Туң йөрәк

Күңелләр җилкенгән чак! Яз белән ниндидер илаһи хисләр яңара, яратасы, яратыласы килә. Җылы кояш нурларында коенып, бер-берсенә сыенган парлар урамда ешрак очрый. Әнә бит каеннар да талгын гына җилдә бер-берсенә сарылып тирбәлә! Бар җиһан мәхәббәт диңгезендә йөзә сыман.
Яраткан кешең булу, аны көн саен яныңда күрү – зур бәхет. Тик адәм баласына үзен дә кемнеңдер кадерлесе итеп тою кирәк. Гүзәл гомер буе назга, кадер-хөрмәткә нәүмиз булып яшәде. Ире Илнур өйләнешкәнче дә «яратам» дигән сүзне еш кабатларга яратмады, бергә тора башлагач, бөтенләй әйтмәс булды. Беренче елларда Гүзәл ире турында, артык горур, тәкәббер, үз хисләрен чәчәсе килми дип уйлады. Тора-бара матур сүзләрне ишетмәскә ияләнде, күнде. Дус хатыннары бәйрәм саен ирләре биргән бүләкләрне күрсәтеп мактанганда, Гүзәл мөһим эш белән шөгыльләнгән кыяфәт чыгарып, сүзгә кушылмый гына утыра бирде, ахырда ул 8 Мартны да, туган көннәрне дә күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Иренең сүзе бер булды:
– Акча синдә, тиененә кадәр алып кайтып бирәм, үзеңә кирәген сатып ал!
Гүзәл үзе дә акчаны яхшы эшли лә ул, шуңа да зәвыклы киенә, үзен гел карап йөри. Теләгәнен сатып алу аның өчен бернигә дә тормый.
«Барысы да бар, җитәрлек», – дип әйтергә ияләнсә дә, бәйрәм саен иренең бер кечкенә чәчәк булса да күтәреп кайтуына өметләнә. Тик ул өметләр һәрвакыттагыча бәллүр пыяла савыт сыман чәлпәрәмә килә дә куя...
Кайбер көннәрдә Гүзәл үзен беркемгә кирәксез кеше итеп тоя башлый. Эштә дә аңа артык игътибар юк сыман тоела, ире кайта да, ашап алгач йә телевизор карый, йә сәгатьләр буе кесә телефонына текәлеп утыра. Шул чакларда Гүзәл нидер сөйли башласа, ул аның тиз генә авызын ябарга ашыга: комачаулама, янәсе. Хатын ачудан телефонын алып идәнгә бәрүдән, телевизор пультын чүплеккә салудан көчкә тыелып кала. Малае да үсеп буйга җитте, күбрәк үз дөньясында кайный, инде Миләүшә исемле кыз белән очрашып йөри. Иртә чыгып китә, төнлә кайта. «Әнием» дип, элеккеге кебек муенына сарылып иркәләнеп алулар сирәк күренешкә әйләнеп бара. Ярый әле Ходай аңа ахирәте Гөлнараны бүләк иткән. Аптыраган чакларында аңа шалтыратса, дусты начар кәефен шундук юкка чыгара, юата, тынычландыра.
– Сулга йөрми, акча эшли, бар җирегез килгән, тагын ни кирәк? Ходайдан курык, шөкер ит. Күпләр синең тормышны кинода гына күрә. Балаң сау-сәламәт, үзең чибәр, яраткан эшең бар. Әнә, күршең Санияне генә кара син. Гомер буе икешәр эштә эшли, акчасы бернигә җитми, шуның өстенә ире көн саен диярлек эчеп кайтып кыйный. Наз, ярату тоеп яшәү кирәк инде, билгеле, тик нишлисең, шундый туң йөрәкле булгач. Ул үзе сине беркайчан яманлап сөйләми бит, – дип сүгеп тә ташлый. Бу сүзләр белән килешә Гүзәл. Дөресе дә шул лабаса! Күршесе Саниянең михнәтле тормышы көн саен күз алдыннан үтә. Кибеттә соңгы тиеннәрен санап ипи алып торуларын, ике көннең берендә күзендәге зәңгәр күгәрекне кара күзлек астына яшереп йөрүен дә күрә. Еш кына бурычка сорап кергәндә акча да биргәли. Тик... бәйрәм җитте исә... шул Саниядән дә көнләшә Гүзәл. Аның ире дә бит иң арзан чәчәк бәйләме булса да алып кайта, алдына тезләнеп гафу үтенә. Туң йөрәк, туң йөрәк.... бер җылы сүз әйтеп, кочаклап алса ни була бу Илнурга. Тик туң йөрәк шундый булып кала бирә.
Ире белән үзе арасындагы салкынлыкны Гүзәл бары кайнанасыннан гына күрә. Киленен беренче көннән үк сөймәде ул. Шуңа да озакка сузмыйча башка чыгарга туры килде. Тик ана кеше тынычланырга уйламады да, киресенчә, килгән саен улына хатынының начар якларын күрсәтеп, тормышларын агулап торды. Башта «балагыз юк, кысыр», – дип теңкәсенә тиде. Уллары тугач: «Синекеме икән, бер дә безнең якка охшамаган?» – дип шик тудырырга тырышты. Әнисе яныннан кайткан саен ир гел канәгатьсезлек белдерде, хатыныннан гаеп эзләде, еш кына тавыш чыгарды. Аның, гомумән, үз фикере, тормышка карашы юк сыман иде.
Гүзәл сабыр булды, тешен кысып түзде. Бәлки, вакытында «буран» очырып, кайнанасын урынына куйган булса, мондый хәл килеп тә чыкмаган булыр иде. Яраткан кешесен югалтудан, баласын ятим итүдән куркып чыдады, язмышына буйсынып яши бирде хатын. Гомер азагында кайнанасы урын өстендә калып, аның тәрбиясендә өч ел яшәгәннән соң гүр иясе булды.
-2-
Көн дә эштән соң өенә ашкынган Гүзәлнең бүген нигәдер кайтасы килмәде. Улы дуслары белән табигать кочагына китте. Фатирда кабер тынлыгы, гадәтенчә ире кайтып телевизор каршында урын алгандыр.
Иртәгә шимбә... эшкә барасы юк... ашарга әзерләнгән... берни, беркем көтми әле анда Гүзәлне. Шуңа да хатын эшеннән чыгуга ашыкмыйча гына җәяүләп кайтырга булды. Уйларына бирелеп, биш тукталышны үтүен сизми дә калды. Йортларын үтеп китеп паркка килеп кергәч кенә айнып киткәндәй булды. Бермәлгә туктап як-ягына каранып алды да паркның икенче башындагы күл янына юл тотты. Язның талгын җиле битләреннән, чәчләреннән сыйпады. Артык чибәр булмаса да, ир-атлар аңа һәрвакыт игътибар итәләр иде. Бу юлы да зифа буйлы, сөрмә күзле, кызыл күлмәк өстенннән ак плащ кигән сылу ханымны күпләр күз карашы белән озатып калды. «Кешеләрне үзенә тартып тора торган сөйкемле сөягең бар синең», – дия аңа туганнан туган апасы. Бәлки, шуңадыр да, башкалар белән җиңел аралаша, уртак телне тиз таба ул. Гомере буе кешенең авыр хәлдә калуын күреп, җылы сүзен әйтергә, кирәксә, җилкәсен куеп таяныч булырга әзер булды Гүзәл. Аның кебекләргә, соңгы чалбарын салып бирүче, диләр.
Бүген ул, соңарып кайтып, ирен борчуга салырга булды. Шул уйларга бирелеп, күл буендагы яшел эскәмиягә барып утырды. Рәхәт. Күл өстендә бәбкәләрен иярткән пар үрдәкләр йөзә. Аларга карап тору үзе бер юаныч. Бәбкәләр, аерылып китеп, кешеләр ташлаган ипи кисәкләрен эзләптер, күрәсең, яр буена якынаялар, ә ана үрдәк аларны күл уртасына әйди. Горур муенын текә тотып, анда ата үрдәк йөзә. Ана үрдәк урап килеп каршыларына төшкәч, бәбкәләрнең берничәсе теләми генә артыннан иярә. Тик берсе һаман үзенекен итәргә тели генә бит, туганнарыннан аерылып, гел ярга якынлаша. Шулчак ата үрдәк дәшеп куйгандай итә. Инде бар да, хәтта иң шук бәбкә дә, гаилә башлыгына ияреп күл уртасына йөзә башлый. Үрдәкләр артыннан калган дулкын алкалары акрын гына күл өстенә җәелә. Башта кечкенә генә түгәрәк хасил итеп, аннан тәмам җәелеп китеп, алар яр буенда башларын түбән игән камышлар арасына кереп югала.
Сукмактан акрын гына култыклашып килүче шактый олы яшьтәге бер пар Гүзәлнең игътибарын җәлеп итте. «Тигез картайганнар... Шулай гомер буе бер-берләрен кадерләп, авыр сүз дә әйтмичә яшәүчеләр дә бар бит ул. Шундый тигез картлыкка, бер-береңә олы хөрмәткә ни җитә! Илнур белән без алар яшенә җиткәндә нинди булырбыз икән?» – дип уйланып утырды хатын.
Көн бетүен сиздереп, кояш офыктан аска тәгәрәде. Һава суларга чыккан бала-чагалы әти-әниләр дә, этләрен ияртеп йөрүчеләр дә әкренләп бер-бер артлы күздән югалды. Күл буендагы аргы эскәмиядә бер яшь пар һәм үз уйларына чумып утырган Гүзәл генә калды. Хатынның тәненә ниндидер салкынлык иңде. Өенә кайтырга кирәклеген чамалап ул эскәмиядән күтәрелде, тик аякларында ниндидер авырлык иде, бер мәлгә атлап китә алмыйча торды. Ире югалтырга өлгерде микән соң әле? Нигәдер шалтыратып та эзләми. Ни дисәң дә – туң йөрәк.
Теләр-теләмәс кенә хатын кайтыр сукмакка таба борылды. Киң сукмак, бара торгач тараеп, өсләре кыркылган куаклык арасына сузылып китә иде. Гүзәл әллә нигә шомланып калды. Караңгы төшә... Эңгер-меңгердә күзе дә начаррак күрә, җитмәсә. Тавык күзе диләрме әле?! А витамины җитмәгәннән шулай була дип укыганы бар. Адымнарын тизләтте. Шулчак капылт кына каршында бер ир заты пәйда булды:
– Чибәркәй, кая ашыгасың, әйдә бераз аралашыйк?!
Гүзәл ни дияргә дә белми өнсез калды. Кая чабарга, нинди юнәлештә? Кычкырса да беркем ишетмәс... «Беттем», – дип уйлап куйды хатын. Гүзәлнең куркып калуын сизеп, ир йомшаграк тавыш белән сөйләшергә кереште:
– Курыкмагыз, мин сезгә тимим... ялгызыгыз гына бу вакытта йөргәч, минем кебек җан җылысы эзлисезме әллә, дип кенә туктаттым.
– Юк, берни дә эзләмим, эштән кайтып барышым, – диде Гүзәл, ялганлый белми торган күзләрен яшереп.
– Бәлки, сезне озатып куяргадыр? – дип серле елмайды ир-ат.
– Юк, кирәкмәс, хәзер каршыма ирем килә, – дигән булып, Гүзәл адымнарын тизләтте. Башында бер генә уй: «И-и Ходаем, ярдәм ит, артымнан гына башыма сукмасын». Борылып карарга кыймыйча бераз баргач, хатын бар көченә йөгерергә кереште. Тар сукмактан олы машиналар йөри торган юлга чыккач кына борылып карарга җөрьәт итте ул. Беркем дә юк иде. «Уф!.. Йөриләр шунда кеше котын алып... Җан җылысы кирәк, имеш!» Үзенең бу фикереннән үзе имәнеп китте Гүзәл. Үзе дә шул җан җылысын эзләп йөри түгелме соң ул? Үз башыңа ашкыну шушы, күрәсең. Бу фикере аны тәмам айнытып җибәргәндәй итте. «Ярый берәр төрле маньяк булмады, ятар идең хәзер берәр чокырда», – дип, үзен-үзе битәрләп, йортына якынлашты. Подъезд ишеген ачарга гына үрелгән иде, атылып Илнур килеп чыкты:
– Кайда йөрисең син, әллә ниләр уйлап бетердем!.. Бөтен кешене аякка бастырдым!.. Телефоның эшләмиме әллә? – дип тезеп китте ул ашыгып.
Гүзәл ни дияргә дә белми сумкасындагы телефоннын барлый башлады.
– Зарядкасы беткән бугай, сүнгән...
– Мине борчылып тора дип уйламыйсың да син, Гүзәл, – дип үпкәсен белдерергә ашыкты Илнур.
– Кибеткә кергән идем, вакыт үтүен сизми дә калганмын, гафу ит инде, син мине югалтырсың дип уйламадым да, – диде иренә сөрмәле күзләрен текәп хатын. Икәүләп ишектән эчкә узып, берни сөйләшми генә баскычтан менә башладылар. Өченче катка җитәрәк, Санияләр ишек төбендә бераз туктап калдылар. Фатир ишегенең икенче ягында гөрселдәп нидер ауды, ир-атның сүгенеп кычкыруы, балалар елавы, Саниянең «җитәр инде сиңа!» дигән тавышы ишетелде.
– Тагын исерек, бәдбәхет, – диде Гүзәл ачуын тыя алмыйча. – Балалар, Сания кызганыч...
Илнур килешкәндәй башын чайкады да хатынының иңбашыннан йомшак кына кочып баскычтан алып менеп китте. Ишектән кергәч, Илнур гадәттәгечә утны яндырырга ашыкмады. Алар ярым караңгылыкта аяк киемнәрен салдылар. Гүзәл ут кабызырга дип үрелгән иде, ире аның кулыннан тотты.
– Гүзәл, бүген бит бездә аулак, син шуны беләсеңме? – диде.
– Нинди аулак, ни сөйлисең син?
Ире аның плащын салдырдып элеп куйды, Гүзәлне җитәкләп түргә – йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Анда идәнгә шәмнәр тезелгән, ятакта чәчәк таҗлары сибелгән. Кечкенә генә өстәлдә кичке аш әзерләнгән иде.
Гүзәл тәмам сәерсенеп иренә төбәлде:
– Синме соң бу, Илнур?
– Малай белән булачак килен булышты!
– Нинди килен?!
– Малай Миләүшәне ияртеп кайткан иде, тиздән өйләнәм ди, сине озак көттек, мин аларга бүген безнең никахлашканга егерме биш ел дип сөйләгән идем, сюрприз ясарга булдылар, – дип елмайды Илнур.
– Ә минем башымнан да чыккан... әйе, бүген егерме бере бит әле...
– Шул-шул менә.. Тиздән бик күңелле булачак бездә, Гүзәл. Әби белән бабай да булып куярбыз, Алла теләсә. Ә бүген бездә аулак, безгә егерме биш ел. Мин сине бик яратам, Гүзәлем, син минем иң кадерле кешем, – дип, хатынын кочып алды Илнур.
– Туң йөрәк, туң йөрәк... Менә сиңа туң йөрәк, – дип пышылдады Гүзәл...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.