Логотип
Проза

​Яшьлекнең күлмәге дә матур

Юктан гына үпкәләштеләр алар. Һич уйламаганда, һич көтмәгәндә. Икесе ике юлдан, икесе ике тарафка китеп бардылар хәтта. Әнисе, гадәттәгечә – уңга, кыз сулга каерылды. Юк, сулга борыласы түгел иде Назлыгөлгә. Аннан шактый әйләнеч. Тик... китте шул инде. Әнисе­нең ни уйлавын аңларга тырышып атлады ул. «Күрче, нинди оятсыз кыз үстерәм бит мин... Тәмам азды бу бала...» Әйе, шулай кабатлады кыз. Чөнки бу мәгънәне ул әнисенең карашларыннан укыды. Тик нигәдер үз-үзен җиңә алмады. Чөнки аның бик тә матур күлмәк киясе килә... Чөнки тышта иртәләгән яз иде. Аның җете якты нурлары күңелне яшь каен яфракларыдай лепердәтә, күбәләк канатыдай җилпендерә, гүзәллеккә омтылыш җиңеләйткән гәүдәне кояшлы, якты җәйгә әйдәкли иде.

Әнисе исә уңга каерылган юлдан күз чите белән генә сулга күз төшереп-төшереп алгалады. Кызының ни уйлавын сизеп атлады ул. «Әнә, Мәдинәгә нинди матур күлмәк алганнар. Дилә дә тузганак чәчәгенә охшап тора. Минем туфлием дә тишелгән. Әнинең гомергә акчасы буласы юк... һаман әзрәк көт, имеш...»

Кыз үткән көздә коелып кипкән, җилбер җилгә ияреп сукмагына яткан яфракларны ачудан туфли очы белән тибеп-тибеп очырды. Үзе һаман: «Көт, имеш...» – дип сөйләнде. Йә, алмагачлар чәчкә атканда кемгә кирәк инде ул кипкән яфраклар?.. Шул мәлдә кинәт кенә әнисенең ялгызлыгы исенә төште. Кызга оят булып куйды. Аның әтисе менә шушы сулга каерылган сукмактан китеп барды да... бүтән кайтмады. Шуңа микән бу сукмакны яратмый аның әнисе. Кем белгән, бәлки артык яратадыр әле. Сәгатьләр буена тәрәзәдән күзләрен алмыйча, керфек тибрәтми төбәлеп торулары шуңадыр...

Ул көнне Назлыгөл мәктәпкә барырга әзерләнә, сеңлесе тән кызуы күтәрелеп, авырып ята иде. «Кырык градус бит, йә Ходаем», – дип, пошына-пошына йөргән әнисе кухняда аңа мәтрүшкәле чәй пешерде. Балконнан өч литрлы банканы алып кереп, бәллүр савытка бал койды. Ә әтисе акуланыкыдай зур, иләмсез авызлы сумкасын зал уртасына кертеп куеп күлмәк-чалбарларын тутырды.
– Тагын командировкага җибәрәләрмени, әтием? – дип сорады кыз. Әтисе дәшмәде.
– Әти, китмә! – дип, елый-елый, яткан көенчә аңа нәни кулларын сузды сеңлесе. Әтисе башын аска иеп ишеккә юнәлде... Кызына күз дә ташламады хәтта.

Ул чыгып киткәч, әнисе икесен ике канат астына сыендырып, чәчләреннән сыйпады.
– Ул сезне ярата, балакайларым. Икегезне дә ярата. Мине генә яратмый. Сезне бик-бик ярата әтиегез, – диде. Ут йомгагыдай кайнар яшь бөртеге, әнисенең керфек очыннан өзелеп, Назлыгөлнең яңагына тамды. Кыз күтәрелеп әнисенә карады. Әнисе еламый иде. 

Ә әтисе кайтмады. Әтисенең бүтән апаны яратуын күршеләрдән ишетеп белде Назлыгөл... Тик кыз әтисенең үзләрен яратуына шулкадәр ышанды һәм әле дә ышана иде. Чөнки бу сүзне аңа әнисе әйтте. Белмәгәнне сөйләми ул... 

Юка оегы аша кызның балтырын кинәт нидер чәнчеп алды. Бөрешкән яфрак икән. Аны йомарлап читкә алып ташлады. Янә әнисе исенә төште. Кыз уңга каерылган сукмакка борылып карады. Әнисе күренми иде инде. Кыз юлыннан тукталды. Әнисен суырып алган офыкка озак итеп төбәлеп торды.

Таныш гәүдә күренмәде. Кинәт аңа әллә нәрсә булды. Үзен шушы олы дөньяда япа-ялгыз калгандай хис итте. Ялгызлыкның ни икәнен белә иде шул ул. әтисе ташлап киткән көнне аңарда сагыну дигән хис уянды. Әнине сагыну! Әнисе булмаганнар сагынуның ни икәнен белми яшиләр микән, дип уйлаганы исенә төште. Хәер, әлеге халәтне үзе дә тәгаен генә тасвирлап бирә алмас иде, мөгаен. Кайчакларда ул сагынуны котсыз кыяфәтле, караңгы чырайлы, Шүрәледәй куркыныч зат итеп күзалларга тырыша. Назлыгөл белә: гомумән, бик авыр һәм куркыныч бер хис инде ул сагыну. Дәресләре иртәрәк бетсә, кыз пошаманга төшә, әнисенең эштән кайтканын ничекләр сагынып көтеп ала ул! Чөнки әнисез өйдә көн нурының әсәре дә калмый. Сагыну йота аны! Кояш сүнгәндәй тоела. Сагыну каплый аны! Келәм өстендә, мыр-мыр килеп, күзен энә калынлыгы гына ачып-йомып, таралып яткан песи дә ачуны гына кабарта, теге хисне генә күпертә. Чөнки әни өйдә юк! Чөнки өйдә күңелсез! Әнидән башка яшәп булмаганны Назлыгөл шул мәлдә тоя. Һәм бу халәт аңарда бик еш кабатлана. Хәзер инде әнисе автобуста барадыр. «Яшәп кара миннән башка, мин синсез дә яши алам», – дидер. Юк, юк, болай димәс. Әни бит ул! Болай дия белми ул әни...


* * *

– Нәрсә борыныңны салындырдың?

Кыз кинәт сискәнеп китте, кисәк башын күтәрде. Сыйныфташы Нурия икән.
– Әнине үпкәләттем, – диде Назлыгөл кыяр-кыймас кына. – Әни бер юлдан, мин икенче сукмактан атлап киттек хәтта...

Алар бер-берсенә төбәлеп, тынып калдылар. Назлыгөл күрде: Нурия дә гадәттәгечә шат түгел иде. Тик кызның үз хәле хәл. Әнисен үпкәләтте шул ул... һәм сулга каерылды: башка сукмактан атлап китте...
– Шылтыраттыңмы соң?
– Юк.
– Болай ярамый... Ничек инде син... – диде Нурия. – Шылтырат син аңа!
– Ни диим соң?
– Әнием, мин килеп җиттем, диген.

Назлыгөлнең йөрәге кысылды. Кесә телефонын тартып чыгарды. Төймәләренә баскалап караганнан соң: «Акчам беткән икән...» – диде дә сулкылдап елап җибәрде.
– Мә, минекеннән шылтырат! 

Әнисе телефонын кабызгач та кыз бер мәлгә тын торды. Аннан бөтен көчен җыеп, көндәгечә: «Әнием, мин килеп җиттем», – дип эндәште.
– Мин дә килеп җиттем, балам, – диде әнисе берни булмагандай. – Дәресләрең ничәдә бетә?
– Бердә...
– Ярар, юлларда карабрак йөр, яме... Тукта, кем номеры бу? Кем телефоныннан шылтыратасың?
– Нуриянекеннән. Минем акчам беткән...
– Кайтышлый акча салырмын... Нуриягә рәхмәт әйтергә онытма... 

Назлыгөлнең иреннәре тетрәде. Нурия аның сөйләшкәнен аермачык ишетеп торды... һәм үзе нигәдер иңнәрендә Урал тавын күтәрергә тырышкан кешегә охшап калды. Чиксез тирән итеп уфтанды.
– Ни булды? – диде Назлыгөл.
– Мин дә әнине үпкәләттем. Икебез ике юлдан атлап киттек хәтта...
– Шылтыраттыңмы соң?
– Шылтыраттым...
– Нәрсә диде?
– Дәресләрең кайчан бетә? Юллар аша карап чык, балам, – диде. 

Кызлар берара сүзсез тордылар. Ул арада атнаның соңгы дәресенә чакырып кыңгырау чыңлады...


* * *

Чыгарылыш кичәсенә барышлый кызлар янә оч­рашты. Шат иде алар. Күңелләре бөтәйгән иде.
– Күлмәгең бигрәкләр дә матур булган. Кибеттән алдыңмы? – диде Назлыгөл.
– Базардан.
– Синеке дә... Кая, йә әйләнеп күрсәт әле... Ай-яй... Базарданмы?
– Кибеттән. Әнигә дә ошады. Кызым сайлый белә, ичмасам, дип мактады да әле...
– Минем әни дә шулай диде. Кызым зәвыклы, Ходайга шөкер, диде.

Ни сәбәптәндер урам себерүчеләр әле һаман да җыярга өлгермәгән көзге яфракларны кыштырдата-кыштырдата барган җирдән тукталып торган карчыкны кызлар күрми дә үтеп киттеләр. Аның: «Яшьлеккә килешә дә соң!» – дип кат-кат тәкрарлавын да ишетмәделәр. «Яшьлекнең күлмәге дә матур!» – дип кабатлады карчык, сумкасын юл уртасына куеп. Үзе чал чәч­ләрен ап-ак яулыгы астына этте. «Яшьлекнең күлмәге дә матур!» дип кыштырдады көзге яфраклар. Сумка­дагы сөт шешәсе озын муенын сузып, матурлык ягына – офыкка карады. Икмәкнең алсу йөзеннән капрон пакет аша җылы һәм тук рәхәтлек бөркелде. «Их, бу сугыш, – диде карчык, – нишләтте безнең яшьлекне бу сугыш...» Ул иелеп сумкасын алды. Икмәкле ягын йөзенә якын ук китереп иснәде.

Ә кызлар, күлмәк турында сөйләшә-сөйләшә, уңга каерылып – мәктәпкә таба атладылар. Ачык зәңгәр итәкләрен талгын гына уйнак җил җилфердәтте. Күлмәкләре чынлап та матур һәм алар яшьлеккә генә килешле иде...

Мәктәпнең алма бакчасы исә шау чәчәккә күмелгән, бар дөньядан яшь яфрак, тагын әллә нинди хуш исләр аңкый, урамда яз иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар