Логотип
Проза

Соңгы әманәт

«Кая барасың?! Борыл!.. Кая барасың мине ташлап?!» Йөрәк түреннән әрнү катыш саркып чыккан аваз җеназага җыелган халыкны борылып карарга мәҗбүр итте. 

Чандыр гына гәүдәле озынча йөзле, чәченә көмеш кунган ир, күзен сөрткәндәй күзлеген салды да, кыршылып беткән чемоданын аяк арасына кыстырды, аннан, мине таныйсызмы дигәндәй, тураеп басты. Дөресрәге, төз басарга тырышты. Күпне күргән, яшьли картайган ир үз гомерендә беренче мәртәбә нәрсә эшләргә кирәген белми иде. Гомер иткән хатынының кулыннан тотып нидер әйтәсе, бәхилләшәсе дә килгәндер... Табут күргәч, әллә нишләде, зиһене чуалды. Әйтәсе сүзләр үзеннән-үзе юкка чыкты. Хәер, чит-ят җирләр болай да җилсез киптерә ич.

Җыелган халык аны таныды булса кирәк, юл биргәндәй, ян-якка чигенделәр. Соңгы юлга озатырга дип күтәрелгән агач табут та кабат урынына куелды. Тынлык урнашты. Котдус тораташ кебек бер урында басып торуын дәвам итте. Шулай да, таныш-белеш күренмиме дигәндәй, халыкны күздән кичерде. Җете ак яулыкларын җилкәләренә төшереп япкан хатын-кызларга караганда, кара яулык бөркәнгәннәре күбрәк иде. Түбәтәй кигән кеше генә күренмәде. Хатын-кызларның шыңшый-шыңшый елавы чышын-пышын сөйләшүгә күчте.

– Котдус абый, ахрысы?
– Әәә, иреме?
– Нигә якынрак килми? Ят кеше сыман әллә кайда, читтә басып тора.
– Чит җирдә син дә ят булырсың.
– Нәрсә?
– Син сорадың, мин җавапладым...

Янә тынлык урнашты. Арада берсе, тик торудан мәгънә юклыгын аңлагандай, сәгатенә карап алды да, Котдускә таба атлады.
– Һм... Исәнме, Коля. Соңладың бит, туган. Кайтасыңны да белмәдек. Табутны ябып өлгердек. Кузгалыр вакыт, ашыгырга кирәк! – диде хисап тоткандай. 

Кузгалганчы, мин дә әйтер сүзем әйтеп калыйм дигәндәй, ашыга-кабалана халык арасыннан чәчләре тузган туташ чәчрәп чыкты. 
– Әнкәмне барыбер күрсәтмәс идем! Якын киләсе булма! – диде ул холкын күрсәткәндәй.

Аннан елаудан шешенгән күзләрен тагы да чекерәйтә төшеп, такмаклый-такмаклый елый ук башлады. Сүзләре аермачык ишетелмәсә дә, Котдускә кагылганы аңлашыла иде.

– Ни сөйлисең? Җитте! Урыны ул түгел, акылыңа кил! – дип кемдер туктакмакчы булды үзен, тик файдасыз.
– Кагылмагыз миңа! Ни теләсәм шуны эшлим! – диде дә, тавышын тагын да арттыра төшеп үкерә башлады. Шуны гына көткәннәр диярсең, хорга кушылган җырчылар сыман, тагын берничә хатын-кыз тавышы өстәлде. Күпме яшәп мондый хәлне күргәне булмаган ирнең йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды.
– Кызым, зинһар, тынычлан, алай ярамый. Ишетәсеңме? Кычкырып еларга я-ра-мый, – диде Котдус үрсәләнеп. – Юкса...
– Нәрсә юкса... Нәрсә?
– Кабер... суда булачак. Әниеңнең гәүдәсе су эчендә ятачак.

Ярсыганнан-ярсый барган кыз әтисенең әйткән сүзен санга да сукмады.
– Туйдырдың инде үзеңнең ненормальный гадәтләрең белән! Алай ярамый, болай ярамый. Дәшмә миңа, ни телим, шуны эшлим. Телим елыйм, телим көләм!
– Кызым, Гөлшаһидәм! Зинһар тынычлан! – диде ата кызын юата төшеп.
– Гульшаһида түгел мин! Гуля! Ишетәсеңме? Гу-ля! Күпме әйтергә була!.. – диде кыз тагы да җикеренеп...

Зиратта эш тәмамлануга, Котдус хәер таратмакчы булып куен кесәсеннән йөзлекләр чыгарган иде, кешеләрнең таралышуын күреп, янәдән кесәсенә салды. Үзе генә калгач, кабергә капланды да, күз яшьләренә ирек бирде:

– Нигә, Люба, нигә? Кешечә бәхилләшә дә алмадык. Шуңа лаекмы мин? Нинди гаебем өчен? Әйт, зинһар! Син теләгәнчә яшәдек, ни теләсәң шуны булдырдым, ни сорасаң шуны таптым. Гомерем буе сезнең өчен яшәдем... Хәтта үз бәхетемнән баш тарттым!

Зират капкасын ябып чыкканда урамда адәм заты күренми иде инде. Кайтышлый ул мәчеткә сугылды. Авыл халкы бик үк өнәмәсә дә, әле ярый мәчет бар. Эчке ишектән кергәч тә сул як почмакта, тәбәнәк кеше гәүдәсен хәтерләткән җиз савыт каршы алды аны. Котдус якынын күргәндәй, шуны кочып алды да берара хәрәкәтсез-тынсыз калды. Бу тынлыкны сүз белән һич аңлатып булмый. Рәхәт тынлык. Елаучы да, күңелне тырнаучы да юк. Ниһаять, Котдусның күзе ачылды. Дога эленгән кәгазьне күрде ул. Шундук сусавын басарга җыенган мосафирдай, йотлыга-йотлыга язганнарны укый башлады. Кат-кат укыгач, кесәсендә булган барлык акчаларын чыгарды да, кабалана-кабалана берәмтекләп җиз савытка тутырды. Ә иреннәре һаман нидер пышылдый иде:
– Кадерледән-кадерле, газизләрдән-газиз әти-әнием рухына... Дмитрий кызы Люба... Юк, Котдус белән гомер кичергән Люба өчен... Гөлшаһидәмнең исәнлеге өчен... Йә, Раббым, без синең бәндәләрең... тәүбәләребезне кабул әйлә, гөнаһларыбызны кичер, зинһар! Һичьюгы бәхетле картлык насыйп әйлә!

Мәчеттән тәмам тынычланып чыкты ир. Аңа атлавы да җиңел иде. Чиркәү яныннан ничек узганын да, кайтып җиткәнен дә сизмәде. Онытылып, үз турларын да узып бара иде, җырлаган тавышка башын күтәрде. Өйләрендә табын гөрли иде. Тупсага баскан килеш Котдус өстәл артындагылар арасыннан кызын эзләде, тик таба алмады. Аңа халык тагын да күбрәк булып тоелды. Әллә күрше авылдан да килгәннәр тагын. Икенче кат халыкны барлаганда, ниһаять, кызын күрде ул. Карадан киенгән Гуля такмаклый-такмаклый кунакларга нидер каптыра иде. Үзенә таба якынайгач, сүзләре аермачык ишетелде. 

– Сыйланыгыз, чиркәү икмәге! Сыйланыгыз, чиркәү икмәге! Гомерегез озын булыр!

Кабат-кабат әйтелгән әлеге сүзләр, Котдусның башын чүкеч белән төйгән сыман тоелды. Челтәрле кофта изүеннән күренгән тәресе йөрәгенә хәнҗәр булып кадалды. Сулышы кысылды, йөзе агарды. Мәет чыккан йортта болай да һава аз ич, җитмәсә, кеше күп. Ярый әле берсе торып урын бирде үзенә. Юкса, аяктан егылырга да күп калмаган иде. Хәер, егылса да кызганучы табылмас, эчеп егылган, диярләр иде... Шулай да, кесәл салынган кружка белән тагы нидер китереп куйдылар алдына. Тик аның тамагыннан ризык үтмәде.
– Ой, күрми дә торам, па-па-ша кайткан! – диде Гуля кылана төшеп. – Таныш бул, Влад. Минем булачак ирем. Без шушы йортта яшәячәкбез. Ишетәсеңме, шу-шы йорт-та! Ә син? – диде ул сораулы караш ташлап. Әйтерсең башка бернинди дә кайгысы юк кызның.
– Борчылма, мин иртәгә үк китәм, әниеңнән башка мине бу йортта берни дә тотмый, – диде Котдус көчкә телен әйләндереп.
– Вот и хорошо. Правильное решение!
– Син нәрсә? Ник алай сөйләшәсең? Атаң бит! – диде Влад күзен акайтып.
– Син кысылма! Хакың юк!  – диде Гуля берни булмагандай. Аннан тупсаны атлап, кунакларны сыйлау өчен табынның икенче ягына чыгып китте.

***
Әҗәле юлда көткәнен белсә Котдус ул көнне урамга да чыкмас иде. Кыен булса да кунар иде тагын бер кич. Көзнең кышка авышкан көне иртәдән үк шомлы тоелды. Кесә телефоны таң атмас борын нервыга тиеп җырлый башлады. 

– Әйе, тыңлыйм, – диеп кат-кат эндәшсә дә, җавап бирүче булмады үзенә. Сүндереп кесәсенә салгач, янә җан керде. Кабат колагына якын китерде, тик бу юлы да эндәшүче табылмады. Арада урнашкан тынлык кабер тынлыгына тиң иде... Бераз тын гына сүзсез торгач, телефонын өзеп үк куйды ул. – Дәшмәгәч, нигә соң баш катырырга, – диде үз-үзен әрләп. Аннан кабалана-кабалана чыгып китте. Сәфәр чыкканда юл догасы укырга гадәтләнгән иргә бу юлы андый бәхет тәтемәде. Ул зур-зур атлаган адымнарын бераз киметте дә, барган килеш авыз эченнән белгәннәрен укырга ниятләде. Тик әллә ниткән сәер тавыш аны бүлдерде. Колагына ишетелгән тавышны тыңламакчы булып барудан туктады. «Йә Раббым! Һәркайсыбыз хаталы, көнен дә, төнен дә ялгышабыз, гөнаһларыбызны кичер, аяк өсте дога кылуымны берүк гаепләмә!» Як-ягына каранды: «Тагын барган кадәр барсам, юлга чыгып җитәм. Чү, бала елый түгелме? Каян килсен монда бала? Ышан... Төне буе керфек какмый чыксаң, бала түгел, албасты елаганын да ишетерсең. Җитмәсә, үз-үзең белән сөйләшәсең. Үзең белән үзең сөйләшергә калгач, җүнлегә түгел инде ул, Котдус. Хәерлегә булсын! Күбрәк йөр шулай! Юлдан кайтып кергәнең бармы. Туйганчы йокы да эләкми үзеңә... Үз йортыңда булмаганыңа да бер ел. Күрше-күләннән оят. Туган ягыңа аяк басмаганыңа күпме? Беләсеңме? Әз дә түгел, күп тә түгел – нәкъ егерме ел. Егерме ел! Әйтүе генә ансат! Сызгырмас җиреңнән сызгырырсың. Йә ярар, югалыгыз зиһенемнән, аптыратмагыз! Болай да кыен. Әйтәм бит, оят миңа, оят! Хаталарны төзәтер вакыт! Аңлыйм, тик нәрсәдән башларга? Кай тарафка барырга? Туган яккамы? Белмим. Ә кем белә? Йә, ярар кая алып барсалар, шунда барам. Димәк, машинадан тора. Әйе...» Үз-үзе белән озак сүз көрәштерә алмады Котдус. Тавыш ишетеп тагын туктарга мәҗбүр булды.

– Әһә, елый бит кемдер! Күпер ягыннан килә, ахрысы, бу тавыш... Таллыкта кемдер бар сыман. Юк, колагыма ишетелә. Тфү-тфү... Акылдан шашам, ахры! Билләһи, бу сукмакта берәр юлаучы җан биргәндер, болай ук саташтырмас иде, – дип сукрана-сукрана, Котдус олы юлга ук менеп басты. Авыл ягыннан берән-сәрән этләр өргәне ишетелде. 

Машина туктаганда аяклары тәмам йөрмәс булган иде Котдусның. Суык яңгырга күшеккән ябык тәнен актык бер җебенәчә юешләнгән нәзек, кыска пальтосы эченә бөрештерә төшеп, йөгерә-атлый шофер утырган якка чыкты. Кай тарафка баруын белешкәч, кош тоткандай куана-куана, корыч атның арткы ишегеннән утыргычка кереп чумды. Туган якка илтүче машина тышкы яктан иске булса да, эче җылы иде. Аяклары чемер-чемер килде аның. Бер ноктага төбәлеп барды да җылыга оеп йокыга талды. Нигә йокламаска! Туган якка илтүче юл һич якын түгел, кайтасы да кайтасы... Тик биш минут черем итәргә дә өлгермәде, куркудан күзләрен ачты. Як-ягына каранды. Кыска вакыт эчендә күргән төше бигрәк сәер иде... Кабере суынырга да өлгермәгән, кичә генә җирләгән хатыны, дусты Эдуард, икесе дә мәрхүмнәр... Тукта, нәрсә диде Люба? 

«Елый-елый чакырдым, нигә күпер янына килмәдең», – диде. 

Дусты киресенчә: «Килми дөрес эшләдең, юкса син дә безгә иярә идең! Син яшәргә тиеш! Ишетәсеңме, үзең өчен яшәргә тиеш! – диде фәрман биргәндәй. Аннан дусларча яратып җилкәсеннән кочты, учына нидер салды. – Юлыңда бул! Сине көтәләр!» – диде. Любаны үзе артыннан ияртеп, җитәкләп үк алып китте. Икесе дә яшь, чибәр. Димәк, алар бергә! Ниһаять, бергә... Тукта, тукта учыма нәрсә салды соң әле ул? Йөзек. Әйе, ике кашлы йөзек. Сәер, нигә ике кашлы? Нәрсәгә булыр бу? Ничек юрарга?.. Йокысы тәмам качты Котдусның. Маңгаена бәреп чыккан тирен сөртте дә тәрәзәдән күзен алмый уйга чумды. «Сине көтәләр» дигән сүзенә җавап эзләргә тырышты. Кем көтсен мине? Кызым Гөлшаһидәгә инде кирәгем юк. Шуннан китеп барышым. Газиз әнкәм бакыйлыкка күчкәнгә дә шактый... Яшьли сөйгән Гөлшаһидә... Юк, ул да егерме ел буе кияүгә чыкмый көтеп утырмас... 

***
...Әнкәсен җирләп килүгә, дустың авыр хәлдә, диделәр аңа. Кайгы үзе генә йөрми шул. Бәхетсезлеккә юлыгып ике аягын тиң өздергән, күп кан югалткан, җаны гына чыкмый калган егетне авыр хәлдә, дип әйтүе алай ук дөреслеккә туры килмәс, мөгаен. Котдус эзләп тапканда, санаулы сәгатьләре генә калган иде дусты Эдуардның. Табиблар, үлем түшәгендә ятучы егет янына сөйгән кызы Любаны якын да китермәделәр. Көмәнле булмаса, бәлкем каршы килмәсләр иде. Тик күрә торып андый адымга бару җавапсызлык иде. 

– Йөрәге зәгыйфь булуы җитмәгән, җитмәсә, бала көтә, рөхсәт юк! – диделәр катгый рәвештә. Ә Любаның үзенә:
– Хәле яхшыргач чакырырбыз. Әлегә комачау итмә, – дип, кайтып китүен үтенделәр. 

Шулай инде, кечкенә шәһәрчектә берсен-берсе яхшы беләләр. 

Котдус палатага кергәндә, дустының сөйләшерлек хәле юк иде инде, әле ничек записка язып өлгерде. Хәер, анысын да Котдус кулыннан тотып, бармакларын йөртеп яздырмаса, була торган эш түгел иде. Икесе бергә язган язу кыска булса да, аңлаешлы иде. «Кадерлем, бердәнберем Люба! Бәхил бул... Кара аны, елыйсы булма! Дустым Котдускә ышан. Ул сине ташламас. Эдуард».

...Эдуардны җирләгән көнне, кичке якта Люба бәби тапты. 
Тик хатынның үз хәле хәл иде. Сөйгәнен югалту кайгысы күңеленә авыр тәэсир итте. Җитмәсә, сәламәтлеге дә нык какшаган иде. Дөньядан тәмам ваз кичте ул. Беркемне дә, хәтта йөрәгеннән өзелеп төшкән нарасыен да күрү насыйп булмады аңа. Имчәк баласын калдырып, икенче бер хастаханәгә салдылар үзен.

...Вакытыннан алда туган җиде айлык сабыйның тотарлык җире юк иде. Җеп калынлыгындагы кул-аяклар, кагылмый да өзелергә торган бармаклар аеруча кызганыч иде... Пыяла савытка урнаштырылган баланы күреп Котдусның йөрәгеннән кан тамды.

– Ичмасам, син исән бул, сабыем! – диде ул пышылдап.

Артында басып торган шәфкать туташына борылып:
– Ышаныч бармы, яшәячәкме? – дип сорарга батырчылык итте.
– Иллегә – илле! Аңлыйсыңдыр. Ишеткәнең бармы андый төшенчәне? – диде ак халатлы ханым әз генә дә ышаныч бирми. – Балага бүгеннән үк күкрәк сөте кирәк. Ә ул аннан мәхрүм. Йөрәге дә сау түгел. Вакыт күрсәтер...
– Зинһар, күз-колак булыгыз! Ни сорасагыз, шуны табармын, – диде Котдус, аталарча ялварып.

Әйткән сүзендә торды егет. Үзен һаман армия сафында хезмәт итүче солдат буларак хис итсә дә, өстенә йөкләнгән җаваплылыкны ыңгырашмый, җиренә җиткереп башкарды. Ата улы гына түгел, Ватан улы була белде ул. Туган һәрбер кыенлыкны җиңәргә тырышуы, ике дәваханә арасында чабуы, аның өстенә көнне-төнгә ялгап эшләве нык чыныктырды үзен. Ул тәмам таш коймага әверелде.

Ике айдан баланы чыгардылар. Тугыз айлык булып саналса да, бишектә тирбәтерлек түгел иде әле ул. Беренче көннәрне Котдус баланы бүрегенә салып йоклатты. Дөресрәге, төшереп җибәрүдән курыкты. Күрше әби дә нык булышты үзенә. Балага да, Котдуска да ярдәме тиде карчыкның. Баланы яхшылап төрергә өйрәнгәч, Любаның хәлен белергә бала белән бара торган булды ул. Ананың хәле күзгә күренеп яхшырды. Алты айдан Люба аякка басты. Хастахәнәдән чыгасы көнне бәйнә-бәйнә нотык укыдылар үзләренә. Ире булмаса да, Любаның сәламәтлегенә кагылышлы киңәшләрне тыңларга туры килде Котдускә. Операциягә күптән соңлавы, бәби китерергә ярамаганлыгын да кабат искәрттеләр. 

Әнкәсе хастаханәдән дәваланып кайткач, ниһаять, балага исем куштылар. 
– Гөлшаһидә, – диде Котдус, үзенә исем сайлау иреге бирелгәч.

...Дустының үтенеченә хыянәт итмәде Котдус. Кызы Гөлшаһидәне үз баласыдай яратты, Любасын хөрмәт итте. Алар өчен утка да, суга да керергә әзер иде ул. Кызы тернәкләнә төшкәч, табиблар киңәшен тормышка ашыру йөзеннән, «озын акча» эзләп, Себергә юл тотты...  Һәм бүгенге көнгә кадәр шул юлны таптады. Ә бит аның үзенең дә бар иде сөйгән яры.

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7716.

Рәсем: www.pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Әсәр тормышчан. Җиңел укыла. Тел-сурәтләү чаралары оста кулланылган! Дәвамын көтеп калам!

    Хәзер укыйлар