Логотип
Проза

Вокзалда


( юл язмаларыннан)
 
     Әти-әнисе янына авылга кайтырга җыенган Гөлниса тимер юл вокзалына бер сәгатькә алданрак төште. Поезд килергә әле вакыт бар. Иртәгә төш вакытында бер ел күрмәгән әти-әнисен кочып аласы турында татлы хыялга бирелеп, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә күз салыштырып утыра бирде Гөлниса. Бәйрәм вакытында юл кысык. Вокзалда кеше күп кенә күренә. Ярый әле, билетын алданрак алды. Килгәндә ничек булыр инде... Плацкартка урын булмаса, купега булса да алыр инде. Нишлисең, вакыты да өч-дүрт көн генә. Вокзалда ятып булмас...
     Үз уйларына чумып утырган кызның янындагы буш урынга шактый таушалган кием кигән, илле яшьләр тирәсендәге, кулында юл сумкасы-мазары күренмәгән хатын килеп утырды. Бераз тын гына утыргач, хатын, тирән уфтанып: “Ничек яшәргә бу дөньяда, ничек яшәргә?! Кайда хаклык, кайда дөреслек?” – дип сүз башлады. Гөлнисаның вокзалда утырган җиреннән дөньяда булмаган дөреслекне бик эзлисе килми иде, сүзгә катышмады. Шулай да, хатынның сөйләвенә колак салды. “Шундый да явыз халык яши икән шәһәрегездә. Белмәс тә идем, үземне таламасалар...” – зарлы тавыш белән дәвам итте ят хатын. Гөлниса эченнән генә аның белән бәхәсләшә башлады: “Халык? Халык явыз булмый. Аерым кешеләр явыз була. Ә халык... юк”. Хәер, алдына төбәлеп утырган ят хатынга кызның җавап бирүе-бирмәве мөһим түгел иде, ахрысы. Еламсыраган тавыш белән зарын дәвам итте: “Мин бит монда бертуган сеңлем белән соңгы тапкыр күрешергә дип килдем. Ике ел урында яткан газиз сеңелкәем белән... Аэропорттан такси белән килгәндә таксистлар бар акчамны да таладылар. Сумкамны бирмәделәр. Мине юлда төртеп төшереп калдырдылар. Чаклар исән калдым. Чаклар калдым... Әй Ходаем! Ни өчен миңа болар барысы да?” Хатынның тавышында чын күңелдән ачыну, кешеләргә, дөньяга карата шундый каты рәнҗү ишетелде, Гөлниса, ирексездән башын күтәреп, күршесенә карады. Бу минутта ят хатын шундый бахыр, шундый бәхетсез булып күренде – төсе билгесез күзләреннән яшь ага, куллары дерелди, йөзендәге өметсезлек кызгану уята... Явыз таксистларга эченнән генә ләгънәт укып, кайгыга баткан бу бәхетсез апаны чын-чынлап кызганып куйды. Ә хатынның тулышкан күңелен бушатасы килә иде, ахрысы. “Сеңелкәемне күмдем, бахыркаемны. Ә өйдә бер ярдәмчесез сиксән яшьлек анам чирле ята. Ничек кенә кайтып җитәргә. Ничек кенә... Ничек юлга акча табарга... Яхшы кешеләр ярдәм итте. Билетка чак-чак кына җитми. Өч йөз генә сум акчам җитми. Ничек кайтып күрергә анамны бер генә тапкыр! Көтә бит ул мине, газизкәем, көтә...” Гөлнисаның күз алдына җитмешкә якынлашкан үз әнисе килеп басты. Ул да бит шулай, тәрәзә яныннан китмичә кызын көтә. Бүген генә чыгып китсә дә, иртәгәдән көтә башлый... “Яхшы кешеләр бар ул дөньяда, изге кешеләр...» – дип кабатлады хатын. Изге булып кыйланудан түгел, Гөлниса бәхетсезлеккә дучар булган бу юлчыны, аның ялгыз калган карт анасын кызганудан хатынга ярдәм итәсе килеп китте. Йөрәге хатынны кызганды, ә акылы уяулыгын югалтмаска тырышты: “Ә кире килергә акчаң җитмәсә? Купега билет алырга туры килсә? Автобуска да билет аласың бар...” Шулай да эчендәге вөҗдан дигән нәрсә баш күтәрде. Янында күз яшьләрен агызып утырган сәфәрче хатын кызганыч, бик тә, бик тә кызганыч иде. Гөлниса, санап, аңа өч йөз сум акча сузды. Шул арада бәхетсез хатынның йөзе үзгәрде. Ул, кояш кебек елмаеп, Гөлнисага мең рәхмәтләр укып, тиз генә китеп барды. 
       Гөлнисага да ничектер җиңел, рәхәт булып китте. Менә бит, уйламаган җирдән бәлагә очраган чит-ят кешегә ярдәм итте. Ни генә булмый бу дөньяда! Нинди генә кешеләр булмый! Яхшысы бар, яманы бар... Юлында очраган хатын турында бераз уйланып утырды да, сәгатькә карап, урыныннан торды. Поезд килеп җитәргә аз гына вакыт калган иде. Астагы киосктан юлда кабыштырырга бераз азык-төлек тә аласы бар. Шул исәп белән вокзалның беренче катындагы киоск янында туктап, ни алырга дип карап торганда алдындагы ике хатын-кызның сөйләшүен ишетте. “...Изге кешеләр бар ул дөньяда, бар ул яхшы кешеләр... “ – диде таныш тавыш. Бу юлы хатынның тавышы ул хәтле бәхетсез яңгырамый, көр ишетелә, ә үзеннән, бөркелеп, сасы аракы исе килә... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер дэ ышаныч юк инде кешегэ.

    Хәзер укыйлар