Логотип
Проза

Саргайган өмет шәүләсе

 
Ләйсән лекциялардан соң тулай торакка кайтмыйча, хастахәнәгә юл тотты. Атна буе туктамаган көзге яңгыр астында тансыклап китеп баруы түгел иде бу. Абыйсының хатынын кичә генә ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр. Трамвай тукталышына килеп ышыклангач, үзенең бөтенләе белән чыланып беткәнен аңлады. “Ярый әле тоз түгелмен, эреп бетмәмен. Кәүсәрия җиңги генә яхшы булсын” – дип үз-үзен тынычландырырга кереште. Аны: “Ни өчен абыйның гаиләсе һаман бала назлары тоймый” – дигән уйлар биләп алды. Олылар аларны: “Аллаһы Тәгалә биргән сынаулар артыннан бәхете килә” – дип тынычландырсалар да, сабыр канатларын сындырмыйча, вакыт дигән дәръяны кичәргә кирәк шул.
 
- Ләйсән, синме бу?
 
Кала уртасында авылдашларны очрату гадәте еш булмаганга, өч йорт аша гына торган Хәбирә апа белән Фидрат абыйларның олы кызлары килеп эндәшүе бер зур сөенеч булды. Тышкы кыяфәте белән шәһәр кешесенә әйләнеп бетсә дә, Фәниләдән авылчанлык бөркелеп тора иде. Ләйсән аны кочаклап алганын сизми дә калды. Авылны сагынуы булдымы, әллә җиңгәчәсенең алты айлык йөге төшү борчылуларымы, анысын аңлатуы кыен иде бу минутларда. Бәлки икесе дә булгандыр.
 
* Институтка укыйсың шикелле, тулай торакка кайтып барасыңмы?
 
* Юк, Фәнилә апа. Хастәхәнәгә китеп барам. Кәүсәрия җиңгинең хәлен белергә.
 
* Нәрсә булды? Алар хаман бәби алып кайтмадылармы әле?
 
* Юк шул... Өченчегә йөк төшерә.
 
* Яшьләре дә бара бит инде, хәтсездән өйләнешкәннәр иде бугай.
 
* Биш ел булды инде.
 
* И-и, булмый инде алай булгач, табалмый инде җиңгәң бәбәй. Абыең, мин әйтәм, кызларга алыштыргысыз егет иде, Кәүсәриягә өйләнеп харап
 
булды. Аларның нәселләрендә бала тапмаганнар әллә ничә. Медицина институтында укыйсың ич, үзең дә беләсеңдер.
 
Фәниләнең хихылдап әйткән соңгы сүзләрен якынлашып килгән трамвай тәгәрмәчләре тавышы күмәргә тырышты. Ләкин алар Ләйсәннең күңелен телгәләп алырга өлгергән иделәр инде.
 
Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксезлегенә шаклар катарлык хәлләр бик күп бу фани дөньяларда. Абыйсы белән җиңгәчәсенең ике елдан соң игезәк малайлары тугач, Ләйсән аларның үзләреннән дә ныграк куанды бугай. Тагын өч елдан кыз балалары аваз салды. Үзе дә күптән кияүгә чыгып, балалар үстергән Ләйсән теге вакытта трамвай тукталышында булган күңелсез сөйләшүне әллә кайчан оныткан, Фәниләнең сүзләре тормыш дулкыннары белән олы диңгезләргә илтеп адаштырылган иде.
 
Илле яшлек юбилее алдыннан Ләйсән матурлык салонына язылды. Машинасын парковкага урнаштырганнан соң, җайлап кына баскычтан күтәрелгәндә, каршысында пәйда булган Фәниләне күреп, туктап калды. Таныш чалымнар авылдашын да артка әйләнеп карарга мәҗбүр итте. “Кем соң әле бу дип, танырга тырышкан Фәниләгә озак азапланырга ирек куймыйча: Гарифҗан кызы Ләйсән мин” – дип елмайды.
 
– Алтмышның теге ягына чыккач, хәзер кеше танулары да авыр.
 
– Анысы әллә ни куркыныч түгел, Фәнилә апа, иң мөһиме сәламәтлек!
 
– Анысы шулай, Ләйсән. Үкенечләр белән генә узмасын гомер дип тә өстәсәк, бигрәк тә туры килә.
 
– Фәнилә апа, бар да яхшыдыр бит.
 
– Авылга кайткан чагында ары-бире ычкындырма күрмә инде... Кызыбыз һаман бала тапмый. Җиденче ел китте инде кияүгә чыкканына.
 
...Саргайган өмет шәүләсен сүндерергә, йөрәктә өмет очкыннары кабындырырга теләп, хатын-кызлар табибәсе Ләйсән авылдашының кулларыннан алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен, халык белми эйтми шул . Кешедэн колмэ , узен, еларсын, - диеп . Бик матцр , язылган . Куплэр укып . бу хикэянен. мэгънэсен ан,ласалар иде . Люция ханыма , матур эчтэлекле хикэясе очен зур рэхмэт . Ун,ышлар телим . Сезгэ . Сезнен, иж,атыгызны бик яратам . Ян.аларын котеп алам !!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәтләр яусын, Нәфисә ханым, иҗатыма карашыгыз, фикерләрегез өчен!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт,Люция, бик эчтэлекле эсэрен очен! Ижади унышлар юлдаш булсын, матурым! Яна ижат жимешлэрен белэн гел шулай безне соендереп торырга язсын!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәт. Бик гыйбрәтле итеп язасыз. Иҗади уңышлар телим.

          • аватар Без имени

            0

            0

            бик эйбэт язылган

            Хәзер укыйлар