Логотип
Проза

«Террорист»

Поездга көчкә өлгердек. «Хәерчегә җил каршы», диләрме әле? «Бөкегә» эләгүебез өстенә, без утырасы вагон да поездның койрыгында булып чыкты.  

Шыплап тутырылган чемоданнар, җилкәбезгә эленгән вак-төяк сумкаларыбыз белән өстерәлеп, билетларыбызда күрсәтелгән урыннарыбызга килеп утырып та бетмәдек, поезд кузгалып та китте. 

Юлда йөргән кеше белә инде, гадәттә, иң беренче юлдашларыңа күз саласың. Ниндирәк кешеләр: яшьләрме, олылармы, бала-чагалымы, түгелме, ачыклармы, ачык түгелләрме? Ни дисәң дә, ике тәүлектән артык бергә кайтасы бит. Алар да безне нәкъ шундый ук «сират күпереннән» уздыралар, монысына иманым камил!  

Поездга соңга кала язуларыбыз, көяләнүләребез юлдашларыбызга күз салган минутта ук баштан чыгып очты. Карап торуга ук бик сөйкемле пар иде алар. Исәнләшеп, исем-шәрифләребезне әйтештек. Ир кеше – Әхнәф, хатыны Саҗидә исемле булып, яшьләре безнең тирә иде. Мин: «Рәхәтләнеп үзебезчә аралашып кайтабыз икән, болай булгач», – дип, эчемнән сөенгән арада, тормыш иптәшем әйберләрне урнаштыра башлады.  

Сүз ялганып китсен өчен: 

– Вагонда тынычмы? – дип сорап куйдым. 

– Тынычлыкка тыныч, тик… террорист бар. 

Иремнең кулындагы чемоданы шапылдап идәнгә ауды. 

– Чү, әкрен, террористны уятасыз, ул уянса, барыбызга да «хана», «каюк», – диде Саҗида ханым, иремә шелтәле караш төшереп. 

– Нинди террорист? Сез чынлап сөйлисезме, шаяртасызмы?  

Җәмәгатем баскан җирендә ничек бар, шулай катып калды. 

– Шөкер, ике сәгатьтән артык тавыш-тыны юк… йоклый, арыды бугай, – дип дәвам итте Саҗидә ханым, – без дә хәл алдык. 

«Йә Ходам, күрәселәр алда икән, нигә генә өлгердек икән бу поездга, соңга калсак хәерлерәк буласы булган түгелме соң?»  

Мин кан басымымның күтәрелә башлаганын тоеп, сумкадагы даруымны кармалый башладым. 

«Ничек сез тыныч кына утырасыз, проводница, поез башлыгы беләме, тиешле органнарга хәбәр ителгәнме?» – дигән сораулар баш тирәсендә йөри йөрүен, тик аларны кычкырып әйтергә тел әйләнмиме, сулыш җитмиме дип әйтимме шунда, кыскасы, үз халәтемне үзем аңлардай дәрәжәдә түгелмен. Тормыш иптәшем, үзен беренчерәк кулга алды: 

– Әнисе, әйдә, теге йоклаган арада (террорист дияргә курыкты бугай) икенче вагонга күчик әле, аннан чамаларбыз алдагы станциядә, – дип, сумка-чемоданнарга үрелде.  

– Файдасы юк, алар һәр вагонда… уку елы башлана бит, үзегез беләсез… – дип сүзгә кушылды тыныч кына газета укып барган Әхнәф әфәнде, безнең икенче вагонга җыенуыбызга ишарә ясап. 

Соңгы вакытларда террористлар турында хәбәрләр артык күп булып киткәнгә, баштан яшен тизлеге белән тагын әллә нинди ямьсез уйлар сызылып үтте. 

Җитмәсә, шул минутта вагонда бер ир бала кисәк кенә: «Мама!» – дип, колакны ярырлык тавыш чыгарып кычкырып җибәрмәсенме!  

Шельма малай! Ник шулкадәр акырырга, уятты болай булгач террористны! 

Әхнәф белән Саҗидә бер-берсенә карап елмаештылар. 

– Менә террорист та уянды, тагын беразга тынычлык китте болай булгач, әйдә чәйләп алыйк, булмаса,- дип, Әхнәф гәзитен читкәрәк этәреп куйды. 

Безнең агарып каткан йөзләребезгә аптырабрак карап, Саҗидә ханым: 

– Артур исемле малай ул, бөтен вагонны дер селкетә, холыксызрак, дөрес тәрбия эләгеп бетмәгән бугай. Шуңа без аңа «террорист» дигән кушамат тактык. Хәер, әле дүрт  яшь кенә чамасы үзенә, акыл утырасы алда. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, Люция , көлдердең, ә тәрбия дигәндә балалар хәзер бик хокыксыз дип әйтмәс идем, амин бу сабый да тәрбияле булсын!

    Хәзер укыйлар