Логотип
Проза

Яңа көн

Юеш җир исе килә. Шамил рәхәтләнеп көзге кичнең салкынча һавасын сулый. Салмак җилдә аккан җиңелчә болытлар кояш баешында алланып тора. Соры камылларда чык җемелди. Елгадан тын гына томан күтәрелә, аргы яктагы ындыр табагы утлары таралып күренә.
Тынлык йокыга талган сыман. Иләс-миләс черем иткәндәге шикелле. Авыл клубы ягыннан тонык авазлар, дәртле көй ишетелә, йөрәккәчә үткәзеп, бер кызның пыяла ватыкларыдай чыңлаган көлүе яңгырап ала. Анда, үзән буенча сузылган авылда, яшьләр ял итә. Кызлар тарафына үткер карашларын уйнаткалап, шәһәрдән кайтып төшкән егетләр торадыр. Билгеле инде, кызларның неон утлары җемелдәткән күзләре дә җавапсыз калмас. Бераздан татлы пышылдаулар уяткан этләр өреп алыр, аннары капка келәләре шыкылдар. Иң соңга калган парларга гаепле карап, сирәк болытлар арасында ай калкыр... Ә егетләрнең йокысызлары соңыннан тагын бергә җыелышыр, шаулашырлар, инде салкын урын-җирләренә чумган кызларның хыялларын бимазалап, тәрәзә төпләреннән үтәрләр, анда-санда сигарет утлары күз кыскалар, яшь җаннарның кайнарлыгын караңгы почмакларда чүмечләп эчелгән салкын чишмә сулары да басалмас.
Үзенең ДТ-75 тракторын туктатып һәм двигатель әйләнешен киметкәч, коры саламда чалкан яткан Шамил боларның һәммәсен күңелендә аермачык күрә.
Ул, ачу белән:
– Гүләйт итәләр, – дип куя. – Ә син монда җир сөр...

Төн караңгылыгына утын төбәп, трактор гөрелди. Кара-зәңгәр күктә йолдызлар дөрләп яна. Тирә-юньне сагышы белән өретеп, йокыга талган көз сулый. Үзеңне үзең онытып, менә шушылай озак ятасы, төнге авылның чак ишетелгән моңын тыңлыйсы иде дә, уйлыйсы да уйлыйсы иде. Җир сөрергә кирәк, сафлык белән тулы таң атканчы җир сөрергә. Ул инде җылы, коры кабинасына менеп китәргә күңеле белән дә, гәүдәсе белән дә талпынып карады, аның торган саен куера барган тынлык белән трактор гөрелтесе телендә сөйләшәсе, арыган кулындагы кан тамырларының җиргә тоташуын тоясы килде. Ә нидер ирек бирми, тыя. Үпкәләүме, кемгәдер ачу килүме, бөтенесенә кул селтәп, күпме егет һәм кыз кебек, шәһәр ягына чыгып китәргә теләүме?

Һәр атнаны кайталар. Авылның ние тарта аларны? Дымлы саф һавасымы, җирән урманымы, ташлыкларын дуңгыз комплексыннан агып төшүче тирес ләме каплап бетергән инешме, ата-аналарының матур яисә җүнсез тормышымы? Белми Шамил, аңа әйтмиләр. Сорашмый да. Аның каравы борыннары югары: кызлар турында һич тартынмыйча кычкырып сөйләшәләр, үзләрен көнче карашлар каезлый дип уйлыйлардыр әле. Андыйлар да бар. Тәнендә җаны барлар ник карамасын. Чисталар, джинсылар киеп беткәннәр. Анысы Шамил кешене кием бизәмәгәнне белә, кешенең җаны – дөньяны менә ни тота. Әнә күптән түгел генә язучылар булып китте, шунда берсе, иң өлкәне, ни диде? Күзлек өстеннән залга, кешеләргә төбәп карап: «Тракторчы да булып була, инженер да булып була, колхоз рәисе дә, бик теләгән шәттә – язучы да, әмма иң авыры – кеше булу», – диде. Ә болар – күкнең җиденче катында, җитешәсенә ирештем диләр бугай. Бәлки, дөрестер дә, ә? Менә ул, Шамил – кем? Тракторчы. Ә бәлкем, аннан корыч коючы чыгар иде. Бәлкем, берәр кибет мөдире? Бәлки, менә, мәсәлән, ай нурын файдалы эшкә җигүче. Туплыйсың да... эчкечеләрнең җанына иңдерәсең – терелсеннәр, дөньяны яңадан яратсыннар. Ул ай яктысын көчәйтеп, алма бакчасына юнәлтсәң? Бәлкем, эче тулы бал булган зәңгәр алмалар үсә башлар. И-и, көч ташып торганда әллә кемнәр булып бетәргә мөмкиндер анысы. Әйе, гомер буена трактор тавышына миңгерәп, җир сукаларга димәгән. Тотар да китәр, Шамил дә кеше. Әнә, Себерне иңләп, тимер юллар салалар, ичмаса, кадерең артмасмы. Ә председатель ни ди? Янәмәсе, син, Шамил, барыбер армиягә китәсе, бу көзне яңа «Ка җиде йөз дә бер»не Мишка Капитоновка бирик булмаса, югыйсә китәм дип җанга тия. Син яшь кеше, син әле җирне кабинеттан кнопкага басып кына сөрерсең, имеш. Сөрерсең, бар! Җир сөрү гармунда уйнау түгел шул ул. Монда төймәләргә басып кына әллә ни кыралмассың. Җиргә аңа аттай көчәнү генә дә аз. Аңа маңгай тире кирәк...
Әй! Шамил бар күкрәген тутырып сыкрап куйганын сизми дә калды. Әллә ничек – дөньядан кинәт туйгандай, кире кайтаруы мөмкин булмаган үкенеч баскандай итеп, су тамчысына әйләнеп, җиргә сеңсәң дә ярагандагы кебек. Ул Диләрәсен әйт инде тагын. Кичә Шамил кырдан кайтышлый гына клубка сугылмакчы иде. Караңгы баскыч төбеннән якты залга караса, шул – район гәҗитендә эшләүче Габит Солтани белән бииләр. Диләрә Шамилнең карашын шундук тойды анысы, көтеп торганмыни! Ә аңа, Шамилгә, җитте – биесеннәр. Диләрәнең шул карашын йодрыгына йомарлады да кайтып китте. Синең майлы киемеңә кайсы кыз йомшак учын куйсын соң. Иртәгесен Диләрә рәшәткә коймасы аша дәшкән була. Янәсе, Шамил кичә тиккә генә юкка чыккан, югыйсә Диләрәне озатып куясы булган. Биергә дә үзе чакырыр иде әле, имеш. Чакырыр, пычагым. Шамил белән беркем биеми. Килеп керүгә, кулына баян китереп тоттыралар. Анысы баянга бию магнитофонга кушылып әйләнү түгел инде, хәзер, ни әйтсәң дә, тансык нәрсә. Ә Шамилнең үзенә ни тансык икәнен элеп тә бирмиләр.

Диләрә Шамилгә бик ерак бит ул. Анау Тимер Казык йолдызы белән бер. Күз алдында – тик кул җитми. Хыялда якын, ә чынлыкта...
Шамилгә китү хәерлерәктер, китү. Китеп котылу. Кайдадыр аны да көтәләрдер... берәрсе көтәргә тиештер... бардыр әле шунда кемдер...
Караңгы тынлыкта камыл кыштырдады шикелле. Йомрандыр йә әрләндер инде шунда. Ихтимал, тоелган гынадыр. Юк икән, кемдер сак кына якынлаша бугай. Күрше бүлмәдән ишетелгән сулыш кебек тын гына. Ул, терсәгенә таянып, башын калкыта төште, шул якка карады, әмма аяк очындагы соры саламнан ары һични күрмәде.
Ул:
– Шамил, – дигән чиста аваз ишетте. Шундый чиста – иртәнге чыкка биргесез. Шундук иясен дә таныды Диләрә.
– Ни калган? Сыерыгыз кайтмады мәллә, күрше? – ди­де Шамил. Үзе дә тоймастан сикереп торды, караңгыдан Дилә­рәнең кызыл плащын эзләде, тапмады. Ә ул сука ягында икән, тракторның теге ягыннан әйләнеп, фаралар төбенә килеп чыкты – яктыга сыенган күбәләкмени. Чәчен уртадан ачып, ян-якка тараган да артка төйнәгән. Бу аны өлкәнәйтә, йөзенә мәгънә бирә.
– Берәр нишләмәгәнсеңдер бит? Кайчаннан бирле карап торам – тракторың туктаган, утың яна... – диде Диләрә.
– Таралыштыгыз дамыни?
– Юк әле, калдылар. Китапханәне генә яптым. Гел шул магнитофон. Бүген күңелсез. Баян булмагач дим... Тракторың ватылмагандыр бит?
– Ватылса төзәткән булырыем.
– Шул шул. Ватылса төзәтәсең. Нигә сукаламыйсың соң?
– Туйдырды. Уйланып ятам.
– Сер димәсәң, ни турында?
«Бу моның кылануы инде», – дип уйлады Шамил һәм:
– Бәйләнмәле, – дип кырт кисте. – Бар, әнә үзеңнең... Солтаниеңне котырт. Миндә «Шипр» исе юк, май исе генә аңкый.
Диләрә, аның салкын сүзләреннән туңгандай, учларын җә­еп, радиатор ягына елышты. Тракторның җиңелчә калтыравы аның кулына, иңбашына күчте, чыннан да, туңгандагы кебек. Яки тын гына елагандагы ише. Шамилнең үзенә дә салкын җил бәрелде сыман. Аның да Диләрә янына – радиаторга сыенасы килде.
– Диләрә...
Диләрә иңбашы аша гына аңа карады. Билгеле, ул яктыдан Шамилне күрми, кайдалыгын тоя гынадыр.
– Диләрә, мин китәм бит.
– Кайчан?
– Иртәгүктер.
– Ә без синсез... баянсыз нишләрбез?!
– Керәшен Мишка Капитоновыгыз уйнар. Керәшен көйлә­рен әнә ничек моңлы уйный.
– Алайса, нәрсә инде... кит инде, алайса, Шамил... Китеп бетегез соң. Сау бул инде, алайса... Әллә «хуш» дияргәме?
Шамил, аның янәшәсенә басып, тракторына аркасы белән терәлде. Диләрә ул радиаторга каршы елышкан, тәне белән тракторның җылы күкрәк сулышын тыңлый сыман иде. Аһ, әгәр дә ул менә шулай... Шамилнең йөрәк тибешен тыңласа икән. Ишетер иде, ишетер, ишетми калмас иде. Үзенең кан тибешен Диләрәгә ялгарга теләгән шикелле итеп, Шамил, күбәләк тоткандагы кебек, учын аның кул аркасына куйды. Диләрә карашын Шамилнең кулыннан йөзенә күчерде.
– Кирәкми, – диде ул әкрен генә. – Ни диим инде... ярый, бәхетле бул. Исеңә дә төшерерсең әле... Ә мин бит... мин бит...
– Кайт инде син, алайса... Соң инде. Бик соң.
Ул башын түбән иеп дәшми торды. Кискен борылды, шунлыктан чәче, таралып, йөзен каплады. Аннан, бер дә булмаган кебек, төннең салкынча тынлыгына кереп китте.
– Мин бит... яратам лабаса сине, Шамил!
Тоелды гынамы соң? Юк икән ич, шул ук аваз ераграктан:
– Я-ра-там! – дип кабат яңгырады. Кайтаваз шикелле.
Шамил аңышмый да калды. Караңгыга чыгып, яңа кыштырдау ишетелмәсме дип басып торды, тик кыр тын иде. Ул, кепкасын салып, эчке ягы белән салкын тир бәреп чыккан маңгаен сөртте дә җылы тракторына борылды.
«Хәзер, хәзер...» – дип уйлады ул, ничек икәнен әле ачык­ламаган, ә нишлисең инде тәгаен белгәндәгечә. Җаны тыныч, эче пошмый, ә тәне, тәне... Ул сырмасын, салып кысты да, кабинага ыргытты.
Түбәндә, инеш буенча боргаланып утырган авылның аргы як офыгына чак-чак кына шәмәхә төс куна башлаганда, ялгыз трактор, сөрелгән җирдән сукасын аерып, киң басуның түренә кереп китте.
Иртән ул турыдан канатларын әле күренмәс кояш яктысы алтынлаган «Кукурузник» очып узды. Штурман, карашы белән һәм ияген кагып, командирның түбәнгә күз атуын сорады. Анда, түбәндә, быелның беренче кыравы көмеш булып йөгергән җиргә «Диләрә» дип язылган, ә шуның соңгы ноктасы булып сукалы җирән трактор туктап калган иде. Командир, сөрелмәгән басу күкрәгендә өзлексез һәм йөгерек язуны күреп, баш чайкап елмайды да штурманга баш бармагын тырпайтып күрсәтте:
– Кардиограмма! – диде.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әхәт Гаффар кебек каләм осталарының язмаларын күбрәк укыйсы килә. Уйландыра. Моңландыра. Авторга һәм "Сөембикә" кызларына зур рәхмәт!

    Хәзер укыйлар