Логотип
Проза

​Солдат хаты


 (хикәя)
 Фәйхүнә, ишегалдында сыерын сава-сава, койма аша урам якка күз ташлап алгалады. Хат ташучы Бибисара бүген кич күренмәде. Улыннан хат китермәсме икән? Монголиядә хезмәт итүче улы Әнәстән хат булмаганга бүген егерме тугызынчы көн китте. Нигә шулай озак язмый улы? Таза-сәламәтме икән балакай? “Имин генә йөреп кайт инде, улкаем...” Фәйхүнә, тынгысыз, борчулы уйларының күңеленә сыймыйча, аваз булып бәреп чыкканына үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Сөтлебикәсе, аның борчуларын бүлешкәндәй, урынында торган килеш хуҗабикәсенә муенын борып карады да, тынычлан, бар да яхшы булыр дигәндәй, “мөөө...” дип мөгрәп, койрыгы белән аны җиңелчә сыйпап куйды. Кулы зең-зең имчәк тарта, ә күзләре капкада. Капка астында кемнеңдер аяклары күренгәч, Фәйхүнә, сөтен түгә язып, урыныннан сикереп торды да, тизрәк урамга ашыкты. Ул чыкканда хат ташучы Бибисара, почта тартмасына ике гәзит ташлап, инде китеп бара иде. Хат булмаганга үзен гаепле тойган кебек, борылып, юк бит әле бүген, диде дә, авыр сумкасын сөйрәп, күрше йортка ашыкты. Татар тотып карамый ышанмый дигәндәй, Фәйхүнә шулай да, бөкләнгән ике гәзитнең битләрен ачып-ачып, селкт-селки карады. Улыннан бүген дә хат юк иде. Көтеп-көтеп алданган ананың күңеле кителде. “Балакаем, нигә язмыйсың әниеңә? Башта ерак дип тормый, атна саен килә иде бит хатларың. Конверт, кәгазь-каләм алырга акчаларың бардыр бит. Беләсеңме икән монда әниеңнең үзәккәе ничек өзелгәнен синең өчен...“ Сыерын савып бетерергә дә онытып, Фәйхүнә өйгә керде дә өстәл клеенкасы астыннан улының соңгы хатын кулына алды. Улы белән барысы да яхшы булуын аңа тагын бер кат үз-үзен ышандырырга кирәк иде. Әнә бит: “Әни, минем барысы да яхшы. Хезмәтем ярыйсы гына бара. Уналты ай үтте. Дембельгә сигез ай гына калды...” – дигән. “Дембель” дигәнен Фәйхүнә бик аңлап бетмәгәч, хәрби хезмәттән кайткан егетләрдән сорады. Өйгә кайтырга вакыт җитү, янәсе... Менә бит, әни, минем өчен кайгырма, дигән. Бәбекәем... Фәйхүнә улының хәрби кием киеп төшкән сурәтенә бер тын карап торды да, көрсенеп, хат белән рәсемне әйбәтләп төреп, тагын урынына тыгып куйды. “Тыным белән суырып алыр идем кош теледәй хәбәреңне, балакаем...” Ачык тәрәзәдән сөтлебикәсенең, кая булдың дигәндәй, мөгрәгәнен ишетеп ушына килде дә, тагын сыер саварга чыгып китте.
 Улларын хезмәткә җибәргән барлык аналарның да тормышы шулай – хат белән хат арасында үтәдер инде. Көтеп-көтеп берәр хәбәр алсаң, олы бәйрәм. Солдат хатлары кыска. Һәр хатта кабатлана торган, хезмәт яхшы гына бара, минем өчен кайгырмагыз, дигән сүзләрнең бәһасе алтын-көмештән кыйбат. Алган көнне үк, бар эшеңне ташлап, барысыннан да кайнар сәламнәр юллап, авыл яңалыкларына тукталып, һава көн торышын тасвирлап, изге теләкләр теләп җавап язасың да, көннәрне түгел, минутларны санап, тагын хат көтәсең. Менә улыннан хат килмәгәнгә икенче ай китте. Ничек түзеп ята икән йөрәккәең, бәгырь җимешем? Таза-исән генә булсаң ярар иде...
 Йөрәк парәң әллә кайларда йөргәндә авызыңа аш үтәме соң? Үзең бер капкан саен улыңны искә аласың. Ач түгелме икән балакай? Сурәтендә йөзе әзрәк ябыгып, тартылып та киткән кебек. Хезмәте дә бер дә җиңел түгелдер инде. Аллакаем, ярдәмеңнән ташлама газиз баламны... Казарма дигәннәре суык түгелме икән?.. Җәберләмиләрме икән аны анда чит-ят илләрдә? Канатлары булса, ана улы янына очып барып җитәр иде. Әйе, күкләр тыныч. Шөкер, сугышлар юк. Шулай да уллары хәрби хезмәттән исән-имин әйләнеп кайтканчы кайсы ана үзен тыныч кына тоя икән?!
 Фәйхүнә улын ялгызы гына үстергәч, әллә, караучым юк дип, төрле белешмәләр җыеп, улын хезмәттән азат итәргә дә уйлаган иде. Тик Әнәсе аяк терәп каршы торды. Хәрби хезмәткә дә бармагач, мин нинди егет булам, янәсе. Хезмәт итеп кайтмаганнар ниндидер кимчелекле саналалар бит. Шулай да ана йөрәге курка шул баласы өчен. Дөньялар гына имин була күрсен, Ходаем! Күкләр генә аяз булсын! Саубуллашканда улы, әнисен кочагына кысып: «Елама, әнием, мин синең яклаучың!» – дигән була. “Яклаучым да бит, якларга туры килмәсен инде безне, балакаем! Әниеңне якларлык бөркет булып үсеп җитүең олы шатлык анысы. Тыныч кына хезмәт итеп, булган бурычыңны үтәп кайт. Әллә кая, чүл арасына эләгүең генә, бәбекәем. Якташ егетләр бар, дидең алай. Шулай д, бик ерак шул Монголия дигәннәре. Шуңа да хаты озак киләме икән?“ Фәйхүнә уйланды да уйланды. “Үзебезнең юкә урманнарын сагынам”, – дип язды улы бервакыт. Сагынырлык та шул чүл араларында, балакаем... Урманнарда да йөрерсең, Алла бирса, сулар да коенырсың үскәндәге кебек. Исән генә йөреп кайт... Үзен нинди зур санаса да, бала гына шул әле. Эченә юкә чәчәге кыстырган хаты бардымы икән әнисенең? Ике-өч кенә мәтрүшкә чәчәгенең таҗын да салган иде... Менә, янәсе, аунап үскән тугайлар да сине көтә, улым... Хат язган саен үзе табып үстергән Алабайны сораша. Ни булсын Алабайга? Әнә, сөяк кимереп ята...
 Бер хатында Әнәс әнисенә: “Әни, мондагы бер командирның хатыны Бадрактан. Тиздән ул авылына кунакка кайта”, – дип, аның исем-шәрифәләрен атап язгач, Фәйхүнә, тиз арада җыенып, егерме чакрым ераклыктагы Бадракка чыгып китте. Ерактан кайткан командир хатынын табып, улына дип күчтәнәчләр, кырык сум акча тапшырды. Тик авызыннан өзеп улына җибәргән ярдәме солдат улына эләкмәгәнен белгәч, ачынып бер утырып елады. Әй командир хатыны, шул бала өлешенә дә кызыгып кул сузгач ни?! Кемдә хезмәт итү, ил алдындагы бурычын үтәү кайгысы. Кемдә акча комагайлыгы. Кемнәр арасына гына эләкте инде башкаең, газиз балакаем... Исән генә кайтсаң ярар иде...
 Улыннан ай ярымга якын хәбәр алмаган Фәйхүнәнең җан тынычлыгы югалды. Ул хәсрәткә калды. Юкка түгелдер бу хәл. Сау-сәламәт булса язар иде. Ни кылырга инде? Тукта, исән-сау балаң өчен кайгы чакырып, елап утырма дип, үзеннән-үзе аккан күз яшьләрен тыя алды. Түземлеге төкәнгән ана бер көн, башына бер уй килеп, иртә таңнан район үзәгенә чыгып китте. Кыюсыз гына барып кергәндә военкомат начальнигы урынында юк иде. Хәрби комиссариатның беренче катында үтеп-сүтеп йөргән хәрби киемле кешеләргә хөрмәт белән карап, ярты көн сабыр гына утыра торгач, аны начальник кабинетына чакыртып алдылар. Фәйхүнә өстәл артында утырган урта яшьләрдәге кыска чәчле, хәрби киемле, погоны өч йолдызлы кешегә дулкынлана-дулкынлана үтенечен сөйләп бирде. “Иптәш, улымнан ай ярымга якын хат-хәбәр юк. Бик борчылам бердәнберем өчен. Ярдәм итегез әле, зинһар”. Хәрби кеше бик җитди йөз белән тыңлый-тыңлый, солдатның исем-шәрифәсен сорап, кәгазенә нидер язды да, Фәйхүнәне коридорда бераз утырып торырга үтенеп, телефон трубкасына тотынды. Ярты сәгатькә якын вакыт анага ярты көн кебек күренде. Башыннан мең төрле уй үтте. Командир бүлмәсенә чакырып керткәндә Фәйхүнәнең борчылудан йөзләре агарган, куллары калтырана иде. Хәрби кешенең кырыс кыяфәте йомшара төште. Ул Фәйхүнәнең янына килде дә, иңнәреннән җиңелчә сөеп: “Сезгә борчылырга урын юк. Улыгыз авырып госпитальгә эләккән. Инде терелеп килә”, – дип тынычландырды. Фәйхүнә күңеленә тулышкан рәхмәт тойгысының яшь тамчылары булып тамганын сизми дә калды...
 Военкомат начальнигы әмере буенча Фәйхүнәне китергән “УАЗ”ик машинасы өй янына килеп туктаганда, хат ташучы Бибисара почта тартмасына хат салып ята иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Абыйлар армиядә хезмәт иткәндә аларга җавап хатлары язу минем өчен мактаулы бурыч һәм зур җаваплылык иде. Янымда утырып әйтеп-төзәтеп торган әниемнең уй - хисләрен бик төгәл тасвирлагансың, Физәлия!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Барлык энилэрнен кичерешен язгансыз ,рэхмэт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Армия сафларында мирный вакытта да торле халлар була. Улларым 3есена 7ел хезмат итте. Инде оныгыбыз га повестка бирделар. Рахмат аниларнен хален тасвирлавыгызга, Хезматта солдатларны Ходай сакласын!

        Хәзер укыйлар