Логотип
Проза

Соң инде!

Аерылган иренең, бервакыт мин сиңа кирәкми идем, хәзер син миңа кирәкмисең, дип куып чыгаруына карамастан, Җәүһәрия Фәизгә кайнанасы аша сукмак салмакчы. Әллә бу хатын шул хәтле әрсез, әллә дивана, аңламассың?!.

Авыл кибетендә тормыш кирәк-ярагын карап торганда Һәдиянең кесәсендәге кәрәзле телефоны шылтырады. Кем болай җайсыз вакытта шылтыратуын белергә теләп күз ташласа, беренче килене Җәүһәрия икәнлеген күреп, карчык, әлегә сөйләшәлмим, диде дә телефонны тизрәк басып куйды. Гайбәткә эләгәсең килсә, авыл кибетендә генә ачылып сөйләш – өеңә кайтып җиткәнче телдән телгә күчеп үзгәреп беткән хәбәр саланың икенче башына ирешкән булыр. Болай да улы белән беренче килене авыл теленнән төшми. Беренче килененең ни хакында борчыячагын Һәдия карчык бик тә яхшы белә. Җавабы да күптән әзер. Һәдия дә түгел, ә тормыш үзе нигезләде бу җавапны. Җәүһәрия генә әзер түгел бу җавапны ишетергә. Һаман да нәрсәгәдер өметләнә, һаман да нидер көтә... Һаман да, ордым-бәрдем шылтыратып, элекке кайнанасының тынычлыгын ала. «Сөйләш инде, зинһар өчен, улың белән?! Балалар хакына сөйләш. Балалар әтиләрен бик сагына. Кертсен иде безне...» Ә бит барысына да тик үзең гаепле. Балалар исеңә төшкән икән! Ике кызыңны җитәкләп чыгып киткәндә алма кебек балаларың хакында да, ирең турында да уйламадың. Теләгән вакытта чыгып китәм, теләгән чакта кайтып керәм, дидең бугай. Ә хәзер телефон аша, элекке кайнанаң аша гына чияләнеп беткән төеннәрне чишмәкче буласың. Һәдия генә чишәрлек түгел шул бу төеннәр! Тегенең белән яшәмә, моның белән яшә, дип Һәдия улына боера алмый. Кырыкка җитеп, һаман да шуны аңламаган килененә Һәдиянең ачуы чыкты. Өенә табан кызу-кызу атлаган карчык күңеленнән беренче килене белән ярсып бәхәсләште. Өенә кайтып кергәч тә Һәдия тиз генә тынычлана алмады. Тагын чыгырыннан чыгарды карчыкны бу Җәүһәрия вакытсыз шылтыратуы белән! Аерылган иренең, бервакыт мин сиңа кирәкми идем, хәзер син миңа кирәкмисең, дип куып чыгаруына карамастан, Җәүһәрия Фәизгә кайнанасы аша сукмак салмакчы. Әллә бу хатын шул хәтле әрсез, әллә дивана, аңламассың?!

Ә бит Җәүһәриянең, ике баласын ияртеп, иреннән качып чыгып китүе Фәизгә дә, Һәдиягә дә аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир иткән иде. Әйбәт кенә яшәп яткан җирдән ниндидер сөю эзләп чыгып киткән хатын иренә шакмаклы дәфтәр битендә ике генә җөмлә калдырды: «Синең белән минем арада мәхәббәт юк! Безне эзләмә!» Фәиз тормышының җимерелүен күтәрә алмады – бер ел тоташ эчте. Ышанган иде шул ул Җәүһәриягә. Тол хатынның иярә килгән ике кызын да үзенеке итеп кабул иткән иде. Хәрби хезмәттә, Семипалатинск полигонында ракеталар сынаганда нурланыш алуы эзсез үтмәде – Фәизнең үз баласы булмады. Ә Әлфинә белән Гөлфинәне үз балаларыдай күргән иде Фәиз. Кызлар да үзләре өчен үлеп торган ирне һичшиксез әтиләре итеп кабул иттеләр. Бер мизгел эчендә Җәүһәрия барысының да язмышын хәл итте: тәүге мәхәббәте Илфатны очратып, аның татлы теленә алданып, яшәгән йортыннан чыгып китте. Балалары турында да, ире турында да уйламады, бары тик үзен генә кайгыртты. 35 яшькә җитеп, әлегә хәтле өйләнмәгән Илфатның, сине көттем, дигән алдавыч сүзләренә ышануы тилелек кенә түгел, ә бик зур ахмаклык икәнлеген Җәүһәрия бераздан аңлады аңлавын. Фәиздән аермалы буларак, Илфат тормыш көтә торган ир түгел иде. Гомер буена үзе өчен генә яшәп өйрәнгән буйдак ир гаиләне кайгыртуның ни икәнлеген дә белми иде. Хатынның иярә килгән кызларын да артык тамаклар итеп кенә кабул итте. Мәхәббәтләре тиз үтте, ир белән хатын әрем белән тәрем булып яши башладылар. Илфат, эчеп кайтып, сугышты, гаиләсен өйдән куып чыгарды. Кылган ялгышларының әҗерен хатын тиз күрде. Шулай ул, кешегә йодрык белән суксаң, үз йодрыгың авырта. Фәиздән аерылып, Җәүһәрия нинди башбашатаклык кылганын тиз аңлады. Фәизгә кире кайтыр юллар эзли башлады. Тик бу вакытта Фәиз икенче бер хатынга өйләнгән иде инде. Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын. Фәиз, иманлы Сәкинә белән танышып, эчүеннән туктады, намазга басты, таркалган йорт-каралтысын тергезде. Бик соң ушына килгән Җәүһәрия Фәиз белән Сәкинә арасына керергә маташып йөри башлады. Фәиз, башкача йөрмә монда килеп, дип куып чыгаргач, әрсез Җәүһәрия кайнанасына тузга язмаган үтенеч белән шылтыратып тинтерәтте: «Зинһар, сөйләш Фәиз белән?! Кертсен иде безне?» Нигә дип хыянәтче Җәүһәрия өчен Фәиз Сәкинәсен куарга тиеш тә, ни өчен тормышын тагын бер кат бозарга тиеш – аңламассың. Ул кушты дип якын барамы соң инде ана кеше Фәизнең соңлап килгән бәхетенә?!  Улының бәхетен өркетмәс өчен, акыллы килене Сәкинәгә «өф» итеп кенә торган чоры. Кайнананың авызы кыек булса да, сүзе туры. Бу Җәүһәрия аңламаса, сафура бураннары кузгатып, элекке киленен пыр туздырып алырга да әзер Һәдия карчык. Чибәрлеген алга куеп, матурлыгы белән масаеп, кеше тормышын боза-боза, ирдән иргә йөрермен диде, ахры, бу хатын! Чын матурлыкның йөздә түгел, җанда икәнлеген тәки аңламас икән! Кермәсә дә керми икән акыл кешегә! Аның кыланмышларыннан соң Фәиз – үлеп терелгән ир. Җәүһәрия аны үтерергә теләде, ә Сәкинә терелтеп, тормышка кайтара алды. Сәкинәнең улына Фәиз әти булды. Үсә төшкәч, Җәүһәриянең балалары да Фәиз әтиләре янына килеп йөри башладылар. Фәизнең әлеге дөньясында Җәүһәриягә бер карыш та урын юклыгын бу аңгыра хатын әле булса аңламый, ахры. Фәиз муенына тагылган таш буласы килә дә хатынның, тик ирнең бу ташны алып ташларга көче җитте. Шөкер, үтте ирнең җил искән якка ауган чагы. Үзенчә ялгышын соң булса да төзәтергә йөрүедер Җәүһәриянең, тик балалар язмышына, ир язмышына ничек шулай җиңел генә карап була?! Үзе һич тә жәл түгел, балалары гына кызганыч! Җәүһәрия Фәизнең йортын бүлергә дә тырышып карады. Тик аңа хәтле ата-ана көче белән салынган өйне суд бүлмәде, хуҗасына калдырды. Җәүһәриядән күргәннәре күп булды Фәизнең. Илфаттан туган улына алимент сорап та йөрде Җәүһәрия. Фәизгә тагын суд аша казах далаларында баласыз калуын исбатларга туры килде. Үзеңне ышанып, ике балаңны яратып кабул иткән иргә бу хәтле яманлыклар кылып, ничек аның кичерүенә өметләнергә була? Ничек кире кертүен сорарга оялмый?! Кайбер хатын-кызның мәкерлегенә, шул ук вакытта ахмаклыгына шаккатарга гына кала. Иң аянычы – ялгышлары аны бернигә дә өйрәтми, ул тагын бер тырмага баса.

Улының язмышы хакында уйланып йөргән Һәдиянең уйларын тагын телефонның җанга тигеч тавышы бүлде.
– Әни, сөйләштеңме Фәиз белән? Ни диде? – Җәүһәриянең тавышы таләпчән ишетелде.
Исең китәр, әйтерсең дә аңа монда кемдер бурычлы! Эчтән дулкынланса да, Һәдиянең тавышы тыныч яңгырады:
– Сөйләшмим дә, сөйләшмәячәкмен дә! Йөрмә Фәиз тирәсендә! Җәүһәрия, сиңа аңларга вакыт! Соң инде!

 

Теги: Дәүләтгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миңа Синең бер жылы сузең Житэ бит башка бернидэ кирэкми Сизеп торам син минем телефонымда утырасын Шулай булсада жылы хис итэм сиңа

    Хәзер укыйлар