Логотип
Проза

Улым-кызым

 (хикәя)

 
 (хикәя)


 − Кызым, ун-унбиш мең генә акча биреп тормассыңмы пенсиям килгәнче? Газ калункамның бетүе җиткән. Алыштырырга иде. Янгын чыгып, үземә дә, сезгә дә зыян күрсәтүдән бик куркам. − Ут күршесе Мөслимә карчыкның бурычка сорап кергәненә Рузилә бераз гаҗәпләнеп тә куйды. Беренчедән, ун-унбиш мең авыл җирендә бик тә зур акча. Аның хәтлесе кесәңдә бармы, юкмы әле. Булса да, аның балаларга киемгәме, йорт кирәк-ярагынамы – кая тотарга төгәл тәгаенләнгән урыны, планы бар. Кемдер сорады дип кенә аны кинәт кенә чыгарып салып булмый. Икенчедән, әбекәй ай саен әзме-күпме пенсиясен алып бара. Зурдан кубып әйбер алганы да, ныклап йорт-җирен төзәткәне дә, кыскасы, акча туздырганы бик күренми. Рузилә карчыкны, чәй эчерми чыгармыйм, дип, өстәл артына утыртты да, чәйнеген кабызды. Олы кешенең йомышын йомышламый кире борып чыгаруы да бик кыен. Иренең өйдә юклыгы да туры килде бит әле. Инсафы белән киңәшләшмичә, аңардан узып, Рузилә берни дә кылмый. Кабарып пешкән коймагы янына мәтрүшкәле, хуш исле чәен агызып, күршесен сыйлагач, амин тотып, бераз дөнья хәбәрләре турында сөйләштеләр. Рузилә, ни эшләргә дә белмичә, күңеленнән генә һаман икеләнде. Карчыкка ярдәм итәсе дә килә. Акчаның кирәк җире дә бик күп. Бераз кыенсынып булса да, хатын сорамый булдыра алмады:
 − Мөслимә әби, шундый зур мәшәкать башларга торасың. Акчам да юк, дисең. Улың ярдәм итмәсме соң әзрәк? Әнә бит нинди затлы машинага утырып кайта. Мөмкинчелеге бардыр бит?
 Карчыкның йөз-битен буйдан-буйга сызгалаган җыерчыклары тирәнәеп киткән кебек булды. Ниндидер күтәреп булмаслык авырлык баскандай, иңнәре тагын да ныграк иелә төште. Төсе уңган, карашында чарасызлык чагылган күзләрен идәнгә төбәп, бераз дәшми торды да, авыр сулап куйды. Аннан, әйтергәме-юкмы дигәндәй, теләмичә генә җаваплады:
 − Шул кыйбатлы машинасының хакын түләп бетерә алмый бит һаман да. Кередиткә алды бит. Кулымнан килгәнчә ярдәм иткән булам инде. Ике балалары да бар. Нишләмәк кирәк...
 − Алай икәәән... − мәгънәле генә сузды Рузилә. Аның күз алдына Мөслимә карчыкның шәһәрдә яшәүче улы Сабирҗан килеп басты. Болай үзе начар да түгел кебек. Шәһәрдә фатиры, гаиләсе, ике баласы бар. Кайдадыр эшләп йөри. Һәр ай саен әнисенең хәлен белергә кайтып тора. Хәер, Рузилә шикләнеп тә куйды. Хәлен белергә генәме икән? Яисә карчыкның пенсиясе өчен кайтамы икән? Аның уйларын сизгәндәй, карчык әллә үзалдына әйтте, әллә эченә җыелганны тыя алмады, зарлы тавыш белән өстәде:
 − Пенсиямне миннән дә бигрәк алар көтеп ала алмый шул инде...
 Рузилә, күңеленнән генә әбине кызганса да, аңа карап ни дияргә дә белмәде. Акчаңны бирмә, үзеңә тот, дисәң, улына каршы котырту була кебек. Талап та алмыйдыр да бит Сабирҗаны, мөгаен, әнисе аңа үзе бирәдер. Шулай да, картайган анаңның соңгы тиененә, намусың җитеп, ничек кул сузмак кирәк?! Күрше карчыктан күзен алмаган хатын моннан егерме чакрымда ялгызы яшәп яткан үз әнисе турында уйланды. Кәрәзле телефон аша көн аралаш хәл белешеп, сөйләшеп торсалар да, янына инде ай ярым барганы юк. Берәр нәрсәгә мохтаҗ булып, йә чирләп ята күрмәсен берүк... Малларны суйгач та ит илтергә кирәк Алла бирса...
 − Ир бала ир бала инде. Кызым да кайтып хәлемне белми ичмаса. Улым да бар, кызым да бар да бит... Кулга калып, балаларга кирәкмәсәм, өйне дә караган кешегә яздырырга туры килмәгәе, − уенда ниндидер яшерен исәбе булган кебек, карчык күршесенә карап куйды. Аның тел төбен бик ачык аңлап бетермәгән Рузилә, карарлар балаларың, алдан борчылма, дип әбине юатасы итте. Күрше карчыкның моң-зары эченә тулышкан иде, ахры. Авылга килен булып күптән төшсә дә, Рузилә әбекәйнең, яшьли тормышка чыгып, бик еракта яшәп яткан, авылга кайтып күренгәне булмаган кызы Әлфидә турында ишетеп кенә белә иде. Дөресе, кызыннан бик озак хат көтеп зарыккач, Мөслимә карчыкның үтенече буенча Рузилә Әлфидәгә хәбәр дә юллаган иде. Әбинең ерактагы кызы Әлфидәдән җавап килде килүен, тик андагы сүзләр хатынның чәчләрен үрә торгызды. “Үлгәндер инде күптән, дип уйлаган идем”, − бу хатны Мөслимә карчыкка күрсәтергә Рузиләнең кулы бармады. Әнисенең барлыгын-юклыгын да белмәгән кыз баладан ни көтәсең?!
 Рузилә, карчык алдында үзенең ниндидер гаебе бар сыман, үтенечен тиз генә үти алмаганга бераз үкенеп, аны болдырда озатып калды. “Ирем кайткач берәр хәл уйлашырбыз, яме, күрше әби”, − дип ябык аркасыннан сыйпап куйган булды. Кайткач чәй эчәрсең, дип изүенә җылы коймак тыкты. Ул, бөтен таянычы шул бер нәзек таягында калгандай, кулындагы таягына ныклап таянып чак атлаган Мөслимә карчыкка тәрәзәдән карап калды. Алардан чыккач, әби бер уңга, бер сулга төбәлеп, кая барырга белмәгәндәй карап торды да, башын иеп, әкрен генә үз өенә табан юнәлде.
 Тышта мал карап йөргәндә дә Рузилә һаман Мөслимә карчык турында уйланудан арына алмады. Менә бит, ире тракторда авып вакытсыз вафат булгач, ятимә көенә ике бала карап үстергән. Җиңел булган дисеңмени аңа? Рузилә ишетүенчә, кызы белән улы да, әтисез килеш, барлы-юклы кием киеп, артык туеп сикермичә, авырлык күреп үскәннәр. Шул кыенлыклар күңелләрен катырганмы, башка сәбәплеме, карт көнендә аналарын кызгану, аңа ярдәм итәргә теләү нигәдер аларга хас түгел. Кызы әнисенең дөньяда барлыгын-юклыгын да белми. Улы кайтса да, анасының пенсиясен алырга гына кайта. Картайган анасының соңгы тиененә мохаҗлыгы, хаҗәте төшкәнме? Алай дисәң... Әллә күңеле шулай ярлымы? Аларны ялгызы интегеп үстергәндә Мөслимә карчык та, бәлки, карт көнемдә терәк булырлар, дигән өмет белән яшәгәндер дә бит. Ана хакы дигән нәрсәне белмиләр, булса кирәк. Рузилә белән Инсафның да ике кызы инде буйга җитеп бара. Акыл-тәүфыйк, күңелләренә мәрхәмәт бирсен инде ходаем...
 Ире бераздан эштән кайтып, аның белән киңәшләшкәч тә, Рузилә, әби сораганча ук булмаса да, терәлеп торган ут күршесе Мөслимә карчыкка акча кертеп бирде. Кем ярдәм итәр аңа алардан башка? “Закунны яхшы белгән” карчык үз кулы белән раслау кәгазе язып бирим, дип караса да, Рузилә, мин сиңа ышанам, әби, дип, аның тәкъдимен кире какты. Тагын бер-ике күршесеннән бурычка алгач, берникадәр вакыттан соң, районнан чакыртылган белгечләр, килеп, карчыкның искергән газ колонкасын алыштырдылар. Ярдәм итешергә Инсаф та керде. Рузиләгә дә бу зур эш сөенечле хәл иде. Җәйләр үтеп, көзләр дә җитте. Көннәр дә салкынаеп бара. Әбекәй җылы өендә рәхәтләнеп кыш чыгар аллабирса. Янгын чыгу куркынычы да янамас. Мөслимә карчыкның да шатлыгыннан башы күккә тигән иде. Ул ярдәмләшергә кергән Рузилә белән Инсафның, улым, кызым, дип өтәләнә-өтәләнә бер алдына, бер артына чыкты. “Улым, кызым...” Карчыкның бу сүзләрне әйтергә өзелеп зарыкканы сизелеп тора иде. Соңгы арада Мөслимә карчыкның капка төбенә улы Сабирҗанның затлы машинасы килеп туктаганы гына нигәдер күренмәде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзер песионер карт - карчыклар кубесе ,кызганычка каршы ,кубесе балаларына булышалар.узлэре хакында уйламыйлар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Олы кешелэргэ бэхетле картлык телим. Тыныч кына укып та булмый. Рэхмэт Физалия ханым, .яшьлэр укыйсын на .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Барыбызгада аллахы тэгалэ бэхетле картлык бирсен иде....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Тормыштан алынган БИКкуплэр Ата анасын шулай сыга.

          Хәзер укыйлар