Логотип
Проза

​Соң түгел-2

...Алчәчәк чигәсенә кунган карлы буразналарны бармаклары белән аралап, тирән итеп бер сулыш алды да өйдәге китапханә бүлмәсенә керде. Бөтен күзәнәкләренә утырган сагыну хисен ни белән булса да бастырырга кирәк иде. Бармаклары китапханә өстәленең өске тартмасына үрелде. Анда бихисап күп фотолары белән альбомнарга кереп сыенган узган тормышы саклана. Куллар үзеннән-үзе чыгарылыш альбомына үрелде.

башы: http://so-tgel

 

...Алчәчәк чигәсенә кунган карлы буразналарны бармаклары белән аралап, тирән итеп бер сулыш алды да өйдәге китапханә бүлмәсенә керде. Бөтен күзәнәкләренә утырган сагыну хисен ни белән булса да бастырырга кирәк иде. Бармаклары китапханә өстәленең өске тартмасына үрелде. Анда бихисап күп фотолары белән альбомнарга кереп сыенган узган тормышы саклана. Куллар үзеннән-үзе чыгарылыш альбомына үрелде.

Альбомның нишләптер арткы битен ачты. Анда иң читтә тыйнак кына матур язма саклана. «Колынчыгым! Бәхетле бул!» Рифат абыйсының култамгасын мең тамга белән дә бутап булмый торган. Укучыларның альбомнарын кулларына биргәч тә, һәркем үзенә истәлеккә теләкләр яздырган иде. Әдәбият укытучысы Наҗия апасы бик шәп итеп шигъри юллар язган, «Сине мәктәп заллары һәрчак сагыначак, былбылыбыз!» – дип өстәгән; физрук Таһир абыйсы: «Сөеклем!Бервакытта да бирешмә. Көчле бул!» – дигән. Рәхимә апасы югары уку йортында белем алып, чын кеше булуын теләгән, Суфия апалары: «Син классыбызның йөзек кашы идең, һәрчак шундый якты бул!» – дип тезгән. Директор Әнвәр, завуч Хәмит абыйлары да иң җылы теләкләрен теркәп калдырганнар. Алгы биттә иң өстә үк Рифат абыйсының фотосы турында бармаклар үзеннән-үзе туктады. Шул ук уйчан карашлар, маңгаена төшкән кара бөдрәләре, ияк астында уелган серле чокыр уемы...

«И ходаем, шушындый зыялы, кадерле кешеләребез дә күптән арабызда юк икән инде. Мин сезне беркайчан да догаларымнан калдырмам, рухларыгыз шат булып ятсын, хөрмәтле укытучыларым!» – дип Алчәчәк, берничә сүрә укып куйды. Йөгертеп кенә альбом битләрен карап узыйм дигәндә, тагын бер сурәткә тукталмый булдыра алмады. Фото аны тагын мәктәп елларына алып китте...

...Теге чакта, мәктәптә узган матур кичәдән иптәш кызы белән кайтырга чыктылар. Кичке күкне болытлар каплап, йолдызларны яшергән. Аяк астындагы карның аклыгы гына төн пәрдәсенә сүрән яктылык өсти. Урамдагы салкынча һава кызларның муеннарына кереп кытыклый да аякларга уралып, кар өстендә тәгәрәп кала. Алчәчәк үзләрен озата кайтырга булган егетләрнең берсенә сәерсенеп карый. Икесе авылдашлар инде, әмма күрше авыл Әсхәте нишләп болар белән кайтырга булган соң әле? Аның белән дусларча сөйләшеп йөргәнен дә хәтерләми кыз.

Кызлар, уйный-көлә кайтканда, авызыннан сыңар сүз дә төшмәгән Әсхәттән өй турына җиткәч сорарга булды:

– Син ни дип ияреп кайттың соң безгә?

– Кайттым инде, – дип авыз эченнән генә мыгырданып куйды егет.

– Күрәм инде мин кайтканыңны. Сәбәбен беләсем килә, – дип көлгән булды Алчәчәк. – Менә – өебез, рәхмәт безнең белән иптәш булып кайткан өчен, Әсхәт!

– Рифат абый кушты...

– Нәрсә кушты?

– Сине өеңә кадәр озата кайтырга!

– Менә сиңа иске авыздан яңа сүз! Укытучы кушкан өчен генә шулай кызлар озата кайталармыни?

Алчәчәк каршында аяклары белән кар бутап торган Әсхәткә аптырап карады. Үзеннән бер башка буйлырак бу малайга мәктәптә бөтенләй игътибар иткәне булмаган кыз, бияләйләрен салып, Әсхәткә кулын сузды.

– Мә, бишне! Рәхмәт! Рифат абыйга әйтерсең: «Алчәчәкне өенә ишеген үк ачып кертеп калдырдым», – диярсең яме.

– Ярар, әйтермен. Сезнең белән күңелле икән! Мин тагын бер-ике тапкыр кайтыр идем әле...

Әсхәт, кесәсенә тыккан кулын чыгарып, кызның кулын кысты.

– Рифат абый кушмаса да, безнең белән кайтыр идеңмени?

Егет дәшмәде.

– Бар, ярар, исән-сау кайтып җит! Тик менә бик беләсем килә, ник Рифат абый нәкъ менә сине безне озатырга җибәрде икән?

– Сезне озатырга димәде ич ул!

– Соң бая шулай дидең бит үзең: Рифат абый кушты, – дидең!

– Ну бит ул сезне түгел, сине генә озатырга кушкан иде дә...

– Ә без күбәү булып чыктыкмы?

– Ие. Ну Рифат абый... Рифат абый белән дус без. Ул әйтте...

– Ни диде инде ул сиңа?

– Усал син!

– Шулай дидеме Рифат абый?

– Юк, алай димәде. Мин әйтәм. Син бик усал, бөтен класс малайлары шулай ди. Алчәчәк ул бер малайга да кулыннан да тотырмый, диләр. Менә мин тоттым әле бүген кулыңнан..

Алчәчәк яңгыратып көлеп куйды. «Шулкадәр самими, ихлас икән ич бу Әсхәт!Бу безнең авыл малайлары кебек түгел шул!»

– Соң син әйтерсең алайса малайларга да: «Алчәчәк кулыннан тоттырды», –дип!

– Син көлмә әле, көлмә! Рифат абый...

– Нәрсә соң һаман Рифат абый да Рифат абый?! Син аның хезмәтчесеме әллә?

– Юк! Ул да әйтте...

– Нәрсә диде инде ул сиңа?

– «Алчәчәк – минем иң яраткан укучым. Смотри, энем, беркемнән дә кыерсытма, и үзең дә! А то мин туганым дип тормам!» – диде.

– Син Рифат абыйның энесемени?

– Кардәшләр без. Я мин киттем инде, син керәсеңдер бит?

Кыз Әсхәтнең иңбашына шап иттереп берне сугып куйды. Егет, искәрмәстән кызның бу сугуыннан югалып калдымы, җавап булмады.

– Пока! Керәм инде, керәм, урамда кунмам бит!..

...Алчәчәк альбом битеннән тыйнак кына елмаеп торган Әсхәтнең карашын хәтерләргә тырышып, күзләрен йомды. Рифат абыйсы да, аның сүзен тыңлап теге кичтә озата кайткан сүзсез Әсхәт үзе дә күптән юк инде. Нинди кешеләр җир җимертеп яшәр чакта шушы матур дөньяны ташлап китеп барганнар... Ник, нигә?!

Алчәчәкне телефон тавышы бүгенге көнгә бик тиз кайтарды. Туктаусыз зеңли дә зеңли... Телефон тавышы тып-тыныч бүлмәләрнең диварларына барып бәрелә дә тагын Алчәчәк колакларында тирбәлә башлый: зең-зең, зең зең! «Кемнең миндә ашыгыч эше бар икән инде?» – дип хатын телефонга үрелде.

– Алло, алло! Алчәчәк Хәбировна! Хәерле иртә!

– Хәерле булсын! Тавышыңнан танып бетерә алмыйм, балам, кем әле бу?

– Яле искә төшергез: кем «балам» дигән сүзне яратып бетерми иде?!

– Илфат?! Акыллым, нинди җилләр ташлады? Каян болай исеңә төшердең әле?

– Минем сезне онытканым да юк, Алчәчәк апа!

– Ничә еллар бит инде, онытсаң да гаеп түгел!

Алчәчәкнең дулкынланудан куллары дерелдәде. «Онытканым да юк!» –диме? Менә бит ә?! Авыз эчендә торган сүзләре телефонга керми аптыратты. Берара тын торган укытучыны Илфатның ныклы ирләр тавышы белән:

– Алчәчәк апа, сез өйдәме? Өйдә буласызмы бүген? – дигән сораулары айнытып җибәрде.

– Өйдә булам, бал... (хатын тагын «балам» дип әйтергә теләсә дә, тукталып калды), акыллым!

– Менә әйбәт! Сезне бик күрәсебез килә бит, Алчәчәк апам! Бераздан килеп чыксак, ни диярсез икән?

Укучыларының күбесе Алчәчәк янына алдан кисәтеп тә, кайчак әйтмичә дә килгәннәренә инде күнегеп беткән хатын, җавап бирергә ашыкты:

– Өйдә, акыллым, өйдә! Мин бит хәзер гел өйдә генә инде, эшләмим. Киләбез дидең, кем белән киләсез соң, Илфат?

– Алчәчәк апа, сез яраткан кеше белән! Көтегез!

Телефон трубкасында кыска гудоклар инде җавап көтеп тормауларын аңлатты.

Алчәчәк, йөгереп диярлек кухняга керде. «Чәй өстәле әзерләргә кирәк булыр. Кем булырга мөмкин соң тагын бер яратканым? Күңелемә якын укучыларым бу гомердә бик күп булган икән шул! Кайсын гына алсаң да, һәрберсе йөрәккә бары тик матур истәлекләр белән генә язылып калган».

Хатын өстәл җәймәсен җәеп, табын әзерләде. «Киченнән пешергән алма бәлеше дә бик урынлы булып чыкты әле, менә бакча нигъмәтләрен һәммәсен куярга кирәк», – дип, сөенә-сөенә йөгерә торгач, хатын вакытның узганын да сизмичә калды.

Шул чакта капка төбенә кара төстәге Ford машинасы килеп туктады. Алчәчәкнең йөрәге күкрәгеннән чыгып төшәргә җитеп сикерә. Тынычлану өчен берничә тамчы валокардин салып эчте дә хатын укучыларына каршы чыгып китте. Ишек төбендә кулына кечкенә генә матур малай күтәргән Назия белән зур бәйләм ак ромашкалар тоткан Илфатны күргәч, Алчәчәкнең күзләренә ирексездән яшь тамчылары кунды.

– Назия, Илфат!

Илфат укытучы апасын кочагына алып, ромашкаларын сузды. Хатын сулкылдап елап җибәрде. Алчәчәкнең ничә еллар буе сагыну хисе булып йөргән истәлекләре күз яшьләренә әйләнеп бите буйлап тәгәриләр дә тәгәриләр.

– Алчәчәк апа! Я, сез нәрсә инде! Менә бит килдек! Сагынганыгызны белдек, өчәү килдек, – дип сүзгә Назия кушылды. Хатын үзен кулга алып, укучыларын өйгә чакырды.

– Бик, бик сагындым мин сезне! Әле бүген генә уйлап йөргән идем бакчада... Менә теге чакта имтиханга Илфат бер зур кочак ромашкалар күтәреп килгән иде бит! Хәзер бакчамда үсәләр, рәхәтләнеп, сезне сагынган саен башларыннан чыгып сыйпап керәм.

Алчәчәк кунакларны башта залга чакырды. Кечкенә бөтерчек Назия шикелле шаян, шук булырга охшаган. Бер дә ятсынып тормый – Алчәчәкнең дә бармакларына чытырдап ябышты да тик күзләренә карап тора. Укытучы апалары малайны үчтеки сикерткән иде – 3 теше күренгән авызын ерып, кет-кет көләргә үк тотынды.

– Улыгыз ни атлы, җаннарым?

– Алчын куштык, Алчәчәк Хәбировна!

– Бик сирәк исем, әмма колакка матур яңгырашлы! Бәхет белән тулы мәхәббәтле гаиләдә үссен, кошчыгым!

Хатын Алчынның маңгаеннан үбеп алды. Аннары әле Илфатны, әле Назияне кочып алды да:

– Я, сүз бозау имезә дигәндәй, юлдан тамагыгыз ачкандыр. Әйдәгез, чәем әзер, җаннарым! – дип аш бүлмәсенә чакырды.

Аш өстәле янында узган мәктәп елларына да кайтып килделәр.

– Алчәчәк Хәбировна, исегездәме, Илфат сәерләнеп йөргән чаклар?

– Исемдә, исемдә, бик исемдә, акыллым! Шул дәрестән киткән көннән соң 3 көн укырга килмәде ич. Шалтыратып та карадык, син дә өйләренә барып карадың!

Илфат әле хатынына, әле укытучы апасына серле генә елмаеп тик карап утыра бирде.

– Ул чакта баш-аягы белән кемгәдер гашыйк булган иде ул. Классташ кызлар аптырадылар. Теге көндәш кызларым Илфат мәктәпкә йөри башлагач та, аңа көн күрсәтмәделәр, әле берсе бәйләнде, әле икенчесе. Алчәчәк Хәбировна, исегездәме, «мин аны беркемгә бирмим» дигән идем, и бирмәдем дә!

Назия иренең муеныннан чатнатып кочаклап ала. Әтисенең муен кыскан әнисен күреп Алчын чарилап кычкырып җибәргәч, барысы да көлешеп куйдылар.

– Менә гел шулай, Алчәчәк Хәбировна, әтисенә тотыныр хәл юк, улыбыз әтисен яклап, кычкырырга тотына.

Укытучы апалары бер Илфатка, бер Назиягә сокланып та, яратып та карады. Эченнән генә: «Аллага мең шөкер! Шушы балаларны яман күзләрдән сакла, бер Ходаем! Тигез, тату гаилә булып яшәсеннәр, минем яратканнарым!» – дип теләкләрен әллә ничәнче мәртәбә тели.

Гөрләшеп чәй эчеп бетергәч тә, Алчәчәк кунакларын китапханәгә чакырды. Көлешә-көлешә мәктәп елларында төшкән фотоларны барлап карап чыктылар. Имтихан, дәрес вакытларында төшкән видеоларны әйләндереп алырга онытмадылар. Алчын да яңа тәпи йөреп киткән булса да, бүлмәдәге бар нәрсәне үз кулы белән тотып, капшап, кайсын кимереп тә карады.

– Алчәчәк Хәбировна, әле бер сер ачмакчы була Илфат. Сезгә килгәч ачам дигән иде менә. Сорагыз әле, нинди сер икән ул аның?

– И, җаннарым, серне сорап әйттермиләр инде аны! Кеше үз теләге белән әйтергә тиеш!

Илфат укытучы апасына карап куйды.

– Назия, матурым, улыбыз тугач та, «Исемен ничек кушарга телисең?» – дип сорадың. Кыз бала булса, мин ике дә уйлап тормыйча Алчәчәк апа исемен кушарбыз дигән булыр идем, ә безнең улыбыз туды. Алчәчәк апа мине тормышка башка күзләр белән карарга өйрәтте бит, бик аның исемен кушасым килгән иде. Менә шул «Алчәчәк»тән «Ал» дигәнен алырга туры килде. Ә «чын» дигәне чын инде аның. Алчәчәк апама хөрмәтем чын иде минем!

Алчәчәккә әллә ни булды бүген: күзләре яшьләнә дә тора. Кулына кечкенә уенчык арыслан тоткан Алчын үзе янына тезләнгән хатынның күзләрен әллә аңлап, әллә аңламыйча сөртеп алды. Бу минутта Алчәчәктән дә бәхетле укытучы булдымы икән җир шарында?! Юктыр, мөгаен!

– Менә бит ә! Миңа шуны әйтми йөргән, Алчәчәк Хәбировна! Алчын исемен яратам, Алчын исеме ошый ди бит әле!

Илфат хатынын яратып кочып куйды.

– Минем дә сезгә бер серем бар бит!

– Кызык! Икебезгә дәме, Алчәчәк Хәбировна?

– Икегезгә дә!

Хатын китапханә өстәленең аскы тартмасыннан күн тышлы блокнот тартып чыгарды.

– И бу сер түгел инде, Алчәчәк Хәбировна. Бу миңа таныш блокнот! Сезнең бар нәрсәне язып бара торган көндәлек ич ул!

Алчәчәк Назиягә елмаеп:

– Сере – эчендә, алтыным! – дип куйды.

Назиянең күзләре шакмакланып, кызыксыну белән блокнотны «чишендерде».

Ни булыр икән монда? Илфат та укытучысына серле генә караш ташлады. «Әллә?!» Шул «әллә» дип уйлаган нәрсәне укытучы апасы саклаган булса?

– Серне ачу беркайчан да соң түгел! Сагыну да, ярату да, хәтерләү дә соң түгел, җаннарым! Кеше кайчан булса да үзе узган гомер юлын барларга, эшләгән яхшылыкларын, кылган гөнаһларын искә төшерергә тиеш! Әлегә кадәр белеп кылган гөнаһларым булмады. Моннан соң да булмасын иде, раббем!

«Ник суза инде Алчәчәк Хәбировна, нинди сере бар икән? Ник әйтми инде?!» Назиянең сабыры кими барганны сизеп, укытучы апасы блокнот эченнән дүрткә бөкләнгән ак бит алды.

– Менә минем серем шушы биттә! Мин аны беркемгә сатмадым, сөйләмәдем, моны язучыдан көлмәдем дә, бары сөендем генә! Илфат акыллым, бу сер сиңа таныш булырга тиеш?!

Илфат, укытучы апасының үзенә төбәлгән карашларыннан читкә кача торган малайшак түгел икәнлеген исбатларга теләгәндәй:

– Бу минем хат булырга тиеш, Алчәчәк апа! Шуны шул гомер сакладыгызмы? Ертып та атмагансыз! Рәхмәт сезгә, апам!

Илфат укытучысының ике кулын учларына алып кысты. Назия бу хәлгә бераз аптырабрак караса да, нидер аңлагандай:

– Физика?! – дип куйды.

– Әйе, Назия акыллым! Бу Илфат хаты! Физика дәресендә синнән качырып язган хаты! Син миннән теге чакта сораганда, бу хат минем блокнот эчендә ята иде. Мин аны сиңа ул чакта да күрсәтә алган булыр идем... Йөрәгем кушмады. Әмма мин сезнең бик матур гаилә корганыгызны ишеткәч, моны Илфатның үзенә бирергә булдым. Мин сезнең икегезне дә үз балаларым төсле яратам, бик яратам. Сезнең гаилә альбомында саклансын бу истәлек хат.

– Менә бит ә, вәт безнең Алчәчәк Хәбировна! Әйтәм аны теге чакта безнең гел икебезне генә алып кала идегез дә, эшләр куша идегез. Кылган кечкенә генә ярдәмебезне дә сыйныф алдында зур итеп мактый идегез. Сез бит безне бер-беребезгә шулай якынайткансыз, Алчәчәк апа! Безнең йөрәкләрне кушкансыз!Моны бары тик үзе чынлап ярата белгән кеше генә эшли аладыр!

Инде Алчәчәкккә дә ияләнеп килгән бөтерчек малай хатынның муеныннан кысты да, аннары кулы белән аны җитәкләп зур роза гөле үскән урынга алып китте. Ни әйтергә, аңлатырга теләде икән бу мәхәббәт кошчыгы?!

Тәмам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар