Логотип
Проза

Шиһап абзыйның таныш кызы. № 1.

Әмирхан ЕНИКИдән КЕРЕШ сүзе:
 
Сугыштан соң мин көн таләбенә җавап бирә торган бер хикәя язган идем. Әйтергә кирәк, язганнарымны бастыра алмый интегеп йөргән чагым иде. Идеология таләбе көчәйде, авторның да кем булуына игътибар итә башладылар. Димәк, шушы киртәләрне җиңел генә сикереп үтә торган берәр нәрсә язу кирәк иде. Сылтавы да табылды: сугыштан соң беренче мәртәбә РСФСР Югары Советына сайлаулар игълан ителде. Бу бик зур кампания иде, менә мин дә шуны файдаланырга булдым. Сугышта еш очрый торган бер эпизодны сюжет - итен алып, “Шиһап абзыйның таныш кызы” дигән хикәя язып ташладым.
...Хикәяне “Совет әдәбияты”на илттем. Ул чакта аның редакторы мәрхүм Газиз Иделле иде... Укыдылар, гүя яраттылар, һәрхәлдә, басарбыз, диделәр. Ләкин бик җитди таләп куйдылар: “Хикәядә иң элек Сталинның һәм берәр соратнигының исемнәре булырга тиеш. Аннан соң гына синең кызыңны күрсәтергә ярый. Давай, төзәт!” — диделәр... Чара юк, Сталинны кертмим дин әйтеп булмый — хикәяне кире алып китәргә туры килде. Күпмедер вакыттан соң мин “бөек юлбашчы”ның һәм якын соратнигы Молотовның исемнәрен ипле генә кыстырып хикәяне яңадан Иделлегә китердем. Шулар аркасында гына да басылып та чыкты. Соңыннан мин ул нәрсәмне бер генә җыентыгыма да кертмәдем...
Әмма... менә быел мин ул “иске” хикәямне яңадан искә төшердем. Сәбәп — халыклар тарафыннан каргалган Чечня сугышы. Менә шул сугыш турында “Известия” гәзитәсендә басылган материалны укыганда күземә ташланган җан өшеткеч бер факт мине тәмам сискәндереп җибәрде: урыс армиясе Чечня авылын тупка тотканда егерме яшьлек апа һәлак була, ә ун көнлек баласы ничектер исән кала... (“Изв.” 23 фев. 1996 ел.)
Моннан 50 ел чамасы элек мин язган хикәядә дә нәкъ шундый ук вакыйга тасвирлана... Әмма бердәй бу ике вакыйга арасында зур аерма бар: ул чакта илебезгә басып кергән фашистларга каршы изге сугыш иде, хәзер исә бәйсезлеккә омтылучы Чечня халкына каршы Россия үзе башлаган хурлыклы, нахак сугыш...
Минем хикәядә Совет солдатының кешелекле гуманлыгы күрсәтелә. Ә гәзитәдә Ельцин генералларының явызлыгы турында сүз бара. Менә шушы аерманы хәзерге укучыга сиздерер өчен миндә “иске”хикәяне яңарту теләге туды.
Кайчандыр көчләп тагылганны кыскартырга, аерым урыннарын төзәтергә туры килсә дә, төп вакыйга баштагыча үзгәрешсез калды. Инде мин аны укучы игътибарына тәкъдим итәм.
 

...Озын фронт юлларын утлы өермәләр аша үтеп, шулай да исән калып, туган шәһәренә кайткан һәм яңадан иске урынында - меховойда скорняк булып эшли башлаган Шиһап абзый Фәхретдинов соңгы вакытларда көндәлек гәзитләрне күзәтеп барырга гадәтләнеп китте. Ә кешене гадәт колы, диләр. Моны тәмәке тартучылар яхшы беләләр... Шиһап абзыйның да бу яңа гадәтен аңлавы читен түгел: сугыштан исән кайткан кеше тормыштан күпне көтә ул... Аның моңа хакы да бар.

Дөнья үзгәрәме, үзгәрсә - кайсы якка табан үзгәрә?... Ә моны гәзитләрдән генә чамалап була. Шуның өчен генә ул Мәскәү “Правда”сына да язылды - әгәр исеме җисеменә туры килсә, “чын сүзне” шуннан гына эзләргә кирәктер инде...

...Илләмәгәр көткән зур үзгәрешләр әле бер дә сизелми диярлек... Бөлгенлек баштан ашкан, кытлыкның да ахыры-чиге күренми... Моны аңлап та була. Ил бит сугышның тирән яраларын, арып егылган арысландай, ялый-ялый төзәтеп азаплана. Түзәргә кирәк, түзәргә - башкача булмый... Мең шөкер, сугыш мәхшәреннән җиңеп чыктык - тик яңадан тагы да әшәкерәге кабына гына күрмәсен!.. Ә өмет иткән үзгәрешләрне көтәргә була - без инде көтә-көтә көтек булып беткән халык... Әнә шулай уйлый иде карт солдат эченнән генә.

...Әле менә сугыштан соң беренче тапкыр сайлауларга хәзерлек башланды. Димәк, Советларга яңа депутатлар сайланачак. Бик кирәкле эш. Бәлки шушы сайлаулардан соң тормыш та яхшыга табан үзгәрә башлар. Яңа депутатлар булып, ихтимал, утны-суны кичкән кешеләр сайланыр. Алар инде халыкка ни кирәген белергә тиешләр.

Гәзитләрдә депутатлыкка тәкъдим ителгән кешеләрнең исемнәре, кайдан, кем булуы турында язмалар чыга башлагач, Шиһап абзый шуларның берсен дә калдырмыйча карап бара торган булды... Бик мавыктыргыч бер эш булып китте бу аның өчен... Менә эштән кайтып ашагач-эчкәч, хатыны Мөһрибану апа өстәл өстен җыештырып, ак эскәтерне сыпыргалап җәйгәч, Шиһап абзый утыртма электр лампасын сул ягына куеп, “Правда” гәзитәсен беренче битеннән әйбәтләп, ашыкмыйча гына карарга кереште. Беренче биттә үк РСФСР Верховный Советына депутатлыкка тәкъдим ителгән һәркемгә дә бик тә мәгълүм партия җитәкчеләренең исемнәре белән рәсемнәре урнаштырылган. Алар гәзитнең һәр санында диярлек кабатлана, чөнКи зур илнең бөтен төбәкләреннән иң элек шуларны тәкъдим итәләр. Барсы да үтә таныш, бик лаек, укып торасы да юк... Ә менә икенче биттә аерым округлардан күрсәтелгән кешеләрнең исемнәре бирелгән - Шиһап абзый болары белән инде чыннан торып кызыксына... Билгесез кешеләр, яңа исемнәр - кемнәр алар? Төрлесе белән таныша торгач, Уралдагы бер сайлау округыннан депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән хатын-кыз исемен күреп, ул кинәт төртелеп калды: тукта, тукта, кем соң бу, валлаһи?!. Вера Ивановна Карабашева... Бәй, бәй, теге мин белгән кызыкай түгелме соң бу?!

...Шиһап абзый хәтта кул сырты белән күзләрен угалап алды, яңадан укыды - шик юк, ул дөрес укый иде: Вера Ивановна Карабашева!..
Шулмы, әллә икенче берәүме?.. Шиһап абзый тынычлыгын җуеп урыныннан торды, ишекле-түрле бер йөреп тә алды...

Әйе, бу исем, бу фамилия аңа бик таныш иде. Ләкин ул фронтта үзе белән бергә булган берәр казах дустын, яки Тула урысын гәзит битләрендә очратуны эченнән генә ара-тирә уйлаштырса да, менә бу яшь кызга тап булырмын дигән уй ник кенә бер башына килсенче!.. Әле кем булып, кем сыйфатында диген?!. Әнә бит Уралдагы бер сайлау округы аны - Вера Ивановна Карабашеваны - иң югары дәүләт органына сайланырга кандидат итеп теркәгән... Гаҗәп, гаҗәп...

Шулай да Шиһап абзыйның моңа ышанып бетәсе килмәде. Мин белгән кызый түгелдер ул дип шикләнергә теләде. Исеме, атасының исеме, фамилиясе туры килгәннәр азмыни урыста?! Әмма туган-үскән шәһәре белән дә, яше белән дә туры килеп беткәне бик сирәктер инде... Шикләнүе никадәр көчле булса да, Шиһап абзый ахыр чиктә бу Вера Карабашеваның үзе белән бергә, бер үк частьтә хезмәт иткән Вера исемле кыз икәненә ышанмыйча булдыра алмады... Гәзитәдән күзен аера алмыйча (кызганыч, кызыйның фотосын бирмәгәннәр), ул иңбашларын сикерткәләп, авыз эченнән генә:
- Менә хикмәт! Менә сиңа кирәк булса! - дип куйды.

...Әйтәсе дә түгел, мондый һич көтелмәгән “очрашу” аны гаҗәпләндереп кенә калмыйча, ничектер куандырып та җибәрде. Сәбәбе - күз күргән бер яшь кызның шундый зур дәрәҗәгә ирешүендә генә булмыйча, Шиһап абзыйның ул кыз баланы бик якыннан, бик яхшы белүендә дә иде. Фронт бит ул кешене кайсы ягыннан гына ачып куймый кайчагында! Менә Вера дигән егерме яшьләр чамасындагы юбкалы солдат та бер вакыйга аркасында Шиһап абзый хәтеренә һич онытылмаслык булып кереп калган иде.
 
 
* * *
...1944 елның җәй башында Шиһап абзый өченче тапкыр госпитальдән чыгып, бер укчы дивизиягә эләккәч, яше дә олы, аягы да аксак дип, аны аерым элемтә ротасына ездовой итеп куйдылар. Бу ротада кызлар күп иде, һәм Шиһап абзыйга алар, кошчылык фермасындагы ак тавыклар шикелле, барысы да бер төсле булып күренәләр иде. Шактый озак ул берсен-берсеннән аера алмыйча йөрде, күбесенең исемнәрен дә белә алмыйча йөдәде... Хәер, аның эше гел тышта, ә кызлар йә йортларда, йә землянкәләрдә үзләренең аппаратлары янында утыралар. Шуңа күрә ул аларны, гадәттә, рота кухнясына (алачыгына) кәтилүкләрен күтәреп, аш алырга килгән чакларында, йәисә бер урыннан икенче урынга күченгән чагында гына әйбәтләп күрә торган иде. Шуны да әйтергә кирәк, бу ваемсыз кызлар тирәсендә күрше частьләрнең мут әфисәрләре, еш кына кыюрак яшь солдатлар да чуалырга яраталар иде... Бичара солдатның хәлен яхшы аңласа да, Шиһап абзый нигәдер шул мәнсез кызлар өчен борчыла иде (бәлки үзенең дә җитеп килгән кызы булганга күрәдер). Хәер, фронт кызлары алар үзләре дә карчыгадан курка торган “Чебешләр” түгел иде билгеле. Ярый, монысы болай гына, ә менә шулар арасыннан бер кыз белән Шиһап абзыйга шактый ук якыннан аралашырга да туры килде. Ул кыз ротадагы бер отделениенең сержант дәрәҗәсендәге командиры иде. Шуңа күрә еш кына йомышы төшеп Шиһап абзыйга килә, командир боерыгы белән атын җиктереп кая да булса алып китә; йә дивизия складына барып, элемтә әйберләре алып кайталар, йә арбага катушка, колгалар салып, бер-ике кыз-солдатны да утыртып, ике авыл арасында чыбык сузарга чыгып китәләр. Ә безнекеләр һөҗүмгә күчкән чакларда шул ук кызлар ут астында бөгелә-сыгыла, еш кына шуышып та алгы позициягә чыбык сузалар яки өзелгәнен ялгыйлар иде. Яралану, сирәк кенә үлеп калу да, алар арасында да булгалап тора иде.

Сержант кыз да гади генә бер урыс кызы иде. Урта буйлы, тулырак гәүдәле, җәй көннәрендә сипкел төшә торган түгәрәк битле, зур соры күзле, пилотка астына да сыеп бетмәслек куе җирән чәчле - йөзләп очрый торганнарның берсе... Тик башкаларга караганда ул сүзгә саранрак, олысымаграк, аз гына тәкәббер дә кебегрәк иде (үзенә күрә унбишләп кызның командиры ич!)... һәрхәлдә үзен тота белә, ихтыяр көче бар, зур соры күзләрендә уйчанлык та сизелә иде. Ул инде калку күкрәгенә ике медаль дә кадарга өлгергән иде.

Башта бу кызый командир кисәге буларак, Шиһап абзыйга да рәсми-коры гына булырга тырышты. Боерык биргәндә дә ул гел генә:
- Товарищ Фахрутдинов, по приказу командира роты... - дип кенә башлый иде.
Ә Шиһап абзыйның моңа һич тә исе китми иде. Бердән, ул хәрби тәртипләргә күптән инде күнегеп беткән, икенчедән, боерыкны сержанттан гына түгел, генералның үзеннән ишетсә дә аның сыңар төге дә селкенми иде. Команда бирү - сезнең эш, ә минем эшем - атны җигү дә тугару дип кенә карый иде ул...

Әмма ләкин командир кызыбыз да Шиһап абзыйның шундый гамьсез тынычлыгын күрепме, әллә инде карт солдатка болай рәсми-коры булуны килештермичәме, үзенең аңа мөнәсәбәтен тиз үзгәртте. Күп тә үтмәстән ул ездовойның мулла кушкан исемен сорап белде, үзенең дә исем-фамилиясен әйтте һәм эш кушарга туры килгән чакларда инде ул:
- Дядька Шигап! - дип кенә дәшә торган булды.

Шулай итеп алар арасындагы коры рәсмилек үзеннән-үзе гади кешелек мөнәсәбәтенә әйләнеп китте... Шиһап абзыйның да кыз-командирга “кызым” дип кенә дәшәсе килеп тора иде, һәм еш кына атын җиккәч, аңа:
- Әйдә, кызым, утыр, киттек! - дип әйтә торган иде.
Ләкин мондый тәкәллефсез гади мөнәсәбәт икәүдән-икәү генә булган чакларында гына ярый иде - башкалар алдында исә юк, гафу итәсез, берсе таләпчән командир, икенчесе рядовой солдат - моны алар икесе дә бик яхшы беләләр.

Бу очы күренмәгән гаять авыр, каты сугышның бер хикмәтле ягы шунда иде ки, кайчагында бөтен фронт буйлап атналарга сузылган тынлык урнаша торган иде. Туплар да гөрселдәми, һавадан бомбалар да чыйнап өскә яумый, пулеметлар да өзлексез такылдамый - һәр ике як та үзенең ныгытылган позициясендә башын күтәрмичә ята бирә... Сугыш гүя беткәндәй булып тоела башлый... Солдат халкында курку бетә, үлем турында уйламас була, күңеле ачыла, үзен күбрәк кайгырта - мунча керә, ертык-сүтеген тегә, якыннарына хатлар яза, җае чыкса, якын тирәдәге авылга барып, самогон да табып кайта... Ләкин һәркемгә билгеле инде, мондый рәхәт тынычлык ул, гадәттә, зур каты-канлы һөҗүмгә күчәр алдыннан гына була. Шуңа яшерен хәзерләнү өзлексез бара, штаблар көне-төне эшли, теткәләнгән частьләрне әкрен генә яңа солдатлар белән тутыралар.

Менә шундый сугыш әллә бар, әллә юк кебек тоелган берчакта Шиһап абзыйга да сипкелле командиры белән күп йөрергә туры килде. Әлбәттә, бу бушка йөрү түгел иде. Дүрт-биш километрдагы кыр складыннан һәр көн диярлек алар элемтә әйберләре ташыдылар - бусы да булачак зур һөҗүмгә әзерләнү чарасы иде.

...Яшел кырлар буйлап бер арбада икәү генә янәшә утырып бару үзара мөнәсәбәтләрне тәмам гадиләштерә - кеше бары кеше генә булып кала. Тышаулар чишелә, мөгамәләләр табигыйләшә... Сержант кызыбыз пилоткасын сала, куе чәчләрен җилдән тузгыта, кысып буган каешын да чишеп җибәрә... Иркенлектән рәхәтләнә ул... Шиһап абзый да гимнастерка төймәләрен ычкындыра, изүен ача - җылы йомшак җилнең рәхәтен аның дә тоеп барасы килә. (Монда инде аңа: “Каптырыгыз!” - дип, коры гына боерык бирүче булмаячак).

Мәгәр Шиһап абзыйның бүтән үзе яраткан, кирәгерәк эше дә бар: ул каяндыр чалгы табып алган да, шуны арбасының астынарак әйбәт кенә бәйләп, гел үзе белән йөртә... Юл буенда куе үләнле җир очраса, шунда ук атын туктатып, чалгысын алып, тиз генә, киң-киң генә селтәнеп чаба да башлый. Түгәрәк табындай ачылган җирдә тигез покос булып яткан үләнне сержант кызыбыз аяк-куллары белән җәһәт кенә җыештырып, колач-колач арбага да сала... Ун минут та үтмидер, алар инде мәтрүшкә исләре аңкыбрак торган куе-яшел печән өстенә ипләп кенә утырып, кола атны кызу гына юртгырып китеп тә баралар. Бик кәефле булып кала аларга шул чакта... Вера кызарып янган киң бите белән тоташ елмаеп Шиһап абзыйга карый:
- Уңган кеше син, дядька Шигап! - ди ул чын соклануын яшерә алмыйча.
Шиһап абзый да югалып калмый:
- Менә сине көр атта шәп йөртер өчен тырышам инде, - дигән була. Чыбыркысының очын гына атының сыртына бер тидереп ала, һәм ат та хуҗасының кәефен аңлагандай башын күтәрт төшеп юртуын кызулата. Кызга да бик күңелле, йомшак үлән өстендә тирбәлеп кенә бару рәхәттер инде аңа - йә тыела алмыйча көлә, йә кычкырып җырлап та җибәрт. Ләкин кызларда кәеф тиз үзгәрүчән... Озак та үтми ул кинәт кенә тына, якты кырларның ерак түренә карап уйланып кала -  күрәсең, һәр солдат шикелле үк ачы-ләззәтле сагышка бирелә...

Кызу гына элдерткән ат бераздан юртуын әкренләтә, үз җае белән генә бара башлый. Шиһап абзый алашасын артык кыстамый - аның да бу якты тынлыкта әзрәк сагышлы уйларга йотыласы килә. Искә төшерер, сагыныр нәрсәләре күп -  хатыны, бала-чагалары, якын туганнары, дус-ишләре... Әмма бу очракта аны янәшендә генә утырып барган кызның сагышлары нигәдер күбрәк кызыксындыра... Бик яшь бит әле кызый, ниләр генә җыелып өлгерде икән аның хәтер янчыгында?!... Әти-әниләре, бертуганнары бардыр инде, ләкин шуларны да сорап белгәне юк бит әле, аның...

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4680

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар