Логотип
Проза

Тәрҗемәи хәлем

(кыскартып алынды)

Уфадан Агыйдел буйлап, шәрык җәнүбигә таба 70—80 чакрымнар барсаң, сул ягында бик биек таулар күгәреп күренә башлыйлар. Бу таулар, Урал тавының тармаклары булып күренәләр.
Шул тирәгә җиткәч, Агыйдел, үзенең агышын борып, бераз кояш батышына табарак борылып китә. Уфадан югары карап пароход белән барганда, уң ягында бик озын сыртлар, төрле яшеллекләр белән капланган аркалар күренә. Шушы таулар белән аркаларның арасында киңлеге берничә чакрымнарга сузылган матур болыннар, төрле агачлар арасыннан Агыйдел тын һәм мәһабәт булып агуында дәвам итә. Бу тирә сандугачларның оясы инде. Монда, җәй көне булса, Идел буенда үскән назлы агачларның ботакларында айлы кичләрдә сайраган сандугачларның тавышы белән бөтен тугай яңгырап тора.

Агыйделнең шәрык ягындагы таулар арасыннан Җилем исемендәге зур гына су килеп чыгып, шул матур тугайларның иң матур һәм урта бер җирендә Агыйдел белән кочаклаша. Җилем суы үзенең сафлыгы, ташлар арасыннан агуы белән күргән бер кешене хәйран итәрлек рәвештә матур. Ул үзе шәп ага, ләкин болганмый. Язгы ташкын вакытында Җилем суы белән бик күп сал агызып төшәләр. Ләкин ул саллар ике буй бүрәнә чамасыннан озын булмыйлар. Шундый шәп һәм таулар арасыннан әрле-бирле бормаланып, ташларга бәрелеп ага торган судан салларны ярга бәрдерми һәм таратмый агызып төшәр өчен ничаклы осталык белән җитезлек кирәк икәненә аптырап каласын. Бу эшне тик тау арасында, Җилем суы буенда үскән башкортлар гына булдыра ала.
Мәҗит ГАФУРИ


ТУГАН ИЛ
Җилем суы безнең авылдан ике чакрым ярым чамасында. Бу су буе минем бала вакытымның җәй көннәрендәге уйнап, кармак салып үткәргән урынымның берсе. Әллә кайдан күренеп торган җирләрдә без, балалар, көннең үткәнен белми йөри идек. Язгы сабан белән печән вакыты арасы (июль числосы) күбрәк шунда үтә иде.
Анда күп йөрүебез өчен кайвакытта әтиләр тарафыннан чигәләребезгә алган вакытларыбыз күп булса да, Җилем суы буеның матурлыгы, үтә күренеп торган суда көмеш кебек балыкларның йөзүләре, безнең шул балыкларны тоту теләге белән күзләребезне суга терәп утыруның кызыклыгы — чигәләребездән ут чыгарганчы чабуларны шунда ук оныттыра иде. Ул төрле якка борылып-борылып йөри, шулай итеп, шул матур җирләрне күбрәк күрергә, шуннан чыгып китмәскә тырышкан кебек ага. Агыйдел белән шушы Җилем суының уртасындагы берничә чакрымнарга сузылган болынлыкларны җәй көннәрендә төрле чәчкәләр каплаган була. Шул матур җирләрдә ямьле җәйләрне сайрап үткәрер өчен, җәнүпнең төрле кошлары килеп тулалар. Аларның моңлы тавышы белән бөтен тирә-як яңгырап тора.

Шушы ике суның кочагындагы киң болынлыкның нәкъ уртасына безнең Җилем-Каран авылы ташланган. Табигатьнең иң матур бер урынына ташланган шушы Җилем-Кйран авылы минем туган бишегем була инде. Бу авылның эчә торган суы — авылның янында гына бөркелеп, ургылып чыккан зур чишмәдән гыйбарәт. Бу чишмә яр астындагы кисмәк янындагы тишектән көмеш кебек саф һәм мул булып чыга, авылның түбән очына барып, сазлык уртасындагы күлләргә барып югала. Авылдан чирек чакрым ераклыкта Үрге чишмә исемендә икенче бер чишмә бар. Бусы кечкенә булу белән бергә, тагын да матуррак. Көнчыгыш ягы вак әрәмәлек булып, көнбатыш ягы чәчкәләр атып торган яшел чирәмлек булып, безнең авыл кызлары белән егетләренең уенга чыгып, уен-көлке кора торган урыныннан гыйбарәт иде. Ләкин заманнар үтү белән, ул тирәдәге агачлар кыркылып беткәнгә күрә, хәзерге көндә ул җир борынгы матурлыгын югалта төшкән. (Соңгы елларда бу чишмәнең тирә-ягы, сөрелеп, басуга әйләнгән инде.)

Җилем-Каран авылыннан өч чакрым китү белән, Урал тавының тармакларыннан булган зур таулар башлана. Өйдән чыгу белән, күз алдына шул таулар килеп басып, күңелгә әллә нинди матурлык, биреп җибәрәләр. Авылдан чыгып, берәр чакрым барсаң, төрле агачлардан гыйбарәт матур урманнарга, әрәмәлекләргә барып керәсең. Шәрык ягындагы кырга чыксаң, биек таулардан булган «Уклы Кыя» дигән тау күренеп ята. Бу тау тирәсендә борынгы вакытларда бик зур ике яу кара-каршы килеп, бер як шул тауның тишекләренә ышыкланып, шуның химаясендә сугышканнар. Әле дә булса бу тауның тирәсендә тимер ук башаклары табыла. Шуңа күрә бу тауга «Уклы Кыя» дип исем биргәннәр. Бу тау бик биек булу белән бергә, кыйбла ягы ниһаятьсез текә, ул яктан менеп-төшеп йөрү мөмкин түгел. Башына менеп, түбән карарга да куркасың. Егылып китсәң, эш харап!..
Җилем-Каран авылыннан ерак түгел, «Халаек борыны» дигән бер урын бар. Монда да борынгы вакыттагы яулар сугышып, кайсы яктыр бик күп кырылган. Монда шул вакыттан калган каберләр әле дә булса күңелгә дәһшәт биреп торалар, үткән яуларны искә төшерәләр.

Бу җирләр миңа бала вакытымда ук бик нык тәэсир биргәнгә, эле дә булса шул тәэсирләр күңелемдә сакланып килгәнгә күрә, боларны язам.

* * *
Мин шушы Җилем-Каран авылында 1880 нче елда туганмын. Әти Нургани исемендә, әни Марзия исемендә булып, мин 10 яшьләргәчә шуларның җылы кочакларында тәрбияләндем. Үземне үзем белә башлаган вакытта әни дә, әти дә исән булу өстенә, Нурислам, Мәһди исемендә ике абзам, Әхсән исемендә бер энем, Фатыйма һәм Сафия исемендә ике апам бар иде.

Әни бик йомшак күңелле булгандыр, күрәсең, мин үзем белгән көннән башлап һәрвакытта аның күзләрен яшьле һәм никтер боек күрә идем. Ул, абзам берәр китапны укыганда да, берәр фаҗигале хәбәр ишеткәндә дә, еламый калмый иде. Бигрәк тә охрави китаплар укылганда, бик нык тәэсирләнеп, йөзендә курку белән өмет катыш галәмәтләр чыга торган иде.

...Мин әтиемнең сүзгә оста икәнен югарыда әйткән идем. Шуның өчен булса кирәк, кыш һәм көзнең озын кичләрендә безнең өйгә бик еш кына авылның китап тыңларга ихлас кешеләре һәм кайбер күршеләр киләләр, хәтта, мәҗлес кызык (булсын) һәм озакка сузылсын өчендер инде, үзләре акча җыеп, калачлар китерәләр иде. Андый көнне безнең өй эчендә аерым күңелле була, бөтен кешеләр әтинең китап һәм хикәя сөйләгәнен тыңлап, аның авызына карап утыра торганнар иде. Ул хикәя һәм башка вакыйгаларны сөйләгәндә, китапны кулына да алмый, баштан ахырына чаклы яттан сөйләгәнгә күрә, тыңлаучылар өчен бик күңелле булгандыр, дип уйлыйм.

Аның «Әбугалисина», «Хатимтай», «Сәйфелмөлек» хикәяләрен сөйләве әле дә хәтеремдә тора (башка ваграк хикәя һәм кызыклы вакыйгаларны «Гаҗәебелмәхлукат», «Нәвадир», «Тутыйнамә» һәм башка әсәрдән алып сөйләгәнен соңыннан, үсә төшкәч, белдем).

Ул ачуланган вакытларында әнигә ачуланып, аны тиргәп ташласа да, әнигә кул сузганын, ягъни аны сугу, кыйнау дәрәҗәсенә җиткәнен күргәнем булмады. Күп гаиләләрдә була торган андый алама гадәт безнең өйгә кермәде.

Әтинең кешеләр белән сөйләшеп утырганда сүз араларына бик еш гарәпчә сүзләр, хәдисләр катнаштырып сөйләве, төрле мөнәҗәтләрне көйләп укуы хәтеремдә бик нык калган. Аларның бик күбесе әле дә минем исемдә торалар...

Зур абзыем — Нурислам бик йомшак табигатьле булуы ягыннан әнигә охшый иде. Ул безнең гаиләдәге ир балаларның иң зурысы. Шуның өчендер инде ул бик яшьтән әтинең канат астына кереп, йорт эшләре эшләргә керешкән яки мәҗбүр ителгән булса кирәк. Ул татарчаны өйдә генә укып, яхшы гына укый башлаганнан соң, мәктәпкә йөрми, эшкә керешеп киткән. Ул мин белә башлаганда үсеп җитәргә якынлашкан егет булып, йорт эшләренең һәммәсен дә үз өстенә йөкләгән иде. Ул малларны карый (безнең ул вакытта бер ат һәм колынлы бия бар иде. Сыер, сарык, кәҗә һичбер вакыт булмады), утын ташый, җәй булса печән чаба, кыскасы, бөтен авыр эшләрне ул алып бара иде. Аның шул эшләрен һәм йомшак, яхшы күңелле булуын яратыптыр инде, әни Нурислам абзыйны бик ригая итә, ярата, аны Мәһди абзыйдан алдан күрә иде.

Икенче агам — Мәһди бөтен табигате белән әтигә охшап, әти кебек сүзчән һәм каты күңеллерәк, үз сүзен сүз итәргә маташучы бер малай иде. Бу агам, өйдә бераз укыгач, Әс-тәрлегә качып китеп, анда бер-ике кыш укып йөргәннән соң, Оренбург ягына барып, берәр ел йөреп, өйгә кире урап кайтты. Ул, йөргән җирләрендә бераз дөнья күргәнгә күрә, зур агама караганда аңлырак, шуның белән бергә усалрак иде. Ләкин читтә шулай ике ел йөрсә дә, рәтле укымаган булса кирәк, ул яктан артык эш чыгара алмады. Мин аның качып, тәмәке тартканын күреп, ниһаять дәрәҗәдә гаҗәпләнә, аның янына барудан саклана идем.

Энем Әхсән мин белгәндә бик бала булганга күрә, анын хакында хәзергә монда язып торырга хаҗәт юк. Ләкин аны әти, әни бик иркәләгәнгә күрә, мин аңнан көнләшүем исемдә тора.

Минем яшьлек вакытымда күңелгә иң нык тәэсир калдырган кеше, анамнан соң, Сафия исемендәге апам булды. Башка туганнарым хакында тәәссөр вә хатирәләрне бик кыскалык белән бетерергә мөмкин булганда, Сафия апам хакында кыска язып булмый.

Аның: «Сине карап үстердем»,— дигән сүзләре әле. дә булса колагым төбендә яңгырап тора. Чынлап та, мине карап, төрле бәла-казалардан саклап үстерүче, тәрбия итеп аякка бастыручы булганлыгын әни дә тәэкыйть итә иде.

Бу апам төскә матур, буйга зифа булып, артык мөлаем табигатьле, нечкә күңелле иде. Әти һәм әни өйдә юк чагында, аның моңлап җырлауларын ишетә торган идем. Ул курай уйнарга да бий оста булып, аулак өйгә кызлар җыелган кичләрдә ул бик моңлы иттереп курай уйный, шундагы кызларның берәрсе ул курайга кушылып җырлый, шулай итеп бик күңелле бер уен кичәсе ясала иде.
Мин җиде-сигез яшьләрдә чакта бу апамны үзебезнең авылдан 20-25 чакрым җирдәге Сакай исемендәге бер авылга, Шәриф дигән бер егеткә кияүгә бирделәр.

Сафия апамның көчләнеп кияүгә бирелүен, әнинең:
— Аны үзе теләмәгән җиргә көчләп кияүгә бирелүгә Сәбәгыйн карт сәбәп булды. Атагыз, шуның сүзенә карап, кызыбызны күрәләтә утка ташлады! —дип зарланып, әрнеп сөйләүләреннән белдем. Әнинең бу әрнүле сүзләре әле дә минем йөрәктән китмиләр.

Апам өчен бер дә көтелмәгән бу кара тәкъдир, татар кызларын һәлак итә торган бу җәбер аның бөтен өметләрен җимергән булса кирәк, ул озатылган вакытында соң дәрәҗәдә елады. Бу фаҗигале туй аның вөҗүденә тәэсир итте. Аның шул вакыттагы әрнүләре, почмакларга утырып елаулары әле дә булса күз алдымда тора. Аның эчендә янган кемгәдер булган мәхәббәт утын, күңелендә саклаган сөю дәртен аңламадылармы, әллә белеп тә шулай эшләделәрме, ул якларын күз алдыма китерә алмыйм. Ихтимал, аны башкалар бер дә сизмәгәннәрдер. Ләкин мин аның бер кеше өчен янганын шул вакыттагы хәрәкәтләреннән аңлап, бу көн дә куркып, әрнеп китәм.

Мәсьәлә болай иде: безнең өйгә ике-өч йорт аша гына бер егет булып, ул кайвакытта безгә килә иде. Ул безгә килгән вакытта, апам бөтенләй үзгәрә, ул урамнан ^ үтеп киткәндә, шунда ук тәрәзә төбенә барып, күзен алмый карый торган иде. Мин апамны шул егеттән нигәдер көнләшкән кебек (апамны артык яратудан икәнен хәзер беләм), аны ирештерә, әтигә әйтәм, дип куркыта торган идем. Ләкин апам, моңа карап, мине читкә тибәрми, бәлки мәхәббәтенең бер өлешен миңа да бирә, мине юата, әтиләргә андый сүзләрне әйтергә ярамаганын белдерә иде.

Әлбәттә, минем Сафия апамның ул егетне яратуын сизүемне әтиләргә әйтү ихтималым юк иде.

Менә ул шулай теге егетне сөеп, шуңа кияүгә чыгу өмете белән йөргән чагында, аны тоттылар да югарыда әйтелгән җиргә кияүгә бирделәр. Ихтимал, аның күрше егете Зәйнетдинне яратуын әти дә сизгәндер һәм, шуңа үчегеп, чит авылга кияүгә биргәндер.

Әнә шул шомлы туй, көчләп укылган никах Сафия апамның бөтен өмитләрен җимереп, күңелендә булган ялкынлы мәхәббәте өстенә бозлы яңгыр яуган кебек итсә кирәк: ул туйдан соң бөтенләй күңелсезләнде, аз сөйләшә башлады һәм авырый да башлады.

Аның шулай рухани газаплану сәбәбеннән туган үзгәрешен күреп: 
— «Сафия киявен яратмаган... Аны көнләшеп сихерләгәннәр... Сихерен кайтарырга кирәк дә булса хәтеремдә тора.
Кыш көнендә бирелгән апамны җәй көнендә печән алдыннан озаттылар. Минем күңелемдә озатунын яшьле, ямьсез ягы белән бергә, кыңгырау таккан пар атларның тыпырчыг нып торулары, кыңгырауларның шылтыр-шылтыр игүләре, апамны көймәле арбага күтәреп утыртулары, озатырга килгән хатын-кызларның күплеге, алар кузгалып киткәннән соң азан әйтүләре кебек, тышкы күренешләр бик нык истә калган. Үзенең ага-ана һәм туганнарын, сөйгәң илен, туган җирен, күңелендә мәхәббәте сакланган бер кешесен ташлап, үзе бер дә яратмаган бер кеше белән утырып, чит бер авылга киткән вакытында, апамның ничаклы авыр бер хәлдә булуын соңыннан уйлап хәйран калам. Бу эш, әлбәттә, йомшак күңелле әнинең йөрәгенә бик нык тәэсир иткәндер.
Ул шулай елап китте... Аларнын атлары күздән югалгач, кыңгырау тавышлары ишетелми башлагач, без өйгә кердек. Хәзер өй эче бик тын, әллә нәрсә, бик зур нәрсә югалган кебек күңелсез иде. Әни бер почмакта елап утыра, әти, нәрсәдер уйланып, тәрәзәдән карап тора иде. Өй эчендә бер генә минут тору да күңелгә авырсымак гоела, күңелгә каралык китерә төсле күренә. Ни булса да бу өйдән матурлык киткән, монда мәхәббәт беткән кебек хис ителә иде. Чынлап та, бу өйдән мәхәббәт белән янган, мәхәббәтле татар кызы киткән иде шул... Ул үзе киткән, тик монда ләгънәтле ачы күз яшьләрен тамызып, аһ-зарларының эзләрен калдырып киткән иде шул...

Күпме вакыт үткәчтер инде, ул ягын әйтә алмыйм, апам белән җизни беренче рәт кунакка килделәр. Апамның безгә килүе, үзенең туган өенә кайтуы безнең һәммәбезгә дә бик шатлык булды. Аның төсендә бик зур үзгәреш булмаса да, һаман күңелсез булып, кеше белән сөйләшми торган чагымда тирән уйга кала иде. Ул шушы кунак булып торган өч көн (дә) күп чыгып йөрми, күбрәк вакытын әни белән сөйләшеп үткәрә, кайвакытта мин аның елаганын күрә идем. Мин хәзер аның яныннан аерылмый идем. Аннан аерылып тору минем өчен авыр иде. Ул үзе мине яныннан җибәрми, бергә йөретә, үзе (белән) бергә утырта иде. Шул аермавыннан алып, ул мине үзе белән Сакай авылына алып китте. Шулай итеп мин, беренче мәртәбә үзебезнең авылдан чыгып, чит авылга бардым, чит илнең суын эчтем, башка авыл малайлары белән танышып, шулар белән бергә йөри башладым.

Бу өйдә без: апам, җизни, мин — өчәү генә идек. Җизни күп вакытта эш белән йөргәнгә күрә, мин апам белән тора идем. Апам һәрвакытта кайгылы, аның күзләре күп вакытта яшьле була торган иде. Мин бу гамь, бу яшьләрнең чын мәгънәсенә төшенә алмасам да, аңа карап боега торган идем. Уеннан калган вакытларымны аның янында торып, аның җырлаганнарын ишетеп үткәрә идем. Балалык белән борчысам яки иркәләнеп китеп артык җәберләсәм, апам: «Зинһар, туганым, җанымны ком итмә, минем болай да хәсрәтем күп!..» ди торган иде.
Берәр айдан соң үзебезнең авылга алып кайттылар. Ләкин мин үзебезнең өйдә дә, авылда да ямь таба алмадым, һичтуктаусыз еладым. Аптырагач, икенче көнне мине, Акташ авылының бер кешесенә утыртып, апам янына җибәрергә мәҗбүр булдылар. Мин тагын Сакай авылына барып, сөекле апам янында, аның шәфкатьле кочагында тора башладым.

Апам янында ничә ай торуым хәтеремдә юк. Тик апам, алты-җиде айлар чамасыннан соң, язга таба үзе бөтенләй үзебезгә кайтты. Ул аерылып кайткандырмы, әллә озын мөт-дәткә кунакка кайткандырмы... ул җәһәте миңа мәгълүм булмады. Ләкин инде аның йөзләре саргайган, зур кара күзләре тагын да зурая төшкән, үзе арыкланып, тәмам хәлдән тайган иде. Ул хәзер, үзенең туган авылына кайтса да, рәхәтләнеп йөри алмады; кайту белән түшәккә егылып, күпмедер авырын ятканнан соң, күкрәк хасталыгы белән вафат булды.

Сафия апам үлгәннән соң, әти бераз гына күңелсез йөрсә дә, тиздән борынгы хәленә кайтты. Ләкин әнигә аның вафат булуы бик нык тәэсир иткән булса кирәк, аның бик еш елавы, апамнан калган кайбер нәрсәләрне кулына тотып, әрле-бирле әйләндереп: «Мескен, бу тастымалны өченче ел яз гына суккан иде... тотып та карамаган, күрәсең, нәкъ сугып куйган көенчә тора», (дип), алдына куеп, уйга бата торган иде. Аның (Сафиянең) үлүе минем өчен бик вә бик күңелсез булды. Ихтимал, моның аркасында килгән тәәссөр минем беренче тәәссөрем булгандыр... Кыш үтеп бетмәгәнгә күрә, апамны күмәргә озата бара алмадым бугай. Тик соңыннан, теге егетнең апамны кара җиргә күмгән вакытта артык нык тәәссөрләнгәнен, хәтта кешеләрдән яшеренә төшеп, елаганын сөйләүләре хәтеремдә калган. Шуның белән бергә, апамның озатылган вакытта елаулары, чит авылда моңаеп җырлаулары, коры сөяккә калып, монда җан бирүләре — һәммәсе, һәммәсе күз алдымда тора, йөрәгемдә әле дә булса чишелмәгән каты бер төен кебек булып сизелә.

Шуның өчен мин бу апам хакындагы истәлегемне, татар, башкорт хатын-кызларының борынгы ирексез яшәүләрен, авыр тормышларын күрсәтә торган бер кара сәхифә иттереп, монда язып үтүне тиешле күрдем.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар