Логотип
Проза

​Өзелгән кыллар



Түбән Камада яшәп иҗат итүче Ралия Кәримованың Яңавыл районы Илдар Юзеев исемен йөртүче Ямады мәктәбендә укуы да, Башкорт дәүләт университетының
татар филологиясе бүлеген тәмамлавы да, гаиләсе белән Кама буендагы яшьләр шәһәренә күчеп килүе дә, мәктәптә балалар укытуы да – барысы да аны әдәбият дөньясына әзерләгән. Ул – «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.
Күп шигырь-хикәяләр авторы. Ралия шигырьләренә популяр җырлар язылган.
Журнал укучыларга Ралия Кәримованың «Өзелгән кыллар» хикәясен тәкъдим итәбез.  





Ишек төбенә үк дигәндәй туктап, сигнал биреп торган кара машинаны күреп, Фәрит чыгарга ашыкты. Хатыны Гөлия аның кием-салымын күздән кичерде, кара костюмының җилкә тирәләрен каккалады, ак күлмәк якасын төзәтте. Фәрит затлы хушбуен сипте дә күн папкасына үрелде, хатыны белән баш кагып кына саубуллашып, ишеккә таба атлады. Гөлия тәрәзәдән урамга күз салды. Нинди чибәр, пөхтә аның Фәрите! Үзе акыллы, тыйнак. Шәһәр Башкарма комитетында эшли хәзер, сәүдә эшләре өчен җавап бирә. Оештыру сәләте, телгә осталыгы да бар, төшеп калганнардан түгел! Казанда студент елларында танышканнар иде Гөлия белән Фәрит. «Көзге бал» бара иде, педагогика институтының биофак студентлары янына бер төркем егет килеп кергәч, бар да аларга таба борылды. Егетләр авыл хуҗалыгы институтыннан икән. Кайбер кәттә кызлар: 
– Фу, колхоз-навоз! – дип, читкә караган арада, егетләр икенче биюгә кызлар сайлады. Аксыл йөзле, нечкә билле, кыска итәкле шаян Гөлия янында тукталганы: «Әйдә, сылу, биибез!» – дип кулын сузды. Дулкынланып торган куе чәчле бу егет коңгырт күзләрен тутырып кызга карады да матур итеп елмайды. Егет нык бәдәнле, үзен ышанычлы тота. «Булачак колхоз рәисе инде бу!» – дигән уй чагылып үтте кызның башыннан. Кичәдән соң егет аны тулай торакка озата китте. Алтын көз шәһәр урамнарын сары яфраклар белән бизәгән тын гына кич иде бу. Яфракларны кыштырдата-кыштырдата, урам буйлап акрын гына җәяү атладылар. Шулай башланган танышлык әкренләп мәхәббәткә әверелде. Әнисе белән таныштырыр өчен Беренче майда кызны авылларына алып кайтты Фәрит, җәйге каникулда үзе Гөлияләргә китте. Бишенче курс ахырында өйләнештеләр. Диплом аласы көн җитеп килә иде, Гөлия иренә яңалык җиткерде:
– Фәрит, миңа юлламаны шәһәр мәктәбенә бирәләр! Нишлибез инде?
 Гөлияне Чулман буендагы яшь шәһәргә җибәрәләр, Фәрит тә юлламаны шунда сорады.
Мең төрле хыял, якты уй-ниятләр белән алар яңа шәһәргә килеп урнаштылар. Монда яшьлек романтикасы ташып тора. Илнең төрле якларыннан килгән комсомоллар – эшчеләр, белгечләр көндез төзелешләрдә эшли, җитештерү корылмалары төзи, юллар, заводлар сала. Ә кичләрен бию мәйданнарында, клубларда мәш киләләр. Шәһәр тирәсендәге хәтфәдәй болыннарда – чәчәкләр, хисапсыз күлләрендә – балыклар, киң аланнарында – җиләкләр... Яңа йортлар калкып, фатирлары балкып тора. Хозурлык! Шашкын хисләре ташкын булып ургылып торган яшь белгечкә эш тиз табылган кебек, фатирны да озак көттермәделәр, тиз бирделәр. Коммунист кешегә кайда да юл ачык бит, Фәритне шәһәр партия комитетына чакырдылар. Шулай яшәп киттеләр. Менә уналты ел үткән дә киткән икән бит... Кызлары үсеп бетте, кечесе – өченчесе дә укырга керде. Тормышлары матур, яратышып яшиләр! Гөлия, шуларны уйлап, мәктәбенә таба атлады. 
Соңгы вакытта күңелен кырып торган вакыйга булып алды әле менә. Фәрит авылдан әнисен алып килгән иде, шуннан ниндидер кытыршылыклар чыга, аңлашылмаучылык барлыкка килә башлады. Улын көнләгәндәй, кайнана сүз кыстыра, бар нәрсәгә кысыла, юк сәбәпләр табып тузына. Гөлия сүз әйтми, улларын ялгызы интегеп үстергән ананы аңларга тырыша.
Бу хәлләрне күреп, Фәрит берничә айдан:
– Гөлия, бер бүлмәле фатир алырга җай чыгып тора, әнине аерым урнаштырсак, яхшы булырмы икән, ничек уйлыйсың? – дип сүз катты.
 – Килгәнне кумыйм, киткәнне тыймыйм, үзең ничек хәл итәргә телисең, шулай эшлә, җаным, – диде хатыны.
 Атналар, айлар үтте. Соңгы вакытта Фәрит соңлап кайта башлады: йә эше күп, йә очрашу билгеләнгән,
йә районнарга чыгып киткәннәр... Шәһәргә Мәскәүдән кунаклар килә, аларга да эшне күрсәтәсе... Сәбәп табылып кына торды. Гөлия кәефсезләнеп китте исә дефицит күн итекләр пәйда була, матур сумка да алып кайтты ире, хатынның колакларын алтын алкалар да бизәде. Үткән атнада кайнанасын яңа фатирга урнаштырып, тәрәзәләренә пәрдәләр элде, кызлары белән бергә идәнен юды, җыештырды. Шул ук вакытта Фәритнең бөтенләй читләшә баруын да тойды ул. Завуч, аның дәресенә кереп утырганнан соң, бераз карап торды да:
 – Гөлия Гафуровна, әллә авырыйсызмы? – дип сорап куйды.
– Нәрсәгәдер башым әйләнә, – дигән булды ул. Кырыгы да тулмаган яшь хатынның башы әйләнү табигый нәрсә түгел дә, тик ярты төн буе йокламыйча борчылып ирен көткәнне кешегә әйтеп буламыни? Эштә онытылып торырга була: әле классы белән экскурсиягә бара, йә фестивальгә яки җыр конкурсына әзерләнәләр; класс сәгатьләренә темалар сайлый, дәресләренә планнар төзи – тавык та чүпләп бетерә алмаслык бит укытучының эше! Тәртипсез балаларны да гел күз угында тотарга, гаиләләре белән танышырга, кирәксә, ярдәм итәргә туры килә – югыйсә урам хәзер үзенә суырып алачак. Аларны мәктәп бакчасына, теплицада эшләргә чакыра Гөлия апалары. Җир эшен үзе дә бик ярата, авыл кызы бит ул. Җәйге ялларын гел бакчада үткәрә, кызлары белән иртә яздан кара көзгәчә яшелчә-җимеш, чәчәкләр үстерәләр. Сирәк килеп күренгән Фәрит җыйнак кына итеп өй төзетте, рәхәтләнеп яшәргә була хәзер. Эштән соң кайчакларда үзе дә бакчага кайткалый, әнисен дә алып килә. Тик ул башка орбитада әйләнә иде инде.
 Сәүдә өлкәсенә курьерлык итү кызык икән. Кибет директорлары арасында кемнәр генә юк! Бик кәттә, майлы күзле, хәйләкәр, шактый чибәр, төзәнгән һәм мода белән генә киенгән кыю ханымнар, әфәнделәр арасында бер гүзәл Фәритнең игътибарын аеруча җәлеп итте. Бакыр төсендәге калын кызгылт-сары чәчләрен биек итеп өеп куйган, шундыйрак төстәге затлы йон костюмының түшенә алтын брошка кадаган, нечкә билле, калку күкрәкле, иреннәре тулып пешкән чия сыман, яшел сөрмәле күзләрен тутырып серле генә карап куя. Ә тулы төз аякларында биек үкчәле йомшак күн итекләр: әйтерсең ул мода журналларыннан төшкән дә монда килеп утырган. Фәрит аннан озак кына күзләрен алалмый торды. Исеме җисеменә туры килеп торуын әйт син аның, Гүзәл исемле икән яшь ханым! Сәүдә хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткәндә якыннанрак таныштылар. Табигать кочагында оештырылган бәйрәм инде тәмамланып килә, халык төркем-төркем булып таралыша башлаган иде. Үзләре өчен корылган чатырда берничә пар бик матур утырдылар. Коньяк тәэсиреннәнме, Фәрит бу чибәркәйгә гашыйк булуын сизми дә калды. Бар да шул көннән башланды. Көндезләрен аны күрергә тырышты, төннәрен уеннан чыгара алмады – әллә берәр сихри көче бармы икән соң?
Юк сәбәпне бар итеп Гүзәлгә шалтыратты, кичке ашка ресторанга чакырды. Бер көнне ул, узып барышлый, аны әнисе янына алып керде. Хәдичә апа, аларны күрүгә, барын да аңлады... Хәйләкәр, шомарган, тыштан ялтырый... Улының, гаиләсен калдырып, Гүзәл фатирына күчәргә уйлавын, хатынның тәртипсез үсмер улы да булуын белгәч, килененә мөнәсәбәтен үзгәрткәндәй:
 – Матур чәчәк яхшы җимеш бирми ул, улым!
Үз кызларың бик итагатьле, тәртипле. Хатының да уңган, ялгышма! – дип әйтеп карады, тик эш узган иде инде. Фәрит, гаиләсен алдап, сөяркәсе белән Ялтага ук китеп барды. Көннәрдән бер көнне өйләренә кайтып, кием-салымын җыя башлавы балаларына да, Гөлиягә дә аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте. Җыенды да машинасына утырып китте...  
– Сөеклем! Мин синең өчен таулар күчерергә дә риза! – диде Фәрит яшь хатынга. Бергә яши башлагач, Гүзәлне өрмәгән җиргә утыртмады. Хатынның фатирын шәп йортка алыштырдылар. Хатын-кыз теләсә, таш кыялар аша да үтә бит ул: оста иде Гүзәл, иркәләп, җайлап кына иренең яңа машинасын үз исеменә яздырды, улын аның фамилиясенә күчертте. Рамилнең наркотиклар кулланганын баштан иренә сиздермәде. Безне капчыкка ничек кенә яшерсәң дә, капчыкны тишеп чыга бит ул! Фәрит сизгәндә, эш тирәнгә киткән иде инде.
– Рома! – диде әни кеше, коньяклы стаканын алдындагы кечкенә өстәлгә шудырып, – беркая бармыйсың! Синең мәктәпне тәмамлап чыгасың бар! Укы, укып бетергәч, теләсәң нишләрсең!
Рамил әнисенә нәфрәт тулы күзләре белән карады да өстәл тартмасыннан кирәк кадәр акча алып, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Өч көннән соң кайткан малай үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Бала хәсрәтен басарга дип, Гүзәл еш кына шешәгә үрелә башлады.
 – Сөеклем, син алай күп эчмә әле, безгә бер малай алып кайтырга кирәк!
Фәрит кызларын исенә төшерде: әти дип йөгереп торган балалары сагындыра башлаган иде, әбиләре чакырып очраштырды аларны. Тик кечесе генә аны кочаклап, алдына менеп утырды. Фәрит кызларының хәлен сорашкан булды, бүләкләр алырга акча бирде: укытучы хезмәт хакына бернәрсә дә алып булмаганын белә бит ул! Чыгарылыш сыйныфында укыган олы кызы акчага кагылмады да, ә әтисе аңа күпме кием, акча кирәк буласын уйламады. Рамил яңа әти белән сөйләшмәсә дә, Фәрит мәгариф бүлегендә эшне җай­лады: юньләп укырга йөрмәгән егет тә мәктәпне тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алды.
Икенче елны Гүзәле ирен шатлыкка күмде: бишенче дистәгә чыккач, Фәритнең улы туды! Тупырдап торган таза, матур малай! Бәхет өчен тагын ни кирәк!
 – Сөеклем, кунак җыеп бәби ашы үткәрик! Рестораннан килеп өстәл әзерләрләр, мин сөйләшеп куйдым.
 Кунаклар Фәритнең җитеш тормышын күреп «аһ» иттеләр. Бигрәк тә әнисе, авылдан килгән абыйлары, институтта укып чыккан дусты Ирек, йортка, андагы байлыкка исләре китеп, музейда йөргән кебек йөрделәр. Утыз икесе тулган хатын егерме яшьлек кебек – үзе
чибәр, ә горур Фәрит сөеклесеннән бик канәгать иде.
 Сәламәтлеге яхшы булса да, дүрт кенә ай имезде баласын Гүзәл: түшләрем сузыла, тирем шәлперәя кебек сылтаулар табып, фитнес-клубка йөри башлады. Шушы яшьтән нишләп әле өйдә бикләнеп ятарга тиеш ди ул?
– Фәрит, безнең бүген девичник! Саунада җыелабыз, син иртәрәк кайт, матурым, яме!!
 Ул еш кына дуслары белән очрашты, күңелле бәйрәмнәрдән калмады, эчеп кайтса да, иренә белдермәскә тырышты. Рамил аларны ташлап чыгып киткән иде инде. Тик ул эшләргә дә, укырга да теләмәде, кайдадыр югалып йөрде.
Фәрит кайтып кергәндә, ми тартмаларын зыңгылдатып бәби елый иде.
– Һай, улым, нәрсә булган минем бәләкәчемә, нишләп шулай елыйсың инде? Тамагың ачтымы әллә?
 Бала караучы хатын баланың ашамавын әйтте дә өенә ашыкты. Авырып киткән баланы әтисе ярты төнгә кадәр күтәреп йөрде.
 – Нишләп бик озак юынасыз, сөеклем? Мин нишләргә белмим, әллә ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыйкмы? Шамилнең температурасы бар!
 – Алып китәргә теләсәләр? Үзең барып ятсаң,
чакырт!
 Шунда Гөлиясен исенә төшерде Фәрит. Аның балалар өчен үлә язып торуын, авырсалар ничек дәвалавын уйлады. Чын әни шундый буладыр да инде! Ах, ялгышты бугай ул... Матур тормыш ничектер тоныкланып киткәндәй булды... Бала йоклап киткәч тә тирә-юньдәге күренешләргә, тавышларга, хәрәкәтләргә бернинди игътибар бирмичә озак утырды ул.
 
* * *
 Рамилнең передозировкадан үлүенә әнисенең артык исе китмәде. Шамиле мәктәптә укый иде инде. Эчүгә сабышканы өчен, үзен кибет директоры вазыйфасыннан алдылар.
 «Әни, безгә килеп тор әле, балага да, Гүзәлгә дә күз-колак булыр идең», – дип, Фәрит әнисен чакырып карады, тик Хәдичә апа картайган, оныгына ярдәм итәрлек түгел шул инде. Юлдан чыккан исерек киленне дә һич күрәсе килеп тормый. Күрше-тирәнең гайбәтләреннән гарык булса да, үз фатирында яшәп калды.
 Тагын бер ел гомер үтте, хатыны, аның кайчандыр сөекле Гүзәле эчкече иде инде. Нишләргә соң? Аны туктатып булмый. Артык ирек бирү шулай бозды бугай аны. Бер көнне саунада исерек Гүзәлнең үле гәүдәсен таптылар. Фәрит эшеннән китәргә мәҗбүр булды.
– Улым, Шамил! Без бер-беребезгә ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәргә тиеш!
Әти кеше һаман яхшыга өметләнә иде.
– Я никому ничего не должен! – дип кенә җикеренде малай. Наркотик дигән зәһәр агуның тәмен ул да белә иде инде.
Фәритнең, башын иеп, Гөлия янына, балалары янына кайтасы, гаепләрен танып, алларына тезләнәсе килде. Ләкин арада – мәңге узып үтәлмәс киртәләр, өзелгән кыллар, чишелмәс төеннәр иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беренче хатын алладан, икенчесе шайтаннан дилэр шул...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рамиль кем ул, анламадым..

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рамил Гузэлнен берече иренннэн малае. Бик гыйбрэтле хикэя.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Азгынлык беркайчанда яхшыга илтми, акча боза адәм баласын.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эремгэ таянма, иргэ ышанма дигэн эйтем бар. Ирлэр кесэдэ акча булса барыгыз да читка карый, аларга беркайчан да ышанырга ярамыймы.

            Хәзер укыйлар