Логотип
Проза

Терсәк якын, тешләп булмый

(тормыштан алынган хикәя)

–  Закир армиядән кайткан! Түбән оч Закир хәрби хезмәттән кайткан! – сәпидкә атланып, очраган берсенә базлап яңалык таратып узып киткән  малайның хәбәрен ишеткәч,   урамдагы эскәмиядә әнисе белән  көтү каршылап утырган  Әлфирә гаҗәпләнеп елмаеп куйды.  Кара син үткән вакытны! Энекәшенең  яшьтәш малайлары  да хезмәтләрен тәмамлап кайта башлады. Елый-елый   әле генә озаткан кебек иделәр. Сизелмичә ике ел үтеп тә киткән. Әнисе  дә яхшы хәбәргә куанмый калмады: “Менә Гашиягә нинди сөенеч! Улы исән-сау хезмәт итеп кайткан! Безнең  Илһамыбыз кайчан кайтыр икән?” – һәм тизрәк ахирәтенең сөенечен бүлешергә торып йөгерде. – Кызым, малны кертерсең инде үзең. Бәлки  Закир Илһам хакында да берәр нәрсә беләдер...” Әлфирә  түбән очка табан йөгерә-атлый юнәлгән әнисе артыннан бер гаҗәпләнеп, бер сөенеп карап калды. Бала дигәндә, моңа хәтле чирлемен дип йөргән әнисенә дә хәл кереп китте. Әнә ничек йөгерә!     Көтү малын җыеп алганда да, сыер сауганда да  Әлфирә тиздән кайтачак егетләр хакында уйланды.  Өйдән үсмер малайлар рәвешендә чыгып киткән энесенең чын ир-егет булып, ныгып кайтып керүе ничек тансык! Үскәндә үзара җиңешеп,  ара-тирә сугышкалап үссәләр дә, сагындырган чукынчык малай!    Закир әнә беренче булып кайткан.    Кайдадыр Мәскәү тирәсендә  хезмәт итте кебек. Прапорщик булып армиядә кала икән,  дигән сүз дә чыккан иде. Әнисе Гашия әйткәнчә “әфисәр” булырга язмаган күрәсең.   Озатып калган кызы да бар иде үзенең. Үзеннән  бер яшь чамасына олырак Ләйлә  белән йөргән иде чибәр  егет.  Әлфирә белүенчә, башта яхшы гына хат алыштылар кебек. Аннан Закирнең хатлары килми башлады. Ләйлә дә суынды ахры, үзенә башка егет тапты.  
      Әлфирә уйлана-уйлана мал каршылап,  йорт эшләрен караштырганчы,  сулышы кабып әнисе дә кайтып керде: “Илһамны да, тиздән кайтыр, көтегез,  Сәйдә апа, диде” – дип күргәннәрен-белгәннәрен Әлфирәгә түкми-чәчми сөйләргә тотынды. –  Һай да үскән Гашия малае! Ай да матур!  Прәме генерал! Безнеке дә шулай кайтып төшәрме икән?” Үз  улын каршылагандай   сөенеченнән кая басарга белмәгән әнисен тыңлый-тыңлый,  Әлфирә сыер сауды. Кич чыкмый булмас бүген алай булгач. Бу “генералга” күз салмый булмас.  Бүгенле-иртәгәле  ахирәт кызы  Рәзимә дә  кунакка кайтырга вәгъдә бирде.  Аның белән  кич чыксалар бигрәк тә яхшы булыр иде. Егерме ике яшендә ирдән дә аерылып өлгерде үзе. Кызы бар. Әлфирәнең башын бетерә, янәсе,  миңа юньле генә егет тап!  Әлфирә белән Рәзимә  шәһәрдә  эшләгәндә тулай торакта бер бүлмәдә яшәделәр. Бер кисәк ипине бүлеп ашаган чаклары булмады түгел. Авылдан яңа килгән кызларның киемнәре дә артык күп түгел иде. Бер-берсенең күлмәкләрен  чиратлап киделәр. Шәһәрдә ике ел эшләгәч, Сәйдә кызын,  чирлим, дип  авылга кайтартты. Ә телгә чая, чибәр Рәзимә шул арада кияүгә чыгарга да, бала табарга да,  аерылырга да өлгерде.  Ире тыныч холыклы, юаш кына күренә иде кебек. Ә Рәзимә бераз яшәгәч, үшән белән   яшь гомерем заяга үтмәсен әле, диде.   Ә Әлфирәгә калса, аның әле тормышка чыгу түгел, егетләрдән үптергәне дә юк. Егерме ике яшьлек ахирәтенә карап, Рәзимә шаярта: “Өченче дистәне вакладың. Егетнең ни икәнен дә белмисең!” Әлфирә пошынмый. Булыр әле барысы да үз вакыты белән. Рәзимә кебек,  кияүгә ашыгып чыгып, бала белән аерылудан да ни фәтүә?!
        Рәзимә  сүзен тотты – кичке автобус белән кунакка кайтып төште. Ул килеп кергәч,  Сәйдә белән Әлфирәнең тын тормышы җанланып китте. Кит аннан, кит, шайтан кызы, диеп карышуына карамастан,  Сәйдә апасы белән аны җилтерәтеп әйләндерә-әйләндерә күреште. Сагындыыыым! дип Әлфирәне кочагыннан чыгармады. Сөйләнә-сөйләнә өстәлгә бер өем күчтәнәч  бушатты: “Үз өемә кайткан кебек булам сезгә, Сәйдә апакаем!”  Йомшак телле бәрән ике ананы имә, димәсләр иде. Нәкъ Рәзимә турында. Татлы да соң теле! Татлы тел тимер капканы ачар.  Сәйдә Рәзимәнең кызы хакында сорашмый булдыра алмады: “Гүзәлең кая соң?”.  Оныкаларын әбисе белән бабасы үстерә икән. Рәзимә әйткәнчә, карт көннәрендә аларга юаныч. 
        Күчтәнәчләр белән чәй эчеп алгач,   ахирәтләр,  киенеп-ясанып, бизәнеп-төзәнеп   бергә кич чыктылар. Колхозларның эшле дә, ашлы да чаклары – клуб гөрләп тора.  Клуб мөдире  Әхмәй, ярым сукырмын, дип тормый, гармунда сиптерә.  Кызлар килгәндә кичке уенның иң кызган  вакыты иде. Елга бер юылган идән тузанын суламас өчен  яшьләр клуб алдындагы чирәмдә тыпырдаша. Әлбәттә  арада  иң абруйлы егет – солдаттан кайткан Закир! Каш өстендәге күз! Бөтен күзләр аңа төбәлгән! Бар игътибар аңарда.   Күкрәк тулы значок таккан хәрби мундирын да салмаган. Янып торган саргылт төймәләренә хәтле  алтын медаль-орден булып күренә. Ә чибәрлеген күрсәң!  Очлары бөдрәләнеп килгән кыскача кара чәч.  Кызларда гына була торган озын кара керфекләр. Шул керфекләр астыннан   кызларга бер сирпеп караса, ушларын алырлык мут күзләр. Солдат боткасы килешкәне күренеп тора – гимнастерка аша төртеп торган нык бәдәнле күкрәк, егетләрчә зифа буй.   Гашия белән  Идриснең өч малаеннан кыйналып үскән  елак төпчеге дә димәссең! 
        Солдат егет янында бөтерелүче кызлар булуга карамастан,  кунак  кыз-хатын Рәзимә югалып калмады. Закирне биюгә үзе  чакырып чыгарды.  Парлап биючеләрнең аякларын изә-изә,   вальс  әйләнделәр.  Аннан татар көенә култыклашып биеделәр. Әйткәндәй, берәү карап калды, берәү атып калды.    Кичке уен азагына хәтле егетне күзеннән яздырмады Рәзимә. Закиргә дә  мондый матур кызларның  игътибары ошый иде, ахры,  елмаюлы авызын җыя алмады.   Ахырда егет ике кызны озата китте. Икесенең биленнән кочып, көлешә-көлешә атлаган кызларның  урталарыннан барды. Капка төбендә шым гына сөйләшеп,  озак кына утырдылар. Закир кайсы кызны озата килгәнлеген үзе аңладымы, юкмы, ә Әлфирә берни дә  төшенмәде. Беләгенә асылынып барган Рәзимәгә түгел, Әлфирәгә елмаеп карый,  аңардан күзләрен алмый, аңа ныграк елыша.  Өйгә кереп яткач та ахирәтләр таңга хәле серләшеп яттылар. Сүз әлбәттә Закир турында иде.  Шул көннән башлап, Рәзимә,  юк сәбәпне бар итеп, Әлфирәләргә  кунакка ешрак кайта башлады. Хәер, үзе генә белгән сәбәбе бар иде, ахрысы... 
     Бераздан зарыгып көткән Илһам да кайтып төште.  Авылда “генераллар” артты. Классташын күрергә Закир беренче көнне үк килеп җитте.  Сыйныфташын күрергә генә микән? Ай-һай... Югыйсә, Әлфирәнең башын әйләндерердәй итеп төбәлеп  карамас иде, үткән-сүткәндә   “ялгыш кына” биленә кагылып   китмәс иде...  Ә Әлфирә үзеннән яшь  ярымга кечерәк егеткә күз төшерүне акылсызлык итеп исәпләде.   Егет кеше берничә яшькә олырак та булырга тиеш әле ул. Акылы үзенчә шулай уйлады.  Ә күңел дигәнең акылны тыңлыймы соң инде ул?! Бигрәк тә яшь күңел!  Әлфирә инде шушы серле кара күзләргә көннән-көн ныграк гашыйк була  башлавын үзе дә аңлый иде. 
       Печән җирләре рәттән диярлек, бер   кишәрлек аша гына туры килде.  Гашиядә эш көче зур – ире бар, җитмәсә  шәһәрдән ярдәмгә ике олы улы да кайтты. Шөкер,  Закире да монда. Үзләренекен эш иткәч тә, Закир классташына ярдәмгә килде. Арысландай ике  егет бер атна эчендә  печәнне чабып, җыеп, ташып та бетерделәр. Сәйдә эсседә чәй кайнатып чак  җиткерә алды. Әлфирә исә печән җыешты.  Ничек кенә яшерергә тырышсалар  да, ике яшьнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте беркем өчен дә сер түгел иде инде.  Беркем белми, дигән булып, кеше алдында бер-берсе белән төртмә телләнәләр.  Мәхәббәт ул күзсез,  ә башкалар сукыр түгел...
      Башым чатный, дигән булып, Сәйдә кибән төбенә түнде.  Илһам печән ташу өчен  ат белешергә дип мотоциклында авылга юнәлде. Ә Закир Әлфирәне урман эченә әйдәде.  Егет белән аулак аланга юнәлү килешмәгән сыман тоелса да, Әлфирә аның артыннан иярде. Болынга түгел, җир читенә чакырса да, Әлфирә риза булыр иде. Иреннәр иренгә кавышты... Кочаклар кайнарланды...  Кайтуына өч ай дигәндә “генерал” егет кызны үзенеке итте. 
     Көзге бакча эшләрен тәмамлагач, Әлфирә авыл кибетенә сатучы булып эшкә керде. Гомер буена  чирле әнисе җилкәсендә утырмас бит инде.  Әнисе  дә алай ятып чирләми, кан басымы  югары булса да йөреп тора.  Солдаттан кайткан  егетләр дә үзләренә эш тапты. Закир машинага утырды, ә Илһам тракторга.  Барысы да яхшы кебек.  Закир кич җитсә, сагындым, дип килеп җитә. Кибеткә дә көненә берничә кат кереп чыга. Кеше күзеннән качып булса да, яшерен-батырын булса да бер-берсенә хисләрен белдерәләр.  Очрашу бәхете тигәндә дә баштагы  сыман оялчан, тыйнак  түгелләр. Шашып-шашып бер-берсенең кочагына ташланалар. Шулай акылдан язып яратыша торгач, Әлфирә  авырга калуын сизми дә калды. Сөенергәме, кайгырыргамы белмичә, бу хакта Закиргә әйтте. Тик тегесе Әлфирәне ул көткәнчә  шатлыктан көчле беләгенә салып күтәреп йөртмәде. Әти булу  хәбәрен ишеткәч,  Закир берни дә дәшмәде. Бары тик тәмәке төпчеген авызыннан алып ташлады, чертләтеп төкерде һәм сызгыра-сызгыра китеп тә барды.     
    Шул көннән соң Закирне алышырып куйдылармени! Ул Әлфирә янына кибеткә дә керми башлады. Керсә дә, исәнлек-саулык сорашу да юк,   тизрәк  кирәк тауарын ала да чыгып шыла. Машинасында да, Әлфирәләр турысыннан үтмичә,  икенче урамнан уза башлады.  Ә Әлфирә үз хәле турында әле генә уйлана башлады.  Мәхәббәткә ышанып, акылын югалтып, авырга узды. Яратты бит аны Әлфирә! Шашып яратты! Саф сөю  дә  бәхетсезлек тудыра икән шул!  Егет тә сөюен яшермәде. Тик аңа   гаилә, бала кирәкми, ахрысы. Алданган кыз хәлендә утырып калды Әлфирә.  Юньле йөре, дип кич чыкканда әнисе мең тукыды да бит, кая соң! Терсәк якын да бит, тешләп кара!  Аяк астына караган кеше базга очмас,  дип юкка әйтмәгәннәр шул. Сукыр иде шул Әлфирә. Мәхәббәте сукыр иде.  Корсагы көннән-көн үсә бара. Бу хәлеңдә ничек кеше күзенә күренмәк кирәк?! Әнигә ни дияргә?! Закир берни булмагандай клубка кич чыга, кызлар озатып йөри.  Үзеңнән бер яшь  өлкәннән  киңәш сора, дисәләр дә, оятыннан ни эшләргә дә белмәгән кыз башлап әнисенә түгел, ә энесенә ачылды. Аның  белән берничә көн уйлаштылар да,  Илһам  ваемсыз гына яшәп яткан  дустына “тылдан  һөҗүм  итәргә” булды. Егет Закирне  түгел, ә аның ике олы абыйсын эзләп тапты. Гаиләле, балалы,    абруйлы  ике  иргә хәлне аңлатып бирде. Шулай-шулай, энегезнең баласы туарга тора. Ә ул,  маңка  малай, өйләнергә  уйламый да.     Закирнең ике абыйсы, хәлне ачыклагач, энекәшләре өчен авыл каршында кызарасы килмичә, тегене китереп кыстылар. Шуннан соң гына Закир Әлфирәгә өйләнергә ризалык бирде.   
    Менә Әлфирә – ир хатыны.  Гаилә корулары бик үк матур килеп чыкмаса да, үз ояларын үргән булдылар.  Беренче балалары кыз туды. Үзенә тагылгандай  чыккангамы, башка сәбәплеме, Закир бергә яши башлагач  хатынына   мәхәббәтен артык  күрсәтмәде.  Озын  тасма теле төерләнде,  дәшмәс булды.  Озакламый икенчегә малай алып кайттылар.  Ләкин  балалары арта бару белән гаиләләре генә ныгымады сыман.  Закир, тегеңә барасым бар, моңа барасым бар, дип кичләрен каядыр чыгып китте. Тик тәрәзә янында басып калган Әлфирә иренең бөтенләй икенче якка атлап китүен күреп,  Закирнең  аны алдап йөрүен аңлады.  Без капчыкта ятмый. Тиздән Закирнең бер тол хатынга ияләшүе билгеле булды.   Үз күзе белән күрмичә торып, көнләмәскә, ызгышмаска тырышса да  Әлфирә эчтән  янып сызланды. Ир бирмәк – җан бирмәк.  
     Эчен бушатырга Әлфирә ахирәте Рәзимәгә озын-озын хатлар язды. Әлфирә белән Закир гаилә коргач,   Рәзимә әллә йөзенә чыгармады, әллә чынлап куанды: “Миңа тәтемәгән егет асылы ахирәтемә тәтегәч тә ярый инде”, – дигән булды.  Ике дус хатын  аралашудан туктамадылар. Рәзимә аларга гадәттәгечә килеп йөрде.  Беркөн  Әлфирә Рәзимәне мунча ягып, ашлар пешереп каршы алды. Балаларны йоклаткач,   кунак алып килгән чәй-мәй белән озак кына утырдылар. Иртәгә машинага утырасы димәде, Закир дә алар белән  сыйланды. Хуҗабикә  өчесенә рәттән идәнгә урын җәйде.  Уртага түнгән Әлфирә иртән никтер бер читтә йоклый, ә  ике хатын уртасында корсак киереп Закир ята иде.  Күңеленә шом керә башлаган  Әлфирә шулай да тавыш чыгармады, Закирне уятып эшкә озатты.  Рәзимәдән дә шикләнерлек түгел иде кебек. Ихласмы, түгелме, әнә тормышларына ничек  сөенә, соклана.  Шулай да Рәзимәнең икенче килүендә, үзе эшкә чыгып китеп,  ире белән аның   өйдә икәүдән икәү генә калулары  Әлфирәнең  җан тынычлыгын алды. Эт янында сөяк  ятмас, дип юкка әйтмәгәннәр. 
       Рәзимә,  ярый,  килә дә китә. Аңардан башка да  авылда яшь  гаиләне бозучылар җитәрлек иде.    Дәртле, чибәр Закир унҗиде  яшьлек кызга үрелергә дә курыкмады.  Ата-аналары  вакытында исләп,  исәр кыз бала төшертте.  Закир хәрби хезмәткә киткәнче йөргән кызы  ирле-гаиләле  Ләйлә белән дә чуалды.  Әлфирә эчтән сызды. Күзгә күренеп ябыга башлады.  Хәле көннән-көн начарлана барса да, табиблар ныклап кына чирен билгели алмадылар. Кемдер яшь  хатынны бозымга очраган, диде. Агулаганнар икән,  дигән имеш-мимеш тә ишетелде авылда. Кайсысы дөрес булгандыр,  утызны яңа узган Әлфирә  күпме дәваланса да, алга бармады. Киресенчә,  көзге кырау тигән чәчәк кебек сула гына барды. Ахирәте чирләп киткәч Рәзимә дә килүдән туктады. Бераздан аның ир бала тапканы ишетелде.    Әлфирә инде аның улы  хакында түгел, ә үз балалары  турында кайгыра иде. Әниегез алга бармый, нарасыйларым. Кемгә калырсыз инде мин булмасам? Әтиегезгә кирәк булырсызмы? Йорт-җирен  дә карый алмый башлагач, Сәйдә көн дә  килеп кызына булышты. Булышу гына түгел, үз гомерен кисеп бирер иде дә бит! Яшәсен иде, тудырган балаларын үзе үстерсен иде! Юк шул! Ходайдан бирелгән гомерең шулай кыска икән, аны сорап алып булмый. Бала кайгысы дигән ифрат зур хәсрәтне  кичерергә туры килде Сәйдәгә.  Алмагачлар чәчәк аткан матур бер язгы көнне  кызы  җан тәслим кылды. Шау чәчәккә күмелә барган дөньяга сокланып яшисе  дә яшисе иде Әлфирәгә!   Сөенә-сөенә балаларын үстерәсе иде. Мәктәптә укып йөргән ике сабые ятим калды. И Ходаем, нигә рәнҗетәсең аларны?! Аларның ни гаебе бар?! Кыска гына гомерендә дә шул  юлдан язган ире белән  бәхет күрмәде  балакай!  Сабырлыгы йөз кешелек иде. Иренең барлык хыянәтләренә, барлык этлегенә  түзде. Бәлки  бу хәтле сабыр булырга да  кирәк  булмагандыр. Шул түзүе чир булып эченә җыелып баргандыр, кем белә.
       Ахирәтен күмәргә Рәзимә дә килде. Кеше алдында шашынып елаган булды.  Ә  бер-ике  ай үтүгә,  Закир белән  язылышып,   Свердловск өлкәсенә  чыгып киттеләр.  Битенә ыштыр каплаган ояла белмәс – шулдыр инде.  Ике баланы Закир дәү әниләре  Сәйдәдә калдырды.  Закир үз балаларын түгел, кеше баласын – Рәзимәнең беренче иреннән калган кызы Гүзәлне  үстерде. Хәер,  Рәзимә тудырган малай аныкы булып чыкты. Өнсез-юлсыз гына шуышып килгән кара еландай, Рәзимә  ир белән хатынның арасына күптән кергән иде инде.   Ахирәтем килде, дип ышаныч күрсәтеп, садә күңелле Әлфирә аны якты йөз белән каршылады, кунак итте.  Бар серләрен ышанды. Ә Рәзимә  шул арада бу “ачык авызның” ире белән файдалана белде.   Тик кара эшне караңгыда эшләсәң  дә яктыга чыга. Әлфирә аны кунак итте, ә Рәзимә аның ире белән йоклады,  әйдә китәбез, дип котыртты. Астыртын эт өрми тешли.   Закир кемне сайлап алырга белмичә ызаланды.   Бер яктан Әлфирә яхшы  хуҗабикә, ышанычлы хатын. Икенче яктан Рәзимә тыйнак, оялчан Әлфирә бирә алмаган назлары, татлыдан татлы теле  белән алдыра. Әлфирә бу дилемманы үзе  чиште һәм үлеме белән иренә ирек бирде. Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыр.  
      Еллар үтә торды. Әлфирәнең каберенә  энесе Илһам утырткан сирень  куагы да үсте, тармакланды. Җиргә  язлар, җәйләр килүгә куангандай, елга бер зәңгәрсу чәчәк атып ала да тагын,  үз сагышына чумып, моңсуланып  кала.  Оныкларын үстереп кеше иткән Сәйдә дә бер көнне кызы янына шул сирень куагы астына барып ятты. Монда тынлык,   кайгы-хәсрәт тә юк,  шатлык та юк, вакыт та  тукталды. Барысы да артта калды.    
      ...Авыл этләрен уятып өрдерә-өрдерә, кышкы салкын  бер көнне  урамга чит кеше килеп керде.  Ике кулына аскан авыр чемоданнары  олы яшьтәге ирнең иңнәрен аска ия. Чал чәчләрен, кем син? дигәндәй  җил тузгыта.  Ир бер мизгел  зират ягына карап торды, атларга теләгән кебек ымсынып та алды,  ләкин анда борылмады.  Йөзендә үкенеч шәүләсе чагылды. Терсәк якын да бит, тешләп булмый... Кыяр-кыймас кына  баса-баса,   өреп калган этләргә шомлы караш ташлап, авыл буйлап атлады. Бер йортның капкасын  шакыды, ачучы булмады.  Икенче өйнең тәрәзә каршына килеп баскач,  көрт баскан койма аша ир кешенең башы күренде. Ә бу синмени әле, дигәндәй,  хуҗа  теләр-теләмәс кенә чыгып күреште.
       Әйе, тормышы читтә үткән Закирне  гомер азагында  туган ягы танырга да, кабул итәргә дә теләмәде. Моңа хәтле этнең тамагы кайда туйса, иле шунда хәлендә яшәде.   Рәзимә белән читкә чыгып киткәч, алар башта тулай торакта көн иттеләр.  Күп еллар заводта эшләгәч кенә фатирлы булдылар.   Ул фатирны кызына калдырып, тына белмәс Рәзимә,   Закирне  ияртеп,  Уфага күченде.  Үз сәүдә эшен ачып җибәрде.  Монда алар йорт  салып чыктылар. Ниндидер үзенә генә билгеле   бер исәбе  бар идеме, Рәзимә Закирне өлешкә кертмәде.   Картайган  көнендә Закир шулай йорт-җирсез калды.  Төче коймак тиз кикертә – шул буладыр инде. Кайчандыр  хәләл хатыны Әлфирәгә  күрсәткән    хыянәт ачысын Закир үзе  Рәзимәдән тулысынча татыды.   Рәзимә иренә дә ярый белде,  җаны теләгәне белән дә  типтерде.  Юкка гына андыйлар хакында  сусыз юа, җилсез киптерә, димәгәннәр шул. Олыгайган, файдасы калмаган, чибәрлеге шиңгән   чирләш ирен Рәзимә артына тибеп куып чыгарды.  Кеше ни эзләсә,  шуны табар.   Бергә  үстергән уртак уллары,  эчеп, кешелектән чыкты.   
      Яраттымы Әлфирәне Закир? Үзе дә белми. Яратса да, үзен генә яраткандыр.   Чибәр, дәртле, яшь Закирне яраткандыр.  Артык матур иде шул Закир. Ир-егеткә бәлки кирәкмәс тә иде андый чибәрлек.  Андыйларга хатын-кызның күзе төшми калмый. Менә шул сынауга чыдап кара,түзеп кара нәфесеңә! Артык  матурлык та кешегә сынау өчен биреләдер шул ул. Һәркем үзенә үзе баш, дип юкка әйтмәгәннәрдер.  Әлфирә иртә китсә дә, аның сөйгән балалары калды, дәвамы калды. Ә Закирнең? Ни калыр Закирдән соң?
       Картайган, аркасы чыккан,   кызганыч хәлгә төшкән Закир  авылында кунарга  урын эзләп йөри.  Үз балалары мескенне  танымыйча  яныннан узып киттеләр.  Аларга да барып керә алмый шул аталары. Рәзимә  алимент түләргә ирек бирмәде.  Карт  сукбай абыйсында бер көн кунды да анасын эзләп чыгып китте. Ә анасы Гашия  туксан яшьтә. Үзен олы улы карый.  Туган нигезгә дә ул баш, ул хуҗа.  Аның  рөхсәте белән генә Закир туып-үскән  нигезенә кайтып керә алды.  Озаккамы, түгелме – анысын да белми.  Бар гомере, бар тормышы, бар сәләмәсе  шушы ике юл чемоданына сыйды. Ни  артта, ни алда берни дә юк.  Дүрт бала атасы булды, ә чын ата була алмады.  Бихисап хатын-кызның башын әйләндерде,  ә берсенә дә чын йөрәктән  язмышын бәйли алмады.   Бик еш иреннәреннән ярату сүзе төште, ә чын сөюнең ни икәнлеген белмәде.   Гомере буена татлы хатын-кызлар эзләде, ә гомернең  чын тәмен белмәде.  Ни өчен яшәгәнен дә,  алдагы гомеренә нинди мәгънә салырга да белми Закир. Әллә яшәде, әллә юк...   Терсәк якын, ә тешләп булмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди хикмәттер инде бу... Физәлия белән күзгә күренми торган ниндидер бәйләнеш бар ахрысы безнең!? Тормыш юлым турында уйлый-уйлый бүген Вахтанг Кикабидзеның "Мои года - мое богатство" дигән җырының сүзләрен татарчага тәрҗемә итеп караган идем. Минем уемча Физәлиянең хикәясендә тасвирланган вакыйгаларның асылы бу жырда тирән чагылыш таба. Сүзләремнең хаклыгын раслау өчен әле эшләнеп тә бетмәгән тәрҗемә караламасын куярга җөръәт итәм... *****Мои года- мое богатство. Пусть голова моя седа, Зимы мне нечего пугаться. Не только грусть мои года, Мои года - мое богатство. Пусть голова моя седа, Не только грусть мои года, Мои года - мое богатство. Я часто время торопил, Привык во все дела впрягаться. Пускай я денег не скопил, Мои года - мое богатство. Я часто время торопил, Пускай я денег не скопил, Мои года - мое богатство. Шепчу "спасибо" я годам И пью их горькое лекарство. И никому их не отдам, Мои года - мое богатство. Шепчу "спасибо" я годам И никому их не отдам, Мои года - мое богатство. А если скажут мне века: "Твоя звезда, увы, погасла..." Подымет детская рука Мои года - мое богатство. Когда-нибудь наверняка Подымет детская рука Мои года - мое богатство. Вахтанг Кикабидзе. ***** Зарланмыйм чал кергэн башыма, Кышлар килу мине куркытмый. Сагыш кына тугел иде гомер, Уткэн еллар минем байлыктыр. Зарланмыйм чаларган башыма, Сагыш кына тугел иде гомер, Уткэн еллар - минем байлык. Вакытны да ашыктырдым, Булмады жанымда бер тарлык. Акча диеп мин шашмадым, Уткэн еллар минем байлыктыр. Ашыктырдым гел вакытны, Акчаны максат дип куймадым, Уткэн елларым байлыктыр. "Рэхмэт!" дип пышылдыйм елларга, Алмашмыйм аларны бернигэ, Елларым уземнен байлык бит. Гасырлар эндэшсэ бер вакыт "Синен йолдызын сунде" дип... Бала куллары кутэреп Алырлар еларым байлыгын. Килэчэк коннэрнен берсендэ Ышанам оныклар кулына Кучэр ул елларым байлыгы.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гыйбрэтле хэл,мондый хэллэр,кызганычка каршы,куп хэзер.Физэлия,бар нечкэлеклэре белэн чагылдырасын тормыш бормаларын,укуы узе бер гомер.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик тэ гыйбрэтле хикэя.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Яшлегендэ ни чэчсэн.картлыгында шуны урасын инде!Бэхетсез картлык. Яшлектэ гомер жинел уза.э картайгач авыр шул,кемгэдэ кирэкмисен!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кукелэргэ кукукелэр шундый язмыш юрыйлар !!!

            Хәзер укыйлар