Логотип
Проза

“Һәр дәвернең була үзенә күрә сволочы (каһәр суккыры)...”

         “Һәр дәвернең була үзенә күрә сволочы (каһәр суккыры!)...” дип Такташ күктән алып язмаса да, шул “сволочь” дигәннәре кайдадыр еракта, күз күрмәгән ерак җирләрдә булырга тиеш кебек хис итәбез без,әдәм балалары. Табигате белән беркатлырак булган авыл халкы бигрәк тә. Әгәр сиңа: “Саумы, якташ, йә булмаса, саумы, авылдаш”, — дип эндәшсәләр, һәрхәлдә, сөйләшеп китәсең. Авылдашың булса, хәл-әхвәлләр сорашасың, ялгышып, кем беләндер бутаган очрактаүзеңнең кем икәнеңне ачыклап, аңлатып бирәсең. Бераздан якын туганнар кебек аерылашасың. 

       Бер табында олы яшьтәге, дөньяның ачысын-төчесен кичергән кешеләр белән булырга туры килде. Алар төрле гыйбрәтле, кызыклы хәлләрне хәтерләренә төшереп утырдылар. Шуларның берсен сезнең белән дә бүлешәсе иттем

      Сугыш алдыннан базарга ит сатырга килгән агалы-энеле Шәйхел белән Нурихан янына олы яшьтәге бер кеше килеп, татарча сүз ката. “Оланнар, сез фәлән авыл кешеләре түгелме?” — ди. Икесе дә берьюлы, аны-моны уйлап тормый: “Эйе,” — дип җавап бирә. Абзыйның күзләренә яшьләр килеп тыгыла. “Сезгә комаучауламый гына сорашыйм әле, авылдан чыгып киткәнебезгә фәлән ел, бик сагындыра, кайтып күреп килергә якын гына туганнар да юк”, – ди бу.  Базарның әле уртасы гына була, ит тә шактый гына. Гаҗәп, абзый кеше килеп баскач, ит, күз йомган арада, сатылып та бетә. Соңгы  кисәк калгач: “Монысын үзем алам. Юньләп сөйләшеп тә булмады, әйдәгез булмаса, якындагы ресторанга керик, сезнесыйлыйсым килә”, —  дип тә өстәгәч,тегеләрнең дә, күңелләре булып, ит өчен акча да сорамыйлар. Янәсе, хәердән булсынХуш! Өчәүләшеп ресторанда кыйбатлы ризыкларзаказ итеп, сыйлана башлыйлар. Төшереп алгач, телләр дә ачылып китә. Шикләнү юкка чыга. Чөнки Нургали (үзен шулай дип атый) абзый сорашкан кешеләр чынлап та авылда яшиләр. Утыра торгач, караңгы каба башлый. “Безгә кайтырга кирәк, кузгалыйк”, — диләр Шәйхел белән  Нурихан. Шулай дигәч, Нургали абзый елап ук җибәрә. “И-и-и, туганнарым кебек якын кешеләргә әйләндегез, аерыласы да килми, әйдәгез, куна калыгыз. Без үз йортыбыз белән яшибез, атларыгызны тугарып, ял иттерер урын да бар, — дип, болай да широкий душасын тагын да киңрәк ачып җибәрә. Ашап-эчеп, шактый гына байлар чырае кергән агалы-энеле уйлашып алалар да, ризалыкларын бирәләр. “Әнә безнең йорт моннан күренеп тора. Хәзер мин җиңгәгезгә әйтеп киләм, эсвежий иттән аш сала торсын.Ресторан хакын, әйткәнемчә, үзем түләрмен”, — дип, абзый чыгып китә.  Шәйхел белән  Нурихан аны ике сәгатьтән артык көтәләр. Тик авылдашлары күренми. Берсе ул бармак белән төртеп күрсәткән йортка да барып килә, тик анда гүпчим икенче кешеләр яшәгән булып чыга. Ит сатудан килгән табыш акчасының яртысын ресторанда калдырып, төнге юлга чыгудан башка чара калмый боларга

       “Чынлап та шушы авыл кешесе булды микән?” — дигән соравыма,  фикерләртөрлечә булды. Берәүләр: “Атның аласы да, коласы да була, имансыз кешеләр безнең авылда да булгандыр” — диде. Икенчеләр: “Базарда сүз тыңлап та төп башына утыртып йөрүчеләр күп. Тегеләр бер-берсе белән сөйләшкәндә, авылдашларының исементелгә алган булырга мөмкин. Кирәк дигән кешегә хәбәр җыю бернинди авырлык та тудырмый” — дигән  карашта булды.Өченчеләр: “Кыек әйтеп, туры тидергәндер, бәлки. Күп исемнәр авыл саен кабатлана”, — дип пичәт суктыНичек булса да булган, хәзер барысы да тарихта гына калган.  Шул исәптәнШәйхел белән  Нурихан кайтканчы: Һәр дәвернең була үзенә күрә сволочы (каһәр суккыры!)...” — дип, Такташны кабатлап кайтканнар имеш, дигәннәре дәСледите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорес , бик дорес язылган . Хэзерге вакыт та да бар ул шундый кешелэр . Уйларым балачакка алып китте , бу хикэяне укыгач . Сугыш елларында , эбиемнен, килендэше бер бидрэ бэрэн,ге алып , курше авыл базарына китэ . Чэйгэ кытлык , шул бэрэн,гене такта чэйгэ алмаштырырга бара инде Таба чэй саткан кешене . Бэрэн,гегэ алмаштырырга риза була . Эбиемнен, килендэше . шатланып кайтып китэ . Унбиш чакрым араны ж,ырлап кына кайттым диеп сойли иде . Кайтып кергэн , самоварнын кайнаткан . Чэй пешерэм , диеп кэгазен ачса , анда - чэй кебек такта . .Безгэ килеп чэй эчэргэ утырса , шуны исенэ тошереп елый иде . бахыркай . Люция ханыма тормышында , иж,атында ун,ышлар телим . Илхамланып , ян,адан ян,а эсэрлэр язырга насыйп булсын .

    Хәзер укыйлар