Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Яшьлек хатасы

Автордан: Язмамның геройлары бүгенге көндә урта яшьтәге ханымнар. Сүз артыннан сүз китә, диләр. Үз эшем белән поликлиникага юл тоттым. Чират җитәрлек. Көтеп торырга булдым. Урын булгач барып утырдым да яшьләргә сокланып карап торам. Бик матур иттереп киенгән 17-18 яшьлек егетләр дә чират көтәләр бугай. Шунда бер ханым: "Сез бигрәк сокланып карап торасыз", -  диде. Хәзерге яшьләр бигрәк матур һәм килешле итеп киенәләр. Әни кеше буларак сокланып карап торам. Шунысы да җәлеп итте - "Саф татарча, үз туган телләрендә аралашалар бит", - дигән җавабыма янәшә утыручы апам никтер дорфа итеп җавап кайтарды. 
- Алар барсы да бер инде ир-егетләр. 
Без яңа гына әңгәмә корган ханым белән аңа таба борылып карап, гәҗәпкә калдык. Тыела алмадым, сорау бирдем. 
- Ул егетләрнең сезнең каршыгызда нинди гаебе бар соң? - дигән сорауыма, яшь тулган күзләрен сөртте дә сүзен дәвам итте. 
- Иии, бар иде яшь чаклар. Чибәр кыз вакытлары. Егетләрнең башларын әйләндерергә ярата идек. Ул вакытта бит безне тыныч характерлы, пешмәгән егетләр түгел, мин-мин дип кычкырып торган сугыш чукмарлары кызыксындыра. Аларга, башыбызны югалтып гашыйк чаклар. 8 сыйныфны тәмамлагач Бөгелмә медучилищесына укырга кердем, тырышып укыймын. Дүрт ел белем алырга. Өченче курсны бетергәнче кичләрен бер тапкыр да чыкканым юк иде. Гел китап укып, терменнар ятлап җәйге ялларымны уздыра идем. Өченче курсны бетергәч миңа да егетләр исе керә башлады. Җәйге каникулга кайткач, дус кызлар белән һәркөн диярлек кич чыгабыз. Шулай бер атнабыз армия сафларына көз алынырга тиешле сыйныфташ егетләр белән кич утырып узды. Кызык түгел болар белән. Клубка кичке биюгә бара башладык. Менә шунда инде, минем башым әйләнде. Кирәкмәгән юлга кереп киткәнемне сизми дә калдым. Бездән биш-алты яшькә олы авыл егетләре компаниясенә кереп киттек. Кемдер инде эшли, кемдер араларында әти-әнисе эшләп алган акчаны кич белән туздыра. Ошыйсы килә бит аларга. Менә шулай әкертен генә беренче тапкыр хәмер авыз иттем. Биш кыз идек, акыллары булган өч дус кызыбыз тиз арада безнең компаниядән читләштеләр. Кичләрен качып кына үзләре генә утыралар. Ә безгә шул гына кирәк иде. Егетләрнең иң чаясын үземә карату юлына тотындым. Үлеп гашыйк идем шул. Мин аңа ошадыммы микән, әллә уенчык кына булдыммы, белмим. Ул вакытта миннән дә бәхетлесе юк. Кызлар яныннан узып китәм, үземне “королева” кебек хис итеп. Менә шулай җәйләр узды. Уку елы башланып китте. Ике атнага бер тапкыр кайтам. Егетем озата килә. Имеш-мимешләргә ышанасы килми. Кызлар гел әйтә килделәр: 
- Ялгышасың, алданма, ул сине яратып йөрми, син бары бер уенчыгы гына. Ул син югында күпме кызларны озата. Әнә, югары оч Г. да аңардан авырлы икән. Өйләренә барганнар, әнисе улын яклаган. Г . авырыннан котылып кайтты. Сине дә шул көтә, - дип ялындылар дус кызларым. 
Мин аны якладым. Бер вакыт ачуым чыгып әйткәч. Нинди матур сүзләр бар барсын да миңа әйтеп акланды. Г. ны пычрак сүзләр белән таптап җир белән диярлек тигезләде. 
- Ә мин җүләр шуңа ышанып, шатландым. Мине генә ярата дип уйладым. Аның мәкерле уйлары булган икән. Яңа ел бәйрәмен икәү генә уздырыйк матурым, - дип әйтеп салмасынмы. Мин риза инде. Өстәл әзерләдем. Әниләрне бергә укучы дус кызыма кунакка кайтам дип алдадым. 

Шул яңа ел кичендә мин аның хатыны булдым. Бәхет диңгезендә озак йөзәргә туры килмәде. Авырлы икәнемне белгәч. Кунакка килгән егетемә шатлыгыбыз бар, - дигән идем. 
- Ул, авырлы гына дия күрмә. Мин синең белән гаилә корырга  җыенмыйм. Миңа дигән кәләш әле укый, институтын бетергәч өйләнешәбез. Безнең арага керәсе булма. Уйнадык - җитте, -  диде дә китеп барды. Шушы соңгы очрашу дисәм алдашырмын. 

Нишлим, кайгым белән беренче булып әни белән уртаклаштым. Башта орышты, аннары кочагына алып елады. Әтигә кичен әни әйтте. Әтинең карашы мине үтереп салды. Дәшмәде. Ул көн, ул кич менә шулай тынлыкта узды. Һәрберебез үз уйларына баткан иде. Икенче көнне әти, киттек әйдә аларга дигәч, ирексездән генә киенеп аларга юл тоттык. 
Килеп кердек, алдан әти, аннары әни алар артыннан мин. Без бу йортта көтелгән кунаклар түгел идек. Шулай булсада исәнләшеп утырырга урын тәкъдим иттеләр. Тынлыкны бозып сүзне әти башлады. Ибрай абзый, монда бит безнекеләр эш чыгарганнармы, мөгез чыгарганнармы. Артым көтәбез бит. Нишлибез? Әтинең соравына егетемнең әнисе кузгалып китте. 
- Нинди артым, безнең гаиләгә нинди катышы бар синең кызыңның. 
Башта кемнән икәнен белсен, аннары гына ишекләр шакып йөрерсез, - диде дә улына мөрәҗәгать итте. Син дә булып өлгердеңме аның янында. 
- Мин коелып төштем, шулайда Б. дан яклау сүзләре көткән идем. Ә ул әнисенең һәр сүзен йөкләп баш иеп торды. Мин аңа ташландым. Җилкәсенә тотынып, ник алдыйсың, ул бит синең балаң. Әйт инде дөресен. Ул бит безнең мәхәббәт җимеше. 
- Ул мине этеп җибәрде. Мин тагы аңа ташланып такмаклый-такмаклый сөйли башладым. Иңемнән әни килеп кочып алгач кына аңга килдем. 
- Нәрсә, сөйрәлчегегезнең баласын безнең алтын баганабызга-улыбызга такмакчы буласызмы. Бөтен авыл егетләре белән йоклап беткән сөйрәлчегегезне алып кайтып китегез, - дип барлык тавышына Б. әнисе кычкыра иде. 
- Әни мине кочаклап урамга алып чыкты, әти дә арттан бара. Өйгә кайттык. Үләсем генә килә. Әти катгый гына бер җөмлә әйтте. 
- Бу йортта Ибрай оныгына урын юк. Сеңелләремне дә тезеп бастырды да, апагыздан үрнәк алсагыз, сезне дә куып чыгарам. Авыл өстендә яты ни тора. Авырымнан котылдым. Кулыма диплом алып башка районга эшкә киттем. Кырык ел шул районда эшләп лаеклы ялда мин. Мин ялгыз. Гомерлек ялгыз. Бер тапкыр кияүгә димләп чыккан идем. Балам булмый дигәч, ана барсын да сөйләп аерылдык. Җибәрдем мин аны. Минем хаталарым өчен ул бит җавап бирергә тиеш түгел. Өйләнеп әнә балалар үстереп оныклар белән юана хәзер. 

Минем пенсионер карчыкның юанычы булып сеңелләремнең балалары һәм оныклары бар әле. Менә сезнең шәһәргә дә сеңелемнең оныкларын карашырга дип килгән идем. Аз гына авырып торам, врачка күренергә килдем дип чираты җитүгә кереп китте. Ә без теге ханым белән бер-беребезгә сүзсез генә караштык та, чиратыбызны көтеп утыра бирдек.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу нинди телдэ язылган сон, хич укып булмый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Татарча язылган бит!Астагы комментарийда язуым.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дэвамы бармы сон бу хикэянен

        Хәзер укыйлар