Логотип
Проза

​Яңа ел кичендә



Эштән бик арып кайтты бүген Зөфәр. Ике смена рәттән эшләде. Тулай торактан тәмам туеп, бер бүлмәле фатир алды да, хәзер ипотека түләргә кирәк. Эш тәкъдим итсәләр, шатланып риза буласың инде, акчасы кирәк бит. Яңа ел бит бүген димәде, Илдар, алмаштыр әле мине, дип шалтыраткач, заводтан чыккан җиреннән кире станогына кереп басты. Аз булса да акчасы булыр шунда. Ашыгыр җире, көтәр кешесе юк ла... Егет-җилән булса да, кызлар артыннан чабарга вакыты да юк, станок артында уникешәр сәгать эшләп арыгач, рәт тә калмый. 

Зөфәрнең бу йортка күченгәненә ике-өч ай гына әле. Күршеләр белән дә юньләп таныша алганы юк. Авыл гадәте буенча, очраган һәр кеше белән исәнләшеп йөрүдән узмый. Әллә бу йортта яшиләр, әллә кунакка гына килүчеләр — кем белсен... 

Юынып чыкты да, телевизорны кушып, ашарга әзерли башлады Зөфәр. Ялгыз башым? дип, ач утырып булмас, бәйрәм хөрмәтенә бераз тамак чылатканда да ярыйдыр. Табын бәйрәмчә үк килеп чыкмаса да, ашыйсы килгән кешенең тамагы туярлык булды тагын үзе. 

Ашап алгач, авылдагы әти-әнисен котлады да, йокларга ятты Зөфәр. Яңа ел каршылыйм дип, төнге уникене көтеп торырлык хәле юк иде аның бүген. Өстенә юрганын ипләп ябуы булды, ишектә кыңгырау шалтырады. Әллә арудан, әллә әле моңа кадәр бер тапкыр да ишетмәгән ят кыңгырау тавышын таный алмаганга, урыныннан да кузгалмады ул башта. Ишек артындагы кеше төймәгә һаман да ныграк баскалый башлагач, утын яндырып, ишекне ачты. 

— Исәнмесез, күршегез Гөлгенәне беләсезме? 

Зөфәр исен-аңын җыеп җавап биргәнче ят ир тезеп китте. Зөфәр аның табиб сөйли башлагач кына абайлап алды. 

— Күршегезнең сукыр эчәгесенә кичекмәстән операция ясарга кирәк. Сәгать түгел, бер минут та кадерле. Күршеләрегезнең барысына да шалтыратып чыктым, кайсы әле кайтып җитмәгән, кайсы инде кызмача... Кыскасы, без Гөлгенәне сырхауханәгә алып китәбез, аның 5 яшьлек кызын карап торырга кеше кирәк. Сырхауханәдә карантин, баланы анда алып керә алмыйбыз. 

Зөфәр ятмас борын йоклый башлаган кеше сыман тыңлап торды да, бер җавап та бирмичә, табиб артыннан иярде. Гөлгенә икән исеме, матур исем, дип уйлап куйды Зөфәр. Аннары үз уеннан үзе оялды. Кеше операция көтеп ята, ул исем сайлый, имеш... 

— Тәк, баланы калдырырга кеше таптым. Киенегез, — диде табиб ишектән керә-керешкә үк. 

— Сез? Туктагыз әле, — яртылаш бөгелеп төшсә дә, авыз ачып сүз әйтергә хәле калмаса да, Гөлгенә ана арысландай баласын кайгырта иде. — Ничек итеп бер-ике күргән яшь егеткә бала калдырып китим инде?! Калдырыгыз мине, иртәгә сеңлемне чакыртып, үзем киләм сырхауханәгә. Хәзергә әнә авыртуны басучы төймә дә булыша бит әле. 

— Иртәгә... Сезнең бүген төн чыга алмавыгыз бар, ханым. Җыеныгыз, мин авыруны мондый хәлдә калдырып китә алмыйм. Суд каршына басасым юк! 

— Зилә, балам, иртәгә Сәрия апаң килер. Бу абый белән торып тор. Хәзер йоклыйсың да, аннары апаң килеп җитәр. — Аннары ул карашын Зөфәргә күтәрде. — Зинһар, безнең өйдә утырыгыз инде... Ә сезне өйдә Яңа ел каршыларга көтеп утыручыгыз юкмы соң? 

— Юк, үзем генә яшим. 

Шулчак Гөлгенә тәмам сыгылып төште, аның инде сүз әйтергә дә хәле калмаган иде, ахрысы. Табиб машинадан носилка алып керттерде хәтта. Ул арада Зөфәр үз ишеген бикләде дә, Гөлгенәнең җыйнак фатирына керде. Бәйрәмгә әзерләнгән булган... Бүлмә бизәлгән, чыршыда утлар уйный, өйгә хуш ис таралган. Берәрсен көтте микән? Ул арада диванда уенчык аюын кочаклап, бөгәрләнеп утырган кыз балага күзе төште. Ул вакыт-вакыт усал итеп Зөфәргә карап ала, аннары куллары белән йөзен каплап сулкылдый. Елаган бала күргәч әллә ничек булып китте. Хәер, бәйрәм көнне әнисен алып китсеннәр, җитмәсә, бөтенләй ят абый белән калдырсыннар да, ничек еламасын инде ул. 

— Зилә, әйдә, танышыйк, минем исемем Зөфәр була. Синеке ничек? 

Кыз башта аңа усал гына караш ташлады, аннары сәер сораудан балаларча көеп куйды. Хәтта җавап та бирде: 

— Зилә бит инде... 

Танышуын таныштык, алга таба нишләргә? Апасының балалары белән шау килеп уйнаганы бар анысы. Тик алар – шук малайлар, ә монда кыз бала. 

— Зилә, әйдә, мультик карыйбыз. 

Диванда яткан пультка үрелүе булды, кызның йөзе тагын караңгыланды: 

— Мин мультик яратмыйм, карыйсым килми. Миңа әнием кирәк. 

Зөфәр, ярдәм эзләгәндәй, як-ягына каранды. Нишләргә соң бу бала белән? Өстәлдәге ясый башлаган рәсемнәргә күзе төште. 

— Әйдә, рәсем ясыйк, алайса. 
— Әни кайчан кайта? 
— Әниеңне табиб абыйлар тиз генә терелтә дә, кайта инде аннары. 
— Сәрия апа кайчан килә? 
— Иртәгә, диде бит әниең. 

Зилә бу сүзләргә ышанды, ахры. Уенчыгын диванда калдырып, өстәл янына килеп утырды. 27 яшьлек Зөфәр үз гомерендә беренче тапкыр үзен әти итеп хис итте. Аннан төсле-төсле карандашлар белән чыршы, җем-җем утлар, кар бабай ясый башлады. 

— Абый, минем йокым килә. 

Кыз тыныч кына рәсем ясый башлагач, Зөфәр өстәлгә капланып утырган иде. Йоклап та киткән, күрәсең. Уникене сугарга күп тә калмаган иде инде. 

— Әйдә, ят, йокла... 

Зилә урынына кереп шуу белән, Зөфәр диван мендәренә башын төртеп, идәндә йокыга китте... 

— Абый, абый, дим! 

Зилә Зөфәрне дер селкетеп уятты. Сәгать инде ун тулып килә иде. Шулай итеп яңа елның беренче көне башланды. 

— Абый, минем ашыйсым килә... 

Зөфәр битен салкын су белән чылатып алды да аш бүлмәсенә керде. Плитә өстендә кичтән калган пилмән бар иде. Сөенеп куйды егет: җылытасы да ашатасы гына калды. Аның һәр адымын күзәтеп торган Зилә, абый кешенең аңа ни ашатырга җыенуын аңлады. 

— Юк, иртән миңа әнием ботка пешерә. 

— Зилә, әйдә, пилмән ашап торыйк. Ботканы апаң килгәч пешереп ашатыр. 

Кыз дәшмәде. Ул каршы килгәнче дип, Зөфәр тиз-тиз генә аш җылытты да өстәлгә куйды. Үзе дә табын артына килеп утырды. Инде нишләргә? Ни Гөлгенәнең, ни сеңлесенең телефоны юк. Бүген-иртәгә ял итә Зөфәр. Ә аннары баланы кая куярга? 

Караңгы төшә башлаганда да килеп күренүче булмагач, Зөфәр Зиләгә урамга чыгып керергә тәкъдим итте. Кыз ишегалдындагы ялт-йолт чыршы тирәсендә уйнарга күптән кызыга иде инде. Җавап бирәсе урында, ул тиз-тиз генә киемнәрен эзли башлады. 

Икенче көнне дә килеп күренүче булмагач, Зөфәр Гөлгенәне сырхауханәдән эзләп табарга дигән фикергә килде. Телефон алып сырхауханәләргә шалтырата башлады. Исеменнән башка диагнозын гына белгән иргә җавап бирергә теләмәсәләр дә, күршесе мин, кызын табиб миндә калдырып китте дигәч, исемлектән карарга иренмәделәр тагын үзе. Бер сәгать дигәндә икенче санлы сырхауханәдән: “Бездә”, — дигән җавап алды егет. Юлда базарга кереп, үзенчә бераз җиләк-җимешен хәстәрләгән булды. Авыру кеше янына буш кул белән бармыйлар бит инде. Кичкә каршы нәни кыз белән яшь егет Гөлгенәне эзләп тапты. Телефон аша гына сөйләшергә рөхсәт бирделәр аларга. 

— Гафу итегез инде, — диде хәлсез генә тавыш белән Гөлгенә. — Мин бит сеңлемә шалтыратырга өлгермәдем. Шул килеш операциягә алып керделәр, ул бик катлаулы булган. Реанимациядән әле яңа чыктым. Хәзер сумкаларымны табып китерсәләр, шалтыратып чакырам. 

Бер атнадан эштән кайтышына Зилә каршына йөгереп чыкты: 

— Зөфәр абый, бүген минем әни кайтты. 

Күршесенең хәлен белеп кенә чыгам дип кергән егет төн уртасына чаклы утырды аларда. Шуннан соң ике арада сукмак салынды... 

Бу вакыйгадан соң инде бер ел узды. Бүген Зөфәр Гөлгенә белән Зиләне үзенә дәшеп, Яңа ел бәйрәме оештырырга җыена. Икеләтә бәйрәм булырга тиеш бу. Зөфәр тәкъдим ясарга дип әзерләп куйган йөзеген инде меңенче кат алып карады: ошатыр микән Гөлгенә бүләген? Ә тәкъдимен кабул итәрме?.. 


Фото: www.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар