"Текә хәерче"



Усман кәшилүгендәге акчасын өч тапкыр санаса да, илле меңгә тулырга бишйөз сум акчасы җитмәде. «Димәк, кичә Алия бурычын кайтармаган. Алай дисәң, ни өчендер күз алдына акча сузып торган Алия килеп баса». Ул, никадәр генә хәтерләргә тырышмасын, исенә ачык кына төшерә алмады. «Кайтардымы, юкмы теге «текә хәерче» (монысы – Алияне «матурлап» әйтүе)? Департаментка җибәрәсе отчетлар белән баш катып беткән, каһәр!

Иртәнге чәйне ашык-пошык кына эчкәч, Усман эшкә җыена башлады. Ишекне ачып чыгыйм дигәндә, бусагага аркылы хатынының «шайтан төкергән» тавышы килеп ятты. – Акча калдырырга онытма! Болай да төшкән кәефне төшерергә шул гына җитми иде! Усманның: «Акчам юк, зарплата алмадым әле!» – дигән җавабы ишекнең теге ягыннан гына ишетелеп калды. Хатынының: «Саран», – дип әйтәчәгенә йөз илле процент ышанган Усман, җәһәт кенә җиңел машинасына утырып, пеләшен дә сыйпап тормыйча, кузгалу ягын карады. «Саран, имеш! Булмассың! Оклад белән, кварталга бер бирелгән премияга яшәп кара! Ну … хатын белмәгән бизнесны исәпкә алмаганда». Артык килограммнарымы, пошырынуларымы Усманның маңгаеннан тирләр бәрдертеп чыгарды. «Санап тормасан, меңнәрне ничек җыярга кирәк!? «Текә хәерче» бер генә көнгә дип ялынып сорагач, банкка саласы акчасын чыгарып салды шул! Ә бәлки, ул бөтенләй кайтарырга уйламыйдыр?!» Кабинетка кереп, эш өстәле артына утыргач та, бишйөз сум акча аны тынычлыкта калдырырга ашыкмады. Җитәкченең шәхси сәркәтибе булганга йомшады шул Усман. Югыйсә, йөз елга бер тапкыр бурычка биргәндә дә, алдын-артын җитмеш тапкыр үлчи ул. Хаттә хатынының: «Болай да зарплатам балаларга, йорт кирәк-яракларына китә. Минем дә башкалар кебек заманча киенәсем килә», – дип, колак итен

ашаганына да бик ушы китеп бармый. Күз алдына сатып аласы кыйммәтле чит ил машинасы, ир-атларны алдата торган искиткеч ләззәтле минутлар килә дә, бөтен дөньясын оныта. Менә бүген ничек тә илле меңне түгәрәкләп банкка салып куярга кирәк! Ниһаять, сәгать уклары иртәнге тугызны күрсәтте, эш сәгате башланды. Кабул итү бүлмәсендә матур гына итеп телефон зеңгердәде. – Алия Фаритовна, хәерле эш көннәре насыйп булсын! – Рәхмәт, Усман Рифатович! Сезгә дә шулай булсын! – Гафу итегез, Алия Фаритовна, бурычыгыз турында шылтырата идем. Телефонның теге ягында берничә секундка тынлык урнашты. Аннан Алияның болай да ягымлы тавышы, тагын да ягымлыракка әйләнеп: «Усман Рифатович, мин бурычымны кичә сезгә кайтарып бирдем ич!» – диде.

– Бирдегез?! Шаяртмагыз, Алия Фаритовна, хәтеремә моңа кадәр зарланырлык түгел иде әле. Тагын нидер әйтмәкче булган иде дә, телефон өзелде. «Сез үзегез шаяртасыз бугай. Әллә… Чынлап исегездә юкмы?» -диде Алия кергән ыңгайга. – Кайтарып биргән булсагыз, исемдә булыр иде. Алия, ярдәм көткәндәй, башкаларга карады. Тик кабинеттагылар иңнәрен генә җыердылар. Берсе: «Мин, хаттә сезнең бурычка алганыгызны да белми калдым» дисә, икенчесе: «Кайтарып биргән кебексез дә…тик төгәл генә әйтә алмыйм», – дип җаваплады. Алиягә башка юл калмады, бурычын кичә кайтарганына иманы камил булса да, бишйөзлекне чыгарып, Усманга сузды. Химчистканың унбиш елдан артык утын-суын кичеп яшәгән кәчтүм кесәсенә акча килеп кергәч, хуҗасының авызы ерылып китте. Җае туры килгәндә, кешене чеметергә, мыскылларга яраткан Усманның бу хәлне тагын да кабартыбрак сөйләп йөриячәген белгән Алия, кәефе төшеп, эш урынына узды. Төшке аш вакытында урамга чыккач, бина каршында җыелышып торган хезмәттәшләре янында Усман: «Хәзер беркемгә ышаныч юк, малай- дип, сүз

башлады. Алияны әйтәм әле, яшь булса да, хәйләкәр булып чыкты». «Менә бу җирдән ачыклабырак сөйләсәң дә була», – дип, яна башлаган учакны дөрләтеп җибәрде, кызыксынырга яратучан Шафыйк. Усманны хуплап тыңлаучылар да, кул селтәп китеп баручылар да булды. Иң соңгы булып түгәрәктән Шафыйк кузгалды. «Ун минутлап вакыт бар икән әле», – дип, Усман якындагы эскәмиягә килеп утырды. Шул минутта бер ук бинада, ләкин икенче оешмада эшләүче кода тиешле Гафур пәйда булды. –Кода, иртән иртүк кертә алмадым, гафу итәрсең, мәле, кичә коткардың», –дип аңа биш йөз сум акча сузды. Усман бер акчага, бер Гафурга карап, беразга телсез калды. – Нәрсә аптырадың? Әллә оныттыңмы? Хәер, кичә: «Отчет белән утырам, баш күтәрергә дә вакытым юк, – дип биргән идең, исеңдә дә калмагандыр, шулай үзем белән дә булганы бар». Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган Усман, якын-тирәдә берәрсе юкмы дип, муенын ата каз кебек сузып җибәрде. Шикле кешеләр күренмәгәч, эченә җан керде. «Ә-ә-ә… юк… әйе, әйе исемдә, кода» – дип, өзек-өзек тавышлар чыгарганнан сон, бишйөзлекне эләктереп, чалбар кесәсенә шудырды. «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, артык акча кесәне тишмәс!», – дип, кабинетына табан атлады. Кабул итү бүлмәсеннән узып барганда, бер рәхәтлек кичереп: «Текә хәерче!» – дип әйтергә дә онытмады.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    11483
    5
    144
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7140
    1
    94
  • 8042
    2
    54
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9086
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2020 - 01:53
    Без имени
    Мин Дэ нэкъ шулай 32 яшемдэ 2 кызым белэн ялгыз калдым,ирем бер хатын бн чыгып китте ,1 елдан кире кайтты, гафу итэ алмадым,шартлатып араны оздем.Ул хатыннан-хатынга йореп,45 яшьтэ асылынып улде,чыгып киткэн хатын 10 еллап, психбольницада яши.Э мин ,Аллага шокер ,ирлэр булдыра алмаган ирлэр эшен эшлэп,кызларымны устереп,эле Дэ исэн- сау эшлэп ятам.Хатын-кыз ялкау булмаса,беркайчан да югалмый,аларга АллахеТэгалэ безгэ коч бирэ.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 25 сентябрь 2020 - 02:10
    Без имени
    Минем кияу Дэ нэкъ шулай качып-посып ,никах укытып,узенен классташы белэн 5 ел инде яшэп ята.10 еллык классташлар очрашуыннан сон айный алмады.Бик тырышып яшерсэ дэ,тэжрибэле кузгэ куренеп тора.Ул да шуннан сон дин юлына кереп китте.Имеш диндэ 4 хатын да рохсэт ителэ.Узлэре бугенге кондэ БИК рэхэт яшэсэлэр дэ,ата-ананын азгынлыгы очен балалар узлэренен авырулары,газаплы тормышлары ,улемнэре белэн жавап бирэ.Чонки рэнжу,куз яшьлэре узенэ тошмэсэ,балаларга тошэ.Хэр кеше шуны онытмасын Иде.Алар бит ойгэ кайтасы акчаны,гаилэнен зур ойлэр салып,иркен тормышта яшисе доходларын илтеп икенче хатынга бирэ.Гаилэдэ беркайчан да артык акча булмый.Ойдэге хатын белэн бергэлэп эшлэп,чит хатынны содержать итэлэр.2 нче хатын булып яшэргэ ризалык бируче хатыннар,акылыгызга килегез,ул ирлэрнен акчасы тозлы куз яшьле,рэнжешле акчалар,беркайчан сезгэ бэхет китермэячэк,авырлык,авырулар белэн корэшу очен тотылып бетэчэк.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...