Логотип
Проза

Соңгы әманәт - 5

Хәрәкәтсез гәүдәгә җан кергәндә ирләр палатысын җыештыра иде Гөлйөзем. 

Дүртенче өлеш: http://syuyumbike.ru/news/proza/sogy-mant-4

***
Хәрәкәтсез гәүдәгә җан кергәндә ирләр палатысын җыештыра иде Гөлйөзем. 
Башта бармаклар селкенде, аннан күзләр ачылды. Түшәм белән дивар арасын җентекләп тикшергәннән соң, күзләр идән юучы кызны күреп алды. 
– Ниһаять! – диде кыз якынын күргәндәй куанып.
– Гөлшаһидә?!
– Юк, ялгышасыз. Мин Гөлшаһидә түгел, – диде Гөлйөзем елмаеп. 
– Фәрештә?! 
– Юк, юк. Фәрештә дә түгел. Зинһар, борчылмагыз! Иң мөһиме: сез исән! – диде дә табибларны чакыру өчен постка йөгерде.
– Күлмәк белән тугансыз! Ничә кешедән берүзегез исән калдыгыз, – диде Нурания Нуруловна. Йөрәк тибешен кат-кат тыңлады.
– Аңыгызга килү яхшы, дәвалавы күпкә җиңелрәк булыр. Менә күрерсез, аякка бастырырбыз! – диде ышаныч өстәп.
Гөлйөземнең шатлыгы эченә сыймады, күргәннәрен тизрәк Ак әбисенә кереп сөйләде, аңа рәхмәтен белдерде.
– Иртәгә минем имтихан, – диде ул, яңалык җиткергәндәй.
– Алай икән. Уңышлар телим, кызым! Тик синнән башка мин нишләрмен икән? – диде әби, шундук борчыла төшеп. Ул тәмам Гөлйөземгә ияләшкән иде шул. Үз оныгыдай якын күрде.
– Борчылма, берәр нәрсә уйларбыз. Үземнең урынга әнине булса да җибәрермен, – диде кыз, Ак әбисен юатып.
Соңгы арада Гөлйөзем өйдә бик сирәк булды. Укудан кайта да эшкә йөгерә. Аннан кайтуга кич җитә. Эше турында әнкәсе белән сөйләшергә дә вакыты калмый. Ял көннәрендә ул һаман элекке гадәте буенча китапханә юлын таптады. Сәбәбе бар – имтиханга әзерләнә. Теләге – көллиятне тәмамлагач, югары белем алу. 
Гөлйөземнең эш урынын күптәннән күрәсе килә иде Гөлшаһидәнең. Шуңа да берсүзсез ризалашты. 
Этажны карап чыкканнан соң, башта хатын-кызлар палатасына керделәр.
– Әнкәй, иң элек Ак әбием белән таныштырам да, аннан тагын берәү белән. Әлегә сюрприз, – диде кыз серле елмаеп, нидер вәгъдә иткәндәй.
– Әбекәй, таныш бул! Әнием дә, әтием дә шушы минем! Исеме – Гөлшаһидә, – диде Гөлйөзем анасы белән горурланып.
Таныш йөзне күргәч, әбинең исәнләшергә ачылган авызы ябылмый калды. Еллар Гөлшаһидәне әллә ни үзгәртмәгән иде. Ул аны шундук таныды. Моннан ничә ел элек үзенең тозсыз сүзләре белән рәнҗеткән Гөлшаһидә каршысында басып тора. Үз кызыннан булмаган хөрмәтне күрсәтүче Гөлйөземне үстергән Гөлшаһидә... Кайчандыр икесен бергә өеннән куып чыгарган кыз белән ана лабаса... Башка сыймаслык хәл! Фәһимәттәйнең мизгел эчендә башыннан бер-бер артлы күңелсез уйлар узды... Гөлйөземгә бер сүз җитәчәк. Хәзер әйтеләчәк сүз – бер сүз дөньяның астын-өскә китерәчәк. Бетте баш, хәзер бар да чәлпәрәмә киләчәк. «Шушымы синең «Ак әбиең», бу бит «сихерче карчык», – дип әйтәчәк ул аңа. Минем янда әйтмәсә дә, аулакта әләкләячәк. Ә әләк – агудан яман!
– Фәһимә түти сез, ахрысы? – диде ягымлы гына Гөлшаһидә.
– Мин... – диде калтыранган иреннәр, яман уеннан арынырга теләп.
– Кызык! Сез танышлармы? Ничек? Нигә мин белмим? – диде Гөлйөзем, сорау өстенә сорау яудырып.
Үз-үзен белештерми калтыранган карчыкның борчылудан кулындагы дисбесе идәнгә төшеп чәчелде. «Кычытканга да кырау тияр чак җитә икән... Карт җүләр!» – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, дисбе төшләре тәгәрәгән яктан күзен ала алмый.
Сизгер кызның сизгер күзләре Ак әбисенең борчылуын искәртте. Тавышсыз-тынсыз гына, бер әнисенә, бер әбисенә карый-карый, оҗмах бакчасында үскән хөрмә төшләрен җыйды. 
– Без – авылдашлар, – диде Гөлшаһидә, үзен үтә дә тыныч тотып. – Күрешмәгәнгә генә күптән.
– Йә, ярар, миңа китәргә вакыт, – диде Гөлйөзем, сюрприз турында яңадан сүз кузгатуның урынсыз булуын аңлап. – Әнием, күрше палатага керергә онытма. Анда система куйдылар, даруы бетә башлагач посттагыларга хәбәр итәрсең, – диде дә әнисе белән Ак әбисенең битләреннән үбеп чыгып йөгерде.
Ашыгып уйлау – хата чишмәсе шул. Ишеттеңме, ничек җаваплады Гөлшаһидә. Син мәңге алай булдыра алмассың, карт җүләр. Тагын да ныграк күпертеп, кирәкмәгәнне чәпәп күз чыгарыр идең әле. Сүз ул – нәкъ чи тире кебек: ничек тартсаң, шулай сузыла. Теге юлы да нахакка йөрәген яраладым бичараның. Каян килде шундый явызлык... Эх, телемне тыйган булсам, менә дигән киленем, менә дигән оныгым булыр иде үземнең?! Мәхмүтем дә исән булыр иде... Юк шул, юк! Ничек җир күтәреп йөртәдер үземне, һич аңламыйм? 
– Биттәге пычракны су белән юып була, Гөлшаһидә, күңелдәге пычракны пычак та кыра алмый, – диде Фәһимәттәй, уйларыннан арынырга теләп.
– Бер аккан су елгага һичкайчан кире кайтмый. Кирәкми, Фәһимә түти, борчымыйк йөрәкне, – диде Гөлшаһидә, карчыкның өстендәге юрганын рәтләп.
– Күңелең яхшы синең, Гөлшаһидә. Кызың да үзеңә охшаган.
– Гел яхшыга өйрәнсәң, башка яман керми, Фәһимә түти. 
– Зинһар, кичер мине, синең алда мин гаепле. Эх, шул вакытта... – дип еламакчы иде Фәһимә түти, тик күзеннән яшь чыкмады.
– Кирәкми! Битәрләмәгез үзегезне. Буласы булган, эш узган, – диде Гөлшаһидә. – Мин үч сакламыйм. Кызым да үзем кебек. Үпкәсе өч көннән артмый.
Яхшыга да, яманга да кояш бертөрле караса да, карчык кылган гөнаһысы өчен җәзасын алган иде инде. Артыгы белән алган. Зур кеше үлсә – өй буш кала диләр, ә бала үлсә – йөрәк бушый. Ул да нәкъ шул халәттә.
 
 

***

Күрше палатага кергәч, Гөлшаһидә белән Котдусның карашлары очрашты... Тау башында томан һич таралмаган кебек, йөрәктә дә мәхәббәт беркайчан да сүнми икән. Арада егерме ел, хәтта, булмаган кебек тоелды аларга. Котдус сикереп тормакчы иде, Гөлшаһидә туктатты.
– Кая ашыгасың, егет, ял ит бераз.
– Гөлшаһидә, син? Ничек мине таптың? Каян белдең?
...Чыннан да, кызык сорау. Җил исмәсә, үлән тибрәнми бит. Әгәр Гөлйөзем чакырып китермәсә, очрашыр идеме ул Котдус белән? Кирәк бит ә, бер көнгә ике яңалык!
– Кызым чакырды, – диде Гөлшаһидә кояштай балкып. 
– Ул сиңа охшаган, чибәр, акыллы...
– Беләм. Чибәрлеге минеке булса, акылы – синеке, – диде Гөлшаһидә озакка сузмый әйтә алуына куанып. 
– Сиздем, – диде Котдус, Гөлшаһидәнең кулын йөрәгенә кысып. Төшендә күргән ике кашлы йөзекнең бер кашы – Гөлйөзем булуын аңлаган иде ул. Икенчесе, дустының кызы – Гөлшаһидә. Димәк, ул икеләтә әти. 
 

***

Кунаклар таралып беткәч, Гуля, йорт җиһазларын урыныннан кузгата-кузгата, өй җыештырырга тотынды. Әнкәсе бүлмәсендәге йомшак кәнәфине кече бүлмәгә чыгарырга булды ул. Кырыйлары күпертеп эшләнгән кәнәфи ишеккә сыймагач, янтайтып чыгардылар. Аскы бүлемтегеннән, көтмәгәндә дөңгертәп идәнгә тимер шкатулка төште.
– Менә шул инде безнең утта янмый, суда батмый торган серле сандыгыбыз. Ачкычын тапсак, бездән дә бай кеше дөньяда булмас! – диде Гуля шаяртып. Влад чынга алды булса кирәк, кәнәфине урнаштыруга ук, ачкыч эзли башлады. 
– Гадәттә, ачкычны өске якка, бала буе җитмәслек урынга куялар, – дип сүзен башлады ул, диссертация якларга җыенган студент кебек. – Сезнең өйдә яшь бала булмау сәбәпле, өскә җыеп куюның кирәге юк. Димәк, ачкыч шушы тирәдә, савытыннан әллә ни ерак китмәгәндер, – диде егет һәм озак көттермәде: – Таптым! – диде, сабыйларча куанып.
Яшьләр, серле сандык эченнән, тышы тузган калын дәфтәр, төргәге белән документлар һәм ачкыч табып алдылар. Гуля, документларны аңлаган кешедәй барлаган булды да, дәфтәрне кулына алып, кәнәфигә җайлап менеп утырды. Аннан, дәрес башлаган укытучы сыман, кычкырып укый башлады.
«Сөеклем Эдуард! Сине җирләгән көнне кызыбыз туды. Авырлыгы –1 кг 200 грамм, озынлыгы – 34 см. Врачларның «өметсез», дигәнен ишеттем... Башка берни дә хәтерләмим... Ярты ел больницада ятканмын...»
 Әлеге җөмләләрне аңларга тырышып, Гуля янә бер кат үзлегеннән укыды. 
«...Мәхәббәт җимешебезне синең дустың Котдус ялгызы тәрбияләгән. Мин чыккач, балага исем куштык. Юк, син уйлый күрмә ярты ел бала исемсез булган дип. Ул аңа һәрвакыт Гөлшаһидә, дип эндәшкән. (Йөргән кызының исеме!) Үзең уйлап кара, уйнатканда да, йоклатканда да шул исем белән эндәшкән, елаган чагында да шул исем белән юаткан... Мин башка исем уйлый алмадым, дөресрәге, каршы килмәдем. Гульшагида – матур исем, миңа ошый. Балага да килешә сыман. «Бигрәк тә чем-кара шомырттай чәчләренә, түгәрәк йөзенә туры килә», – ди Котдус... Әйтерсең лә, ул татар кызы... Котдус кызыбызны кирәгеннән артык ярата. Синең өчен дә, үзе өчен дә, Гөлшаһидә өчен дә сөя ул аны. Мине дә хөрмәт итә. Аның хатыны булмасам да, үземне бәхетле хатын итеп хис итәм. Чыннан да, янәшәмдә ул булганда бернинди дә куркыныч янамый. Котдус – синең көзгең!.. Әйтерсең лә таш дивар!..»
– Монысы нинди язу тагын? – диде Гуля запискага төртелеп. Дәфтәрнең икенче битендә Эдуардның Любага язган соңгы язуы беркетелгән иде. Шул сүзләрне укыгач, күз аллары тагы да томанланды кызның. 
– Влад, калдыр үземне генә! – диде ул еламсырап. Көтелмәгән яңалык күңелен йомшартты кызның. Ялгызы гына калып укырга теләде ул.
Әнисе язган көндәлеккә охшаш дәфтәрнең һәрбер бите ниндидер отчетны хәтерләтә сыман иде. 
«...Без Мәскәүдә. Мәхәббәт җимешебезгә бүген, ниһаять, операция ясадылар. Уңышлы узды, диделәр. Сөенечемне беренче сиңа җиткерәм. Ниһаять, дидем, бераз көтәргә туры килде, чөнки кирәкле сумма, юл чыгымнары әйтеп бетергесез зур иде. Юк, юк, бурычка бер тиен дә алмадык. Беркемгә дә әҗәтебез юк. Барлык кирәкле сумманы Котдус тапты. Эшләде, эшләде, эшләде... Кызыбызга ун яшь тулганчы операция кирәк, дигәннәр иде, без җитезрәк булдык, сигез яшенә өлгердек. Чекларны күреп, үземнең дә күзем маңгаема менде. Берәр кеше булса, ул акчага диңгез буеннан йорт, яхта сатып алыр иде дә, үз рәхәтенә яшәр иде. Ә Котдус андый түгел. Ул – игелекле бәндә... Бу сүзләрне күз яшьләрсез һич әйтеп булмый. Гөлшаһидә өчен ул берни кызганмый, хәтта үзен дә... Юк, юк, мин дә яратам кызыбызны. Әле ярый ул бар. Өрмәгән җиргә дә утыртмыйбыз үзен. Киреләнсә дә ачуланмыйбыз... Сүзебезне тыңламаса да дәшмибез... Бары тик исән булсын! Йөрәге ныгысын! Быел мәктәпкә укырга бирмәскә булдык. Соңарып укыганнан әллә ни булмас әле. Исән булсын! Җитешер...
...Сәлам Кара диңгез буеннан. Кадерлем! Диңгез һавасы Гөлшаһидәгә нык килеште. Шуңа да ничә ел рәттән шушында ял итәбез, дөресрәге, дәваланабыз. Сәламәтлеге көннән-көн яхшыра. Җөйләре дә беленер-беленмәс кенә калды... Бетүгә таба бара. Кыз бала өчен анысы да бик мөһим... Котдус һаман эштә. Безнең өчен тырыша. Хәер, ул булмаса, җәен – диңгез буенда, кышын ял йортында дәвалану эләкмәс иде безгә... Гөлшаһидә күзгә күренеп үзгәрде. Аеруча – холкы. Мине тыңламый, Котдусны дә бигүк санламый. Иркәли-иркәли бозып бетердек, ахрысы. Чамадан тыш артык, сукырларча яраттык, «дозаны арттырып җибәргәнбез». Иң файдалы даруны да чамадан тыш куллансаң, организмга ул агу булып тәэсир итә ич... Дөресен генә әйткәндә, кызыбызның Котдусны беркая да җибәрәсе килмәде. Ә ул һәрвакыттагыча безнең янәшәдә бик аз булды, күп дигәндә, атна-ун көн. Аннан кабат эшкә китте. Гаепләп әйтмим. Башкача булмый. Эдуард, беләсеңме... Мин Котдусны кызганам! Сүз дә юк, яхшы дус! Безнең өчен аеруча зур хәзинә. Тик аның да үз тормышы булырга тиеш ич... Юкса гомер узып бара...» 
Гуля дәфтәрне япты да, балавыз сыгарга тотынды. Шушы яшенә җитеп аның туйганчы бер елаганы да юк иде әле. Әнкәсен соңгы юлга озатканда беренче мәртәбә күз яше түкте ул. Тынычлангач, төргәктәге документларны янә бер кат актарды, кирәкле адресны язып алды. Әтисе каршында аңа чыннан да оят иде...
 
 

***

Котдусны хастахәнәдән чыгарасы көнне Гөлйөзем әнисе белән фатир җыештырырга килделәр. Гадәттәгечә, алар эшне бүлешеп башкардылар. Әнисе тузан сөртте, Гөлйөзем идән юды. Эшләрен төгәлләп табын әзерли башлаган иделәр, ишектә кыңгырау чыңлады.
– Кайтты. Әнкәй, бар, син ач, – диде Гөлйөзем, әнисенең каршы алуын теләп.
– Юк! Мин, гомумән, монда юк. Ачкычын ала белгәнсең икән, үзең ач, – диде Гөлшаһидә шаярта төшеп.
Алар бәхәсләшкән арада, ишекне тышкы яктан кемдер ача башлады. Гөлйөзем белән Гөлшаһидә берни аңламагандай, бер-берсенә караштылар да ишек төбенә үк барып бастылар. Яшь кенә бер кыз керүен күреп, алар тәмам аптырап калды.
– Син кем? Фатир ачкычын кем бирде? – диде Гөлйөзем гаҗәпләнеп.
– Беркем дә бирмәде. Үзем алдым. Ә сез әтинең фатирында нәрсә эшлисез? – диде кунак кызы сорауга сорау белән җавап кайтарып.
– Без хуҗаны көтәбез. 
Ябылмый калган ишектән Котдус килеп керде. Гуля шундук әтисе өстенә ташланды.
– Әтием, зинһар кичер мине! – диде ул еларга җитешеп.
– Син? Берәр нәрсә булмагандыр бит?
– Юк, берни дә булмады... – диде ул күз яшьләрен сөртеп. Чыннан да, туган көненнән алып бүгенге көнгә кадәр җил тидерми саклаган, үстергән, сәламәтлеген ныгыткан бердәнбер якын кешесе, газиз әтисен югалтасы килми иде кызның. Маңгаена төшереп кигән башлыгын салды да, чәчләремне күр дигәндәй, куллары белән дулкынланган чәчен күпертеп куйды. – Кабат үстерәм, – диде ул әтисенең күзенә карап. – Телисеңме, мин тезләнеп гафу үтенәм.
– Тор әле, булмаганны! Сиңа борчылырга ярамый! Кил, утыр монда, тынычлан, – диде Котдус урындыкка утырырга ярдәм итеп.
– Юк, әтием, мине юатма. Мин барын да беләм. Шушы дәфтәр күземне ачты. 
– Нинди дәфтәр?
– Кичерә алсаң, зинһар, кичер! – диде Гуля әтисенә көндәлекне сузып.
Котдус, үзен кызыксындырган сорауга җавап эзләп, ашыга-ашыга дәфтәрнең соңгы битен ачты.
«...Эдуард, без авылга кайттык! Кайчандыр әби-бабам яшәгән авыл. Алар шушы туфракта җирләнгән. (Хыялым, алар белән янәшә булу!) Авыл әллә ни зур булмаса да, биредә төрле милләт кешеләре яши. Халкы бердәм, дус-тату. Мин бәхетле, шатлыктан күңелем җиденче катта! Котдус мин теләгән йортны сатып алды. Зинһар, оятсыз димә! Бу соңгы үтенечем, Котдус алдында – соңгы әманәтем! 
...Бу арада кәефем китеп тора, дөресен генә әйткәндә, чирем кузгалды... Юк, юк, Котдускә әйтмим! Үзең беләсең, әгәр ул белсә... Кайтып та җитәчәк, аякка да бастырачак. Ә мин теләмим. Минем синең янәшәңдә буласым килә! Ишетәсеңме, Эдуард? Синең янәшәңдә! Кызыбыз өчен борчылыр урын юк. Ул хәзер сабый бала түгел, үзе дөнья көтәрлек. Сине, мине уздыра. Мәктәпне тәмамлады, быел ял итә. Авылда иптәшләре күп, яраталар үзен. Белеп булмый, бәлкем киләсе елга укырга керер. Һөнәр үзләштерергә кайчан да соң түгел ич... Котдус кызыбыз өчен һаман борчылып яши. Ул аның чын татар кызы булып үсүен теләгән иде шул... Булмады. Тик мин марҗа булсам да, шуны аңладым: исем биреп кенә татар кызы ясап булмый кешедән. Беренче көннән үк ана сөте белән балага күчәргә тиеш ул. Мин үзем татар булмагач, кирәклесен бирә алмаганмын, күрәсең... Чыннан да, күп нәрсә анадан тора. Ә болай файдасыз. Димәк, гаеп миндә. Ә ул хәтта исемен дә яратмый кебек. Озын толымын кисеп ташлаган кебек, исемен дә кыскартты, Гуля дип йөри үзен...
 Эдуард, юк, мин зарланмыйм, бары тик эчемне бушатам. Бәлки кызыбыз аңлар... Теләге булса, үзгәрер, әтисе хакына. Үзен аякка бастырган әтисе – Котдус хакына! Сине яратып, тиздән очрашырга сүз биреп, Любаң». 
Котдус соңгы биттәге юлларны укыды да уйга чумды. Сизелми узган еллары берәм-берәм күз алдыннан йөгерде... Юк, ул үз-үзен аның өчен битәрләми, хәтта үкенми дә кебек. Андыйлар дөньяда бик сирәктер, булганнары да гомернең кадерен белмәгән гамьсезләр генәдер. Сүз дә юк, үткәнне кире кайтарып булмый, ләкин бераз үкенүе белән генә булса да, күңеле куанды, тантана итте. Үзенең бәясен, дустына биргән сүзен, әманәтен үтәве белән раслады. Чын дуслык туганлыктан өстен шул. Тик шулай да Любаны кызганды...
Әтисе истәлекләргә бирелгән арада, Гуля туганнарына үзенең кемлеге, шәһәргә ни өчен килүе турында сөйләп өлгергән иде инде.
 Гөлшаһидә белән Гөлйөзем каршында кыен булса да, Котдус сорыйсы итте:
– Син нигә үзең генә? – диде ул Гуляга карап, Влад турында нидер ишетәсе килеп.
– Ә-ә-ә, Владны әйтәсеңме. Без аның белән дуслар гына ич. Ул армиядә. Ә мин укырга керәм! – диде кыз шатлыгын яшерә алмый. – Теләгем зур минем – кешеләрне дәвалау.
– Мин укыган көллияткә керәчәк, – диде Гөлйөзем нур чәчеп.
– Йә, ярар, бик яхшы! Серләр чишелә башлады. Минем дә әйтер сүзем бар, – диде Котдус, берсеннән-берсе чибәр Гөл ияләренә серле караш ташлап.
– Кызым... – дип әйтә башлаган җиреннән, Котдус исемен ничек әйтергә икән дип төртелеп калды. Гуля шундук аңлап төзәтмә кертте:
– Гуля түгел, әтием, Гөл-ша-һи-дә! – диде ул дөрес әйтә алуына сөенеп.
– Кызларым-йолдызларым, Гөлшаһидә һәм Гөлйөзем! Сезнең каршыгызда әниегез Гөлшаһидәнең кулын сорамакчы идем, – дип сүз башлады ул җитди генә. Төчеләнү аның гомумән холкында булмаса да, үзен егерме ел көткән Гөлшаһидә каршында башкача булдыра алмады Котдус: сөйгәне каршына барып тезләнде дә күзләренә текәлеп: 
– Син ризамы минем хатыным булырга? – диде.
Гөлшаһидә үзен унсигез яшьлек кызлар кебек хис итте. Уңайсызлануы йөзенә чыкты. Алмадай битенә шундук кызыллык йөгерде. Әнисеннән рөхсәт сораган үсмер кыздай, күзен тутырып кызы Гөлйөземгә карады.
Гөлйөзем әнисенең ялгызы яшәвен һич теләми иде. Кул эше белән мавыкса да, көнозын өйдә берүзе. Ә ялгыз гомер – яшь тирәк сыман: озын була, тиз сына. Шуңа да ул, җавапны тиз тотты.
– Әнкәй, әти синең көтеп алган бәхетең. Бергә яшәгез! – диде икесен бергә кочып.
– Соңгы сулышыма кадәр! – диде Гөлшаһидә, кызының шул сүзен генә көткәндәй, ризалык белдереп.
Яшьләр кул чапты. Әти-әниләрен кочып-үптеләр, үзләренчә матур теләкләр тели-тели тәбрикләделәр.
– Ә хәзер барыбыз да табынга! Гаиләбез табынына рәхим итегез! – диде Гөлшаһидә елмаеп.
Түгәрәк табын артында бергәләп чәй эчү – элек-электән матур күренеш. Күмәкләшеп ашаганда ризык та тәмлерәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы эсэр! Рэхмэт зур итеп!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тэ гыйбрэтле эсэр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        рэхмэт елый-елый укыдым. нык кочле эсэр.тагы да эле шундый эсэрлэрегезне укырбыз дигэн телэктэ калам.ижади унышлар телим.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик мэгьнэле эсэр.

          Хәзер укыйлар