр артта калды. Тик икесе дә шуны аңладылар кебек: Алар кичергән фаҗиганең төп сәбәпчесе – аракы иде. Фәһим дә бу турыда уйланган иде, булса кирәк. Ул хатынына, мин башкача эчмим, дип язды. 
      Төрмә кешене бизәми. Хатын-кызны бигрәк тә. Олыгайган, чәчләренә бик иртә чал кунган Гөлфидә тагын баласы, ире янына өенә кайтты. Әнисен онытып өлгергән кызы башта аны танымады, читсенде. Башта ярыйсы гына яшәп киттеләр кебек. Гөлфидә юк чакта таркалган мал-туарларын әкренләп тагын тергезделәр. Бозаудан сыер, бәрәннән сарык үстереп тагын маллы булдылар. Мал сатып, ит-сөт сатып, хәтта яңа йорт төзергә бура, такта, башка кирәк-ярак та алдылар. Эчүен ташлаган арада Фәһим дә кеше иде. Икесе дә үткәннәр турында онытырга, уйламаска тырыштылар. Бер-бер артлы тагын бер кызлары, бер малайлары туды. 
        Берничә ел айнык яшәсә дә, аракы колына әйләнгән ире тагын шул шайтан сидеген йота башлагач, Гөлфидә монда кайтып ничек ялгышканын аңлады. Авызына кабу белән җанварга әверелгән Фәһим хатынына да кул күтәрде, өч балага да тынычлык бирмәде. Малайлары куркуыннан тотлыга башлады. Кече кызлары сигәккә сабышты. Гөлфидәнең, кара көйгән йөзен кешегә күрсәтергә гарьләнеп, атналар буена урамга чыкмаган чаклары булды. Хатыны каршы сүз әйтсә, Фәһим аны, башыңны төрмәдә черетәм, дип кенә куркытты. Гөлфидә үзеннән дә бигрәк балаларын кызганды. Аларның да тыныч, бәхетле балачакка хаклары бар. Ә аталары янында чиргә сабышудан башка бернинди дә өмет юк. Түзәрлеге калмаган хатын, өч баласын ияртеп, төзи башлаган йортын, мал-туарын ташлап, күзе караган якка чыгып китте. 
     Гөлфидә өч баласы белән район үзәгендә кеше фатирында түләп яши башлады. Башы-колагы тыныч булса да, монда аны да, балаларын да яңадан-яңа авырлыклар көтә иде. Төрмәдән чыккан хатынны башта эшкә алмый интектерделәр. Идән юучы булып чак урнашып, гадел хезмәте белән үз-үзен күрсәткәч кенә, ачлы-туклы яшәгән гаиләнең хәле бераз җиңеләйде. Кайчак ипи алырга да мөмкинчелекләрре булмады. Балалар үсә, аларга ныклап ашарга кирәк. Үсә барган сабыйлар үзләрен үзләре туендыра башладылар. Илшат, чүплеккә барып, төсле металл, буш бутылка җыйды. Кызлар җәй көне кешегә бакча караштылар. Балалар кеше киеме дип тормадылар, күпләр ярдәм итеп биргән иске киемне киделәр. Бераздан Гөлфидә идән юарга икенче эшкә урнаша алды. Тик барыбер яшәргә акча җитмәде. 
      Инде кырыктан узган Гөлфидә үз гомерендә тагын бик зур ялгышлык ясады. Җиңел акча турындагы рекламага ышанып, Гөлфидә яшәргә зур гына кредит алды. Балаларын киендерде, олы кызы Зилиянең укуы өчен түләде. Тик, алганда кешенекен аласың, биргәндә үзеңнекен бирәсең, димәсләр иде. Ай саен арта, үсә барган бурычын кайтарырга Гөлфидәнең мөмкинчелеге юк иде. Ике эштә эшләсә дә, тиенен тиенгә ялгап яшәгән гаилә тәмам бурычка баткач, банкның коллекторлары төн дими, көн дими шалтыратып өркетә, яный башлагач, Гөлфидә, башка банктан кредит алып, беренчесен түләде. Тик бу бурычтан котылу түгел, ә киресенчә, аңа бата бару гына иде. Түләргә көче-хәле җиткәннәргә кредит алу чарасы яраса, Гөлфидә кебек авыр хәлдә калганнарны бу бурыч тәмам кешелектән чыгара, канын суыра, соңгы ыштанын салдыра. Нишлисең, ышанды шул тагын ничек баерга белмәгән байларга. Үзе гаепле шул. 
     Шулай да, язмышыннан хаксыз күп кенә кагылган-сугылган, төрмәсен-сумасын үткән, ялгышкан-абынган Гөлфидә, хаклымы-түгелме, якты киләчәккә ышанган була. Ышанычсыз ярамый. Ышанычсыз ятып үләргә генә кала. Балаларының матур киләчәгенә ышана әни кеше. Әнә, Зилиясе, укуын тәмамлап, эшкә урнашты. Апайларын үстерергә, бурычларын түләргә әнисенә ярдәмләшкән була. Шулар өчен яшәми, кем өчен яшисең? Шулар хакына тартасың бу иңнәрне кискән, аяклардан еккан тормыш йөген. Ана кеше өчен иң мөһиме – алар акыллы, тәүфыйклы булып үссен. Балалар бәхетле булсын дип яшисең. Алар бәхетле булса, син дә бәхетле... 

 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...