​Мәхәббәт тозагы


“Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде. Бәхет өчен ишек һәрвакыт ачык дигәннәре шушы буладыр ул! Бер уйламаган-көтмәгән җирдән күк капусыдай балкып ачылуын әйт әле! Җитмәсә, бүлмәдәш егетләре барысы да дәрескә киткән, Рәсим ялгызы гына. «Романтика!» – дигәнен сизми дә калды ул. Кыз: «Романтика түгел, Рәмилә мин!» – дип елмайды.

Ярабби! Озын чем-кара толымнар, күк төсе сирпелеп торган зәп-зәңгәр күзләр! Бәлки, аның каршында әкият кызы басып торадыр? Гаҗәпләнү, сөенү, аптырау, каушау һәм тагын әллә нинди биһисап халәтләрне сыйдырган җан: “Рәсим булыр абзагыз”, – дип көч-хәл белән генә эндәшә алды.

– Гафу итегез, миңа ачкыч калдырырга тиешләр иде.

Әйе шул! Бүлмәдәш егете кисәткән иде бу хакта. Ачкычның тумбочка тартмасында ятканын белсә дә, эзләгән кеше булып кыйланды, чөнки Рәмилә турында энәсеннән җебенә кадәр беләсе килү теләге иң югары ноктасына менеп җитте. «Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын», – дия торган иде бабасы. «Әйдәгез, түрдән узыгыз, ишек төбендә басып тормагыз, юлдан алҗыгансыздыр», – дип, кармак-ятьмәләрен җайлап кына көйли башлады. «Юк-юк, – дип кырт кисте кыз, юл сумкасын бер кулыннан икенчесенә күчереп, – вакытым тар, бер сәгатьтән лекциялар башлана, миңа институтка да барып өлгерергә кирәк».

– Сез студентка мени?

– Әйе, сез укыган институтта быел читтән торып укырга кердем, беренче сессиям. Харис бүлмә алып куйдым, ачкычын кереп алырсың дигән иде.

Рәсим ачкычны “табып”, Рәмиләгә сузды. Тик аның “әкият кызы”ннан һичкенә дә аерыласы килми иде. Кирәк чагында, теле дә тилчә чаккан кебек, сүзләре дә башка килми, каһәрең!

– Сез шундый яшь күренәсез, мәктәп укучысы кебек кенә.

– Рәхмәт, комплиментыгыз өчен! Мин көллият тәмамлап, быел эш башладым инде. Ярый, сау булыгыз, ачкыч өчен рәхмәт!

Кыз ишек тоткасына үрелде. Ләкин Рәсим җиңел генә «позициясен» бирәсе килмичә, «һөҗүмен» дәвам итте.

– Сер булмаса, кайда эшлисез?

– Банкта.

– Банкта?

Тик егетнең соравы, ябылган ишеккә бәрелеп, кире үзенә кайтты – кызның коридор буйлап ашыгып атлаган аяк тавышлары гына ишетелеп калды.

Төшенең чишелеше туп-туры Рәмиләгә барып тоташканына Рәсимнең тамчы да шиге калмады. Юкка гына төшкә банк кермәгән, димәк... Берничә кызның берьюлы башын әйләндереп йөрергә күнеккән егет чираттагы мәхәббәт тозагына җим куярга әзерләнде. Кәефе күтәрелеп, яраткан җырын көйләде.

“Әсиләсе, Вәсиләсе, Нәсимәсе, Кәримәсе –

Барчагызга сау бул, «гуд бай» диясе!”

“Ну Харис, ну малай! Чибәр сеңлесе барлыгы турында ник бер авыз сүз әйтсен, ичмасам! Тукта, тукта, ә егете-фәлән булса? Булса, стена түгел, күчәр!”

Икенче пар лекцияга очып диярдәй килеп җитте ул. Тик амур угы йөрәгенә ару гына кадалган иде – укытучының сөйләгәне бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Күз алдында бары тик Рәмилә! Хыялындагы гөл, лекция өчен бирелгән академик ике сәгать эчендә, чәчкә атып, җимешләрен бирер дәрәҗәгә җитте. Ул шулкадәр татлы уйларга бирелде ки – звонок тавышын да, янында басып торган Харисның дәшкәнен дә ишетмәде.

“Ачкычны кереп алдылармы?” – дип кабатлап сорарга мәҗбүр булды бүлмәдәш егете. Рәсимнең авызы бияләй кадәр җәелеп китте.

– Юк, ачкычны бирмәдем, Сеңелкәшеңне үзебезнең бүлмәдә бикләп калдырдым.

– Йә, шаяртма, тапшырдыңмы?

–Тапшырдым инде, тапшырдым.. Шушындый сылу сеңлең була торып, белгертмисең дә, сер сандыгы! Кич очрашырга да сөйләштек әле үзе белән…

– Очрашырга? Рәмилә ризалаштымы? Кит, булмас!

Рәсим үз ялганына үзе куанып: “Нишләп булмасын. Мин кызлар каратмаслык егетме әллә?” – дип җаваплады.

– Каратырлык, каратырлык Рәсим, сүз дә юк. Кызларны син дә яратасың, алар да сине ярата. Тик Әсиләсен, Вәсиләсен, Нәсимәсен, Кәримәсен кая куярсың? Шуның өстенә, Рәмилә кияүдә. Өченче артык булмасмы?

Рәсимнең җәелгән авызы бөрмәле капчыкныкы кебек булды.

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (4)
Cимвол калды:
  • 17 сентябрь 2019 - 07:50
    Без имени
    Шундый серле эчтэлекле !!! Дэвамы булсын иде .... Рэхмэт , Люция ханым . Искиткеч кун,елле хикэя язган очен . Ун,ышлар телим .
  • 17 сентябрь 2019 - 07:50
    Без имени
    Хикәяләремә матур комментарийлар калдырырга яраткан Нәфисә ханымга чиксез рәхмәтләремне юллыйм!
  • 17 сентябрь 2019 - 07:50
    Без имени
    Ну " очлап" та куйгансыз инде...
  • 17 сентябрь 2019 - 07:50
    Без имени
    Рәмзия, рәхмәт фикер калдырганыгыз өчен!
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 17 сентябрь 2019 - 07:50
    Без имени
    Анлавы авыр
    Сагыну
  • 17 сентябрь 2019 - 07:50
    Без имени
    Аллам сакласын! Дошманына курергэ дэ язмасын!
    ​Үрмәкүч
  • 17 сентябрь 2019 - 07:50
    Без имени
    ,,Йэрэгемне уч тэбемдэ тотып"-дигэндэй укыдым.
    Мең дә бер... кичә?
  • 17 сентябрь 2019 - 07:50
    Без имени
    Котычкыч, Аллам сакласын, бик авыр осадок калдыра кунелдэ. Курэчэк булмасын бер кемгэ дэ.
    ​Үрмәкүч
  • 17 сентябрь 2019 - 07:50
    Без имени
    Елап укыдым, Рэхмэт.
    Бер сәгать һәм бер гомер
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...