Логотип
Проза

​Соңгы хат



Майның җанга рәхәтлек бирә торган шимбә көннәренең берсендә мин авылга кайтып төштем. Үзебезнең урамга борылу белән, Мәфтухә әбиләрнең капка төбендәге кызыл төстәге җиңел машина күзгә ташланды. Димәк, күрше әбиебезне җәйгелеккә кайтарганнар. Гадәттә, ул 8 Март бәйрәме үткәч кайтып төшә. Быел алай булмады. “Хәле яхшы түгел икән. Ялгыша башлаган, карап кына торырга кирәк икән”, дигән хәбәре ишетелде, дип әни дә сөйләнгән иде. Шуларны уйлап, йортлары яныннан узып китеп барганда, кемдер: “Фәйрүзәү-ү!” – дип эндәште. Мәфтуха әбинең урам якка караган тәрәзәләрнең берсеннән хатын-кыз башы күренде.

- Исәнме, Фәйрүзә! Бүген кайтырга тиеш дигәч, тәрәзәдән караштырып тордым. Берара кереп чыгалмассың микән?

- Ярый, Рәзимә апа, керермен. Мәфтухә әби ни хәлдә?

– Бер көе, Фәйрүзә акыллым, бер көе, рәхмәт!

Рәзимә апа – күрше әбинең калада яшәгән олы кызы. Соңгы елларда әниләрен алар кышкылыкка үзләренә алып китә торган булып киттеләр. Аныңча Мәфтухәттәй авылда ел әйләнәсенә үз көнен үзе күреп яшәде. Җыйнак кына абзарында кош-кортын асрарга да иренмәде. Район үзәгендә яшәгән ике улының гаиләсе дә атлаган саен хәл белешеп, кирәк чакта ярдәм итеп торгач, сиксән биштән узса да, бирешеп, күңелсезләнеп яшәмәде. Башка олы кешеләрдән җор сүзе, җиңел гәүдәсе, үтә дә уңганлыгы белән аерылып торды. Тик менә өченче ел утыз биш яше генә тулган Рәзимә апаларның олы кызлары Гүзәлия баш миендәге яман шештән китеп баргач, сиздереп, сүнә башлады. “Кайсы бармакны тешләсәң дә, авырта”, дисәләр дә, башка оныклары арасында иң якыны булды шул анысы. Чөнки Рәзимә апалар фатир алганчы ул картисендә (безнең якта дәү әнине “карти” дип йөртүчеләр дә бар) яшәгән. Башлангыч классларны тәмамлагач кына алып киткәннәр аны калага. Мин белә башлаганда, ул медицина институтында укый, картисенә кайтып йөри иде. Кайбер кала кызлары кебек кыланып урысча сөйләшкәнен дә хәтерләмим. Институттан соң Гүзәлия апаны күрше өлкәгә эшкә җибәрделәр, шунда кияүгә чыкты. Күрше әбием гарәпчә генә укый-яза белгәч, аңардан килгән хатларны укырга да, җавап язарга да мине чакырды. Кайбер хатта язылган әйберләр турында Мәфтухәттәй:

“Кешегә ычкындыра күрмә!” – дип кисәтеп тә куя иде. Шулай итеп, уйламаган җирдән, “сер капчыгы”на әйләнеп киттем. Иң кызыгы: урыс мәктәбе тәмамлаган, шул мохиттә яшәгән Гүзәлия апа хатларын гел татарча язды.

Әнкәйнең тәмле бәлешен ашап, чәй эчкәннән соң, Мәфтухә әбиләргә кереп киттем. “И-и-и, Фәйрүзә балакаем, сине көтәм баядан бирле, Гүзәлиягә хат язасы бар бит, кәнвиртләрем дә әзер”, – дип каршы алды ул мине. Мин Рәзимә апага карадым. Аның күзләрендә: “Менә шулай, нишлисең, язырга туры килә!” дигән караш ятканын абайлап калдым. Ничә еллар буе йөрәк түреннән чыккан сәлам хатларының шаһиты – түр яктагы түгәрәк өстәл артына килеп утырдым. Мәфтухә әби миңа каршы утырды. Бу минутларда, еллар пәрдәсен сыпырып, югалтуларсыз, шатлык ташып торган балачагыма кире әйләнеп кайтасым килеп китте. Тик мондый могҗиза бары әкиятләрдә генә булганлыгын белгәнгә, чынбарлыкны кабул итәргә туры килде.

“Исәнме, Гүзәлиям! Сагынычлы сәламнәр белән хат яза картиең дип, язып куй? балам. Хатыңны алдым, нәрсә язган булсаң, барысын да аңладым, дип өстәрсең инде, үзең белгәнчә. Үзем әйбәт кенә, күрше-тирәләр дә исән-сау. Көннәр бездә бик җылы тора дип тә язfрга онытма. Балам, шул отрабайтың (“отработка” сүзен үзе аңлаганча шулай дип йөртте ул) бетү белән кайтырга тырыш, урыска кияүгә чыгып кала күрмә, кызым, яме”. Шуннан Мәфтухә әби: “Йә, әйдә? үзең дә өстәп язып җибәр шунда авыл яңалыкларын, мин белмәгәннәрне”, – дип, беразга туктап калды. Мин язган арада йортта кабер тынлыгы урнашты. “Тамагың кипмәдеме, чәй эчәсеңме, инәй?” – дип сорады тынлыкны бозып, бераздан Рәзимә апа. “Тәмамлыйк инде”, – дип җаваплады Мәфтухәттәй һәм без хат язуны дәвам иттек. Аның хәтеренә оныкчасының гаилә корып яшәгән еллары килеп төште булса кирәк, сүз шуңа борылды. “Кызым, кияү кыерсытмыймы? Кара аны? ары-бире рәнҗетсә, картигә oләклим дип әйт. Үткән кайтуыгызда бер дә үзен-үзе тотышы ошап бетмәде, бигрәк тупас кылана. Күңелем бер дә тыныч түгел, башым авырта дип тә зарланып алдың... Карале, кызым, хәлеңне белергә барырга уйлап торам әле. “Поезд белән биш сәгатьлек кенә юл”, – дип язасың ич. Иртәгә таң ату белән тәвәrкәлләрмен, ахры!” Рәзимә апа алъяпкыч читенә күз яшьләрен сөртеп алды. Мин дә сыкраган җанымны кая куярга белмичә, кулымдагы ручканы әйләндерергә керештем. Биш намазын, уразасын калдырмаган күрше әбисенә картлык көнендә нигә бу сынаулар?! Аллаһ яратканын сыный дигәннәре, чынлап та дөрес микән әллә?

Икенче көнне, таң алдыннан Мәфтухә әби бакыйлыкка күчте. Озатырга килүчеләр: ”Китәсен сизеп, үз нигезенә ашкынган”, – дип сөйләнделәр. Соңгы хатын язар өчен кайтмады микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч хэл.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ж,анны отеп алгандай булды .Бик яхшы . дорес язылган . Эбилэребезнен. урыннары ожмахта булсын . Ун,ышлар телим Сезгэ . Люция . Бик яратып укыйм сезнен. язмаларны . Хикэялэрегез дэ шигырьлэрегез дэ йорэккэ утеп керэ . Бик тэмен белеп язамыз . Ун.ышлар телим . Иж,ат чишмэгезнен. суы челтерэп аксын !!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ии безнен сабыр, йрмшак кунелле эни-эбилэребез. Сездэй сабыр була алсак иде. Искиткеч хикэя. Рэхмэт, Люция!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәтләр яусын барыгызга да, матур фикерләрегез өчен!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Иии,ушны алмасын,Аллакаем.Зур сынау,кутэрэ алмаслык кайгылар бирмэсен.

            Хәзер укыйлар