Логотип
Проза

Телефон

Ишек катындагы киштәдә урынын заманча – төймәләре баскан саен бармак битләрен чуп-чуп үбүче, җырлар җырлаучы ишенә биргән, искермәсә дә, читкәрәк этелгән,  алтын төстәге телефон бар.

Хикәя

Ишек катындагы киштәдә урынын заманча – төймәләре баскан саен бармак битләрен чуп-чуп үбүче, җырлар җырлаучы ишенә биргән, искермәсә дә, читкәрәк этелгән,  алтын төстәге телефон бар. Әле кайчан гына таңнарда – хәерле иртә, кичләрдә – тәмле төшләр теләгән телефон... Хуҗабикәсе яшәгән гомернең, сөйгән ярлар белән кич бүлешкән сүзләренең, күпләрдән яшерелгән серләренең, хушлашу хәсрәтләреннән түгелгән яшьләренең телсез шаһиты ул. Чыбыгыннан өзеп үк ташланган телефонны, күңеленә үтәрлек бер хикәя укыганнан соң,  андагы серле җиз кыңгырау кебек, еллар узгач та, хәтеренә иңгән вакыйгаларны оныттырмый яшәсен дип, яңадан киштәгә алып куйган иде Бәрия. Бу төндә аның иллә дә кадерле тавышын ишетеп, сискәнеп уянды хатын. Аппаратның күптәннән эшләмәвен дә онытып, үзе дә сизмәстән йокы бүлмәсеннән ишек катына атылды, әмма яңа телефонына күзе төшкәч, шунда ук айныды. Йокымсырап яткан кебек сары трубкага үрелмәскә дә була иде югыйсә, исәрләндереп җибәргән тавышның төнге бушлыктан яисә ерак еллардан килгәненә ышанмагандай, курка-курка колагына китерде.

Шалтырады бит телефон, шалтырады! Бар иде бит аның трубкасында кемнеңдер тавышы, бар иде! Аңа кайдадыр якында гына, чыбыкның икенче башында, эшләгән эшләре өчен үкенгән берәүнең, сүзне ничек башларга белми уфылдаганы, еш-еш сулаганы ишетелгәндәй булды.
– Алло! – диде Бәрия, телефонның җылы сулыш өрелүдән телгә киләсен белгәндәй. Беркем дә җавап кайтармады.
– Алло! – диде хатын, чыбыкларның теге башындагы кешенең үзе белән сөйләшергә теләмәвен икенче тапкыр раслагандай. – Алло! Алло!

Телефон дәшмәде. Хуҗабикәсенә  үпкәләп, оешып-бөрешеп, мәче сыман киштәдә ята бирде. Нигә эндәшми инде ул, ә?! Шалтырагач, уяткач!.. Икенче берсе, яңасы булса... Юк ла... Анысына да инде каты бәрелә алмый, йорттагы һәрнәрсәне иптәше кебек күрә иде Бәрия. Ишек катындагы йомшак кәнәфичеккә утырды да уйга калды.

Тиктомалдан гына уяну түгел иде бу. Болай, төннәрен шомландырасы булса, телефонны, һичшиксез, чыгарып ук атарга туры киләчәк. Моңа Бәриянең кулы бара димени?! Алтын күлмәкле телефон гади аппарат кына түгел иде шул. Трубкасының нечкә билләрендә улының, иренең, тагын әллә кемнәрнең җылысы калган. Никадәр сагыну сүзләре сөйләгән ул алар тавышы белән ераклардан.

Яшьлеге хатирәләренең сандыгы, эштә узган һәр көненең, ялгыз чыккан һәр төненең шаһиты лабаса бу телефон! Чыбыклары буйлап кайчандыр йөгергән авазлар-ымнар, сүзләр-җөмләләр, серле пышылдаулар-шатлыклы көлүләр арасында җанны һаман да иркәләгәннәре җитәрлек. Күңелне өшеткәне, елатканы да юк түгел...

*  *  *
...Бәрия җәйгә, ялына әллә никадәр план корып куйган иде. Инде тагын берсе дә килеп чыкмады. Кемгәдер диссертация төгәлләү кыен, кемнеңдер яңа китап чыгарасы бар – шигырьләрен карашырга кирәк, кемнеңдер баласына укуда булышасы. Ул боларның барысыннан да туйган, ярдәм сораган кешеләрне күрә алмас хәлгә килгән иде, әмма, каршы сүз әйтергә теле бармаганга, эчтән генә сыкрый-сыкрый, һәммәсенә булышуда иде. Үз эшләре тагын артка калды, ялы – ял, җәе җәй булмады.

Академиянең тынчу бүлмәсендә аның белән бер һава сулаган, төрле проблемаларга бәхәсләшеп көз, кыш уздырган хезмәттәшләренең, бакчада эшлибез дигән булып, гадәттәгечә, шәһәрдән ерактагы дача йортларында фән белән шөгыльләнеп утырганнарын белә иде Бәрия. Яллар бетәр. Эшкә дип килерләр. Эченә ике-өч кәгазь бите салынган портфельләрен вәкарь белән тотып бүлмәгә керерләр, өстәл өстенә куярлар да ашыкмый гына эченнән ручка-фәлән ише нәрсәләр, юка кысалы күзлекләр тартып чыгарырлар. Өстәл өсләрен тәртипкә китергән сыман маташырлар. Аннан үзара хәл белешү, ял хатирәләре белән уртаклашу башланыр. Галим-голәмә, тырнак астына кер заты кунмаган, бармакларына сөял чыкмаган, кояш яктысы күрмәгән зәгыйфь кулларын селки-селки, ничек итеп түтәлдә казынганнарын, урман юлларында саф һава сулаганнарын сөйләр, җирдән кочак-кочак җыеп алган уңышлары белән мактаныр, чынында исә, көнне-төнне белми, кыш буе кулы тимәгәнннән җанын ашаган, мәңге тәмамланмастай тоела башлаган язып утырыр. Ялдан тагын да арып, инде эш башланса, бераз ял итәрмен дигән өметләр белән, Академиягә килер.  

Кайберәүләрнең ярышып, кемнедер узарга, кемнәндер калмаска тырышып яшәвен дә, каләм тутыгудан тилмереп, фикер җитмәүдән газапланып язуын да тоя, әмма шуны башкалардан бик нык яшерүләрен дә күрә иде Бәрия. Хәер, аны башкалар да сизгәндер. Кемнең никадәр булдырганы, нәрсәгә оста, нәрсәгә булдыксыз икәне сүз боткасы ясап утырган җирдә дә күренә ул. Шунысы бар: бу хакта беркем дә беркайчан да сүз катмый, чөнки буш, күпертеп мактануларга, кат-кат ассызыклап әйтелгән ялганнарга ышанмауны ничек тә булса белдерү бу матур тамашаларны кисәчәк, үзара мөнәсәбәтләрне кискенләндерәчәк иде. Әнә шулай санаганга, ял “хикәятләрен”дә шулай ук бик тә «ышана-ышана», сораулар бирә-бирә, колак шомартып, тәмен татыгандай, ирен чупылдатып тыңлыйлар. Ә бит беләләр: тагын бер генә атна узсын, бүлек мөдиренең өстәленә кемдер өр-яңа хезмәтен – җәй буе саф һавалы дачасында җан газабы белән тудырган “баласын” китереп салачак.

Бәрия уйларының бу урынында елмайды. Тормышыннан канәгатьлек хисе бөтен күкрәген тутыргандай булды. Ул эш эшләсә дә, ял итсә дә, кинәнеп, бар дөньясын онытып башкара, тик бераздан сүрелә – берсеннән икенчесенә күчә, аннан өченчесенә... Ахыр чиктә, барысын да читкә куеп, рәхәтлек, ял дөньясында яшәп ала. Аның өчен җәй ни, кыш ни – һичбер аермасы юк. Кирәк икән, төн уртасында, самолетка билет алып, җәһәннәм читенә очып китәргә дә күп сорамый. Иптәшләренең гомерләрен бары тик хезмәткә генә багышлавын, ниндидер бер нәрсәгә башаяк чумуын, ялны тәмам онытуын өнәп бетерми иде ул. Бәрия бәхетле! Бәрия башкача яши! Аңа үҗәтлек тә, таудай максатлар белән эш куу да хас түгел.  Ни гаҗәп, шуңа да карамый, тормышы гел алга бара – әллә ярты гомерен башкаларга биргәне өчен, Алла үзен мулдан бүләкли инде?!

Менә бит, ялга гына багышлармын дигән бу җәе дә тагын кешегә булышып үтте. Танышларының да, таныш түгелләренең дә, таныш түгелләрнең яңа танышларының да әле берсе, әле икенчесе килә торды. Ишек, ябылып та бетмәстән, һәрвакыт яңадан ачылды. Инде бөтен эш тәмамланды, кеше йомышлары артта калды дигәндә, фатирына элек – университетта укытканда аның җитәкчелегендә диплом язган Мәхмүт килеп керде. Аспирантурага чакырганнар икән егетне. Рефератын карап чыгарга, бәяләмә язарга кирәк, имеш, булачак җитәкчесе Айрат Әхмәтовичны таба алмаган да туп-туры Бәрияләргә килгән. Куып чыгара алмыйсың, билгеле. Яшьләргә фән дөньясына юл ярырга һәрвакыт булышырга тырыша иде Бәрия.

Рефератлар да, бәяләмәләр дә язылды, документлар да тутырылды, инде реаль җитәкченең ризалыгын раслаган култамгасын гына аласы да аспирантура бүлегенә тапшырасы. Бер кайтмаса бер кайтыр дигән өмет белән яши торгач, булачак аспирантка бирелгән соңгы көн дә килеп җитте. Бәрия, хатынлы ирләргә шалтырату гадәте булмаса да, эш өчен кирәк дип, аптырап, җитәкче яшәгән фатирның телефон трубкасына үрелде. Кайтканнар: айлар буе өзек телефон тоташтырылган иде.

Бер, ике, өч, бисмилла иррахман иррахим, алыгыз инде, йә, кешенең бик тә бик тә укырга керәсе килә бит! Өлгерсен иде лә! И Ходаем! Күктәгеләр ишетте, чыбыкның теге башы теләгән кешеләр белән ялганды:
– Алло, алло! Кем әле бу?
– Бәрия. Айрат Әхмәтовичка бик кирәкле сүзем бар. Бирә алмассызмы икән?
– Рәхәтләнеп! Менә үзе дә килә инде! – диде телефонга үтә дә ягымлы хатын-кыз тавышы. Әлбәттә, хатыныныкы инде!

Аларның өйләре Бәрияләр йортына урам аркылы гына булганга, телефоннан Айрат абыйларында чебен очканы да ишетелеп тора иде. Трубка ниндидер каты өслеккә куелды. Якында гына авторучка аунап яткан булса кирәк, ул чалтырап идәнгә килеп төште. Менә ханым, мөгаен, аяк очына гына элеп кигән йомшак башмакларның шап-шоп килеп кунак бүлмәсенә таба атлаганы аңлашылды.
– Әтисе, сине Бәрия сорый, кара аны, озак сөйләшмә!!! – диде әле генә  йөрәккә май булып утырган тавыш.
– Тагын бер әйтәм: озак сөйләшмә! – дип ныгытты ул бераздан үз әйткәнен. Айрат абыйсы, аңладым дигәнне белдерепме, әллә гадәте буенча гынамы, тамагын кыргалап куйды.

Бәриянең болай да озак сөйләшергә теләге юк иде. Хәер, шундый чакта, теләсәң дә, вакыты бармы?! Әмма аның йөрәгенә ук белән кададылармыни...

Бәрия телефоннан бер-ике сүздә ни кирәген аңлатты да, остазының йөзе кинәттән үзгәреп китүеннән аптырашта калган егеткә дә сүз әйтмичә, түр якка таба атлады. Ишеккә җитәрәк тукталды, тик, борылмыйча гына:
– Өйләренә үзең бар инде, энем, минем әллә нигә хәлем китеп тора, – диде. – Үтенечеңне җиткердем, ярар, диде, кулын гына куеп җибәрү авыр булмас. Ул эшлисе бар эшне башкардым бит инде.

Егет китте. Бәрия аның белән юньләп саубуллашканын да хәтерләми, чөнки, күп сөйләшмә, дигән сүз колак төбендә һаман да яңгырап тора иде. Күп сөйләшмә, күп сөйләшмә... Ул үз гомерендә Айрат абыйларына ничә мәртәбә шалтыратканын барларга тотынды. Дүрт тапкыр ук булган шул! Чыннан да, шуның берсендә – гомеренең бик авыр вакытында унике минутка җиткән иде Бәрия өчен бик тә кирәкле сөйләшү. Телефон янындагы сәгатькә күзе төшкәч, үзенең дә уңайсызланып куйганы исендә.

Юк, юк, моның белән генә бетмәгән икән әле. Әтисе кебек якын күргән бу затка ире белән аралары тәмам суынган бер көндә, инде болай да тәмам хәл ителгән аерылу хакындагы фикерне ныгыту өчен генә,  киңәш сорап килгәне дә бар иде. Затлы җиһазлар белән тутырылган фатирларының ишеге катында ярты сәгатьләп үк басып торды бугай. Әйе, озаграк торылган, озаграк. Шуны белгәнгә күрә, Г. Кутуйның җыентыгын алырга баргач та, сүз озайтмыйча, коридордан ук кире борылган иде югыйсә. Галимнең һәр минуты кадерлелеген белмиме соң, белә!

Дүрт тапкыр сөйләштең, ике тапкыр бардың, диде эчен айкаган бер тавыш һаман да. Синең кемнедер олылыклавың, якын итүең, хәтта яратуың да әле моңа хаклы итми! Бәрия шулай бик үкенечле уйласа да, эш узган иде инде.

Телефон вакыйгасыннан соң хатынлы ирләргә нисбәтле хаталарны беркайчан да кабатламаска тырышты ул. Сүзне үзләре сузсалар – тыңлады, сузмасалар – сөйләшеп торуны кирәк санамады, сорауларына җавап бирүгә үк, трубканы шалт итеп кую ягын карады. И-и, аның өендә телефон шалтырамаган чак юк диярлек, һәм Бәрия һәр шалтырауга сөенеп, үзенең кирәклеген аңлап яши иде.

Тора-бара хатынны икенче төрле хисләр кимерә башлады. Аптыраган бу халыкка, кешенең битлекләр киеп, эшем кешесе булып яшәвенә, гел үзе хакында гына уйлавына, ди иде аңа күңел түренә кереп урнашкан бер уй. Атна-ун көнлек гомерен иртәдән кичкә кадәр кеше укучысы өчен багышла да шул ук адәм синең белән барган ике минутлык сөйләшүне дә күпкә санасын! Айрат абыйсының кырыкмаса кырык уку йортында белем алган дипломчыларына, аспирантларына булышкан көннәр айларга, елларга сузылганда!

Кызык та, кызганыч та иде галим затларның кайберләре. Башкалар хисабына әнә шул гыйлемне үстерүгә багышлаган гомерләрен озынайталар, милләт, милләт дип, төрле биналардан төкерек чәчеп сөйлиләр, шул милләтнең олы фәненә әле беренче адымнарын гына ясаучыларга ярдәм кулы сузу түгел, аларга булышканнарның сәламен алырга да вакыт тапмыйлар. Үзләренә кирәктә атнасына телефон номерыңны әллә ничә җыйсалар да, эшләре төшмәсә, бик тиз оныталар...

Сөйләшүдән соң ике көн узгач, ял бетте, галим-голәмә тагын көз-кыш-яз уздырачак бүлмәгә җыелды. Айрат абыйсы, елмаеп, берни булмагандай, ике куллап күреште. Бәрия дә елмайды. Карт кеше, сөенсен, диде, тик аның белән сөйләшәсе, артык сүз озайтасы килми, чөнки хезмәттәшенә хатыны ныгытып куйган боерык аңына бик нык сеңгән иде.

Шушы вакыйгадан соң айлар, еллар узса да, йомышы булганда да, Бәрия кайчандыр бик якын иткән кешесенә шалтыратмый, кемнедер табып кына хәбәрен җиткерә, сөйләшүне ашыктырырлык бер хәл килеп чыкмаса дип, Ходайдан чын күңелдән сорый иде.


*  *  *

Инде чыбыкларыннан өзелгән, әмма чыгарып ташланмаган иске телефонның үзенә генә хас ягымлы чылтыравы нәрсәгә дип уятты соң аны?! Бар иде бит тавыш телефонда, бар иде! Чыбыкның икенче башында кемнеңдер сулаганын, нәрсәдер әйтергә теләп газапланганын бик ачык ишетте ул. Күз алдына Айрат абыйсының телефон тотканда калтыраган куллары, тирән мәгънә белән караган күзләре килде. Ирен читләреннән өзелеп-өзелеп төшәм дигән сүзне көтеп, күзләрен ныграк йомды. Әллә гафу үтенергә теләде микән ул? Кем өчен?! Нәрсә өчен?! Тагын йокыга китеп караса? Уятачак, уятачак кебек иде аны телефон! Бары иде бит трубкасында тавыш, бар иде! Бик якын кешесенең үкенечле тавышы бар иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар