Логотип
Проза

Сине өйдә көтәләр

Хикәя


...Җепшек кар бөртекләре машина тәрәзәсенә килеп сылана, эреп, пыяла буйлап агып төшә, бик тиз күз күремен каплыйлар иде. Чистарткычларның җаен көйли алмый Рүзәл. Кызулатып кына куюы була − «дворниклар», пыяланы кырдырып, сызгырган тавыш чыгара башлыйлар. Рүзәлнең моңа ачуы килә, үрелеп, аларның амплитудасын әкренәйтә. Шуны гына көткән кебек, кар бөртекләре яңадан тәрәзәне сырып ала, юлны каплый. Көне дә көн булмады инде.Әйтерсең, әбисе әкиятләрендәге Каф тавы арты җен-пәриләре, барысы да бергә сүз куешып, Казан белән Әлмәт арасында дуен оештырырга карар кылганнар. Юлга ятып себереләләр, күккә күтәрелеп бөтереләләр, озын карлы бармаклары белән юл читен капшап, аны юлчы күзеннән яшерәләр.... Юлга чыгар алдыннан интернеттан һава торышын да карады югыйсә, көн аяз булырга вәгъдә ителгән иде. Соң, буран чыгасын ярты көн алданрак белә алмый микәнни бу синоптиклар?! Беркемгә, бернигә ышанырга ярамый шул, ярамый!
...Алда неон яктырткычлары белән балкып, кичке караңгылыкны ерткан зур реклама тактасы күренде. Хәер, реклама түгел икән. «Машина йөртүче! Ашыкма! Сине өйдә көтәләр!» дип язылган плакатны күреп, Рүзәл үзалдына елмаеп куйды. Ашыгырсың монда. Көч-хәл белән сөйрәлә. Тизлекне алтмыш-сиксәннән арттырып булмый. Өйдә көтәләр инде анысы, сүз дә юк. Бүген − Яңа ел киче. Хатыны пилмән бөгәдер, ике малае, чырык-чырык килеп, янында бөтереләдер. Өйдә − чыршы исе, әфлисун, мандарин иседер... Ел саен бергә мәш киләләр иде дә, быел менә башкачарак килеп чыкты шул. «Акча кирәк!» дигән уй, кулыннан җитәкләп, зур юлга алып чыгып китте. Чыгуы үзе әйбәт булды тагы, буш кул белән кайтмый: арткы утыргычта яткан күн тышлы кара портфелендә − егерме миллион сумлык товарга килешү. Соңгы араларда Рүзәл эшләгән фирма хисабына мондый табышның кергәне юк иде. Директорлары кул куйган бланкны алып киткәндә йөрәгендә шом бар иде әле. Егерме миллион бит! Хәерлегә булсын. Эшне кызуында сугып калырга кирәк: шәһәргә кайтып җиткәч, Рүзәл килешүне банкта быелның соңгы көне белән теркәп, тиешле адреска акчаны күчереп өлгерергә тиеш. Бухгалтер ханым, өенә кайтмыйча, аны көтеп тора. Әле вакыт бар. Әле Рүзәл өлгерә.
Ашкынулар үкенечкә була,
Юктыр минем сабыр канатым...
Үкенечләр − урман, урманнарда − буран,
Көлә-көлә кереп адаштым...
Салонда яңгыраган салмак җырны тыңлый-тыңлый, үз уйларына чумып барганда, дөньяны каплап алган ак кар чаршавы аша алдагы машиналарның кызыл фаралары янып-янып алуы күзгә чалынды. Тормозга басалар. Әкренәяләр. Ни булды икән? Рүзәл дә, шомланып, тизлеген әкренәйтте, алга, ике як юл кырыена чекрәеп карап бара башлады. Юк, машина туктаган, авария булган урын күренмәде. Җиңел сулап, тизлеген арттырган гына иде, юл кырыенда кулларын чак күтәреп, тораташтай басып каткан адәм күренде. Кырыйда кюветка төшеп, карга чумган машинасының арткы ягы шәйләнә. Менә нидә икән эш! Үзе исән-сау, машинасы да артык зыян күрмәгән, ахры, куркыныч юк; берәрсе туктар да өстерәп чыгарыр. Көчлерәк машина кирәк инде монда. Рүзәл туктар иде дә, машинасы әллә ни зур түгел, җитмәсә, ашыга... Йөзләгән машина үтә бит, ярар, бу юлы Ходай кичерер, башкалар туктар әле...
...Тораташтай баскан кеше артта калды. Рүзәлнең күңелен әллә нинди хис тырный башлады. Нигә туктамады инде... Үзенең дә бит мондый хәлдә калганы бар. Әле машина йөртергә өйрәнә башлаган гына чагы иде. Кулында машина йөртү хокукын раслаган таныклык бар, ә тәҗрибәсе − юк. Үч иткәндәй, машина белән килешеп бетә алмады ул. Техникага сәләт кемгәдер күкләрдән бирелә, диләр; күрәсең, Рүзәл андый сәләттән мәхрүм инде. Юк кына урында да тәгәрмәче тишелә; яңа булса да, совет машинасының ременьнәре сызгыра, саклагыч лампалары янып чыга. Сукрана-сукрана, Рүзәл аларны автосервиска барып рәтләтә дә яңадан юлга чыгып китә. Үҗәт. Бервакыт юл уртасында машинасы сүнеп калды. Нәрсә ярамады, ни булды − Рүзәл аңламады. Сукранып кына калмыйча, чыгып, машинаның тәгәрмәчләренә типкәләде, һавада йодрыкларын уйнатып алды. Кеше булса, кыйнап атар иде, валлаһи. Машинага ни − тик тора юл кырында, эһ тә итми. Капотны ачып куеп, кул күтәреп басып торудан башка чара юк иде. Рүзәл шулай эшләде дә. Озак тормады, янына тәгәрмәчләрен чыелдатып, пошкырып, зур тизлектә тормозга басылганлыктан сикергәләп, зур йөк машинасы килеп туктады. Таныш түгел ир-ат белдекле кыяфәттә капот астын тикшерде, клеммаларны актарды, иснәде, капшады, карады, руль артына кереп утырып, ачкычны борыйм дигәндә генә кычкырып көлеп җибәрде.
− Брат, «чәйнүк»ме әллә син? − диде ул, мыскыллы тавыш белән. − Кайчаннан бирле рульдә?
− Кайчаннан дип... Күптән түгел.
Аңышмыйча басып торган Рүзәлнең ачуы чыкты. Әйтерсең кайберәүләр ана карыныннан машина йөртүче булып туа.
− Бензиның беткән, кардәш. Миндә дизель, сиңа салырга ярамый. Әйдә, берәрсен туктатабыз.
Гомерлек сабак булды бу Рүзәлгә. Чит ил машинасына утыруга ук панельдәге бензин бетә башлаганын искәрткән сары утның януын көтмичә, бакны тутырып куя торган булды...
...Менә шул вакыйгалар искә төшеп, күз алдыннан үттеләр дә, уйлары Рүзәлне яңадан тораташтай басып калган кешегә алып кайттылар. Өстендә дә юка иде бугай инде... Машинага ышанып, калын киенеп утырмый шул хәзер кеше. Ә юлда ни генә булмас. Тукта, бу кеше үзе генә идеме соң? Юк бит! Үтеп киткәндә күрде: карга чумган машинаның бозлы арткы ян тәрәзәсендә тын белән уелган «күзләр» бар иде бит!
«Туктаганнардыр... Башкалар туктаганнардыр...» Ә туктамасалар?!
Әле ул кадәр ерак китмәде бит Рүзәл. Беренче чатка барып җитте дә, каршы як машиналарны үткәреп җибәреп, кирегә борылды.
...Һаман шул урында, һаман шул хәлдә басып торган кешене күреп, йөрәге сулкылдап куйды. Әй, кешеләр!.. Бәгырьсезләр.
Борылды, туктады. Тораташ адәм бу хәлгә ышанып җитмәгәндәй, баскан урынында чайкалып тора бирде. Рүзәл машинасыннан чыгып, аның янына килде.
− Нәрсә булды, кардәш? Баттыңмы?
Иреннәре зәңгәрләнеп каткан кеше көч-хәл белән калтыравын җиңеп, бер сүз сытып чыгара алды:
− Баттым.
− Әйдә, җылын әле башта. Утыр машинага.
Шул вакыт кюветка очкан машинаның ишеге ачылды, буран сызгыруын күмеп, олы яшьтәге бер апаның ыңгырашулы тавышы ишетелде:
− Сәгыйть! Нишлибез соң инде?!
Сәгыйть дигәне берни дәшми, Рүзәл машинасына кереп утырды.
− Әйдә, апа! Сез дә минем машинага утырыгыз әле, уйлашабыз хәзер.
− Нинди хәерсез көн булды инде бу, − дип сукрана башлады апа, Рүзәл машинасына кереп утыру белән үк. − Әле монысы, әле тегесе, дигәндәй, бер-бер артлы, чакырып китергәндәй, бәла аяк астыннан чыга да тора!
− Юлда төрле хәл була инде, апа, − дип, Рүзәл билгесез хатынны тынычландырырга тырышты. − Сез әле юл читенә бик җайлы гына төшеп утыргансыз, ярый, бозлавык каршы як юлга чыгарып атмаган.
− Алла саклады инде, улым, Алла саклады! Бер гаиләгә өч мәет күбрәк булыр дигәндер!
Апа, мышык-мышык килеп, борын тарта башлады, күзләрен сөрткәләп алды. Рүзәл, аңышмыйча, янында авызына су капкандай утырган иргә текәлеп карады.
− Нәрсә булды соң?
− Әти үлгән. Иртән. Апа белән күмәргә кайта идек. Ашыктым шул.
Рүзәл сискәнеп китте. Яңа ел киче бит бу! Ничек инде алай...
Апа белән аны-моны сөйләшкән арада, ниһаять, иргә дә җан керә башлады. Бүрегендәге кар, эреп, куе кара кашларына, керфек очларына кагылып үтте, суыктан җылыга кергәч, кып-кызыл булган бит алмаларына тамды, иягенә кадәр юл сызып агып төште.
− Әйттем дә бит Сәгыйтькә, иртәгә иртән кайтырбыз, мәет янында кеше бар, кичкә каршы юлга чыкмыйк дидем... Тыңламады! Менә шулай була ул!
− Ярар. Зыянлы түгел. Хәзер сөйрәп чыгарырбыз.
Ир-ат башын чайкады.
− Булмый. Күчәр сынган.
Алай икән. Димәк, эш катлаулырак, машина йөрерлек хәлдә түгел.
− Эвакуатор чакырырга кирәк.
− Чакырдым. Өч сәгать көтәм.
− Өч сәгать?! Беркем дә туктамадымы?!
− Туктадылар да, китеп бардылар. Яңа ел бит! Ашыгалар. ГИБДДга шалтыраттым. Алары килми.
− Ник?
− Зыян күрүчеләр юк, диләр. КАСКОм юк.
− Казангамы соң сез?
− Юк. Яшел Үзәнгә.
Бу − Казанның икенче ягы иде. Рүзәл шәһәргә башка яктан керә. Ярар, Казанга кадәр алып та кайтыр. Әмма аннан соң... Ихтыярсыз, Рүзәл артта яткан кара күн портфеленә күз ташлады. Соңга кала бит!
− Тәк... Эвакуаторны көтәргә кирәк. Шунсыз булмый.
Кинәт ир кеше, Рүзәлгә якынрак авышып, колагына гына әйткәндәй пышылдады:
− Кардәш, ташлама. Хәлем шәп түгел. Бәрелдем. Кара.
Күзләре белән апасына ымлады, «Дәшмә!» дигәндәй хәрәкәт ясады да, бүреген артка шудырды. Кып-кызылга манчылган кулъяулык күренде. Борынына кинәт китереп бәргән кан исеннән Рүзәлнең күңеле болганды, күзләре шар булды.
− Сез нәрсә! − диде ул, куркынып. Үзе дә сизмәстән, тавышы күтәрелде. − «Ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк!
− Мин дә шулай дим! − Апа кеше Рүзәлнең сүзләрен ишетеп, җанланып китте. − «Бәрелдек, кеше үләргә ята» дисәң, хәзер килеп җитәләр бит алар, болай интекмәс идек! Килгәч, ачуланмаслар иде әле, бәлки, ул аңын югалткан булгандыр, ә мин үлгән дип уйлаганмындыр. Аның каравы, өч сәгать юлда басып тормас идең! Инде менә кирәкмәгәннәргә шалтыратып, телефонның зарядкасы бетте!
Апа кеше энесенең башы бәрелгәнен белми иде. Күрәсең, шулай кирәктер, Сәгыйть дөрес эшли. Чәүчәләккә охшаган апасы.
Сәгыйть, ник әйткәненә үкенгәндәй, шунда ук бүреген батырып киеп куйды.
− Җәрәхәтләндем, − диде ул авыз эченнән, Рүзәл ишетерлек итеп. − Түзәрлек, ярар!
Рүзәлнең күңелендә давыл уйный башлады. Урыслар «Не делай добра» дип белми әйтми шул. Нишләргә соң инде хәзер?! «Төшегез, мин сезгә ярдәм итә алмыйм, үзем ашыгам» дип, боларны машинадан куып төшерсенме? Сәгыйтьнең яралы икәнен күрәләтә белеп?
Бер генә юл: машиналарын шушы хәлдә калдырып, юлчыларны Казанга алып кайту. Рүзәлнең уйларын аңлаган кебек, ир-ат кистереп әйтеп куйды:
− Машинаны монда калдыра алмыйм. Үземнеке түгел.
− Тегеләй дә булмый, болай да − нишлибез соң инде? Миңа Казанга кайтырга кирәк! − Рүзәлнең түземе соңгы чиккә җитте.
− Ярар, кардәш, җылындык, рәхмәт! Син үз юлыңда бул инде. Әйдә, апа, чыгабыз!
− Тукта! Туктагыз.
Рүзәл үз-үзен аңламады. Нәрсәдер, ниндидер аңлашылмаган бер хис аны бу бәлагә тарган юлчылар янында тота иде.
− Әйдәгез, яңадан эвакуатор хезмәтенә шалтыратып карыйк әле. Берсе килмәсә, башкасы килергә тиеш бит инде аларның!
Рүзәл шактый вакыт бер номердан икенчесенә күчеп, сөйләште, әрләште, кычкырышты. «Көтегез, килә!» диделәр.
Ул сөйләшкән арада, чыннан да, төн караңгылыгын ертып, артка зур гына машина килеп туктады, фараларының яктысы юлчыларның күзләрен камаштырды. Сәгыйть кычкырып ук җибәрде:
− Килде! Әйтәм бит, килә ул дип. Эвакуатор килде!
Юк, хәтта эвакуатор килгәч тә, Рүзәл боларны тиз генә калдырып китә алмады. Казанда көтеп утыручы бухгалтер хатын йөз шалтыратты, аңа да «Озакламый, хәзер, кайтам» диюдән башка сүз әйтә алмады. Ахырдан ул да шалтыратудан туктады. Машинаны күтәрделәр, беркеттеләр, әмма эвакуатор кабинасында апа белән энегә урын юк иде. Рүзәл юл кырыена басып, башка машиналарны туктатып карады, әмма беркем дә Яңа ел кичендә ташбакадай сөйрәлеп эвакуатор артыннан кайтырга ризалашмады. Рүзәл эчтән кара янды, көйде, сүгенде, әмма барыбер бу ике бичараны юлда ташлап китә алмады. Хәер, хәзер ничек кенә кызу кайтса да, вакытында кайтып өлгермәячәк иде. Кремль курантлары сукканчы өенә кайтып керсә, әйбәт. Ярый әле, хатыны аңлый торган, кычкырынмас, ә менә нәчәлниге...
...Ярты юлда кисәктән генә телефон тавышын сизде Рүзәл. Ишетмәде − сизде. Кулына алып, номерга күз салса − фирма башлыгы.
− Акчаны күчердеңме?!
Башлыкның тавышы яман иде. Яшелле-күкле. Исәнме-саумы юк. Мәктәптә укыганда, география укытучысы шундый тавыш белән кычкыра иде. Рүзәл калтырап төшкәнен хәтерли.
− Эээ... Ни бит, Рөстәм Әхәтович...
− Күчердеңме?!
− Буран әле монда...
− Күчердеңме, юкмы?!
Тозлы-борычлы сүгенүне ишеткәч, Рүзәл тынычланыбрак киткәндәй булды.
− Юк. Өлгермәдем.
Трубканың теге башында тынлык урнашты. Аннан башлыкның җиңел сулап куйганы ишетелде, шаркылдап көлде.
− Ай, Рүзәл, ай, ташбака! Юкка сиңа кушмаганмын икән! Молодец! Син килешү төзегән фирма бүгеннән банкрот! Менә шул! Давай, переваривай. Бизнес бу!
Рүзәл бераз вакыт аңышмый торды. Димәк, әгәр ул бүген акчаны күчергән булса... Яңа елдан соң товар килмәячәк! Егерме миллион фирма акчасы... Рүзәл исәбендә йөргән егерме миллион... яначак идеме?!.
− Аңладыңмы? Син юлдамы әллә һаман? Ярар, исән-сау кайтып җит, яллардан соң премия язармын. Яңа ел белән, коллега!..
Рүзәл тынсыз-сүзсез калды.
Йомшак шул ул, күңеле белән йомшак... Юкка гына аннан хатыны «Синнән нинди эшмәкәр чыксын инде, җаным, сиңа песи докторы буласы калган» дип көлми. Әллә шундый йомшак булганга, бу юлы Аллаһ саклады микән үзен?! Егерме миллион сумны түләтә калсалар, чыдамас, кешелектән чыгар диде микән?!
...Бераздан уң якта, җемелдәп, автосервис язулары күренде. Эвакуатор Сәгыйтьнең машинасын шунда калдырасы иде.
− Алиякәем-алмакаем! Пилмән салдыңмы? Хәзер кайтып җитәм, бәгырем, ачуланма! Үзем генә түгел, ике кунак алып кайтам! Кемнәр? Фәрештәләр, җаным, ике фәрештә алып кайтам!
...Төнгелеккә буран тынды. Күк йөзе, Кыш бабайның кызыл бияләе белән сөртеп алгандай, чип-чиста булып калды. Ялтырап, йолдызлар күренде. Йорт янына килеп җитәрәк, Рүзәл кунакларын алга җибәрде дә, күтәрелеп, төнге күккә карады. Әллә күзләре камашты шунда, әллә, чыннан да, могҗиза булды − төнге күктә бер төркем йолдызлар, «Не делай добра» сүзләрен сызып атып, әбисенең «Яхшылык җирдә ятмый, улым» дигәнен язып маташалар иде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрәтле хикәя!Яхшылыгын үзенә,яхшылык булып кайтыр дип белмичә әйтмиләр шул.Алла бар ул!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дорес! Яхшылык кирэк ул кире эйлэнеп кайта узенэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        «Яхшылык җирдә ятмый, улым» . Рэхмэт, Халисэ!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик матур, гыйбрәтле әсәр. Бүгенге көндә мондый әсәрләр күбрәк кирәк. Уңышлар үзегезгә.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Чынлапта яхшылык жирдэ ятмыйшул , кунеле изге кешенен юлларыда ун булыр.

            Хәзер укыйлар