Пимадур

Гомеремнең ахырына кадәр мин ул төймә күзле, почык борынлы, уймак авызлы, маңгаен бозау ялаган кебек бөтерелеп килгән сары чәчле кызны оныта алмамдыр инде. Кайчандыр әнә шушы сак хәтерле гомеремне саклап калганга гына да түгел, ул мине Ходайга китергән, ахыр чиктә аның барлыгына, берлегенә һәм без адәм балалары белмәскә тиешле серенә инандырган кеше булганга хәтеремдә йөртергә дучар мин аны. 
Бәләкәй генә авылда тусак та, алар югары очта яшәгәнгәме, мәктәпкә барганчы без бер генә тапкыр очраштык. Ул вакытта Зиләнең исемен дә белмим әле. Ниндидер хикмәт белән юллар кисешеп, иртүк очрашканбыздыр инде, әбәд вакытына карыныбыз ачып, ишегалларына килеп кергәнне хәтерлим. Йортлары иске иде аларның. Авылда бөтен кешенең дә диярлек өйләре урамга өчәр тәрәзә карап тора торган итеп салынган, боларныкы – икәү генә. Тыштан кысан кебек күренсә дә, эчтән иркен иде бугай. Һәрхәлдә яп-якты булып истә калган. 
Хәтта ап-ак мич янындагы кырый тәрәзәдән төшкән август кояшы өй эченә түм-түгәрәк килеш сыеп кереп утырган кебек иде. Үзе якты, үзе җылы. Без дә ике йомгак кебек тәгәрәп килеп кергән идек. Безне күрүгә яңа дустымның әнисе Зифа апа шунда ук ап-ак ашъяулык җәелгән зур өстәл артына утыртты. Ашъяулыкка тәрәзә артындагы алмагач ботакларының күләгәсе төшеп, өстәлдә хәрәкәтчән рәсем хасил итә. Җил искән саен рәсем үзгәреп тора. Ул арада Зифа апа алдыбызга олы бер табак туп-тулы кып-кызыл помидорлар куйды, ашыкмыйча гына ипи кисеп бирде. Үзем аларны белмәсәм дә, Зифа апа минем кем малае икәнемне белеп, исемем белән дәшә иде. 
– Илһам, син бит безнең Зилә белән бер яшьтә, быел укырга да бергә барачаксыз, – дип сөйләнә-сөйләнә, эре, итләч помидорларны бүлгәләп, аңа чеметем генә тоз салып бирә тора, без ипи дә кабарга онытып суктыра торабыз. Ул вакытта ни сәбәптер, үзебезнеке булмагандырмы, Зилә белән ашаган ул помидорларның тәме әле дә тел төбендә тора. 
– Әни, тагын пимадур кирәк, – ди Зилә, помидор суы терсәгенә кадәр агып төшкән кулларын итәгенә сөртеп. Аның чит сүзне дөрес әйтә белмәвеннән эчем катып көләм. «Па-ми-дур» дип дөресләгән булам. Зифа апа тагын да дөресләп куя: «По-ми-дор». Без иҗекләп дөрес итеп әйтәбез, ә менә Зилә икенче кабатлаганда барыбер ялгыша. 
- Син үзең пимадур, – дим мин, үчекләп. Зилә үпкәләми, «Пимадур шул, пимадур», дип сүз кайтара. Без инде шартлаганчы ашап, шулай үчекләшә-үчекләшә янә урамга йөгерәбез...
Бик тату уйнасак та, мәктәпкә барганчы, без башкача очрашмаганбыз. Беренче сентябрьдә исә укытучы апа бер кыз, бер малай итеп бүлеп утыртканда, тагын бергә туры килдек. Шунда «Пимадур»ны янә искә төшереп, бер көлешеп алдык. Башкалар да ишетте инде, малайларга үзем кычкырып сөйләдем. Шуннан соң Зилә Пимадур булып калды. Алай гына да түгел, Зилә бик күп сүзләрне, бигрәк тә чит телдән кергәннәрен бозып әйтә: виноград – вигранат, холодильник - халадлиник иде, мәсәлән. Ә безгә шул гына кирәк, авыз ерылырга гына тора. Тәнәфестә дә оныта алмыйбыз, кабат-кабат искә төшереп, кычкырып көләбез. Апа да Зиләне төзәтеп карый, ләкин дөрес итеп әйтергә һич кенә дә өйрәтә алмый. Аның каравы Зилә көн саен безне кып-кызыл, сап-сары алмалар белән сыйлый. Ул алмаларның хуш исе бөтен сыйныф бүлмәсенә тарала. Без авыз суларын йота-йота тәнәфесне көч-хәл белән көтеп алабыз. Ул тәнәфестә берәвебез дә Зиләдән көлми дә, үчекләми дә. 
Кышка таба без инде «Әлифба» бәйрәменә әзерләнә башладык. Тик Зиләнең генә бәйрәмгә әзерләнерлеге юк: әле булса укуы чамалы, язуы исә бөтенләй килеп чыкмый. Апа Пимадурыбыздан кичә өйрәнгән хәрефне сорый башласа, ул яна-пешә, кып-кызыл була, әмма исенә төшерә алмый. Апа түземлеге бетеп, кара тактага акбур белән төя-төя хәреф яза, Зилә аңа беренче күргәндәй карап тора. Апа тәмам чыгырдан чыгып кычкыра-кычкыра да карлыккан тавыш белән, гадәттә, миңа әйтә:
 - Илһам, син укы! 
Мин тиз генә укып бирәм дә «бишле» алам – Апа аны минем биштәремә үк тагып куя. Зиләнең кызарган күзләрен берәү дә күрми, «Әлифба»сының да бите саен тозлы күз яшьләреннән эз калып бара. Аның каравы дәфтәрен төрле рәсемнәр белән чуарлап бетерә. Без мәсьәлә чишә, диктант-фәлән яза башласак, ул тик утырмый – каләм кыштырдаткан булып рәсем ясый. Матур чыга үзенең! 
Көннәрдән бер көнне Апа: «Сезне тикшерергә РОНОдан инспектор килә!» – диде. Инспекторның кем икәнен белмәсәк тә, Апаның бу хәбәрне әйткәндәге куркуы да, безне куркытырга теләп, тәкәббер кыяфәткә керүе дә, моңа кадәр бер дә колакка чалынмаган, аңлаешсыз сүзләрнең безгә кагылуы да күңелгә кот очарлык шом салды. Ул инспектор дигәннәре турында тәнәфес саен сөйләшә торгач, без инде аның кыяфәтен дә чамалый башладык. Озын кара пәлтә, кара эшләпә киеп килер инде... кулында күн портфеле булыр инде... Килгәч, кинолардагы кебек «Здравствуйте!» дип исәнләшер инде... Каршыга килеп утырыр да һәркайсыбызны бастырып, белгәнебезне сорар инде... Юк, ул үзе күренмичә генә безне карап торачак... Иии, шигырь генә сөйләтсә иде... Кит инде, син шигырь сөйли беләсеңмени, исемеңне әйткәндә дә тотлыгасың бит... Хәзер иманыңны укытам мин синең, минме шигырь сөйли белмим?.. Апага әйтәм хәзер, сугып кара!.. Фи, безгә нәрсә ул инспектор! Әнә Пимадур курыксын!..
Инспектор без уйлаганча ук куркыныч кеше булып чыкмады. Беренчедән, ул апа кеше иде. Икенчедән, карадан түгел, ачык төсләрдән матур итеп киенеп килгән. Өченчедән, каршыга утырмады, ә иң арттагы буш урыннан көне буе безнең укыганны күзәтте. Соңгы дәрестә апа безгә контроль эш эшләтте. Шунда Зилә миннән беренче тапкыр ярдәм сорады. «Күчерим әле!» – диде. Мин шыпырт кына артка борылып, теге апага карадым. Ул башын түбән иеп, калын дәфтәренә нидер язып утыра иде. Ләкин бу гына миңа ышанычсыз тоелды, инспектор кеше башын иеп утырса да, бөтен нәрсәне дә күрәдер кебек иде. Шуңа да мин Зиләне ишетмәмешкә салышып, язганнарымны җиңем белән каплап ук куйдым. 
Инспектор килеп киткәннән соң Зиләне коррекцион мәктәпкә күчерделәр. Шушы төймә күзле, почык борынлы, уймак авызлы, маңгаен бозау ялаган кебек бөтерелеп торган сары чәчле, орчык кадәр генә Пимадур бөтенләй чит-ят җиргә китеп, интернатта торып укый башлады. Без аның ул мәктәптә ни хәл, ничек яшәве, ничек укуы белән артык кызыксынмадык. Әмма аның белән безнең арадан ниндидер җылы яктылык та киткән иде шикелле: үчекләсәк, үпкәләми, кушылып көлә, хуш исле алмалар белән сыйлый, бөтен дөньяны рәсемнәр белән тутыра торган дустыбыз белән күңелле булган икән безгә. 
Аны ял көннәренә интернаттан алып кайталар иде. Сирәк кенә булса да урамга чыга. Без еш кына аны күрмәмешкә салышып уйныйбыз. Ул да безгә якын да килми, ерак та китми ияреп йөри. Бигрәк тә кызлар борын чөерә Пимадурдан, «син юләрләр мәктәбендә укыйсың», дип аерган булалар. 
Шулай бервакыт ташулар төшкәндә, язгы каникулларга туктадык. Зилә дә кайткан, гадәттәгечә безнең тирәдәрәк йөренгәләп тора. Безнең авыл малайларының бер гадәте бар: ташу вакытында итек киеп, елганы аркылы чыгып уйныйбыз. Бик хәвефле уен, билгеле, игътибарлы, батыр йөрәкле булырга кирәк. Чыкканда суга карамасаң, җайлырак анысы. Туп-туры алга карарга һәм тәвәккәл булырга кирәк. Җебеп торсаң, «чултыйк» – суга. Беренчене бетергәндә, мин инде үземне зур малайга санап, бу сынауны үтеп карарга булдым. Мин исән-имин чыксам, Наил белән Самат та тәвәккәлләячәк. Яртысын җиңел генә үттем кебек, югары очтан бөтен ләмне юып төшә-төшә көрән төскә кереп болганчыкланган кар суының салкынлыгы резин итекләр аша аякларга үтеп керде инде. Агым шундый көчле, мине үз көенә агызырга теләп этә дә этә. Тирән, итеккә керәм-керәм дип бөялә. Шулвакыт мин аска карыйм һәм гипнозлангандай агымнан күземне ала алмый суга карап тора башлыйм. Рәхәт итеп баш әйләнә башлый. Малайлар арттан «Туктама, атла!» дип кычкыралар һәм мин аларның командасына буйсынып, аягымны күтәреп атламакчы булам. Шулвакыт агым мине аяктан ега... Агып киткәнемне абайлаганчы, су үтеп, бөтен тәнемә меңнәрчә инә кадалгандай салкынлык сизәм. Мине чын мәгънәсендәге курку ала. Бу хәлдә ташу белән ике арадагы көчләрнең тигез түгеллеген чамаларлык кына баш эшли. Ярга таба ишәргә кирәк икәнен дә беләм, ләкин кулларымны тыңлата алмыйм, чәбәләнүдән башка берни чыкмый. Малайлар «Ярга, ярга!» дип кычкыра-кычкыра кырыйда чабулыйлар. Ләкин берсенең дә миңа кулы җитәрлек түгел. Шулай көрәшә-көрәшә шактый түбән агылган, инде салкын күзәнәкләргә үтеп керә башлаганда, ярдан миңа бер таяк сузылганын күреп алып, шуңа ябышам. «Җибәрмә! Нык тот!» – дип дәшүеннән аның Зилә икәнен танып алам. Зилә мине икенче як ярга сөйрәп чыгара, малайлар теге якта кала. Мин инде салкыннан дер-дер калтыранам, теш-тешкә тими, бөтен җирдән пычрак су ага. Һаман үз хәлемне аңлый алмыйча нишләргә белмим. Зилә исә югалып калмый – тиз генә минем өске киемнәремне салдырып ата да үзенең курткасын кидертеп тә куя. Миңа бераз җан керә, шулай да аның җитәгенә ияреп, хәтта сөйрәлеп диярлек өйгә кайтып китәбез. 
Өйдә ташуга керүемә, суга батуыма аһ-ваһ килеп, мине тизрәк чишендерә, юындыра башлыйлар. Әбекәй дә, әни дә бөтерелә генә янымда. Кайсы кайнар чәй эчертә, кайсы аякларымны уа. Әйтерсең лә, монда мин герой! Зиләгә генә рәхмәт әйтергә чират тими. Ә искә төшкәндә инде, аның курткасын алып, тавыш-тынсыз гына чыгып киткәнлеге билгеле була... 
Озак еллар узгач та, шуны аңлый алмадым мин: Зилә ул вакытта кай арада таяк тапкан да кай арада әллә кайда читтә йөргән җиреннән килеп җитеп, мине тартып алгандыр? Күрәсең, мәче җитезлеге булган инде аңарда. Без паникага бирелеп чәбәләнгәндә, аның таяк сузарга башы эшләве дә бит әле! Юк, андый игътибарсызлыкка лаек түгел иде ул безнең Пимадур. Киресенчә, яратырга тиеш идек без аны. Аз гына башка төрлерәк була алсак, без аны чын-чынлап яраткан булыр идек. Безнең арага ул Ходай тарафыннан яратуның нәрсә икәнен аңлатырга җибәрелгән кеше булган да, без исә базар мәйданына төшкән йолдызны нишләтергә белмәгән кебек, аны кешечә кадерли дә алмаганбыз. 
Зилә икенче сыйныфтан соң безнең авылга кайтмады инде – әтисе белән әнисе кызлары укый торган бистәгә күчеп киттеләр. Ә мин онытмадым аны. Оныта алмадым, чөнки еллар узган, дөнья кырыслыгын күбрәк күргән саен ешрак искә төшә иде ул. Теге вакыттагы кебек август кояшының ак җирлекләргә төшкән күләгәләрен күрсәм, өзелеп сагына идем Пимадурны. 
Юу юлы да үзе эзләп тапты ул мине. Метрода бушлай таратыла торган газетаны әйләндергәләп барганда, күземә таныш бер сурәт чалынып китте. Картинада сурәтләнгән бер табак кып-кызыл помидорларны, ап-ак ашъяулык җәелгән зур өстәл янына утырган сап-сары чәчле кыз белән кара чутыр малайны күреп, телсез калдым. Авторы «Пимадур» дип куелган... 
...Зиләнең «Август» дип аталган күргәзмәсендә атлаган саен без – теге вакыттагы беренче сыйныф балалары идек. Үзебез шат, ихлас... 
Ә син үзең кем булдың, диярсезме? Кем булыйм инде мин: РОНОда методист. Элеккечә әйтсәк, инспектор булып мәктәпләргә «тикшерүләргә» чыгам. Юк, һич кенә дә кара пәлтә белән кара эшләпә киеп бармыйм. Кайвакыт джинсы киям, шакмаклы күлмәк... Кырыс итеп, «Здрасьте!» дип тә исәнләшмим. Конвой кебек мыштым гына күзәтеп тә йөрмим. Мәктәпкә килгәч, балаларның үзләре белән күбрәк аралашырга тырышам. Һәркайсыннан Ходай мөһере сугылган, Зилә кебек итеп ярата белгән кеше эзлим... 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 18 июнь 2020 - 20:04
    Без имени
    БИК Матур язылган,Бер сулышта укыдым!!
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10603
    5
    132
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6342
    1
    85
  • 7455
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8477
    1
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2020 - 21:33
    Без имени
    Нэкь шундый дип куз алдына китергэн идем.Ошыйсын Син мина Золфэт,кеше буларак,ир-ат буларак.Сойлэвеннэн ук эйтмэсэн дэ хатынны да балаларынны да яратуын сизелеп тора.Шундый гаилэлэр кубрэк булсын иде.Молодец!!!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 14:35
    Без имени
    Молодцы, Голнур да, Голназ да, афэрин сезгэ, кызлар! Бик матур килеп чыккан!)
    «Мин – Гөлназ Сәфәрова...»
  • 21 сентябрь 2020 - 22:04
    Без имени
    Акыллы ир,сырлап,матурлап тормый,турыдан,молодец!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 11:27
    Без имени
    Яхшы тәмамланды, ләкин бик кыска язма булды
    Җилбәзәкне өйләндерү
  • 20 сентябрь 2020 - 07:43
    Без имени
    Бернәнсәдә аңлашылмады, дәвамы ничек?
    Яңгыр 
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...