Логотип
Проза

Тапшырылмаган имтихан – 2

Аллаһны көлдерәсең килсә, үзеңнең планнарың турында сөйлә, диләр акыллы кешеләр. Эшемнән ашыгыч рәвештә чакыртып алгач, шушы әйтем искә килеп төште.

Ахыры. Башы укырга: http://syuyumbike.ru/news/proza/tapshyrylmagan-imtikhan
 
 Аллаһны көлдерәсең килсә, үзеңнең планнарың турында сөйлә, диләр акыллы кешеләр. Эшемнән ашыгыч рәвештә чакыртып алгач, шушы әйтем искә килеп төште. Мин эш сәфәремнән урап кайтканда, Фәрәзинә Франциягә очкан булып чыкты. Балалары да анда яшәгәч, ул туган якларына еш та, озакка да кайтып йөрмәгәнен белә идем дә бит, ләкин мин дигәнчә генә булмый. Дания сер итеп кенә сеңлесенең бик якын итеп аралашып йөргән дусты барлыгын, өйләнешергә җыенулары турында да ычкындырган иде. Шулай, тормыш бер урында гына тормый, дәвам итә. Ике кызын да укытып, тормышта үз урыннарын табарга барлык көчен салган Фәрәзинәгә дә олыгайган көнендә үз парын табу фарыз гамәлдер. Сабакташым белән ярты юлда өзелеп калган сөйләшүгә әзрәк борчылсам да, хәзерге заман элемтәләрен искә алып, тынычландым. Икебезгә дә уңай вакытны туры китереп, аралашырбыз дип уйладым. 
Чынлап та, андый җай чыкты. Ләкин алда сез укыячагы – Ризәлә сөйләгәннәрдән. Ничек алай, дип гаҗәпләнерсез? Тау белән тау гына очрашмый, диләр ич. Бер шәһәрдә яшәп, сиңа читтән торып кына таныш булган кешеләрне очрату әллә ни гаҗәп күренеш тә түгелдер, уйлап карасаң. Ике туган абыемның хатыны Хәзинә җиңги бер очрашуда: «Әллә ничә әйтергә тукталам, онытыла да китә. Ярты ел элек безнең кибеткә Ризәлә исемле хатын эшкә урнашты. Бер тапкыр, сүз арасыннан сүз чыгып, сезнең авыл исемен телгә алгач: «Мин дә яшь чагында кайтып йөргән идем ул авылга», – дип әйтеп куйды. Кемнәрдер турында сораша башлаган иде дә: «Мин килен кеше генә, белмим», – дип җавапладым», – диде. Менә бит! Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Гаилә таркалуга сәбәпче булган кеше үзен гаепле дип саный микән? Аның күзлегеннән бу вакыйгалар ничек сурәтләнер иде икән? Әллә Фәрәзинә ашыгыч нәтиҗәләр чыгарганмы? 
Шушы сораулар һәм язылачак әйберемне объектив итеп бирергә тырышу мине очрашуга этәрде. Әйтергә кирәк, Ризәләнең тормышта чарланган икәнлеге бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Вакытында үзен дөнья кендеге итеп тойган хатынның, бүген йөзендә нур уйнамаса да, югалып каласы килмәгәнлеге күренеп тора. Базар кибете аша яңадан табыш китерә торган биеклеккә үрмәләргә исәбе барлыгын, беренче тапкыр очрашсак та, яшереп маташмады. Мине нәрсә кызыксындырганын белгәч: «Фәрәзинә шулкадәр астыртын, хәйләкәр булып чыкты, дәшми-тынмый гына, үзенекечә эшләде дә куйды», – дип башлады сүзен. «Менә ничек икән, ә мин башка фикердә», – димәкче булган идем дә, вакытында тукталып калдым. Һәркемнең үз хакыйкате дигән гыйбарәне бер дә юкка уйлап тапмаганнардыр.
– Фәрәзинә белән без якын дуслар дип исәпләп йөрсәм дә, төрле чаклар булды. Иң беренче тапкыр Фәһим аркасында арага җил керде. Минем Фәһимне ничек ошатканымны белә торып, кодасын күндерергә тырышмады. Әйе, тырышмады, димен. Чөнки Фәрәзинә теләс, моны эшли ала иде. Үзенең исәбе Фәһимдә булган аның! Ә тегесе барыбер аңа карамады. Төннәр буе күпме күз яше түккәнемне үзем генә беләм! Бәхетләре бар, әгәр икесе өйләнешсә...
Ризәлә шунда туктап калды һәм сигарета кабызды. 
– Һаман да кичерә алмыйсыз ахрысы?
– Фәһимгә кияүгә чыккан булсам, язмышым икенче булыр иде.
– Ләкин син күрәсене башкалар күрми, диләр бит халыкта.
– Халык үзенә ничек җайлы, шулай сөйли ул. Башка төрле, ягъни минем файдага әйтелгәннәре дә бар бит.
– Мәсәлән?
– Мәсәлән дип, сәпит уйлап табасы юк инде. Язмыштан узмыш юк дип тә, язмыштан узмыш бар дип тә әйтеп була.
– Бәлки, хаклык бардыр.
«Ярый, озын-озак фәлсәфә сатып утырырга теләмим, тыңласагыз, сөйлим», – дип, Ризәлә сүзен дәвам итте. 
– Эшем илдә үзгәрешләр башланганчы үтә дә яхшы иде. Таныш-белешләр, дуслар күбәйде. Рәхәт яшәдем. Илдә кризис башлангач та, минем өчен начар булмады. Чөнки бу вакытта әзме-күпме сәүдә эшендә чарланган идем. Шәхси тормышымда әллә ни алга китеш булмаса да, зарланырлык булмады. Күңелле итеп яшәргә бөтен шартлар да бар иде. Эшли башлаган беренче аемда ук, хезмәттәшебезнең туган көнен билгеләгәндә беренче тапкыр авызга хәмер каптым. Шуннан башланып китте дә инде «чын тормыш»! Кәеф-сафа корырга сәбәбе дә үзеннән-үзе чыгып торды. Шундый табыннарның берсеннән соң, директор урынбасары үзенең фатирына куна алып китте. Хатыны ял йортында булган икән. Бер нәрсә хәтерләмим, тик иртән «хатын» булып уянганымны белдем... Баштагы мәлләрдә гарьләнеп елаган чакларым күп булды, ләкин тора-бара күнегеп киттем. Ир-атлар да бер-берсен алыштырып тордылар.
Фәрәзинә Наилгә кияүгә чыккач: «Гомергә ир күрмәсәм дә, шуңа чыкмас идем», – дигән идем. Тик минем эчемдә йөргән ачу, алардан үч алу теләге, әйткәннәремә капма-каршы барырга мәҗбүр итте. Наилнең акча яратуы минем планнарымны тормышка ашырырга ярдәм генә итте. Югыйсә аңардан башка да машиналы ир-атлар тезелеп тора иде. Фәрәзинәне бәхетле хатын, бәхетле әни итеп күрәсем килмәде. Ни өчендер гаиләдә балалар бәләкәй чагында, күп ир-атларга түземлек, чыдамлык дигән әйбер җитми. Наилдә дә мин аны сиздем. Бала елаган тавышка караганда, минем өчен язма, диплом эшләрен эшләү, шофер хезмәте үтәү җиңелрәк иде. Районнар буйлап әйбер сатып йөргәндә берсендә машина ватылып кунакханәдә кундык. Юл газабымы, хәмер үзенекен иттеме: без бер караватта ятып йокладык. Шул көннән башлап ул минем кармакка тулысынча килеп капты. Атна уртасында, такси хезмәте күрсәтәм дип, иртәнге биштә чыгып китә дә, минем яныма килә. Дөрес, фатирдан бергә чыкмыйбыз. Ул алданрак чыгып, машинасы белән тукталышта мине көтеп тора. Аннан эшемә илтеп куя. Кичләрен эшемнән алып кайта да, төнгә кадәр бергә булабыз... Болай ярыйсы гына кеше икән ләбаса, Фәрәзинә белмичә кияүгә чыкмаган икән дип уйлана башладым. Диссертация якларга да әзерләнә бугай, нигә әле миңа профессор хатыны булмаска?! Намусым селкенеп тә карамады, Фәһимнең үчен кайтару теләге көчлерәк булды. Ул вакытта ныклап аякка баскан чагым иде. Наилгә дә унөч квадрат метрда дүрт җан асрауга караганда, минем фатирда ныграк ошый иде. Түтәйнең фатирын ике бүлмәлегә алыштыргач, ул бөтенләйгә минем янга күчте. Фәрәзинә белән аерылышулары соңрак булды, уртак балабыз туар алдыннан гына. Бәхетсезлеккә каршы, бала дөньяга гарип булып килде. Наил дә тора-бара койрыгын сыртка сала башлады. Еш кына әниләрендә куна кала, уртак бизнесыбызның акчасын бөтенләй диярлек күрми башладым. Иң ачу килгәне, гарип бала мине үзенә бәйләп куюы иде. Ике яше тулганчы түздем дә, атасына кирәкмәгән бала, нигә миңа кирәк дип, махсус балалар йортына урнаштырдым... 
Мин: «Балагыз исәнме, әле ул кайда?» – дип, аны бүлдерергә мәҗбүр булдым, чөнки аның бу сүзләре йөрәгемне тетрәндерде. «Юк, алты яшендә үлде», – дип җавап биргәндә, аның бер генә мускулы да селкенмәде. Ике арада пауза урнашты. Ризәлә тагын сигарет кабызды...
– Наилнең Фәрәзинә янына барып, ялынып йөрүләрен әнисе җиткерде җиткерүен, тик миңа барыбер иде. Беренчедән, Фәрәзинәнең аны кабат кабул итүенә ышанмадым. Икенчедән, мин дә төшеп калганнардан түгел бит, теге еллардагы кебек «тезелеп» торганнарны табу бер дә кыен булмады. Аерылышуны рәсмиләштергәч, башка бер дә очрашмадык.
Ә мин Фәрәзинәне белмәгәнмен икән, әйтәм бит хәйләкәр булды! Наил институттан без бергә яшәгәндә үк киткән иде. Булган акчаны икенче бизнеска кертеп җибәргән. Элеккеге хатыны белән балаларына өч бүлмәле фатир алып биргән, беләсеңме! Әйтәм бит Фәрәзинәне төлке дип! Ә мин булган фатирымнан яздым! Ярый әле тулай торактан булса да бер бүлмә алырлык акчам калган иде. Беркемгә дә ышанычым калмады, һәркем үзе өчен генә яши, шулай бит! 
Мин эндәшмәдем. Чөнки әйткәнем аңа ошамаячагын белә идем. Ризәләне алга таба тыңлау теләге нишләптер юкка чыкты. Рәхмәт әйттем дә, саубуллашып китеп бардым. 
 Фәрәзинәнең кияүгә чыкканын ишеткәч, сөенечтән башка хис булмады. Укучыларыма мин аның тормыш салган җәрәхәтләрен басар өчен француз телен өйрәнә башлавы, социаль челтәрләр аша булачак ире белән танышуы, Наилнең башка өйләнмәве һәм кырык яше тулган көнне юл фаҗигасендә һәлак булуы турында да әйтергә тиешмендер. Мин аңардан: «Сезгә чынлап та Наил фатир алып бирдеме?» – дип сорадым. «Әйе. Аерылышкач, институт бүлмәсенә безнең хокукыбыз калмады. Балалар белән авылга кайтып китәргә мәҗбүр булдык. Үзем мәктәпкә эшкә чыктым. Биш елга якын әниләр белән яшәдек. Шул вакытта Наил фатир алып бирү турында сүз кузгатты. Башта каршы килсәм дә, соңыннан ризалаштым. Чөнки кызларга авыл мәктәбе шартлары кысан икәнен аңлый башлаган идем. Алар бәләкәйдән чит телләр белән кызыксындылар. Хатын-кызларга хас горурлыкны, ана акылы җиңде». 
 Фәрәзинәнең ике кызы да тел белгече (хәзер миңа үзенең дә ни өчен нәкъ француз телен өйрәнгәне аңлашылды. Хәер, бәлки, киләчәктә пар канат буласы кешесе белән очрашырга тиеш булу аны бу адымга атлаткандыр, кешедә сиземләү дигән әйбер дә бар бит), гаиләләре белән Парижда яшиләр. 
 Чынлыкта Фәрәзинәнең: «Без тормыш имтиханын тапшыра алмадык», – дигәне аларга гына кагылмыйдыр. Тапшыра алмаганнар бер алар гына түгел. Бәлки, әзерлекнең тиешле дәрәҗәдә булмавындадыр? Бәлки, вакытында акыллы киңәш бирүче, йә булмаса колак салучы булмагандыр? Бу исемлекне бик озак дәвам итәргә була. Ләкин бер әйберне төгәл беләм, гаилә парлары икесе дә бер якка караган очракта гына, тормыш имтиханнары җиңел тапшырылачак! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайбер чакта , күңел нидер тели , ни кирәген аңлап кына булмый Матур үзәк өзгеч җырлар тыңлавыма карамастан , ул теләк бетми . Шул вакыт та , Люция ханымның стенкасын ачам да , Хикәясен укый башлыйм . Дөньямны онытып укып чыккач , күңелгә шундый җиңел була , Уңыөшлар телим Сезгә Люция ханым . Нәфисә .

    Хәзер укыйлар