Логотип
Проза

Назаның үз әтисе бар

– Нурсил! – Әү, Сөмбеләм! – Син башка килеп йөрмә минем янга.


– Нурсил!

– Әү, Сөмбеләм!

– Син башка килеп йөрмә минем янга.

“Дөрес ишеттәмме соң?” – дигән кебек Нурсил Сөмбеләне кочагыннан чыгарып, йөзенә текәлде.

– Нурсил, күңелем сизә, яхшылык белән бетмәс бу безнең качып-посып очрашулар.

– Әйдә, качмый-посмый гына очрашыйк, алай булгач.

– Анысы ничек була инде?

– Өйләнешәбез дә куябыз.

Сөмбелә җитди сөйләшүнең шаяруга борылуып китүен теләмәде.

– Син һәрвакыт шаяруга борасың да куясың. Халык теленә бер керсәң, чыгармын димә. Ярый ла мин – ферма мөдире генә, син бит райкомның икенче секретаре. Хатының бер сизмәсә, икенче тапкыр сизәр... Мин дә гомер буе карт кыз булып йөрмәм, язган булса, кияүгә дә чыгармын.

– Җаным-алмам, эчеңә корт төшә башлаганмы синең дисәм?

– Төшер дә... Айда бер, кайда бер очрашып.

– И-и-и! – дип сузып җибәрде Нурсил, – әллә очрашулар җитмиме, ул хатаны гына төзәтербез, миннән калмас! Син генә риза бул, җаным-алмам!

Нурсил Сөмбеләне кабат кочагына алды. Сүз ничек кисәк башланды, шулай ук тәмамланды да. Сәгать телләре төнге икене сукканда да, аерылырга теләмәгән ике җанны тәрәзәгә сак кына чирткән тавыш аерды: Нурсил Вазих улының шәхси йөртүчесе Камил үзенә әйтелгән вакытка килеп җиткән иде.

Ярты сәгать дигәндә, Нурсил район үзәгендәге аерым ихаталы йортының капка янында иде инде: “Камил, сәгать сигезгә килеп җит, “Урал” колхозына барасы булыр,” – дигән күрсәтмәсен биреп, җай гына атлап өенә кереп барганын беркем дә күрмәде, абайламады. Киң ятакта рәхәт мизгелләр кичерүдән ләззәт алган гәүдәсен сузып җибәргәч, хатыны Фаягөлнең ял йортыннан тагын бер атнадан кайтып җитәсен уйлапмы, әллә Сөмбелнең “айда бер, кайда бер очрашып” дигән кинаясе исенә төшепме: “Иртәгә “Урал”дан соң

турыга “Ленин” га сыпырырга кирәк булыр” – дигән уйлар белән йокыга талды.

Сөмбелә будильнигын иртәнге бишкә куеп ятса да, иртәрәк торды. Иртәнге савымга ул барысыннан да алдарак килергә гадәтләнгән. Бу көннәрдә әтисе ял алып, күрше авылда, Сөмбеләнең бертуган сеңелесе Лилиядә, атна-ун көнләп “кунакта”. Кунак дигәнең, Лилиянең балалары янына күз-колак булып тору. Үзенә эшкә йөрергә кирәк, ә авылда балалар бакчасы һаман төзелеп бетмәгән. Сөмбелә әтисен кайт дип ашыктырмый, сеңлесен жәлли. Әтисе бер айлык отпуска ялын анда үткәрсә дә риза. Лилиянең ире Азат – бригадир. Көне-төне колхоз эше дип чаба.

Сөмбелә сеңлесе кияүгә чыкканда авыл хуҗалыгы институтының зоотехниклар әзерләү бүлегендә бишенче курста укып йөри иде. Колхоздан юллама белән укырга кергән Сөмбелә, диплом алгач, турыга үзләренә кайтты. Ялгыз тормыш иткән әтисе өчен бу зур куаныч булды, әлбәттә. Баш зоотехник ярдәмчесе булып өч ел эшләгәннән соң, ул үзе теләп сөтчелек фермасы мөдире вазыйфасына күчте. Әнисе эшләгән ферманың район күләмендә артта өстерәлеп барганына укып бетереп кайтканнан бирле эче поша иде Сөмбеләнең. Беренче көннәрдән үк ул үзенең институтта укып алган белемен эшкә җикте. Сөт савып алуда югары күрсәткечләргә ирешүенең төп сәбәпләрен, үрчем алу ысулларын эзләде. Фермада эшләүчеләрнең эшен механикалаштыру буенча да хуҗалык җитәкчесе Мирсал Мидхәтовичка үзенең фикер-тәкъдимнәрен еш белдерде. Нәтиҗәсе булып, район гәзитләрендә Сөмбелә җитәкләгән сөтчелек фермасы турында хәбәрләр языла башлады. Яшь белгечне район җитәкчелеге дә күрми калмады...

Кышкы авыл иртәсе Сөмбеләгә бүген аеруча матур тоелды. Йолдызлы күк кенә микән моның сәбәбе? Бәлки, анысы да бардыр. Бер кеше күрмәгән матурлыкны да күрә белә шул Сөмбелә. Мәктәптә иншаларны иң матур язуы белән аерылып торды, шигырьләр язарга да һәвәс булды ул. Тел һәм әдәбият укытучылары: “Сөмбелә, сиңа тел белгеченә яки журналистика буенча укырга керергә кирәк”, – дип тукып торсалар да, ул берсенең дә әйткәненә колак салмый, авыл хуҗалыгы институтына документларын илтте дә бирде. Ходай биргән гомере кадәр савымчы булып эшләгән әнисе янында бәләкәй чактан ярдәмләшеп йөргәнгәме, ул үзенең сайлаячак һөнәрен авыл хуҗалыгында күрде.

Быел гына бастырып алган киез итекләре белән вак-вак атлап ферма өенә

килеп кергәндә, каравылчы Илфат кайтырга әзерләнә иде.

– Сөмбелә кызым, килеп җиттеңме? Миңа карчык янына кайтып ятырга буламы?” – дип, көндәгечә рөхсәт сорады.

– Илфат абый, бар да тәртипме?

– Тәртип, тәртип, балам, төн буе керфек тә какмадым.

Сөмбелә Илфатның ничек “төн буе керфек тә какмаганын” чамалаганга, елмаеп куйды. Иң мөһиме, гадәттән тыш хәлләр булмасын.

Каравылчы кайтып китү белән, савучы Фирүзә апа килеп керде.

– Сөмбелә, хәерле иртә, балам. Бүген төшемә “Сандугачым” керде, бозауламады микән, Илфат бер сүз дә әйтмәдеме? – дип, чөйдә эленеп торган халатына үрелде. И, тынгысыз кеше дә инде бу Фирүзә апа! Бөтен җанын биргән эшенә. Шуңа күрә районда гына түгел, республикада билгеле аның исеме.

– Юк шул, Фирүзә апа, сөйләнмәде. Әле көннәре бар бит әле “Сандугач”ыңның.

– Кайчак бик туры да килеп бетми шул, Сөмбелә балам.

Авыл җирендә бер-берсенә “балам”, “кызым” , “улым”, “апа”, “абый” дип эндәшү гадәте булганга, Сөмбелә институтта өйрәнеп кайткан Фәлән Фәләновичларны бик тиз онытты. Нурсил Вазиховичка гына “Нурсил” дип эндәшергә озак өйрәнде. Танышулары да рәсми җыелышта башланды бит.

Аларның икесе арасында булган мөнәсәбәтне Нурсилнең шәхси йөртүчесе Камилдән башка беркем дә белми иде. Егерме җиде яшенә җитеп ир-ат куенына кермәгән Сөмбелә беренче назларны Нурсилдән алды. Карышып та маташмады, үкенмәде дә. Яратып, чын күңелдән бирелде ул аңа. Тик соңгы вакытта әтисе генә кем янына “свидание” га чыгып югаласың дип ешрак сораша башлады. “Бергә институтта укыган идек, күрше районда эшли,” – дип әйтте әйтүен Сөмбелә, тик әтисе ышанмады бугай. “Ник таныштырмыйсың, көндез дә берәр килеп күренеп китсен,” – димәсенме әтисе беркөн! Менә шуңа да, эш зурга киткәнче, Нурсил белән араны өзәргә уйлады Сөмбелә. Кичә кич бу турыда сүз кузгатса да, Нурсил аны тыңларга теләмәде. Сөмбелә аңлый: “Өйләнешәбез дә куябыз,” – дип әйтүе дә чынлап түгел икәнен. Нишләп ул, Сөмбелә дип, районның зур бер оешмасын җитәкләгән кешенең кызын аерып җибәрсен? Ун елга якын балалары булмау да берни түгел, булыр әле. Әнә бит, хатыны тагын дәваланып йөри, бәби тапмаган хатын-кызларга ярдәм итә торган

ял йортына киткән, кыш уртасы дип тормаган. Җәй җитсә, диңгез буеннан кайтмый.

– Сөенче, бозаулаган “Сандугачым” – дип әллә кайдан кычкырып килеп җитте шул арада Фирүзә апа.

Сөмбелә, уйларыннан арынып, көндәлек ферма эшенә чумды.

Нурсил, караңгы капкач, озак көттермәде. Кичке ашны чак әзерләп өлгерде Сөмбелә.

Тыштан алып кергән суыкны түргә үткәреп җибәргәч, ике сагынышкан яр ишек төбендә бик озак бер-берсенең кочагыннан ычкына алмый тордылар.

– Сагынгансың, ахры, җаным!

– Сагындырып кына йөрисең бит!

– Бүген иртән генә аерылыштык түгелме соң, алмам!

– Бер ел үткән кебек булды, Нурсилем!

Нурсил Сөмбеләне курчак кебек күтәреп алды да түрдә пәрдә белән генә бүленгән йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Кичерәсе хисләргә күптән әзер булган уртак түшәк, аларны дүрт күз белән көтеп алды.

Таң беленә башласа да, Сөмбелә Нурсилне җибәрәсе килмәгән кебек, Нурсил дә Сөмбеләдән һич аерылырга теләми иде.

– Сөмбелә, мин кичә сиңа: “Әйдә, өйләнешәбез”, – дип әйткән идем, синең җавап уңаймы? – дип Нурсил сүз башлады.

Сөмбелә Нурсилнең күзләренә карап эндәшми генә көлемсерәп куйды.

– Йә?!

– Нурсил, син үзең ишетәсеңме ни сөйләгәнеңне? Була торган эш түгел ул.

– Нигә алай дисең Сөмбелә? Әллә минем хисләремнең чын икәненә ышанмыйсыңмы? Физик якынлык өчен генә башкаларны да табарга була. Синсез киләчәгемне күз алдына да китермим.

– Нурсил!

– Сөмбелә, тыңла. Хатын ял йортыннан кайту белән аерылышу хакында сүз кузгатам. Баласыз йорт чәчкәсез гөл кебек бит ул. Табиблар, синең гаебең юк, хатыныңда гаеп, диделәр. Шулай булгач, ул да аңлар, каршы килмәс дип уйлыйм.

Сөмбелә, Нурсилне озаткач, ни уйларга да белми аптырап калды. Болай да ике атна башы эшләми. Авырга калу-калмавын төгәл генә әйтә алмаса да, бөтен билгеләре тәңгәл килеп тора. Тик Нурсилгә серен ачмады. Ир-атны белеп

булмый. “Тапма, аборт ясат!”– дисә?! Ә Сөмбеләнең яраткан кешесеннән бик тә бала табасы килә. Сеңелесе Лилия дә аңлар, фермадагы апалар-абыйлар да. Әтисе ничек кабул итәр соң? Ирсез балага узу – авылда бик сирәк күренеш...


(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/nazany-z-tise-bar-2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Люция ханымнын, хикэялэре кинофильм кебек . укыйсын. куз алдына кадр булып килеп баса !!! Ун,ышлар телим Сезгэ

    Хәзер укыйлар