Логотип
Проза

Сорап алган ялгызлык


(хикәя) 
Кинәт кенә кырык сигез яшьлек ирен фаҗигале хәлдә югалткан Таңчулпан турында халык төрлесен сөйләде. Берәүләрнең күзе хатынга ире калдырган байлыкка кызыкты. Ике катлы иркен таш йорт, аның янында терәлеп торган зур таш гараж, берсеннән-берсе затлы ике машина. Икенче берәүләр, киресенчә, Зәвир кебек тырыш, булдыклы ирне югалтып, кырык дүрт яшендә тол калган хатынны кызгандылар. Өченчеләрне ире белән егерме елдан артык бергә гомер иткән Таңчулпанның каты бәгырьлелеге гаҗәпләндерде. Кинәт кенә ире үлү хәбәрен ишеткәч тә, аны җир куенына биргәндә дә, күмеп кайткач та, ник бер тамчы күз яшен төшерсен Таңчулпан! Әтиләре кайгысыннан кызы Әлфинурның озын керфекләре кипмәде бу арада. Хәтта улы Фаилнең дә күзләре кызарган иде. Зәвирне озатырга килгән бик күпләр зиратта аның хакында җылы сүзләр әйтте. Ә Таңчулпан, тирә-яктагы таш сыннар кебек үзалдына карап, өнсез-сүзсез катып тора бирде. Күзләренә элгән кара күзлек аша хатынның ни кичергәнен беркем дә белмәде. Зәвирне җирләп кайткач, халыкны ашханәгә җыеп, тиешле догасын укыттылар. Таңчулпан авыр чакта терәк булган туганнарына, дусларына рәхмәт әйтте. Болай да басынкы тыныч тавышы гына урыны-урыны белән өзелеп куйды. Халык таралды. Таңчулпан якыннары белән генә калды.  
Буш караңгы өйгә алар дүртәүләп кичкырын гына кайтып керделәр. Әлфинур бу авыр минутларда әнисе яннынан китмәскә тырышты. Фаил, әтисен эзләгәндәй, гаражга чыгып китте. Таңчулпанның сеңлесе Рәхилә диванда хәрәкәтсез утырган апасын юатырдай сүзләр таба алмыйча изаланды. Хәер, Таңчулпан аны ишетерлек хәлдә түгел иде. Ул бүген әллә кайда, үзе генә белгән дөньяда иде. Күзләре бер ноктага текәлеп тора да, җанын каезлаган сорауларына җавап эзләгәндәй, Зәвирнең тирә-яктагы киеменә, әйберләренә төбәлеп карый... Әйе, бүген барсының да миләрен бер авыр уй кызган кадак белән кыздыргандай әрнетә – ничек болай килеп чыкты бу? Нигә якын кешеләре бүген алар белән түгел? Нигә ул, гөрләтеп яшәр урында, салкын гүрдә ята? Авыр тынлыкны бозар өчен Әлфинур телевизорны кабызып куйган булды. Күзләрен кая төбәргә белмәгәннән, карашларын экраннан алмыйлар, ә күңелләре әллә кайда... 
Йончыган, арыган әнисен Әлфинур икенче катка йокы бүлмәсенә мендереп яткырды. Өстенә җайлап йомшак җәймә япкан кызының кулларын әнисе бер мизгелгә тотып алды да, әкрен генә кысып куйды. Сеңлесе, бала сөйгәндәй, башыннан сыйпап китте. «Ятыйммы яныңа?» – дип үзен генә калдырмаска тырышкан кызы белән сеңлесен Таңчулпан бүлмәдән чыгарып җибәрде. Шулай да, йөрәгеңне кайгы суырган бу мизгелдә мондый якыннарың булу ничек яхшы... Алар булмаса ни кылыр иде Таңчулпан ялгызы?  
Әлбәттә, аны бүген йокы алмады. Көне буе тыеп килгән яшьләре, йомылган керфекләре аша бәреп, иреккә чыктылар. Менә шулай, эчендәген кешегә күрсәтмичә, гомере буена тыелып, басылып яшәде Таңчулпан. Төннәрен генә юеш мендәрен кочаклап бушанды. Зәвир кунарга кайтмаганда, аны көтеп, капкадан күзен алмыйча, тәрәзә янында таңга хәтле басып торган чаклары булды. Ул өйдә чакта да ун кеше сыярлык киң караватның читендә яткан ире белән ике арадагы салкынлыктан өшеде Таңчулпан. Гәүдәсе генә түгел, күңеле дә туңды. Хатынына аркасын борып йоклап киткән иренең тын гына сулыш алуын тыңлый-тыңлый, кавышкач та бианасы биргән тар гына сиртмәле караватны, икесенә дә җитә торган уртак юрганны сагыш белән искә алды Таңчулпан. Тар караватта бер-берсенә сыенып диярлек ятып, аркасы, йомшак җире белән тиеп торган иренең үпкәләве озакка бармый. Ул, хатынына терәлеп бераз яту белән, борылып, назлы кулларын йөртә башлый иде. Нигә алдылар алар икесенә ике аерым җәймәне, араны ерагайткан бу киң караватны? Хәер, карават кына гаеплеме икән?.. Җиргә сеңеп беткән иске өйләрендә алар нинди бәхетле иде! Кешедән калган җимерек йорт булса да, үзләренең җылы куышларына сөенделәр. Шул бәп-бәләкәй өйдә ике балалары туды. Сиртмәле өч тимер карават, зур гына мич, ике өстәл торган өй аларга бер дә кысан күренмәде. Башта бәхетеннән очып йөргән хатынны бу ике катлы яңа йортлары соңгы елларда сөендерми дә башлады. Әллә ничә бүлмәле йортта ир белән хатын бер-берсен күрмәделәр дә диярлек. Башта гаражында кешегә машина көйләп, соңрак машина төзәтү буенча үз эшен ачкан Зәвир, шушы биек йортны салам, дип, көне-төне эшләде. Яшәп яткан район үзәге зур гына. Клиентлар җитәрлек. Кешедә хәзер машина күп. Зәвирнең эше җай гына барды. Өстәвенә, Таңчулпан чирканып-иренеп тормады, мал үстереп сатты. Икәүләп тырыша торгач, тормышлары алга китте. Балаларын үстереп, укырга керттеләр. Ике катлы зур өйнең ишегалдына таштан мунча, гараж салынды. Икесенә дә затлы машина алдылар. Зәвир, элекке кебек мазут-майга батып, машина астында ятмады, кеше яллап эшләтте. Соңрак машинага кирәк-ярак сату буенча кибет тә ачып җибәрде. Тик өйдә байлык арткан саен, ир белән хатынның аралары суына барды. Зәвирнең моңа хәтле Таңчулпан белмәгән «кәттә» дуслары барлыкка килде. Эше яхшы барсын өчен Зәвир урында эшләгән кирәкле кешеләр белән танышты. Соңгы арада гаиләсеннән читләшә башлаган ир күп кенә вакытын яңа дуслары, файдалы танышлары арасында үткәрергә гадәтләнде. Бай, булдыклы ирләр янында җиңел акча яратучы җилбәзәк хатын-кызлар чуалырга ярата. Зәвир дә хатынына бирә алмаган назларын башка яшь, дәртле хатыннарга бирде. Өенә кунарга кайтмый калган чаклары да күп булды. Нинди сабыр холыклы Таңчулпанның да түземе төкәнде. Тормыш ямен тавыш-гауга бозды. Хатын яратып тормышка чыккан ирен танымас булды. Әйе, байлык кешене үзгәртә икән шул. Кызганычка каршы, бар кешене да яхшы якка түгел...  Зәвирнең төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, сөйләшүенә хәтле үзгәрде. Яшь чакларында Таңчулпанны сокландырган, бүрек кебек күпереп торган чәчләрен пәке белән заманча кырып, бармакларына калын ялтыравык балдаклар кигән ир түгәрәк корсак үстереп җибәрде. Кайчандыр бергә машина астын чокыган иптәшләре белән Зәвир «заманача», бармак тырпайтып кына аралашты. Байлык ягыннан үзенә җитешмәгән күрше-күлән, артта калган дуслар онытылды. Башта бер-ике тапкыр хатынын алып, соңрак акча яраткан яшь туташларны ияртеп, Зәвир еракка ял итәргә йөрде. Иренең шулай ачыктан-ачык үзен мыскыллавыннан бизгән Таңчулпан, сабырлыгы бетеп, үзен санга сукмаган Зәвирдән аерылырга булды. Тик байлыгын, акчасын бүләсе килмәгән ире үзенчә, үзенә ошаганча яши бирде.  
...Таңчулпан, торып, тәрәзә янына килеп басты. Тышта сибәләп яуган җәйге яңгыр хатынга кушылып елый кебек... Ире кайтканын көтә-көтә, күпме төннәр үткәрде Таңчулпан бу тәрәзә янында. Хыянәтләренә түзә алмыйча, ачынып, Зәвирне каргаган чаклары да булды. Хатынның йөрәген яндырып гаеп тойгысы телгәләде: «И Аллам, каргышым төштеме әллә?..» Күңелен әллә нинди, авыр таш кебек, үкенечкә якын хис басты. Иң кадерле, иң газиз еллары шулай үткән өчен... Гаилә учаклары менә шулай аянычлы сүнгән өчен. Өмет-хыяллары киселгән өчен... Ялтыравык байлык дөньясында күзе чагылган ирен югалткан өчен. Икенче яктан, Таңчулпан үзе дә, иреннән калышмыйча, көн дими, төн дими дөнья йөген тартты. Булмаганны булдырырга, җитмәгәнне җиткерергә тырышты. Менә хәзер барысы да бар, үзләре генә юк шул алар. Зәвир җир куенында. Таңчулпан да кайчан тернәкләнер әле, кайчан тормыш ямен яңадан тоя башлар? Ул да әле юк санында... Шунысы бик ачы, Таңчулпан ирен саклап кала алмады... Дөнья артыннан ярышып куа торгач, шулай бер-берсен дә, үзләрен дә югалтты алар. Язмышның муллык белән сынавы шушы булдымы икән? Күтәрә алмады сыман Зәвир бу сынауны... Иренә ялынып-ялварып, көйләп-үтенеп тә тормышлары бармагач, Таңчулпан язмышыннан ялгызлык бирүен сорады. Парлы ялгыз тормышының яме калмады Таңчулпан өчен. Балкып торган дөньялары сөендермәде. Торган саен юкара барган мәхәббәт җепләре тартыла-тартыла өзелде. Арада тирән упкын хасил булды. Күзен байлык, гөнаһ элпәсе томалаган Зәвир шул чоңгылга төшеп юкка чыкты. Машина газына агуланып үлгән Зәвирне мәктәпне яңа бетергән бер кыз белән бергә эчке яктан ябык бер гаражда анадан тумыш ялангач килеш таптылар. Һәрбер катлаулы вакыйгадан чыга белгән, һәрчак уяу күренгән ир кеше җилбәзәк хатын-кыздан шулай башын югалтты. Ә бәлки, бу аның сизгерлеген югалту түгел, ә кылган гамәлләре өчен җаваптыр, кем белә... Бер нәрсәне дә үзе белән алып китә алмады байлык артыннан куган Зәвир. Барысы да өелеп җир өстендә калды.  
Менә...Таңчулпан сораган ялгызлык та килде. Тик бәхет кенә юк... Ничек яшәргә? Ничек онытырга барысын да? Кайдан, кемнән дәва эзләргә? Балаларга элеккечә ничек терәк була алырга? Ничек бөгелмәскә? Балалар тиздән тагын китәрләр. Берсе укый, берсе эшли. Аларның үз тормышы. Бу зур, буш йортта ничек яшәргә? Теләп алган ялгызлыкка ничек түзәргә? «Эх, әнкәй исән булса!..» Юк шул! Таңчулпанның дөньяда иң газиз кешесе моннан өч ел элек китте. Өе авылда буш тора. Сеңлесе Рәхилә гаиләсе белән аръякта гына яши. Таңчулпан әнисенең төсе итеп саклаган җиңсез, яшел бәрхет камзулын шкафтан эзләп тапты да өстенә киеп куйды. Йомшак бәрхеткә борынын төртте. «Әни исе килә...» Йончыган, өшегән гәүдәсенә җылы күчте, иңнәрендә әнисенең кытыршы кулларын тойгандай булды. Бик авыр чакларында бер генә кайтып егылмады Таңчулпан әнисе бусагасына. Күңеленә әнисенең сүзләре килде: «Балам, тормышыңда ни генә булмасын, туган йортың барлыгын онытма. Монда яралы йөрәккә туфрак сипсәң, туфрак та дәва...» Үз йортын, дөньясын, тормышын Таңчулпан ташлавын ташламас. Өеңне ташлап чыгып китеп кенә, барысы да җиңел генә онытылмас. Шулай да, кайтып килергә кирәк әни йортына. Әнкәй үзе булмаса да, анда әниле һава бар. Ул һавада эленеп калган әнкәй тавышы бар. Идәндә ул баскан эзләр бар. Әнкәй эчкән чишмә суы бар. Әнкәй әйткән дәвалы туган туфрак бар... 
Төне буена керфек тә какмаган Таңчулпан тәрәзәне киереп ачканда, тышта сибәләп яуган җәйге яңгыр туктаган, офыкта алланып таң атып килә иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен язмаларны котеп алам бик яратып укыйм.Рэхмэт сезгэ.ижатыгызда зур унышлар телим

    • аватар Без имени

      0

      0

      шэп булган....(((( 10 тапкыр улсен...слабак ир...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Физәлия дустым... Рәхмәт... Хыянәтне мин дә кичерәм... Бик тә авыр... Бу язманы укыгач... яраларым тагын ачылдылар...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кызыксынып укып чыктым.Минем андый хәлне ишеткән бар иде.Чыннан дабулганны. Мәктәпне бетергән кыз белән түгел.Анысы бигрәк инде.

          Хәзер укыйлар