Логотип
Проза

Тапканнан соң югалту

Гөлгенә кыз чагыннан ук тормыш көтәргә хирыс булды. Ике апасы да эш сөючән булдылар. Әти-әнисе һәм ике апасыннан да уздыра иде ул уңганлыгы белән. Кечкенә иде әле, апалары белән әби-чәбиләргә ияреп җиләк җыярга баргач, карчыклар: «Дөнья карты инде бу бала», – дип әйткәннәре әле дә исендә. Хак сүзләр. Гаиләдә малайлар булмаганлыктан, ир балалар эше дип тормады, әтисе белән пычкы да тартты, печәнен дә чапты. Кыскасы, эшне агына-карасына, ир-ат һәм хатын-кызныкына бүлү дигәнне белмәде. Бары тик бер генә нәрсәне авыр кабул итте кыз – Гөлгенә сигезенчедә укыганда, кырык алты яшендә, әниләре кыз бала тудырды. И-и, хурланды да инде шуңа Гөлгенә, иптәшләреннән кыенсынды. Әнисенә карата күңелендә әйтелмәгән үпкәсе төер булып оешты. Сеңелесен имезергә утырган әнисен күрүгә җен ачулары чыга торган иде. Күп вакыт ишекне каты ябып чыгып китүдән дә тайчанмады. «Һич кенә дә күп бала табасым юк, бигрәк тә шул яшьтә», – дип күңеленә беркетте. «Бер генә бала! Бердәнбер балага тәрбия дә, игътибар да күбрәк тия» – үсмер кыз шулай фаразлады.

Гөлгенәнең ике апасы да, сигезне беткәч, район үзәгендәге кооператив училищеда сатучы һөнәрен үзләштерделәр дә, Казанга таю ягын карадылар. Шунда яшелчә һәм җиләк-җимеш кибетенә урнашып, авыр тартмалар күтәреп, үлчәү артында гер тотып сату итәләр. Болай табышлы урын инде ул, көзләрен – көньяк җимешләре һәм карбызлар сатыла башлагач, бигрәк тә. Ләкин Гөлгенәдә тырышлык белән бергә зиһен дигәнең дә шәп эшли иде. Ул инде физик көч белән гомер буе тормыш алып баруны отышлы санамады. Акылны эшләтергә кирәк дип, яхшы җирдә эшләрдәй, кирәкле элемтәләр булдырырдай уку йортын сайлады. Урта мәктәпне яхшы гына тәмамлап, Казандагы сәүдә техникумына укырга кергәч, үҗәтләнеп, укуга теше-тырнагы белән ябышты.

Ул заманнарда, сиксәненче елларда – бу техникумга укырга керү зур уңышка ирешү белән бер иде. Тауарларга кытлык кичергән ул елларда, сәүдә техникумына укырга керү бәхете тәтегән кеше үз тормышын гына түгел, туган-тумачасын да дефицит тауарлар белән тәэмин итәчәк дип фараз иткәнгә, Гөлгенә киләчәк карьерасы хакында еш уйланды. Хыялында мул, матур тормыш күзалланды. Менә ул уку йортын яхшы гына тәмамлаган, дипломлы яшь белгечне дәрәҗәле сәүдә үзәгенә алганнар. Ә анда... Җаның ни тели – барысы да бар. Фортуна атлы түти елмайса, уңышлы гына кияүгә дә чыгып куяр... Кем белә?! Әйе, Язмыш дигән түти кайвакыт бик матур елмая ул. 

Гөлгенә шулай уйлады, хыялланды. Курсташ кызлары танцыларга, кинотеатрларга, дискотекаларга йөрделәр. Гөлгенәме?! Ул, вакытын җил куып үткәргәнче, кибетләргә барып, туган апалары һәм алар белән эшләүче сатучылар белән аралашып, эш серләренә төшенә торуны файдалырак дип тапты.

Көтелгән көн җитте. Гөлгенә кызыл дипломын кадерләп кенә сумкасына салды да Кәҗә Бистәсендә үз йорты белән яшәүче әнисенең бертуган сеңелесенә – Алмапасына китте. Чех базарында сату итүче апасы да, эше тәмамлануга, йөгерә-атлый килеп җитте. Бергәләшеп иртәгәсе көнне уздырылачак диплом котлау мәҗлесенә табын хәстәрләүгә керештеләр. Гөлгенәне исә, телефонга чыгарып җибәрделәр. Гомер буе Казанда яшәп, танылган аш-су йортында эшләп пенсиягә чыккан дәү апалары белән җизнәләрен чакыру өчен урамдагы телефон будкасыннан шалтыратырга чыккан Гөлгенә шаккатты – телефон аппараты бер читтә ята, аны өзеп ташлаганнар. «Инде нишләргә икән?» – дип, аптырап басып торганда яннан узып баручы егет тукталып: «Туташ, шалтыратып булмадымы? Монда хулиганнар берничә тапкыр шулай телефонны өзеп ташладылар инде. Әйдә, бездә телефон бар, кирәк җиреңә шалтыратырсың», – дип, мөләем генә итеп елмайды.

Гөлгенә беркатлы кыз түгел, коры гына: «Белмим шул, беренче тапкыр күргән кешегә ничек итеп ияреп китәсең?» – дип, сагаюын белдерде. «Мин Галия апаларга ике өй аша гына яшим. Сезне дә әллә ничә тапкыр күргәнем булды. Әйдә, шикләнеп торма, әнием дә өйдә», – дигәч тә әле, Гөлгенә урыныннан кузгалырга ашыкмады. 

Шулвакыт, әллә тәрәзәдән күзәтеп торган, белмәссең, әллә алдан ук сүз берләшеп куйганнар, Алмапасы йөгереп килеп тә җитте. «Һай, җаным, Азамат, минем пләмәшем сездән шалтырап кына алсынчы», – дип, гозерен җиткерде. 

Алар шулай танышып киттеләр. Бер ел чамасы җитәкләшеп концерт-театрларга, киноларга йөрделәр. Азмы-күпме бер-берсенең холык-фигылен өйрәнгән сыман тоелгач, өйләнештеләр. Гөлгенә ирдән уңды, күңелендә йөрткән алсу бөре сыман татлы хыялы да тормышка аша башлады. Кызлары туды. Баланы ай ярым чамасы имезгәннән соң, Гөлгенә кызларын шешәдән ашата башлады. Ире, хатынының мондый гамәленә карата ризасызлыгын белдерде, әмма Гөлгенә: «Фигурамны бозасым килми!» – дип, кырт кисте. Гөлназ төннәрен елап уянганда, ирнең йөрәге кысылып-кысылып куя иде. Ай буе, кызларының елавына чыдый алмыйча, Азамат баланы төннәр буе күтәреп йөрде. Сабый бала өчен ана күкрәгеннән аерылу – иң авыр кайгы, диләр дөнья күргән әбиләр. Нарасый Гөлназ, әнисенең каты бәгырьлелеге сәбәпле, тормышның ачы сабагын бик иртә алды.

Яше тулуга, әнисе Гөлназны балалар бакчасына бирде. Авиация заводында инженер-конструктор булып эшләүче ирнең эше мәшәкатьле булса да, сабыена кичләрен вакытын бүлә алды: кызын балалар мәйданчыгына уйнарга алып чыкты, өйдә дә төрле уеннар уйнады аның белән, балага әкиятләр сөйләп йоклатты. Баштанаяк эшкә чумган, әле җитмәсә, Мәскәү югары уку йортында читтән торып белем алучы, һөнәри осталыгын чарлаучы Гөлгенәнең гаиләсе турында уйларга вакыты да калмый иде. «Өем һәрчак чиста итеп җыештырылган, өс-баш бөтен һәм чиста, сумка тутырып затлы ризык ташыйм. Тагын ни кирәк?!» Гөлгенә шулай фикер йөртте. Дәү апасы белән аларның серләре һәрчак килеште. Дәү апасы, алтын куллы – оста пешекче булуы сәбәпле, күп түрәләрнең мәҗлесләренә затлы табыннар ясап абруй казанган түти ул. Менә ул инде кирәкле кешеләр белән таныштырды, һәрвакытта да, тормыш алып барырдай яхшы киңәшләрен биреп торды. Тырышлыгы һәм, билгеле инде, таныш-белешнең дә ярдәме белән, Гөлгенә җитәкчелеккә үрмәләде. Башта ул галантерея кибете директоры булды. Булдыклы ханым җитәкчелек иткән кибетнең һәр бүлегендә тәртип, тауарга кытлык юк – әллә кайлардан, җаен табып кайтартып тора. Кием-салым кибете директоры булгач та, куян бүрегенә дә кытлык кичергән елларда да, Гөлгенә җитәкчелек иткәндә, хәтта ки, вакыт-вакыт чәшке, нутрия, ондатра бүрекләр сатуга чыгарыла иде. Дөрес, югары сыйфатлы, тоташ тиредән тегелгәннәре арткы ишектән кирәкле кешеләрнең башына «кунаклыйлар» иде. Ә инде кисәкләрдән, калдык-постыктан, койрыклардан тегелгәннәрен алырга халык чиратка тезелә торган иде. Гади халык анысын кулга төшерә алуына да куанды.

Гөлгенә тормышыннан бик канәгать. Барлык туган-тумача, дус-иш аның алдында биеп кенә тора. «Тормышым эзгә салынган, ярый әле балага батмадым, койрыгым бозга каткан булыр иде. Акыллы шул мин!» – дигән уйлар Гөлгенәнең башына бик еш килә иде. Еллар узды...

Мул һәм матур тормышта Гөлназ гүзәлләрдән гүзәл кыз булып җитеште. Яхшы укуы, тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаруы, пөхтәлеге белән якыннарының һәм дус-ишләренең, бигрәк тә укытучыларның ихтирамын казанды ул. Һавалы булуы гына бераз ошап бетмәде инде бетүен. Шулай да, бу сыйфат бер кылчык сыман булса да, тирә-юнендәгеләр монысын да йотып җибәрергә тырышалар иде. Ул инде, үзенең урынын белә торган үсмер кыз, сыйныфташлары арасында да гел беренче булырга омтылды. Бердәнбер һәм иркә кыз «Озын толым», «Чибәр туташ» бәйгеләрендә катнашып килде һәм уңышларга иреште. Әти-әнисе, туганнары аның белән горурландылар. Гөлгенә белән Азаматның тормышы гел шулай шома, тигез юлдан матур гына барыр да барыр иде сыман...

Беркөнне Азаматны, йөрәге тотып, эшеннән туры дәваханәгә алып киттеләр. Ул аннан үз аягында кайтмады. Иренең җидесен уздырган Коръән ашына Гөлгенә ир-атларны җыйды. Бу мәҗлескә иренең эшеннән байтак кеше килде. Алар үзләре белән берничә калын тышлы дәфтәрне дә алып килгәннәр иде. «Бильярд сукканда да, вакыт-вакыт, читкәрәк китеп яза торган иде. Без тәмәке пыскытканда да аның кулында каләм булды инде», – диештеләр.

Гөлгенә, калын тышлы кесә дәфтәрләрендәге шигырьләрне, парчаларны укып хәйран калды. Унтугыз ел бергә яшә дә, иреңнең күңелендә ниләр кайнаганын белмә инде. Шигъри җанлы, нечкә күңелле булуын белсә дә, күңелендәгесен сүзгә күчереп кәгазьгә салгандыр дип уйламаган да иде ул. Хәер, бервакыт, җаны талкынган чагына туры килепме, Азамат болай дип әйтеп куйган иде: «Наждак кәгазе кебек күңелләргә шигырь ни дә, тимер ни?! Барыбер аңламаслар...»

Кытыршы күңел – менә кем ул Гөлгенә! Акча, байлык-муллык, карьера төшенчәләрен баш миенең һәр күзәнәгенә дыңгычлап тутырган хатын, аңына килеп, инде баламны да югалтмыйм тагын дип, кызы белән җылы мөгамәлә булдыру турында уйлаганда соң, бик соң иде инде. «Таптым! Барысына да ирештем!» – дигәндә генә ни-нәрсәләрне, дөресрәге, газизләрен югалтуын аңлады. Унсигез яшьлек кызның әнисе белән уртаклашыр уйлары, бүлешер серләре табылмады. Аралаша башласалар, сүз җилеме эзләп интектеләр, өзек-төтек сүзтезмәләр белән генә чикләнделәр. Икесе дә, ахыр килеп, үз эчләренә бикләнеп, йомык боҗра эчендә яшәүләрен дәвам иттеләр. 

Гөлназ шәһәрнең дәрәҗәле уку йортын уңышлы гына тәмамлап, әнисенең дус-ишләре ярдәме белән саллы гына банкка эшкә урнашты, инде менә дүртенче елын эшли. Кызда – әнисенең холкы: эш, акча, карьера, фатир, затлы машина... Аннары – гаилә кору. Аннары... Кара син аны, вакыт ничек тиз уза, атна тәмамланып та килә, кызның әнисе янына – хастаханәгә бармавына биш көн була түгелме соң? Әнисендә – яман шеш. Гөлгенә, эш урыны өчен дер калтырап, тормыш куып, чирен дәваларга вакыт бүлә алмады. Тегеннән ишеткән, моннан укыган рецептлар белән үз-үзен дәвалагандай булды. Соңрак, экстрасенсларга да баргалады. Алтыннан да кыйммәт вакыт шулай җилгә очты. Ә яман шешкә шул гына кирәк тә, ул – котырды гына, спрут шикелле кармавычларын бавырына, үпкәләренә батырды. 

Авыруы соңгы стадиягә җиткән Гөлгенәне кызы онкология дәваханәсенә урнаштырды. Инде менә, ул алты кешелек палатада бавырын-үпкәсен косып ята. Палатадагы мәрхәмәтле ханымнар Гөлгенәне карыйлар: судноны әле астына куялар, әле авызы янына китерәләр, чөнки ул бик еш коса. Ә бердәнбер кызның – Гөлназның вакыты юк. Егерме алты яшьлек банк хезмәткәре әнисен искә төшереп: «Бүген алтыларсыз эшемне һич кенә дә тәмамлый алмыйм. Иртәгә әни янына барырга кирәк булыр», – дип уйларга гына өлгерде, шунда ук кесә телефоны чылтырады. Әнисенең бертуган сеңлесе калтыранган тавыш белән: «Гөлназ, сеңелкәем, тизрәк килеп җит, әниеңне чыгаралар», – диде. «Ничек барыйм? Мин бит алтыга кадәр эшлим. Иртәгәгә кадәр түзә алмыйлармыни?» – дип, Гөлназ җиңел генә мәсьәләне хәл итмәкче булды. Телефоннан апа кеше: «Син ни сөйлисең? Әниең үлем хәлендә. Бүген төннән дә калмас, диләр табиблар. Берүзем ни рәвешле алып кайтыйм да, ничекләр итеп бишенче катка алып меним?» – дип үрсәләнде. Көн саен эштән соң апасы янына хәл белергә килеп йөрүче сеңел шулай өзгәләнде. Әйе, Гөлгенә сигезенче сыйныфта укыганда туган сеңел инде ул. Өендә аны, өч баласы, авыру каенанасы көтә. Ә ире ерак юлларда машина йөртә.

... «Әле дә син бар дөньяда!..» 

Икенче көнне, таң алдыннан, җан биргәндә, баш очында иреннәренә су тидереп торган сеңелесенә Гөлгенә шул сүзләрне генә әйтә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар