Логотип
Проза

Офык аръягы болытлы...

Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар,  чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар, явызлыкта зарар  һәм газап бар.  (Коръән. «Фуссыйләт» сүрәсеннән.)

Гадәттә мин урамга чыгар алдыннан тәрәзәгә күз төшереп алам: ни хәлләр бар икән дөньяда? Бәлки, куртка-мазар эләктерәседер, кем белә, яңгыр явып китмәгәе. Ләкин бу юлы кояшның пәрдә аша чалымланган алтын нур-толымнары уйнаклавы күңелемә тынычлык өстәдеме – тиз генә җыендым да өйдән чыктым. Подъезд ишеген ачуга, уң ягымдагы фәрештәм: «Дөнья матур!» дип пышылдады кебек. «Офык аръягы бераз болытлап тора!» диде сул яктагысы.

 Башымны күтәреп, зәңгәр күкләргә төбәлдем. Сабырлыкка уралып, тын гына өрфия болытлар йөзә. Тукталышка илтүче сукмак буендагы юкәләр, яшь кызлар күк, бер-берсенең колагына иелеп сер сөйләгәндәй тоела. 
– Дөнья матур! – дип кабатлыйм уң яктагы фәрештәмә кушылып. – Дөнья һич кенә дә ямьсез була алмый, Аллаһы Тәгалә аны искиткеч камил итеп яраткан.

Шул мәлдә салкынча җил исеп китте, биек күкләрнең бер читендә йөзеп барган караңгы болыт күзгә чалынды. Сул яктагы фәрештәм, миңа кушылмавын сиздереп, җилкәсен сикертеп куйгандай тоелды. Беләм: гамәлләрем дөрес булса да, гадәтем дөрес үк түгел; дөнья ника­дәр генә үзенең ак һәм кара төсләрдән торганлыгын исбат итәргә тырышса да, бар вөҗү­дем һаман яктылык ягына авыша, болытларны гына түгел, кешеләрне дә судан пакь итеп күрергә тели. Күрәсең, мин камиллек үлчәве тәлинкәсендә аклык баса төшкән мәлдә туганмындыр...

Йа Аллам, сәеррәк автобуска эләктемме соң әллә? Күрче, урыннарны баскычлап-баскычлап урнаштырганнар. Элек автобусларда да тигезлек иде шул... Рәт арасы да менеп-төшеп йөрешле түгел, урындыклары да гел алга карап барышлы. Безнең яшьлек шундый чорга туры килде: артка карау, гомумән, гаеп санала иде. Хәзер башкачарак, кемгә алга, кемгә артка карау ошый.

Шулай да, бу юлы артка төбәлеп барышлы булса да, урыным өстәрәк туры килде. Урамдагы хәрәкәт шау-шуы, кешеләрнең үзара әкрен генә сөйләшүләре бергә кушылып, ниндидер серле халәт тудыра; тәрәзәдән сибелеп кергән үткен җил каты сулышы белән чәчләрне сыпыра, кайсы якка теләсә, шул тарафка рәхәтләндереп тузгыта. Берәү түзмәде кебек, күз алдымда чиксез нәфис бармаклар иренеп кенә тәрәзәне ябарга үрелде. Абау! Минем мондый да матур тырнакларны әлегәчә күргә-нем булды микән? Үзләре озын, үзләре әллә ничә төскә буялган. Бер... ике... өч... дүрт төс... Рәссам картиналары диярсең. Мин тырнак иясенең йөзенә төбәлдем: «Статуя» дип уйлап куйдым эчтән генә. Гөнаһтыр кешегә болай кушамат тагу. Гафу ит мине, мәрхәмәтле Аллам! Горур нәфис сыныннан котып салкыннары бөркелә сыман чөнки. Гадәттә, мондый гүзәл ханымнар автобуста йөрми. Йә шәхси машинасы ватылган, йә һава суларга чыккан җирдән ялгыш кына гади халык арасына эләккән бу чибәр­кәй. Бала белән бара икән бит әле. Нарасые уенчык машинасын тоткан көенчә йокымсырап киткән. Әнә уянды да. 
Әлбәттә, үтәли җил балага ярамас. Тик яшь ана, тырнакларын җәрәхәтләүдән куркыпмы, пыяланы бер якка этеп карады да кулын кире алды. Җиңелчә хәрәкәтеннән борынга тәмәке исе бәрел­де. Юк, юк, затлы сигарет иседер инде. Сукыр тавыкка бар да бодай диләрме әле... Ул арада без тукталышка якынлаштык.
– Әннә-нә-нә! – дигән тавышка күтәрелеп карасам, тагын берәү бала арбасын эчкә тартып кертте дә тәкә­б-бер ханым янынарак урнаштырды. Ике коляска янәшә туры килде. Автобуста үтәли җил уйнавын яшь ана шун­-
да ук сизде, тәрәзәне бер тартуда ябып та куйды. Эшләп ныгыган кулларын бер күз ташлауга чамаларга була: тырнаклары буялмаган, үзе дә гади ситсы күлмәктән иде. Чәчләрен дә артка җыеп төйнәп кенә куйган. Улының күзләре үткен икән: янәшәсенә утырган малай кулындагы уенчыкны шунда ук күреп алды.
– Әннә-нә-нә! – дип аваз салды ул нәни кулын юлдашы ягына сузып.
Аның йөзендәге хәрәкәтләр: «Ай-яй матур уенчыгың, минем мондый машинам юк шул!» дигәнне аңлата иде кебек.
– Кәрим, балакаем, егылып төшәрсең, матур гына утыр әле, – дип кисәтү ясагандай итте ана.
«Таш сын» исә чит малайның баласына үрелүен ошат­мады: юка иреннәрен кыса төште, колясканы читкәрәк күчерде. Тик Кәримне уенчык чиксез кызыктыра, күрше­сенең уенга кушылмавы бераз гаҗәплән­дерә дә иде.
– Әннә-нә-нә! – дип, ул тагын уенчыкка үрелде. «Миңа да биреп тор инде, тотып кына карыйм бит», – дигән кебегрәк ялвару катыш эндәште ул. Тәкәббер ханым, кашларын җыерып, башта балага, аннан әнисенә канәгатьсез караш ташлады. Үзе дә сизмәстән, елкылдык бриллиант алкаларын, йөзекләрен тоткалап, төзәткәләп куйды. Аның бу гамәле «хәерче башың белән балаңа шулхәтле ирек бирәсең» дигәнне аңлата иде булса кирәк. 

Берәрсенең бизнесмен ирен тартып алгандыр әле, күзендә оят әсәре күренми, дип уйлап куйдым. Алинә кебек... Динара кебек, мәсәлән... Танышларым арасында да күп икән кеше гаиләсенә керүчеләр. Дөресрәге, гаилә бозучылар. Тәкәбберлекне сөя бугай ла ир-ат затлары. Салкын чибәрлеккә мөкиббәннәр...
Сатирә исемле хезмәттәшем дә, әнә, бер байдан бала табып, тегенең хатынын тәмам чиргә сабыштырды. Сау-сәламәт ир авыру хатын белән яшәмәс бит инде, дип, үз-үзен акламакчы була хәзер. Бик беләсең килсә, акча гаепле барысына да, ди. 

Мәрхәмәтле Аллам, үзең ярлыка... гайбәт итеп түгел, гыйбрәт итеп кенә искә алуым...
Тик нигәдер алар бер дә мәхәббәт турында сөйләш­ми­ләр шул. Мәхәббәт югыйсә Аллаһы бүләге. Әлеге сабыйлар да. Бөтен автобусның игътибары аларга юнәлгән әнә. Тик Кәрим кебек үк, әнисе дә аны-моны уйламый, ике нарасыйга төбәлеп, ихлас елмаеп торуын белә.

Ә Кәримнең күзе күршесендә генә шул. Кызыктыра ла аның уенчыгы. Бала тагын бер кат машинага үрелде, тегесе җыерылып, уенчыкны күкрәгенә кысты. Авызын турсайтып, ямьсез итеп карап куйды. Кәрим бераз хәл җыеп, уйланып утырып торды, һәм янә үрелеп, кабарт-мадай куллары белән бер яктан коляскага тотынган көенчә күршесенең кул аркасын сыйпады. Ул сыйпау­ның җылылыгын, йомшаклыгын автобустагы һәммә кеше тойды шикелле. Аның һәр хәрәкәте: «Синең белән дус буласым килә, биреп кенә тор инде уенчыгыңны!» дия иде кебек. Баланың җанындагы бар назын салып, яратып сыйпый белүенә гаҗәпләнүдән баш чайкап куйдым. Кайлардан килә диген сабыйга шулкадәр акыл! Әлбәттә, Аллаһтандыр.
– Кәрим, әтиең акча алгач та үзеңә сатып алырбыз, кешенекенә кызыкма, бәбекәччәем, – дип, әнисе, иелеп, улының чәченнән кат-кат сыпырды.
Зифа тәкәббер зат үзеннән кыскарак буйлы хатынга кимсетүле карап алды да, боларның гадилеге йокмасын тагын, дигәндәй, колясканы янә бер читкәрәк күчерде. Аннары тәненә ябышып торган кыска зәңгәрсу елкылдык күлмәген сыпырып куйды. Зәңгәр сөрмәле озын керфекләре арасыннан әллә нинди мәгънәләр сыпылып чыкты. «Йә, аңла инде үзегезнең кем икәнлегегез­не!» дигәнен генә эләктереп кала алдым шикелле.
Ләкин малайдан алай гына котылып булмасы көн кебек ачык иде.
– Кәрим, тәтием, өйдә үз уенчыкларың да җитәрлек бит, – дип,  әнкәсе күпме кабатласа да, күршесенеке кызыктыра иде шул. Уенчыгы күп булса да, мондые юктыр ла аның! Аннан уенчыкта гынамыни хикмәт! Дуслар да кирәк ласа ошбу җиһанда!

Кәрим бер мәлгә тынып калды: «Нинди генә чара табарга соң моңа? Шулкадәр саран булмаса!» – дия төсле иде аның гаҗәпләнгән карашы.
Кинәт кулы муенына асылган имезлегенә тиеп китте. Менә икән бит хикмәт! Сөенечен кая куярга белмичә, сабый коштай талпынып куйды, елмаюдан йөзе нурланып балкыды. «Ыгы-ыгы» дип үзенчә сөйләнде һәм имезлекне өмет катыш җиңеллек белән эләктереп тә алды... Төбәлеп торды да, елмая-елмая, аны күршесенә сузмакчы булды. «Иң кадерле әйберем бу минем.
Иң татлы ризыгым. Ансыз яши алмыйм. Йоклый да алмыйм. Ләкин мин аны сиңа кызганмыйча бирәм», дия иде малайның күзләре.
Кайлардан килә адәм баласына мәрхәмәт? Әлбәттә, Аллаһтандыр. Кайлардан килә адәм баласына игелек? Әлбәттә, Аллаһыдан.

Бай ана да түзмәс: «Йә улкаем, биреп тор уенчыгыңны, төшкәндә кире алырбыз», – дияр дип көттем мин үзем. Ләкин ул бер сүз дә дәшмәде. Тәкәбберлек кеше-ләрне каты күңелле дә итә шул.
Улы исә авызын бәлшәйтте дә машинасын күкрәгенә тагын да ныграк кысты. Нәни җан иясенең күңеле барыбер бер йомшыйсына ихлас ышана иде бугай нарасый. Ничек ул уенчыгын жәлләргә тиеш инде? Машина имезлек түгел бит әле. Теләсә кемгә биреп булмый торган әйберме? Тоттырып кына каратсын иде. Күршесе үзен аңлап бетермәде дип уйлады булса кирәк, «әннә-нә-нә», дия-дия, «ризыгын» янә малайга сузды. Әлбәттә, башы имезлеге артыннан тагын да ныграк тартылды һәм тәмам малайга якынаеп бетте. Бу хәлне күреп торган тәкәббер ананың иреннәре юкарып, тәмам төсе үзгәрде. Шул мәлдә... Шул мәлдә гүя автобусны яшен сукты.
Малай уенчыгын итәгенә ташлады да күршесенең йөзенә нәни йодрыгы белән тондырды. Нарасыйның имезлеге кулыннан төшеп үк китте. Бала бер мәлгә тын ала алмый торды, аннары илереп елап җибәрде.
– Мәрхәмәт җиңелде, – дидем мин ихластан әрнеп.
Инде тәкәббер ана улы өчен гафу үтенер дип көттем. Яхшы уйлап һаман ялгышам шул кешеләр хакында.
Автобусның тыны кысылды гүя. Миңа да һава җитми кебек тоелды.
«Ник инде авызын капламый, нарасыен рәнҗетте­реп тора», диде сыман сул яктагы фәрештәм түзем­леген җуеп. Уң яктагысы үз сукмагына төшерде: «Күз алдыңа китер: сүз иярә сүз чыгып, талаш-ызгыш китте, ди. Яхшылык явызлыкка әверелә бит. Ә тәрбияле хатын ул чикне атламады. Яхшылык ягында кала белде».
– Кәрим, тәтием минем, әйттем бит сорама дип... – Ананың тавышы калтырана иде.
Сул яктагы фәрештәм борчылып:
«Аңа чиксез авыр ласа... Чигә тамырлары бүртеп чыкты әнә», диде.
«Шуңа да яхшылык бәхетле затларга гына бирелә. Аллаһы бүләге ул. Аны һәммә кеше булдыра алса, җир өсте күптән оҗмахка әйләнер иде. Хак түгелме?» диде уң яктагысы.
«Син хаклы», дип хуплады төсле сул яктагы фәреш-тәм, каләмен күңел түремә ташлап.

Мин дә килештем. Автобустагылар яхшылыкның шаһиты булды ласа. Әйе, тәкәбберлекне беркем дә якламады. Беркем дә каршы да чыкмадымы? Шул гамәлләре белән дә кешеләр яхшылык ягында калдылар мәллә соң?
Мин шуны аңладым: яхшылык күңелдә булырга тиеш икән ул. Күңелдә булган нәрсә барыбер дөньяга чыкмый калмый.
Чынлап та, тәкәбберлек чамасыз икән бу ханымда. Гафу үтенсәң, шулкадәр халык арасында үзеңне гаепле тоярга кирәк бит аннары, дип уйлыйдыр мөгаен. Хәер, ул моны булдыра алыр идеме? Юк, юк, матди байлык кешеләрне иблискә әйләндерәдер. Иблисне дә Аллаһ оҗмахтан тәкәбберлеге өчен җир өстенә куып төшергән. Ә җир өстендә әле ул күпләрне юлдан яздырадыр... Бармак тулы бриллиантлары янәшәсендә йөзек-алкасыз, иске коляскалы бу затлар кем инде, җә? Тәкәббер ана шулай уйлый булса кирәк. Бу хакта аның күз карашы, бөтен вөҗүде сөйли шикелле.

Баланың авыртудан бигрәк, гарьлектән елаганы бөтен кешегә дә аңлашыла иде. Чөнки ул гади елау белән еламый: арбада үз гәүдәсен үзе күтәреп ыргыта. Бармак башы кадәрле уенчык өченме мондый мәсхәрә? Дуслашырга теләгәне өченме?

Беләмен: тәкәбберлек – кара көчләрнең коралы.
Күз алдымда кара көчләр белән бәрелештә малай беренче чирканчык алды. 
 Уйлардан арынырга тырышып, тәрәзәгә төбәлдем. Җиһан җәй хозурында тирбәлә. Шәһәрнең гөлбакчасы – ял паркы яныннан үтеп барабыз икән. Бөдрә таллар әйләнәсендә зәп-зәңгәр күл җәйрәп ята. Юан-юан имәннәр, күл буендагы таллардан көнләшкәндәй, сусап, боегып кына тирә-юньне күзәтәләр. Суның һәр тамчысы могҗиза шул. Тамчыдан җыела ул күлләр. Чишмәләр күп иде без үскәндә. Сулары татлы иде. Елгаларга ашыктылар алар. Елгалар – диңгезләргә.
Тик чал диңгезнең суы тозлырак нигәдер...

Кәрим дә нәни диңгез тамчысыдай тынгысызланды, әнисенең кулларын этте. Югыйсә баласы өчен күбрәк әнкәсе әрнеде кебек. Ир бала өчен аналар икеләтә борчылучан була. Йөзен кызыл тимгелләр басты әнә.
Ки­лешле кысык күзләре ачылып, вак карлыганны хә-тер­ләткән күз алмалары эреләнеп киткәндәй тоелды. Көтелмәгән хисләр авырлыгына чыдый алмыйча, күз аллары томаланып алдымы, баскан урынында чайкалып куйды. Беренче чәч бөртекләре, мөгаен, шул мәлдә агаргандыр... Автобуска никләр утырганына да үкенгәндер. Тик һәммәсен тешләре белән кысты шикелле. Бер генә сүзен дә йозак-биктән ычкындырмады. Җән­нәт­­кә дә иң беренче юмартлар һәм сабырлар керер, ди, бит...

Алай гына да түгелдер... Җимешле агач иелә төшә шул...
Әлбәттә, автобустан төшкәч, әлеге вакыйгага карата үз фикерен баласына әйтер ул. Андый саранлык әйбәт түгел, дияр. Тәртипсез малай икәнен күрсәтте, алай сугыш чукмары булырга ярамый, дияр... Ә бәлки, яхшылык янәшәсендә яманлык дигәне дә яши. Җир шарының төгәллектә әйләнеше шушы ике төшенчәнең дә тигезлегеннән гыйбарәт. Явызлык һәрчак җиңәргә тели, үлчәү тәлинкәсен тизрәк басып төшерәсе килә, тик яхшылык аңарга ирек бирми. 
 Нарасыйның әле бу беренче дәреседер. Ана үзе тормыш сабакларын шактый үзләштергән булса да, баласының хәзер үк мондый сынауга тарыйсын башына да китермәгәндер. Ашыгуым аркасында барысы да, дип, үз-үзен битәрләгәндәй тоелды миңа ул.

Әйе, ашыгабыз шул без... Берәүләребез игелек орлыгы салып өлгерик, дибез. Икенчеләребез намус, әдәп, тугрылык орлыгы сибә. Кемдер ни эләксә, шуны чәчә. Оятсызлык, тәкәбберлек, гаделсезлек... Орлыклар күптөрле. Нәтиҗәләр дә. Нәтиҗәләр турында уйланырга вакытыбыз гына юк. Ашыгабыз... һәм соңга калабыз.Бу яшь әни дә тизрәк барып җитим, дигәндер. 
«Нәни разбойник»ның исе дә китмәде әнә, куе зәңгәр башлыгын йолкып алып итәгендәге машинасы өстенә ыргытты да тынычланды.
«Йа, Ходаем, каның да зәңгәр мәллә соң синең, балакаем? Кем өйрәтә сине шулай мәрхәмәтсезлеккә?» дип пышылдады төсле уң яктагы фәрештәм.
«Тәкәбберлек бары тик явызлыкны гына тудыра ала. Башта нәни явызлык була, аннан ул зур явызлыкка әверелә», диде сыман сул яктагысы. Мин килештем. Нәни явызлык зур явызлыкка әверелгән мәлләрдә кабынгандыр ул илләр белән илләр арасында сугыш уты. Шул ут һәлак иткән ласа халыкларны.

Тәкәбберлек янәшәсендә мондый хәлгә юлыгуың көн кебек ачык инде.
Нарасыйның елавына чыдый алмыйча, әнисенә эндәштем:
– Баланы кулыгызга алыгыз да, минем урынга утырыгыз. Юлга каратып кайтыгыз, әйдә. Тынычлансын әзрәк, – дидем.
Төшәргә дә вакыт җитеп килә иде инде. Әнисе тыңлады. Бала да, юлдагы машиналарга карап, онытылып китеп елавыннан туктады. Башын әнисенең күкрәгенә салып, тынып калды.
Тышта йомшак, җылы нурларын җир өстенә сибә-сибә кояш көлә. Автобус сикертеп куйган саен ул нурлар салмак тирбәлешеп ала. Әйтерсең, аларны да бишеккә салганнар. Әйтерсең, аларны Кояш белән Җир-әнкә шушылай иркәли, шушылай үсендерә. Күкләр астында нурларның да үз урыны бар шул. Аларга да яктылык, ямь тарату вазыйфасы йөкләнгән.
Ә кешеләргә? Автобус эченә күз салдым. Кешеләр битараф күренә, һәммәсе үз уена чумган. Теге «башкисәр»нең дә уенчыгы алдында таралып ята. Үзе оеп, йокымсырап китәр төсле. Әнкәсе башын тагын да югарырак чөйгән сыман. Каргадан карчыга тумый, диләр... Халыкның шушы әйтеме минем баштан сызылып үткәндәй булды.

Автобус тынлыкка батты. Төшкәнче уйланып бардым. Рәнҗетелгән баланы яклап берәү дә сүз әйтмәде бит. Яхшылыкны яклаумы соң бу? Хәзерге яшьләрдән шүрлиләрме кешеләр? Әллә явызлыктан куркалармы? Әллә битарафлык шулай телсез, күзсез итәме аларны? Миңа хәтта куркыныч булып китте. Безне кеше кешегә дус һәм туган дип тәрбияләгәннәр иде ләбаса. Без дуслардан кыенлык күргәндә дә еламаска тырыштык шуңа. Тик ни сәбәпле үзебез теләгән җәмгыятьне төзи алмадык икән соң? Хәер, болар барысы да безнең үткә­небез инде. Ә киләчәк менә шушы балалар кулында. 

– Әннә-нә-нә! – Бала җиңел гәүдәсен турайтып, зәп-зәңгәр күктә әкертен генә йөзеп барган өрфия болытка бармагы белән төртеп күрсәткәндәй итте дә кинәт балкып көлеп җибәрде. Тәрәзәдән кергән нурлар тагын да яктыра төште сыман. Ул арада автобус тукталышка килеп җитте, ишекләр ачылып китте.
– Әннә-нә-нә, – дип такмаклады Кәрим, әнисенең дә игътибарын таләп итеп.

«Тәкәбберлектән явызлык туа», дип пышылдады кебек сул як фәрештәм.
«Мәрхәмәт яши! Ә дөньяны мәрхәмәт яшәтә!» дип кушылды гүя уң яктагысы.
– Дөнья барыбер матур! – дип пышылдадым мин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшылык бэхетле затларга гына бирелэ... Бик утемле язылган.

    Хәзер укыйлар