Логотип
Проза

Тәкать

Менә өченче ел инде Саримә һәр айның бер атнасын -төп-төгәл - Васияләргә килеп яши. Ире Ислахның эчүгә сабышкан чагы була бу. Васия аны гел:
- Килдеңме, балакай, - дип каршылый, хәтта беренче очрашуларында ук шулай үз итеп эндәшкән иде ул.
Саримәнең дә сүзләре үзгәрми:
- Каялар гына барыйм соң бүтән. Мин сезгә генә сыена алам. Аннары бит башка берәүгә дә сыенырга теләмим.
- Аптыраган инде синең белән. Аның һәм синең белән, балакай. Аптырамыш.

Васиянең Саримәгә кечерәйтеп эндәшүендә кимсетү төсмере юк, ул үзен озын-зур гәүдәле булганга күрә генә орчык буе Саримәдән - яшьтәшеннән! - өлкәнрәккә саный. Саримәгә ихластан ярдәм итәргә тели Васия, СаримәпГ бәхетне сатып алырга мөмкин булса, моның өчен соңгы тиенен дә чыгарып салыр иде.

Әйе, бәхет саф күңелле кешеләрне ярата. Соң, Саримә дә шундый гөнаһсыз җан лабаса, шулай булгач, нигә соң шушы изге балакай бәхетсезлеккә тарыган? Юк, юк, үзгәрергә тиеш Саримәнең ямьсез язмышы, бәхет гел дә юлдаш булачак әле аңа! Күрерсез дә торырсыз менә.

Саримә иренә кайтып яшәгән чакта да аңа рәхәт тормыш килеренә өметләнеп уйлана да Васия, теләге бәхет тавы түбәсенә менеп туктала - кояш балкуыңа тиң итеп елмаеп килеп керер бит әле Саримә Васиянең өенә! Күрерсез дә торырсыз менә.

Хет бер генә күз төшерегезче сез Саримәгә - әнә нинди бит ул! Кыяфәте-килбәте килешле, ир заты сокланмыйча карый алмыйдыр аның гәүдә-сынына. Мул чәчләренең серле каралыгы дисеңме; йөзенең чиста-шомалыгы йомшак куллар иркәләвен көтә; кашлары иң оста рәссам рухланып уеп сызган кебек; коңгырт күзләренең тирәнлегенә акылы һәм үткен холкы янәшә сыйган. Кулына ни тотса, шуны ут уйната, эшне ирләрнекенә, хатын-кызларныкына бүлми. Өстәвенә гыйлем иясе үзе, институтны кызыл дипломга тәмамлаган, самолетлар төзү заводында төпле һәм җете фикерле инженер буларак санлашалар үзе белән. Һәр яктан килгән шушы кешенең дә бәхете булмасын инде, йә...

Васия чибәрлектә үзен Саримәгә тиң куймый, куеп та булмавын андый ул. Мондый албасты гәүдәне ни теләсәң дә яшерә алмыйсың шул. Йөзгә-биткә ямьсез үк түгел дә үзе, озын һәм калын толымнарын күкрәгенә салып, аяу күзләрен тутырып, йөзенә ихлас елмаю җәеп моңга чумган тавышы белән җыр башласа, аның горурлыгына сокланасың. Үзешчәннәр концертларында шундый килбәтендә сәхнәгә чыгып баскач, күп ирләрнең күңелләре уйнаклап куядыр. Ул да төшеп калганнар исәбенә керми, якынаерга теләп сүз катучылар, ишле үк булмаса да, бик тә җитәрлек.
Тик Васия ирләрнең ямьсез ишарәләрен ишетмәмешкә салына, гаилә кору турындагы сирәк тәкъдимнәренә ышанмый. Шулай булмыйча соң - бер тапкыр сынап карады бит, әмма аңа да эчкече ир язган булган икән. Йөрешкәндә шул адәмнең атна буена югалып торуын эше күплеккә юраган иде. Өйләнешүләренең беренче аенда ук моның сәбәбе хәмергә тартылу икәнлеген белгәч, аяз көндә яшен суккандай булды аны - атна буена айнымыйча бирәндәй эчә икән аның сөйкемле саналган сөяге. Аек вакытында фәрештәнең дә фәрештәсе инде менә, ә авызын хәмергә чылатуга ахмакның да ахмагына әйләнә дә төшә, имансызның имансызы.
Тормышның шундый ямьсезлеген кичергән Васия шундый ук хәлгә тарыган Саримәне бәхетсезлектән йолырга тиеш булды - тормыш дигәнеңнең аңлашылып җитмәгән әкәмәтләре бар инде аның, бар.
Бу юлы - елның иң озын көннәренең берсенең ашыкмас кичке ягында Васия Саримәне каршылау сүзләрен бераз үзгәртте:
- Кайттыңмы, балакай?

Мондый үз итүдән Саримә дә гадәти җавабын үзгәртергә мәҗбүр булды.
- Кайттым, Васиякәем! - һәм хуҗа хатынның куенына барып сыенды, шунда югалып, күренер-күренмәс булып калды. - Рәхмәт инде сезгә, Васия, гел дә үз иттегез мине. Гел дә үз өемә кайткан кебек сизеп килгән идем бүген.

Шуны күңел белән тойгансыз инде. - Һәм сөйләшү атналап бергә яшәгәндә күп тапкырлар, хәтта көненә берничә мәртәбә кабатланучы сүзләргә корылып китте. - Каялар гына барыйм соң бүтән. Мин сезгә генә сыена алам.
- Шешәгә үрелүеннән туктамас микәнни.
- Иптәшләре ишек төбенәчә кайтардылар. Хәстәрен дә күргән - башланмаган ике шешә аракысын түшенә кыскан.
- Шул шешәләре белән башын ярасы да бит, каһәрнең.
- Мин беркайчан да беркемгә дә кул күтәрмәячәкмен.
- Кулыңны уйнат, дип киңәш итүем түгел лә. Аптыраганнан әйтүем.
- Шешәләрен өстәлгә утырттым да ризыкларны җитәрлек куйдым. Ашамас. Аракысыннан соң ипи валчыгы гына капкалый бит. Шуннан чыктым да йөгердем сезгә. Бәйләнергә тотынганчы.
- Бәйләнергә маһирлыгы җитеп ашкан аның.
- Әй, салмыш баштан гына ла анысы.
- Аек чакта сусыз юып, җилсез киптерергә оста шул.
- Соңгы айларда, әйтәм ич, бигрәкләр ямьсез гадәткә ияләнде. Анадан тума чишендертә дә ишекле-түрле йөгереп йөрергә куша. Бүген алданрак чыгып качтым менә.
- Гадәте әйткесез. Тик синең сылулыгыңа соклануыдыр аның. Үзенчә.
- Шул да булдымы соклану? Мин арып егылгач, азапларга тотына бит ул. Әй, исеректән нинди юньле эш булсын соң...
- Шулай инде, балакай, иреңнән уңмау - сыңар аякта басып тору ул. Мине сыңар аягым гына күтәрә алмый, шуңа күрә аерылдым. Син түзем, балакаем, сыңар аякта басып тору гына түгел, йөрмәкче буласың хәтта. Мин ике уйлап тормадым - тоттым да аерылдым. Син дә аерыл, дип әйтүем түгел ләкин.
- Аерыла алмамдыр инде мин аңардан.
- Шулай, ашыкма. Уйла. Әбиләр киңәше сиңа ярыйдыр да... Ничек дигәннәр әле безнең әбиләр? Тәкатьлегә тау баш игән, дигәннәр.

Әңгәмә шушы төшкә җиткәч, Саримә гадәттә аны бүтән якка бора - Васиядән гафу үтенә. Бу юлы да сүзләр үзгәрмәде, моны кабатлау Саримәгә кирәгрәк идедер.
- Васиякәем, сез мине берүк аңлый күрегез дә гафу гына итегез.
- Аңлыйм да кебек. Тик нәрсә өчен гафу итәргә тиешмен? Синең гаебең юк ич. Минем алда, дим. Мин үземә кагылышлы мәсьәләне үзем хәл итәм. Гел шулай. Шулай булыр да бу.
- Әмма, Васиякәем...
- Җитте! Ешкынлыкның эченә үк керсәң, кирегә чигенеп чыгарга туры килмәгәе. Ә артка таба карап барып булмый.
- Әмма, Васиякәем, сезгә беренче килүем исемә төшә дә, гаепле саныйм үземне. Ничек килдем икән мин сезгә? Ничек сезгә киләсе иттем икән? Сездән башкага сыена алмавымны күңелем сизгәндер шул. Бусагадан атлатып кертмәсәгез дә, мине хурлап кире борсагыз да, акланырлык сүзем юк иде бит. Табаныгызны юарга әзер мин.
- Син балакайны үзем юындырам әле мин.
- Гаеплесен гаепле лә мин сезнең алда.
- Әйттем ич, минем язмышымда синең гаебең юк! Аннары, балакаем, адәм заты бер-берсен кимсетү өчен яшимени дөньяда?! Булмаганны! Күңелләрне берләштереп, җитәкләшеп йөрсәң дә, бик таманга килә бу заманда. Әйдә, чәеңне суытасың. Аша, ныгытып аша. Озын-озак яшисең бар.

Әңгәмә шушы төшкә җиткәч, ишек катындагы урындыкка куелган күчтәнәчләре Саримәнең исенә төшә, үзе әйткәндәй, Васиякәен сыйлары белән куандырырга теләвен башы эшләмәүдән онытадыр ахрысы ул.
- Шундый инде мин, Васиякәем, кайчак түбәм тирбәлә бугай - зиһенем чуала. Мине чит итмәгәч, күчтәнәчләрне үзегез алсагыз да була ич. - Һәм Саримә ризыкларын өстәлгә, ә кайберләрен суыткычка тезә. - Нервыларым да читкә караштыра кайчак.
- Мескенләнмә, яме! Эшләт башыңны! Ризыклар тутырмасаң да була иде. Бер сине генә бер атна ашатырлык кына хәзинәм юк мәллә минем!? Җитәрлек. Шөкер.

Чәйдән соң Васия Саримәне сабыйны иркәләгәндәй назлап юындыра. Саримә карышмый, Васиянең саллы кулларының йомшаклыгыннан рәхәтлек тоя, хәтта ара-тирә күзләрен йомып онытыла. Аннары Васия, озын толымнарын башына урап, аларны чыландырмыйча коена. Һәм тагын чәй кайнатыла. Диванга һәм тахтага күперенке урыннар җәелә. Тик алар йокларга ашыкмыйлар. Саримә, тахтага Васия янына килеп утыра да, аның биленнән узып юрган өстенә сузылган толымнарын сүтеп тарата, яшьтәшенең тындаучан чәчләрен озаклап тарап үрә.
- Үз чәчләрең кыска булса да, син чәчләрне миннән остарак үрәсең, балакай, - дип үсендерә Саримәне Васия.
- И-и, шулай дигән булыгыз инде.
- Дим шул! Дөресе шул. Балакай, әйдә, җырлыйк әле.
- Төн уртасы бит, Васиякәем.
- Булмагае! Кил монда, тәрәзәдән карыйк та тын гына җырлыйк. Күңел җырсыз түзми бит, балакаем.
- Күңел җырсыз яши алмый.
- Күңел - үзе җыр.
- Күңел хаҗәте - җыр.
- Күңелнең күрке дә - җыр, балакай.

Ниһаять, җыр тәмам. Тик алар һаман йокларга ашыкмыйлар, җәелгән урыннарына кара-каршы утыралар да әңгәмә тагын үз эзенә төшә. Ислах эчә башлаган атнасының беренче көне-төнендә ике яшьтәш хатын серләшүенең шушы тирәсендә, гадәттә, Саримә генә сөйли, Васия сүз кыстырмый диярлек.
- Сезнең йортлар янында, Васиякәем, карлыгачлар күп, име. Әле бүген дә, кичә кич инде, тукталып карап тордым шуларны. Парлашып очалар инде менә! Парлашып. Биек-биектән очалар. Аннары түбәнгәрәк төшәләр дә тагын югарыга күтәреләләр. Бәхетле парлашуларына сөенәләр инде. Нәсел калдыруларына шатланалар, име, Васиякәем. Бәхетле парлылар.

Хуҗа хатын, яшьтәшенең матурлык күрүенә сөенеп, башын кагып хуплый. Саримә сөйләвендә кинәт бүтәнгә күчә.
- Васиякәем, беләсез бит инде, әйткәнем бар, мин гөлләр үстерәм. Безнең яктагы сирәк гөлләр. Ислах шуларга су сипсә ярый ла. Башка чакта корытмый иде гөлләремне. Үзе дә гөлләр ярата бит ул. Васиякәем, моннан соң сезнең белән очрашмый башласам, дим, әллә гөлләрне сезгә китереп куйыйммы, сезгә бөтенләйгә биримме икән, дим. Шулай итимче. Үзегез алып китсәгез, әйбәтрәк булыр иде. Үз кулларым белән бирергә көчем җитмәс йә. Сез ачуланмагыз, яме, мин боларны нәзер итеп әйтәм, яме.

Васия моны өнәмәвен сүзе белән дә, хәрәкәте белән дә сиздерми. Хупламавын бер ноктага озак кына текәлеп утыргач әйтә.
- Җебемә, йәме! Башыңа тау төшмәгән. Җенем сөйми мескенләнүне! - дип урыныннан кинәт кузгала да, ачуын тыяр өчен, кухняга ашыгып кереп китә. Аннан хуҗа хатынның: - Үзем гөл үстерә алмаслык мәллә мин, - дигән сүзләре ишетелә, тавышы инде йомшаруы сизелә. - Кирәк санасам, үстерермен. Тик гөлнең шау чәчәккә бизәлеп, соңыннан җаны кыелуы хәсрәтен күтәрә алмам кебек. - Саримә янына елмаеп чыкты Васия һәм бүген әңгәмәләрдә гадәттә кабатланмый торган сүзләр әйтте. - Син, балакаем, миннән нидер яшерәсең ич. Шулаймы?

Саримә коңгырт күзләрен шар ачты да Васиягә сөзеп карап торды, йөзенә сөенечле елмаю салмак кына җәелә барды, һәм ул хуҗа хатынның куенына атылды.
- Әйе...
- Юындырганда сиздем. Күпмелек?
- Ике ай. Шуңа күрә Ислах азаплый башлаганчы чыгып качтым. Салмыш чагында кулыма да кагылдырмыйм мин аны хәзер. Ислахтан бала үстерәсем бик тә килә минем, Васиякәем. Юлдан язмаган бит ул.

Васия Саримәне баладай итеп иркәләде, урынына баладай итеп җайлап яткырды, өстенә одеялны ипләп япкач, аркасыннан тагын сөйде. Саримә карышмады. Тик аның йокларга исәбе юк иде, Васиянең күңелен китмәү өчен шактый вакыт селкенмичә ятты да, акрын гына торып, тәрәзә янына килдеъ
- Йокы керми, Васиякәем.
- Нинди йокы ди?! - дип урыныннан кабаланып торды хуҗа хатын һәм Саримә янына барып басты. - Борчыла гына күрмә. Үзем әбиседәй булырмын улыгызның. Йәле, карале миңа. Менә шулай. Әле, боерган булса, малаең белән кызыңны берьюлы алып кайтырсың.
- Абау, сез бигрәк инде. Васиякәем, нигә һаман таң атмый соң? Әллә ике төн көнсез генә бергә кушылдылармы икән?
- Сиңа гына озын тоела төн. Иреңне, - Ислахны исеме белән атамады Васия, - көткәнгә күрә шулай.
- Көтәсең, дип. Ә-ә, Ислахны әйтәм, гөлләргә су сибәргә онытмаса ярый инде, гөлләребезгә.

Таң атты.
Ишек кактылар.
Саримә аны очынып барып сорамыйча да ачты.
Әмма керүче күренмәде.
Васия дә ишек катына барып өлгерде.
Ишектән олы ук гәүдәле Ислах, йөзен аска яшереп, сүзсез керде. Өстендә сыек яшел төстәге рәеш костюмы иде. Башыннан җиңел эшләпәсен салды да яшьтәш хатыннарга бик тиз генә карап алды.
- Исәнме, Васия.
- Сәламеңне элгәре хәләлең Балакайга бир. Алса.
- Саримә, авырый гына күрмә. Мин... Мин... Эчмәдем мин бүтән. Эчмәячәкмен моннан соң! Васия, син дә мине гафу ит. Мин сине дә күп җәфаладым.
- Мин җәфа чигеп тилмерә торганнардан түгел! Оныттым күптән. Әнә, Балакайны рәнҗетәсе булма! Бәбәй алып кайтырга җыена сиңа.
- Саримәм, чынмы?

Балакай-Саримә йомшак кына ым какты, әле Ислахка, әле Васиягә карады, һәр кайсына караган саен аның зур коңгырт күзләреннән берәр генә бөртек яшь тәгәрәде.
- Әйе, Ислах. Васиякәем әйтә, кызың белән малаеңны берьюлы алып кайтырсың, ди.
- Ул ул моны каян белә ди? Бәбәй тапмады бит Васия.

- Беләме-белмиме, анысы - синең эш түгел! Мин дә элекке Васия түгел, син белгән мәми Васия түгел. Ишетсен колагың, Саримә-Балакайны рәнҗетәсе булма! Югыйсә үзем үк күккә асып куярмын сине. Бергә яши калсам, күптән түшәмгә аскан булыр идем сине. Саримә-Балакайны тилмертсәң, сине шул мәлдә үк күк сагынып көтәр!
- Васия, сиңа кылган юньсезлекләрем өчен гафу ит мине. Саримәм, әйдә, кайтабыз.

Хуҗа хатын ишекне шартлатып бикләде.
- Беркая да китмисез! Бер атна минем белән яшисез! Мин синең Балакайның олылыгына соклануыңа үзем күреп торып инанырга тиешмен. - Васиянең эремәстәй күңеле кинәт йомшады. - Аннары... Бүтән сәбәбе дә бар - мин ай саен бер атна Балакай белән бергә яшәргә күнеккән бит инде.
- Васиякәем, әллә...
- Китмисез! Карышыр булсагыз, өйдә бикләп тотармын.
- Саримә, Васия үз сүзен итәчәк.
- Безгә эшкә йөрергә кирәк лә.
- Бергә чыгып китәрбез. Ә сезнең елмаешып кайтуыгызны күреп, ишекне төбенәчә ачып куярмын. - Аннары хуҗа хатын вакыйгаларга нәтиҗә ясагандай итте. - Балакаем, бу дөньяны синең түзем-тәкатең бизи...

Инде укучыларга бер нәрсәне җиткерергә тиешмен. Югыйсә Васия һәм Саримә арасындагы мөнәсәбәтнең төчелек булып тоелуы ихтимал.
Сезгә сөйләгән хәлләрне мин, Торак мәйданчыгы дип аталучы бистәдәге танышларыма баргач, Васиянең (исеме үзгәртелде) үз авызыннан ишеттем. Ислах, Саримә һәм аларның улы белән кызы (Саримәнең берьюлы малай белән кыз алып кайтачагын алдан белеп-сизеп әйтүенә бик тә сөенә Васия) бәхетле яшиләр икән.
Ә иң кызыгы, юк, иң сәере, юк, алай да түгел, иң әкәмәтлесе менә нәрсәдән гыйбарәт.

Васия Ислахның беренче хатыны, Саримә икенчесе икән ләбаса...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар