Логотип
Проза

Син һаман шул сандугач

Повесть 

Повесть 

 

– Сәвия апа, Дулкыния суга батты! 

Төшке ашны әзерләп йөргән Сәвия, кулындагы пычагын куярга да онытып, күрше кызы Ләйсәнгә ияреп елга буена чапты. Кызчыкны инде яр буена чыгарып салганнар, аны кешеләр сырып алган. Пычак тотып йөгереп килүче ананы күргәч, кемдер читкә китү ягын карады, кемдер исә, баланы сакларга теләпме, Сәвиянең юлына аркылы басты: 

– Сәвия апа, борчылмагыз, Дулкыния исән... 

Алай да, үпкәсе ялкынсынып калмасын дип, район хастаханәсенә алып барырга уйладылар. 

– Балаларны гел күзәтеп торырга кирәк дип күпме әйтәбез югыйсә,–  диде доктор, тикшерү үткәреп бетергәннән соң Сәвияне шелтәләгән сыман итеп. 

– Ә без су кермәдек,– диде Дулкыния, әнисен якларга теләп, курка-курка гына булса да. 

– Су кермәгәч, ничек суга баттың соң син? – доктор көлемсерәп баланы алдына алды. 

– Такыя узыштырдык... 

– Такыя узыштырдык? Ә ул ничек була? 

– Ләйсәннең апалары кинодан күргәннәр, Ләйсән аларның сөйләшкәнен тыңлап торган, кемнең такыясы алдан агып китә, шул кияүгә беренче чыга икән. 

Сигез-тугыз яшьлек баланың кияү турында сөйләшүе олылар йөзендә елмаю уятты. 

– Ну, кемнеке беренче агып китте инде? 

– Ләйсәннеке беренче китте, минеке яр буендагы талга эләгеп калды... Таяк белән этеп җибәрмәкче идем, аягым таеп суга егылып төштем... 

– И кызым, ул бит насыйп эше,– Сәвия кызы өчен доктор каршында бераз читенсенеп куйды. 

– Башка мондый тәҗрибәләр ясама, алайса бөтенләй дә кияү күрми калуың бар, –  дип, доктор сабыйны чын күңелдән яратып, сөеп озатып калды. 

– Әни, ә нәрсә ул насыйп?– Дулкыния пышылдап кына әнисенә дәште. 

– Насыйп ул, кызым, Ходай Тәгалә сиңа кемне бирә... Менә миңа әтиеңне, әтиеңә исә мине насыйп иткән. Кемнәрнедер парлы, кемнәрнедер ялгыз да итеп яраткан. Адәм баласының ана карынында вакытта ук өч әйбере язылып куелыр ди. Җыясы ризыгы, кем белән никахланасы, яшисе гомере... 

Кыз әнисе сөйләгәннәрне тыңлап бетерә алмады, автобусның тибрәтүеннән, көн буена булган хәлләрдән арып йокыга талды. 

 

* * * 

 

Бу вакыйга турында инде онытып та бетергәннәр иде. Дулкыния шәһәргә укырга китеп, икенче курста укыганда кияүгә чыгарга уйлавы турында кайтып әйткәч: «Кара, чынлап та шулай булды, Ләйсән беренче чыкты бит», – дип көлешеп тә алдылар. 

...Аспирантураны әле яңа гына тәмамлап институтта укыта башлаган Әнвәргә күпләр гашыйк иде. Күрер күзгә әллә ни матур булмаса да, хатын-кызны үзенә тарта торган ниндидер көч бар иде егеттә. Күбесе кызлардан гына торган Дулкынияләр группасында Әнвәр бигрәк тә дәрәҗәле, үзен һавалы тота иде. Кызлар исә лекция беткәч тә юк-бар сорау биргән булып укытучыларын сырып алырлар. Дулкыниягә исә төркемдәш кызларының бу кыланмышлары ошамый гына түгел, укытучы белән студент арасында ниндидер якынлык булырга мөмкинлеген ул башына да сыйдыра алмый иде. Лекция тәмамлануга китап-дәфтәрләрен җыеп, тизрәк чыгып китү ягын карар, имтиханнарга тиешенчә әзерләнеп килер иде. Әмма Әнвәргә кайбер студенткаларның әрсезлеге бер төрле ошаса, Дулкыниянең тыйнаклыгы икенче төрлерәк тәэсир итте. 

– Сезгә минем фәнем ошамыймы әллә? – диде беркөнне коридорда Әнвәр, лекциягә ашыгучы кызны туктатып. 

–  Ошый, – диде кыз, каушый төшеп. 

– Алайса, нигә башкалардагы кебек кызыксыну юк? – Дулкыния беркавым ни әйтергә белмичәрәк торды. – Сез минем өчен, беренче чиратта, Әнвәр Рәшитович... 

Ошады егеткә кызның җавабы. Төгәл, кыска һәм оста иде җавап. Әнвәр үз хатынының аңа табынып, буйсынып, олылап яши белә торган хатын булуын тели иде. 

 

* * * 

 

Бердәнбер кызлары Дулкыниянең имтиханнарын тапшырып ялга кайтуын әти-әниләре зарыгып көтеп торалар. Олы уллары Самат армиядә хезмәт иткәндә үк рус кызына өйләнеп калгач, бөтен өметләре кызларында, аның бәхетле булып, картлык көннәрендә үзләренә дә терәк булырында иде. 

– Киткәндә ике сүзне дә кушып русча сөйләшә белми торган малай ничек итеп рус кызына өйләнә алды икән, атасы? – дигән иде Сәвия кулындагы хатка карап аптырап. 

– Өйрәткәннәрдер! Ир-атны армия белән хатын өйрәтә ул, – диде Мәгъсүм ачу белән, – авылның иң пүчтәк кызына өйләнсә дә, бу кадәр гарьләнмәс идем. 

Абыйсы белән дә шулай килеп чыккач, Дулкыния әти-әнисен бик борчымаска,  хәл кадәри булышырга тырышып үсте. Быелгы каникулга исә кыз соңарып кайтты... Имтиханнарга ул бик алдан керергә дә, артка калырга да яратмый. Беренчеләрдән булып керсәң, сорауны күп бирәләр, артка калсаң, надан булып күренәсең – урталыкта булу кызның холык-фигыленә хас сыйфат. 

Билет алып, сорауларны бераз караштырып утырганнан соң, Дулкыния җавап бирергә Әнвәр каршысына килеп утырды. Сораулар әллә ни катлаулы түгел, артык бәйләнмәсә, «бишле»гә үк булмаса да, «дүртле»гә бирәсен кыз чамалый иде. 

– Яхшы ,– диде Әнвәр, кызның җавабын тыңлап бетергәннән соң, – сезгә тагын бер өстәмә сорау, – ул алдындагы кәгазь кисәгенә нидер язып кызга таба шудырды. –  Җавапны бер генә сүз белән дә әйтә аласыз, язмача да мөмкин. 

Кәгазьдә исә: «Бүген кичке сәгать 7 дә Тукай һәйкәле янында көтәм. Ризамы?» –  дип язылган иде. 

– Сорауны кабатлыйм... 

Укытучысы хәзер кәгазьдә язылганны бөтенесе каршында әйтеп сала дип, Дулкыниянең коты очты. 

– Риза, – диде ул пышылдап кына. 

 

* * * 

 

Яшьтәшләренең күбесе беренче мәхәббәт утында мәктәптә укыганда ук янып-көеп алсалар да, Дулкыния үзенең тәүге мәхәббәтен институтта, укытучысына булыр дип һич уйламаган иде. Хәер, уйлап эшли торган эш булса, мәхәббәт тә булмый бит инде ул! 

Әнвәр тулай торакка килеп, студентларга күренеп йөрергә теләмәгәнлектән, очрашулар беренче көнге җирдә билгеләнер иде. Бергәләп су коенырга йөрүләр, кичке бакчада утырулар бер-берсенә көннән-көн ныграк якынайта, җәйге каникулга икең ике якка китәсе килмәү теләген көчәйтә иде. Шәһәр белән авыл арасы әллә ни ерак түгел, тагын ике-өч көн кайтмаса, әтисенең, борчылып, эзләп киләсен кыз, һәрхәлдә, белә иде. 

 

* * * 

– Әле ярый кайттың, кызым, кура җиләкләре коелып бетә инде, карлыганнар да өлгерә, – дип каршы алды Сәвия кызын. – Быел печәннең эше тиз бетте, күршеләргә кунаклар да кайткан иде, алар да керде, көннәр дә әйбәт торды... 

Бераз хәл-әхвәл алышып, ашап-эчкәч тә Дулкыния бакчага чыкты. Куралык бәрәңге бакчасының аргы башындарак, ерак та түгел бәләкәй генә инеш тә ага. Бакчаларының әлеге тын почмагын ярата кыз. Җиләкләр чынлап та нык өлгергән, кагылуга ук өзелеп төшәргә торалар. «Җиләк кебек чагы» дип, кыз баланың шундый чагын әйтәләрдер инде», – дип уйлап куйды. Кулы җиләк өзсә дә, башында бер генә уй: «Әнвәр кайда икән хәзер? Ул да: «Ялга китәм, укулар башлангач кына очрашырбыз» ,–  дигән иде. Хат язышырга да сөйләшмәделәр. Яшьтәш егет түгел, ни әйтәсең килсә шуны әйтеп булмый шул... 

Кинәт янәшәсендә генә ниндидер кошчык ярсып-ярсып, әйе-әйе, нәкъ менә чын мәгънәсендә ярсып сайрый башлады. Дулкыния кулы белән кура агачларын аралап кошчыкны эзләде. Сандугач! Бу бит сандугач! Кошчык аның янәшәсендә генә бер ботактан икенчесенә күчеп бәргәләнә иде. Юк, бу сайрау түгел, кошчыкның хәвефләнүе иде. Шундый да бәләкәй җан иясендә нидән бу кадәр зур курку, ярсу, хәвефләнү? Дулкыниянең күзе яшел яфраклар арасында үрелгән сандугач оясына төште. Менә ни өчен хәвефләнә икән бичара кошчык. Әтисенең апасы Хәмисәттәйнең урманга җиләккә баргач, сандугач турында сөйләгән бер риваяте хәтеренә килде. 

– Сандугачның үзен дә – оясын исә бигрәк тә – күпләр үз гомерләрендә бер мәртәбә дә күрә алмыйлар. Сандугач кунып сайраган ботак белән күзең төшеп йөргән кешеңнең аркасыннан бер мәртәбә генә сыйпап алсаң да, ул – мәңгегә синеке! 

Дулкыния белән Ләйсән ышанмыйча көлделәр. «Әкият! Бөтен кеше сөйгәнен үзенә шулай каратыр иде», – диделәр. Карчык та бирешмәде, хикмәте дә менә шунда шул, алар бит сандугач кунып сайраган ботакны таба алмыйлар. Әле башыгызга гыйшык хәлләре төшмәгән, төшсәме...– дигән иде кызларны ирештереп... 

...Сандугач бер ботактан икенчесенә шулкадәр тиз күчеп өлгерә, Дулкыния абайламыйча да кала. Менә монысы, юк, юк – монысы. Кызның кабаланудан күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. Кинәт кенә әллә кайдан җил исә башлады. Тукта, исмә, җил! Өзмә кыз баланың өметен!.. 

* * * 

 

...Теге вакытта Хәмисәттәй әйткән сүзләрнең мәгънәсен менә хәзер генә аңлады Дулкыния. Сагыну катыш көнләшүдән аккан күз яшьләре белән җәйге каникулын чак-чак үткәрде. «Соңга калып килсәң әйбәт – бүлмәләрне алып бетерәләр, урын да ишек төбеннән кала», – дип, юк сәбәпләрне бар итеп, тәки каникулы тәмамланганчы китү бәхетенә иреште. 

– Санаулы көн тиз үтә шул, кайтуың кая да, китүең кая, – дип, кызының сумкасына күчтәнәчләрен тутыра-тутыра, Сәвия үзалдына сөйләнеп куйды. Күрмимени ана кеше, сизмимени, китәсе булгач, кызның кәефе бердәй күтәрелде. – Күңелләрең – калада, балакаем, хәерлегә булсын... 

– Әни! 

Сулышына кабып өйгә атылып кергән кызының тавышыннан Сәвия сискәнеп куйды. 

– Кая минем сумка? 

– Әнә ич, кызым, ишек төбендә тора. Бөтен әйберләрең әзер. 

– Соң, ул бит чәчәкле, ә минеке яшел төстә иде... 

Эшнең асылын аңлап алган Сәвия көлеп җибәрде: 

–  Ә-ә, аны әйтәсең икән... Кура җиләге кайнатмасын зуррак банкага салган идем, әйберләрең ул сумкага сыймагач, икенчесенә күчердем. 

Дулкыния минут эчендә әйберләрен идәнгә таратып ташлады. Аның өчен иң кирәкле, иң кадерлесе урынында иде. 

 

* * * 

 

Институтка Дулкыния, мөгаен, иң беренчеләрдән булып килгәндер. Бүлмәдәш кызлары быел яңа кызлар булганлыктан, кичке сөйләшеп ятулар әллә ни озакка сузылмады. Килеп керү белән расписаниеләр эленеп торган такта янына ашыкты. Бөтен уе, теләге Әнвәр Рәшитовичның дәресе кайчан – шуны белү. «Беренче дәрес аныкы гына булса ярар иде!» Эзләгәнен тиз тапты. Биология! Менә ул! Йә, Аллам! Тик ни бу?! Биологиясен биология, тик укытучының фамилиясе башка иде. Ул бармаклары белән сызыкларны кисештерә-кисештерә кат-кат укыды, студентлар күпләп җыела башлагач кына игъланнар тактасы яныннан китте. 

Кинәт аның уенда: «Ә бәлки бүген генә башка укытучыдыр?» дигән шатлыклы бер уй чагылып үтте, аудиториягә ашыкты. Группадашлары белән исәнләшүе дә салкын гына булды, аның бу гамәленә кайберләре үпкәләгән сыман итте. Дулкыния күзен ишектән алмады. 

– Быел биологияне сездә мин укытачакмын, минем исемем... – Яңа укытучының ишектән керә-керешли үк башлаган сүзен Дулкыния әллә ишетте, әллә юк, аның үз кайгысы кайгы иде, биология фәне әллә бар, әллә юк, аңа хәзер барыбер иде... 

Калган дәресләрдә Дулкыния утырса да утырды, утырмаса да утырды. Тәнәфестә коридорларга чыгып йөрсә дә, көткән кешесен очрата алмады. 

– Өйләнгәндер, хатыны яшь кызлар янына җибәрмәгәндер, – дип, группадаш кызларының гайбәт сатуын ишеткәч, елап җибәрүдән чак тыелып калды. 

Әнвәр Рәшитович икенче көнне дә күренмәде, өченче көнне дә... Озакламый Дулкыния укытучыларының башка эшкә күчкәнлеген, аларны инде укытмаячагын белде. 

Институтка баруның кызыгы бетте. Төне буе елап яту үзенекен итте, ул бүген укырга бармады. И ул яратудан туган күз яшьләре! Әгәр дә һәрбер гашыйк җанның сагынудан түккән күз яшен бергә җыйсаң, зур бер диңгез хасил булыр иде. Юк, диңгез генә дә түгел, океан! 

Кичке яктарак каты итеп ишек шакыганга кыз сикереп торды. Ул! Үзенең нинди кыяфәттә икәнлеген дә онытып, ишеккә ташланды, тышкы якта бер малай басып тора иде. 

– Кем монда Давыдова? Мәгез, записка! 

Малайга Давыдованың кем булса да барыбер икәнлеге күренеп тора. Язуны Дулкыниянең кулына төртте дә, тапшырдыммы – тапшырдым дигәндәй, юкка да чыкты. Кәгазь кисәгендә исә: «Бүген кич шул ук урында, шул ук вакытта көтәм»,  –  дигән сүзләр иде. Дулкыния тиз генә сәгатькә күз салды. Йә, Ходам, әллә ни күп вакыт калмаган, әле төзәтенәсе, рәткә керәсе, барып җитәсе... өлгермәсәм, китеп барса?!. 

Урамга чыккач кына ул, кура куагының онытылып калганын белеп, кире тулай торакка торып чапты. Үч иткәндәй, лифт урта катта туктап калган, кыз сигезенче катка ничек менеп җитеп, кай арада төшкәнен белеп тә җиткерә алмады. Урамга чыккач та трамвайны көтеп тора алмаслыгын чамалап, очрашу урынына йөгерде. 

Әнвәр инде килгән, кулына чыбык тотып йөгерүче кызны күргәч, көлеп җибәрде. 

– Әллә бу кызый мине чыбык белән чәбәкләмәкче була инде? – диде ул, Дулкынияне килгән шәпкә күтәреп кочагына алып. 

Инде тын ала алмас хәлгә җиткән, ашыгып-кабаланып тәмам хәлдән тайган кыз кулындагы ботакны шунда гына шәйләп алды. 

– Ә бумы, бу ни... сандугач,– диде ул каушый төшеп. 

– Син үзең сандугач, – диде егет, яратып-иркәләп, – сандугачым син минем, былбылым... 

Кипкән яфраклар егетнең чәченә коелды, сандугач кунып сайраган кура куагы тоткан нәфис-йомшак куллар иңнәреннән сыйпады... 

* * * 

Икенче уку елы тәмамланып, имтиханнар тапшырылып беткәч, Әнвәр кызга тәкъдим ясады. 

– Хатыным бул! – диде ул Дулкыниянең күзенә карап. 

– Ә уку? – диде кыз, сөенүле дә, аптыраулы да сорау катыш җавап белән. 

– Соң хәзер укытучың өеңдә була бит инде, сиңа институтка барып йөрү нигә кирәк? – дигән булды егет шаяртып. 

– Әниләр укып бетермәгән килеш риза булмас,– диде кыз уйга калып. 

– Алайса, без болай итик,– диде егет, ниндидер бер нәтиҗәгә килеп, – бу атнада без икебез дә әти-әниләр янына кайтып, ул турыда сөйләшик, киләсе атнада исә мин үземнекеләр белән сезгә кайтырбыз. Ризалыкларын алырбыз да, җәйне бездә уздырып, туйны исә көзгә таба ясарбыз... 

Дулкыния яратып Әнвәргә сыенды. 

 

* * * 

 

– Әни, мин кияүгә чыгам, – диде Дулкыния, әтисе табын яныннан кузгалып киткәч. 

– Укып бетермәгән килешме? 

«Кемгә?» дигән сораудан да алдан бу сорауның биреләсен белә иде кыз, ашыгып аңлата башлады: 

– Әни, Әнвәр Рәшитович акыллы, төпле кеше, укып бетерергә кирәклеген белә, булышыр. 

– Нишләп Рәшитович соң ул, кызым, бик карт кешемени, бездә бит колхоз персидәтеленә генә шулай дәшәләр? 

– Юк ла инде, әни, – Дулкыния көлеп җибәрде, – ул безне бераз укытты, әллә ни зур түгел, алты-җиде яшькә генә. 

Дулкыния киләсе атнага Әнвәрнең әти-әниләре белән кайтасын, туйны көзгә таба алар ягында үткәрәселәрен тәфсилләп сөйләп бирде. 

– Әни, әтигә үзең әйтерсең инде, яме, мин оялам, – диде кыз ахырдан, әнисенең инде йомшарып килгәнен күргәч. 

Кыз бала үстергәндә генә синеке инде ул, үсеп җиткәч – кешенеке. Хәерлегә булсын... 

 

* * * 

 

– ... Алай икән... – диде сузып кына Мәгъсүм, хатынын тыңлап бетергәннән соң.–  Кайсы яктан була инде кияү буласы кеше? 

– Урыссудан диме... Бик ерак була түгелме соң ул, атасы? 

– Соң, Урыссуда туган гынадыр инде, яшәвен Казанда яшәрләрдер, – диде Мәгъсүм, үзе дә шулай булуын теләп. 

– Урыссу белән ике арада урык-сурык килеп йөри алмаслар, әти-әниләре белән дә кайткач, никахын да укытып җибәрәсе булыр, Шәмсетдингә әйтеп куй, ялга лесник малае янына урманга киткәли ул, өйдә торсын... 

– Тукта әле, син бигрәк, кайтсыннар, күрик, сөйләшик... 

– И атасы, алар үзләре сөйләшәсен сөйләшкән инде, Дулкыния «Әнвәр Рәшитович» дип кенә тора. әнә, малаең, армиядә хезмәт иткән җирендә өйләнде дә куйды, нишли алдык, балалары бакчага барыр яшькә җиткәндә генә кайтып күренделәр. 

– Ул Шәмсетдиннең муллалыгын әйтер идем инде, үз хатынын да кыйнап үтерде бит ул, – диде Мәгъсүм, Шәмсетдинне өнәмәгәнен белдереп. 

– Соң, башка авылга мулла эзләп китмәссең бит инде, туганда да, үлгәндә дә бөтен кеше аңа әйтә, – Сәвия бераз туктап торганнан соң сүзен дәвам итте, – әле Дулкыния «Әнвәр Рәшитович» дип сөйләгәндә сөенеп тә куйдым, укыган, түрә кешегә чыга икән дип. Укуын бетереп авылга кайтса, кем бар монда? Берәр шофердан артыгы булмас иде... 

– Әй, гомерең үтте инде шул түрә хатыннарына кызыгып, – Мәгъсүм кызып китеп, узган атнада печән өйгәндә сынган сәнәк сабына барып ябышты. 

– Үтте шул, – Сәвия дә башлаган сүзен ярты юлда калдыра торганнардан түгел иде, –  Син артыңны кыздырып көне буе чөгендер басуында ятканда, мәктәптә синнән күчереп утырган кыз яныңнан пред машинасында узып китсен әле... 

– Соң, Җиһанша аңа өйләнгәндә пред түгел иде ләбаса, укыганда да гел әйтә иде, миңа укыган хатын кирәк түгел, миннән акыллы булып мине өйрәтеп яшәмәсен, чиста-пөхтә булсын, тәмле пешерсен, дип... 

– Ул пешергәнне, ул юганны без дә кимен куймыйбыз! 

– И карчык, нәчәльство хатыннарының төнлә түккән күз яшьләрен син күрмисең шул, үз ирең төннең кайсы вакытында уянып киткәндә дә яныңда булгач... Мин бит син сыер сауганда да кырыеңнан китмим, типмәсен дип муенын кашып торам... 

Балаң башлы-күзле булырга җыенганда үткәннәргә сәяхәт ясап алу табигый хәл. «Акыллы егет булырга охшап тора дип, шуннан ары әби-бабалар гореф-гадәтен саклап, әти-әнисе белән кыз сорарга кайтуын хуплап, үзләренең хәрби хезмәттә вакытта беркемгә әйтми-нитми, киңәшләшми өйләнеп куйган улларын искә төшерә-төшерә, алай да аласын алып, җыештырасын җыештырып, әзерләнеп торырга кирәк  дигән нәтиҗәгә килә алды ата белән ана. 

 

* * * 

 

Икенче атнада авылда хәбәр таралган иде инде. 

– Дулкыния кияүгә чыга икән... 

– Бу атнада сорый кайтасылар ди... 

– Әйтәм аны Мәгъсүм Шәмсетдиннәргә кереп бара иде... 

Атна юып-пешеренеп үтте. Җомга көн таң алдыннан чатырдап яшен яшьнәгәнгә Дулкыния урыныннан сикереп торды. Күк йөзен кара болыт каплаган, яңгыр коепмы-коя гына. «Йә, Аллам, Әнвәрләр ничек кайтыр?» Алгы бүлмәдә әтисе белән әнисенең дә сөйләшүе яңгыр, кайтасы кунаклар хакында иде. 

– Әйтер идем шушы Җиһаншаны, ярты чакрым арага асфальт салдыра алмыйлар бит... 

– Әллә берәр трактор сөйләшеп куясыңмы соң, әтисе, төштән соң тау башына менеп торыр идегез? 

– Соң, Дулкыния йә җомга, йә шимбә кайталар диде бит. Тәгаен генә билгеле булмагач... Бәлки, озак та яумас әле, җәйге яңгыр тиз туктый ул. 

– Ай-һай, бер дә туктарга охшамаган, көтүне дә чыгармый торалар, һай, Аллам, хәерлегә генә булсын, чит-ят җирләрдә адашып кына йөрмәсәләр ярар иде, – дип Сәвия чын-чынлап хафага төшкән иде. 

Иң нык борчылучы, билгеле, Дулкыния иде. Ишегалдында да аяк атлап йөрерлек түгел. Көтү чыкмады, кырда эшләүчеләр эшкә бармады, кемдер мунча ягып җибәргән. Авыл кешесенә мунча кереп, ял итеп алу өчен иң кулай көн. «Киләсе атналарга дөньяны су басса да сүзем булмас иде, Раббым, бүгенгә генә туктат бу яңгырыңны, һичьюгы тау башында яудырма, мәрхәмәтле бул юлдагы бәндәләреңә...» – дип, Дулкыния, белгән һәм белмәгән догаларын укып, көне-төне Ходайга ялварды... 

Тәүлек тулганда яңгыр туктады, һәммәсенең дә күңеле бераз күтәрелеп китте. «Төшкә кадәр юл да төшәр», – дип бер-берсен юата-юата янәдән кунакларны каршы алырга әзерләнә башладылар. 

– Тау башыннан машиналар тавышы ишетелгәли башлады, кызым, юл әйбәтләнгәндер, кайтып җитәрләр, Аллаһы боерса, – төштән соң Мәгъсүмнең әйткән бу сүзе бүгеннең иң кадерле сүзе иде. 

Ялтырап кояш чыкты, инде җитәрлек дәрәҗәдә кыздырырга ук тотынды. Урамда ишетелгән һәрбер машина тавышына Дулкыниянең йөрәге дертләп куйды: «Кайттылар!» Ишегалдына мең чыкты, мең керде. Дусты Ләйсәннең әнисе Мәрзия апасы килеп кергәч, Дулкыния, аның сораштыра башлавыннан куркып, бакчада утырыбрак торуны кулайрак күрде. Тик йөрәк дөп-дөп килә, бер урында озак утыртып тормый. Кинәт Дулкыниянең башына бер уй килде: «Тау башына менеп каршы алырга кирәк!» Шундук уеннан кире дә кайтты: «Килешмәс, әтисе дә өнәмәс. Кайтмасалар, ни йөзең белән урам буйлап үтәрсең?» 

Сәгать теле күзгә күренеп кичке якка авыша башлады. Ул арада капкада култык астына Коръән китабы кыстырган Шәмсетдин күренде. Гарәпчә укый белмәсә дә, рәвешен китереп, Шәмсетдин чакырылган җиргә китабын да калдырмас иде. 

– Әллә кодалар кайтып җитмәделәрме, машина-фәлән күренми? – Шәмсетдиннең керә-керешкә башлаган сүзенә Мәгьсүмнең акланган сыман әйтелгән җавабы ишетелде. 

– Күренмиләр шул. Яңгыры да явып та күрсәтте бит, бөтен Татарстанны тигезләгәндер, шәт. Ватылып, батып ятмыйлар микән инде?.. – бу – Мәгьсумнең ни әйтергә белмәгәннән генә әйткән сүзе иде. 

Ярсып, бакча капкасыннан атылып килеп чыккан Дулкыния Шәмсетдин кулыннан Коръәнне тартып алды. 

– Мин аны... Мин аны мәңге кичермим, – кыз күз яшьләренә буылып, отыры ярсый төште, – менә, Коръән, ант итәм... 

Ишегалдындагы сөйләшкән тавышларга кунаклар кайтты дип уйлап килеп чыккан Сәвия кызының соңгы сүзләрен ишетеп кулындагы Китапны тартып алды. 

– Ни сөйлисең син, балакаем, рәнҗеш ни гадел булса да, уртак төшәр ди. Ил бетмәсә – ир бетмәс. Йә Раббым, хәерлегә генә булса иде... 

Дулкыния каршысына очраган Мәрзия апасын да күрмичә, атыла-бәрелә өйгә кереп китте... 

Әнвәрләр икенче көнне дә килмәде, өченче көнне дә... Авылда бу турыда бераз сөйләп алдылар да тындылар. Беркемнең дә бурасы буш түгел, бүген бер өйдә ниндидер вакыйга булып аны сөйләсәләр, артыннан ук башка берәүнеке килеп чыгар иде. Тик кыз баланың абруе – кыл өстендә, кылдан төшсә – ил өстендә, Дулкыния атна-ун көнләп урамга чыкмады, каникулы бетәр-бетмәс үк группадашлары килеп җиткәнче, укулар башланганчы дип китеп тә барды. 

Авылда чакта инде бер тапкыр хурлык хисе кичергән кыз, группадашлары белән очрашкач, янә ул халәтнең яңарасын белгәнгә күрә, анык кына бер карарга килеп өлгергән иде: башка институтка яки читтән торып уку бүлегенә күчәргә! 

... Соңгы курста укыган бүлмәдәше Ирина әллә инде каникулга кайтып та тормаган, әллә Дулкыния кебек, ниндидер сәбәп килеп чыгып, иртәрәк килгәнме – бүлмәдә берничә егет-кыз кәеф-сафа корып утыра иде. 

– О-о! Новоиспеченная невеста, – дип каршы алды ул Дулкынияне. – А где жених? 

– Ул аста калды, машинада, – диде Дулкыния үз ялганына үзе ышанасы килеп. 

– Нельзя же так, безнең котлауларны кабул итәсе килмимени? 

– Ә мин аңа тапшырырмын, – ул үзенә кирәк кайбер әйберләрен алып, тизрәк чыгып китү ягын карады. 

Барысы да аягөсте басып, Дулкыниягә котлаулар яудыра башлады: 

– Чтоб жили долго и счастливо и умерли в один день. 

Урамга чыккач та Дулкыния Әнвәр белән очрашкан урыннарына барып, күңеленә бертөрле дәва алып кайтырга теләгән иде, шундук кире уйлады: кирәкмәс, үткәннәрне искә төшерү, үткәннәр белән яшәү үз-үзеңне җәзалау гына булачак, вакытны әрәм итмичә эш эзли тору хәерлерәк. 

Кыз Казанда ике ел яшәү дәверендә кайда нинди оешма урнашканлыгын да, ихтыяҗ булмагач, әллә ни белми иде. Укырга бара, авылына кайта, буш вакытларда Әнвәр белән сөйләшенеп куйган җиргә очрашуга йөри. Ун класс, ике коридор белем белән нинди генә эш таба алыр икән... Тирә-ягына карана-карана урам буйлап атлавында булды. Китапханә, мәктәп, балалар бакчасы... Шуларның берәрсендә нинди дә булса эш табылмый калмас бит инде? Ходай Тәгалә авырлыктан соң җиңеллек бирермен дигән, дип әйтә иде бит әнисе. 

Ишегенә «Казан микробиология фәнни-тикшеренү институты» дип язылган бинаны күреп, туктап калды. Ул да булачак биолог бит.  Ишеген ачып, эчкә үтеп карыйсы итте. Анык кына кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгәнлектән, коридор буйлап атлавында булды, кулына чынаяк-чәшке тоткан яшь кенә кызны күргәч, эченә җылы йөгерде. 

– Мин эш эзли идем, – диде Дулкыния каушый төшеп, – читтән торып укыйм, сезнең белгечлек буенча, биолог... 

–  Бөтен кеше үз белгечлеге буенча эшләсә, кешелек дөньясы әллә кайчан шундый да үсеш дәрәҗәсенә ирешкән булыр иде инде, – дип көлде чынаяклы кыз. – Минем, мәсәлән, бер белгечлегем дә юк. Карандаш, блокнот биреп утырыр өчен белгеч булу кирәкми, канцеляриядә эшлим, исемем Света. –  Шулай юк-барны сөйләшеп бераз торгач, кинәт кызның йөзе балкып китте. 

–  Слушай, синең очравың миңа идея бирде бит әле, – диде ул ашыга-ашыга, –  күрәсеңме, мин бит авырлы, – кыз түбәтәй хәтле генә авырын сыйпаштырып, масаеп, Дулкыния каршында бөтерелеп алды. –  Бүген эштән китәр идем, әле декрет ялына кадәр күпме көтәсе, шундый матур җәйдә кабинетта сөрсеп утырырга, фу,  туйдым, ирем хәрби кеше, ялга чыккач кайтып алам диде, баланы монда табасым килгән иде, ә эштән бүген үк китәм, әниләре ашатсын, аларның внуклары ич ул, –  диде кыз чытлыкланып. 

– Ә мине алырлармы икән соң? 

–  Безнең директор бер-ике елдан ялга китә. Начальство бит ул эшли башлаганда һәм эштән киткәндә әйбәтләнеп ала. Әйдә, керәбез үзенә. Урыныма кеше тапкач, мине дә җибәрми тормас. 

Бер көн эчендә эшле булды да куйды Дулкыния. Өстәвенә, институтның тулай торагы да бар икән, Света ярдәме белән анда да урнаша алды. Менә бит дөнья, якын кешең төртеп екса, бөтенләй белмәгән, юлыңда очраклы гына очраган берәү торып басарга ярдәм итте. 

 

*  *  * 

 

Акчасы әллә ни күп булмаса да, биредә эшләү ярады үзе. Укуын да тәмамлап чыга алды, шимбә-ялларны авылга кайтып йөрергә дә җайлы булды. Сессия вакытында ара-тирә очраган группадашлары аның инде кияүгә чыгуына ышанганнар иде. Алар гына түгел, хәтта үзе дә ирен каядыр ерак сәфәргәме, хезмәткәме озатып тугры көтәргә тиешле җан ияседәй хис итә иде. Уйлый-уйлый да, уелыплар китә Дулкыния: нигә Әнвәр аның белән шаярды икән? Җитди, акыллы кеше иде бит югыйсә... Әллә Дулкыния артык нык яратуы, яшьлеге белән Әнвәрнең холык-фигылен, кимчелекле якларын күреп бетермәдеме? Яраткан кешенең күзе сукыр, колагы чукрак була, диләр бит. 

Ә менә күршеләре Мәрзия апаларының әнисенә әйткән сүзләрен аермачык ишетте ул. Беркөнне бакчада керләр элеп маташканда аларга ниндидер йомыш белән кергән Мәрзия әллә Дулкыния ишетсен дип: 

–  Дулкынияне әйтәм, һаман кияүгә чыкмый, укуын да тәмамлады югыйсә, атна саен авыл белән ике арада йөрмәс иде, кешесе юктыр инде, –  дип, бер урынсызга гына әйтте дә куйды. Сәвиягә кызып китәргә җитә калды. 

– Үзе чыкмый. Әнә, иптәш кызларының да кайсы инде аерылып бетте, кайсы исерек ире белән интегә. –  Ахырда, үрдәгеңә каз куям әле мин синең дигәндәй, өстәп куйды. –  Ләйсәннең ире дә кайткан саен исерек, ничек түзәдер, бичара. 

– Ә-ә, ул монда гына шулай. Чаллыда эчеп йөри алмый ул. Ләйсән әйтә: «Аның эше бик җаваплы, кешеләр юл буенда таяк болгап тора, дип юкка көләләр», – ди. Ничек ди әле? Расслабляться итә ул, әни, монда кайткач,  ди. 

Әйе, шәһәрләрендә шунда хет талашсыннар-сугышсыннар, ата-анага баласының кеше каршында гаиләләре белән кунакка кайтып, кода-кодагый белән йөрешеп яшәве күңелле. Дөнья шулай яралган. Машинасыннан төшеп, кияүнең: «Нихәл, бабай?» – дип килеп күрешүе, кызның күчтәнәчләр салынган сумкаларны чак күтәргән сыман итеп кереп китүе, машинадан чыр-чу килеп оныкларның коелуы – озатулар, каршы алулар – дөнья шуның белән күңелле. Ә Дулкыния нәрсә? Тыныч кына кайтып керер дә, тыныч кына китеп барыр. 

Беркөнне әнисе ничә еллар туплап килгән, бирнәгә дип җыйган кирәк-яракларны җилләтергә чыгарып элде дә ахырда алай да өстәп куйды: 

– Яткан таш астына су үтми, җилләткәләп, кузгалткалап торырга кирәк... 

* * * 

Быелгы жәйге ялында Дулкыния абыйларына – Анапага барырга уйлады. Дөресрәге, әтисе белән әнисе шулай теләде. Бигрәк тә әнисе инде. 

– Хатыны безнең милләттән булса да, абыең үзебезнеке, сез яшьләр, тел беләсез. 

Киткәндә идән астында үскән бәрәңге үрентесе кебек аксыл чырайлы кыз, кайткан чакта кояшта янып, диңгез суы, диңгез җиле белән йөзләре шомарып, чәчен заманча килешле итеп кистереп, күзгә күренердәй үзгәреп кайткан иде. Сыланып торган ак чалбарлы, үтә күренмәле кофточка кигән бөтенләй башка кыяфәтле кыз килеп кергәч, хезмәттәше Наҗия бермәлгә аптырап та калды. 

– Слушай-ай, – диде ул Дулкынияне әйләндерә-әйләндерә, – әллә анда башка төрле итеп ясап кайтаралармы? Бир адресларын, мин дә шунда барам, – диде ул көлеп-шаярып. 

– Көзгегә карагач, үзем дә аптырап калам. Мин дә кебек, мин түгел дә. Ярар, чәч үсә ул, баш исән булсын. 

– Мин бүгеннән ялда, дустым. Көзгегә карап утырырга вакытың бик булмас. Син ялда чакта Әдип Маликович пенсиягә китте, яңа директор килде. Әле теге әйбер кирәк, әле бу әйбер дип, көн саен исемлек тоттырып чыгара. Мә, боларын син алырсың инде. 

Дулкыния Әдип Маликовичны ялга озатканда була алмавына чын мәгънәсендә уфтанып куйды. Бик рәхмәтле иде ул аңа. Тормышның иң авыр вакытында, җиде юл чатында басып торганда ярдәм кулы сузганына киткән чагында үзенә үк рәхмәтләрен җиткерәсе килгән иде. 

...Яңа директор кушкан әйберләрне алып бетереп, кире эшкә кайтканда инде төшке аш вакыты якынлашып килә иде. Кабул итү бүлмәсендәге сәркатип кыз ашханәгәме киткән, Дулкыния тартмаларын күтәреп, директор бүлмәсенең беренче кат ишеген ачып, шакырга үрелим дигәндә генә, икенче кат ишек ачылып китте. 

– Сез сораган әйберләрне... –  Дулкыния сүзен әйтеп бетерә алмыйча, ярты юлда бүленеп калды. Аның каршында, тар гына ике ишек арасында йөзгә-йөз диярлек бәрелеп, Әнвәр, дөресрәге, яңа директор Әнвәр Рәшитович басып тора иде. 


Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/sin-aman-shul-sandugach-2

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар