Безнең буын хатын-кызлары бөтенләй башка. Алар тыйнак, кеше фикереннән курка, ат урыныныа җигелеп эшли, башкалар мәнфәгатьләрен үзенекеннән югарырак куя...
Безнең буын хатын-кызлары бөтенләй башка. Алар тыйнак, кеше фикереннән курка, ат урыныныа җигелеп эшли, башкалар мәнфәгатьләрен үзенекеннән югарырак куя. Тәрбия шундый. Уйланырга, ник башкача яши алмыйм дип фикерләргә башка да килми. Мин дә яше кырык биштән арткан меңләгән хатын-кызлар кебек тормышны үзгәртү өчен беркайчан да соң булмаганын аңламыйча яшәр идем, мөгаен. Бәхетемә, Фәридә белән очраштым.
«Унөченче фатирда яңа күршеләр. Дөресрәге, яңа күреше, – диде безгә кергән инде озак еллар ут күршем булып яшәгән Ләйсән. – Бүген эштән кайтканда йөк ташучыларга күрсәтмә биреп торган хатын-кызны күрдем.
– Ә ник син аны ялгызы дип уйлыйсың?
– Май чүлмәгеннән күренә. Иманым камил, ялгызы ул. Әллә ни яшь түгел, тик үзе шундый зәвыклы, эшлекле, караулы....
Кичке аш ашаганнан соң иртәгәгә ашарга пешереп, кухня идәннәрен сөртеп, юылган юеш керләрне балконга элдем дә, душка кереп киттем. Күзем ваннадагы көзгегә төште. Ят хатын күргәндәй үземә бик озак текәлеп карап тордым. Кызык, тышкы кыяфәтем буенча минем хакта ни әйтергә мөмкин икән? Бармак очларым белән маңгаемдагы сырларны, күз тирәсендәге «каз тәпиләрен» барлап сыйпап чыктым, чигә тирәсендәге бит тиресен тартып карадым, чәчләремне бер җыйдым, бер тараттым. Көзгедән миңа егерме ел буе балалар табибы булып эшләгән, ике бала үстергән, үзенә офыкта картлык кул селтәп көтеп торган, алҗанган карашлы моңсу хатын карап тора иде. Ул тормышта әллә нәрсә җимермәгән дә, үзенең дуамал адымнары өчен башкалар алдында кызарып та яшәмәгән. «Менә нәрсә әйтергә була синең хакта», – дидем мин көзгедәге хатынга. Аңа ачуым да килде, җәлләдем дә... Ирем янына барып яттым. Ул, гадәттәгечә, планшетына текәлгән иде. Мин ятканны әллә сизмәде, әллә сизеп тә игътибар итмәде.
– Илдус,– дип сорадым әкрен генә.– мин нинди ул?
– Нәрсә? – ул миңа карап алды. Йөзендә аптырау чалымнары сизелде.
– Чынлап, бер сүз белән генә әйт әле мин нинди?
– Нормальный. Таптың сорау, аптыратма әле. Әйдә, йокла. Төнгә каршы башыңа әллә нинди уйлар кергән әнә?– диде дә, планшетын куеп, утны барып сүндерде.
Ул юрганын каплады да әйләнеп ятты. Биш минут та үтмәде аның тыныч сулышы ишетелә башлады. Ә минем күземә йокы керми. Карашым – түшәмбә. Күзләремдә – яшь. Ул әкрен генә агып мендәремә тама. Яраткан кешең өчен нормальныйга әйләнүдән дә начаррак нәрсә юктыр ул... нормальный...
Ул төнне Илдусны төшемдә күрдем. Ул шундый яшь. Кара дулкынлы чәчле, күлмәгенең сәдәфләрен ычкындырган да, җил-җил атлап миңа таба килә. Мин дә яшь кыз. Тиз-тиз атлап каршына барам. Ефәк күлмәгемнең итәген җил тибрәтә, аяк атлавым шундый җиңел, әйтерсең, атламыйм, ә очам. Илдус каршыма килеп басты да, сөю тулы каршы белән күзләремә карады:
Унөченче фатирга күченеп килгән күршебез шундый чибәр....
Дерт итеп уянып киттем. Салкын тир бәреп чыкты. Әйтерсең, миңа бер чиләк салкын су койдылар. Йөрәгемне көнләшүнең агулы угы тишеп үтте. Җүләр, төш бит бу дип үземне тынычландырырга тырышсам да, йөрәгем ярсып тибүдән озак кына туктый алмый җәфаланды.
Берничә көннән ишек кактылар. Барып ачсам, чибәр генә, мөлаем ханым.
– Исәнмесез. Мин сезнең яңа күршегез. Әле яңарак кына күчендем. Менә бер катта яшәгән күршеләрем белән танышырга булдым. Дус булып яшәрбез дип өметләнәм, – дип елмайды ул.
– Бик ышанам, – дидем мин дә елмаерга тырышып. Яңа күршем алдында оят булып китте. Ул шундый ачык, җиңел. Үзенә карата торган ягымлылык бар иде анда. Чынлап та без дуслашып киттек. Фәридә әле генә ире белән аерылган икән. Яшәгән йортларын сатканнар да, бүлешкәннәр. Шул акчадан үзенә фатир сатып алган. Бөтенләй ялгыз түгел икән. Ул да ике бала үстергән.
– Гомер яшәгәннән соң аерылырга курыкмадыңмы? – дип сорадым . – Балалар хакы бар бит...
– Гомерең буе үзеңне ялгыз хис итеп яшәү куркынычрак, – диде ул...
Фәридә белән без яшьтәшләр. Тик аның дөньяга карашы минекеннән күпкә аерыла. Ул үзенең бәясен белә, ә иң мөһиме: тормыштан ямь табып, кечкенә бер бәхетле мизгел өчен дә сөенеп, дөньяны ничек бар, шулай кабул итеп яши белә иде.
Шулай бер кичне сөйләшеп утырганда мин ачылып китеп, аңа ирем белән мөнәсәбәтләрнең элеккечә булмавына, ике арада дәрт сүнүенә зарландым. Ирем миңа караганда телевизорны күбрәк ярата бугай дигән куркыныч шикләремне әйттем.
– Яши-яши ирләр безне яратканнарын онытып җибәрә шул,– диде Фәридә. – шуңа күрә бу хакта исләренә төшереп торырыга кирәк.
– Шулайдыр шул... Аннан соң без дә картаябыз, безнең белән хисләребез дә, дәртебез дә картаядыр, күрәсең. Үткәннәрне кире кайтарып булмый шул. Ә кайчак бик тә кайтарасы килә....
– Дөрес уйламыйсың, – дип елмайды Фәридә. – Менә монда картаймаса, үзең дә, дәртең дә картаймый ул, – диде, минем йөрәк турыма кагылып. Мәхәббәтнең яше юк аның. Ул йә бар, йә юк...
Ялларда Фәридә мине кибетләрдә йөреп кайтырга кодалады. Ялга җыелган өй мәшәкәтьләренә күз йомып аның белән бергә барырыга булдым һәм кибеттә беренче тапкыр кызларыма түгел, үземә киемнәр сайлап йөрдем.
– Үзеңне үзең яратмасаң, башкалар да яратмаячак, – диде, әледән-әле Фәридә киемнәр карап йөргәндә. Кибеттән соң без Фәридәнең чәч ясаучы мастерына сугылдык. Мин чәчемне буяттым. Ә моңа кадәр ул эшне чәчне юар алдыннан ваннада көзге каршына басып үзем генә башкара идем.
– Син бүген үзеңә охшамагансың, – дип ашап утырганда коры гына бәяләде, миндәге үзгәрешләрне Илдус.
– Шулаймы? Ә нинди соң мин? – дип сорадым наян гына елмаеп.
– Башка төрле, – диде дә планшетына чумды.
«Нормальныйга караганда, башка төрле булу яхшырак инде ул», – дип елмаеп куйдым мин.
Тиздән бергә яши башлавыбызга 20 ел тула иде.
– Әти сиңа нәрсә бүләк итим микән дип сорый, – диде беркөн кызым.– Мультиварка алырга микән, әллә җиләк-җимеш киптерү җайланмасымы дип аптырап йөри. Сиңа аның кайсы кирәгрәк соң?
Икесе дә кирәк тә соң, юк, тик минем бит нормальный буласым килми...
– Әтиеңә әйт: минем Урал тавы итәгендә урнашкан санаториега барасым килә. Урман, тау һавасы сулыйсым килә. Гомеремдә тау күргәнем юк. Урал итәген булса да күрергә телим...
... –Шундый бүләк көтәрсең дип башыма да килмәгән иде, – ди-ди юлламаны бүләк итте миңа Илдус.
– Яраткан ирем белән бергәләп ял итүдән дә кадерлерәк нәрсә булырга мөмкин соң, – дип уйнаклап елмаеп күз кыстым. Бәрәч, «яраткан», «яратам» сүзләрен күптән әйткәнем булмаган икән бит уйлап куйдым. «Хаталарны төзәтер вакыт җитте», – дип карар кылдым. Ирем белән мөнәсәбәтләрне кабаттан җылытасы килү теләге бик көчле иде... Миндәге үзәрешләр тәэсир итми калмады, ирем дә планшетыннан аерылып минем белән иркенләп сөйләшә, яшь чактагы кебек тик торганда кочаклап, сөеп китә башлады.
Үсмер чагымда әти белән әнинең апа белән абый кебегрәк яшәүләренә карап, ирем белән беркайчан да алай яшәмим, тормыш мәшәкатьләренә басылмаячакмын дип уйлый идем. Ялкын өстәп тормасаң, хисләр вакыт алдында көчсез икән шул... Тик биттә барлыкка килгән җыерчыклар, бик теләсәң, күңел яшьлегенә чал төшерә алмый икән бит. Димәк, мәхәббәт тә картаймый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк