Логотип
Проза

Әлегә соң түгел!..

Хикәя


Хикәя


Әлфинә Таһирны үзе эзләп тапты. Дус-танышлары бәйрәм-сәйрәмгә чакырган саен кунакка йөри торгач, «хыялымдагы егет шушы булырга тиеш» дип, арадан нәкъ менә аны сайлап алды. Яшь бара, әти-әнисе дә, сүз уңаеннан дигән булып, гел шуны искә төшереп тора. Тик Әлфинәгә теләсә кем ярамый, нәкъ менә үзе теләгәнчә кирәк: чибәр дә, буй-сынлы да булсын, затлы нәселдән чыгуы, акчалы эштә эшләве дә мәҗбүри. Әлфинә тырышты: Таһирның кемлеген алдан ук энәсеннән җебенә хәтле тикшереп чыкты. Бер генә минусы бар – егет аннан өч-дүрт яшькә кечерәк иде. Дөрес, анысына әллә ни игътибар биреп маташмады кызый. Якыннан танышуны да үзе оештырды. Атна-ун көн очрашып йөрделәр микән, Әлфинә мәсьәләне кабыргасы белән куйды:
  – Йә өйләнешәбез, йә ташлашабыз, – диде. – Синең дә карт егет булып каласың килмидер бит?
Таһирның аптыравы бөтен йөзен тутырды. Башламаган көе ташлашып була микәнни ул? Юньләп белми дә бит әле ул бу кызыйны! Гаилә кору дигән уй аның башына да кереп караганы юк, аның өчен яшең дә, тәҗрибәң дә җитәрлек булырга тиештер бит?
Әлфинә теләгенә ирешми туктый беләмени! Ничек итсә итте, танышуларына нәкъ бер ай дигәндә ике як туганнар да туй табынына җыйналышкан иде инде. Өстәл артында Таһир, «минме бу, әллә мин түгелме» дигәндәй, миңгерәүләнгән сыман утырды. Әти-әнисе бераз карышып маташса, яхшы буласы иде дә соң! Башта югалып калган кебек булдылар үзе. «Иртәрәк түгелме соң? Яратуың чынмы?» кебегрәк сораулар да бирделәр бугай. Булачак кода-кодагыйлар очрашуында да күбрәк кызның әти-әнисе  сөйләде.
Әлфинәләрнең гаиләсе зур, анда баш тыгарлык түгел. Таһирныкылар янында торырга яшь хатын үзе теләмәде. Кайнана, килен дигән сүзләрне җене сөйми аның. Баштан ук:
– Фатир снимать итәбез. Аннары ипотека алырсың, – дип күрсәтмә бирде. – Әти-әниең бай, булышмый калмаслар әле.
Кайчак үз-үзенә аптырый Таһир. Нәрсә соң бу, ни булды аның белән? Гипнозланган сыман, Әлфинә нәрсә әйтсә, шуны эшләп тик йөри. Әти-әнисе янында «ипотека» сүзен чыгаргач, тегеләр берара өнсез торды.
 – Безнең янда урын тармы? Болын хәтле йортта... – дип, әнисе сүз башлаган иде, әтисе үзенчә эләктереп алды: 
 – Башта үзеңә тырышып карарга кирәк инде аны. Килен дә без уйлаганча простой түгел бугай, командовать итәргә ярата!
Таһир бусында җебеп утырмады, хатынын якларга ташланды:
– Практичный ул! Менә сез мине бөтенләй яшәргә өйрәтмәгәнсез, ә ул нәрсәне ничек эшләргә кирәген белә!
Аннары әти-әнисенең җавабын көтеп бетермәде, тузынып чыгып китте.
Икенче көнне үк әнисе улын эшләгән җиренә барып эзләп тапты.
 – Начальный капиталын бирәм диде әтиең. Калганын үзләре карарлар диде...
Бик куанды Таһир, әнисен кочаклап ук алды. Эсселәтми-суытмый, матур хәбәрне Әлфинәгә дә тизрәк җиткерергә ашыкты.
Тик... Бу эшкә ник алынганына үкенеп туймады егет соңыннан. Хатынына шәһәрнең затлы районыннан өч бүлмәле яхшы фатир кирәк булды. Аның ай саен түләп барасы кертеменә генә дә Таһирның хезмәт хакы җитми иде! Шуның өстенә, йорт кирәк-яраклары, ашау-эчү чыгымнары, Әлфинәгә һичшиксез кирәкле кием-салым, әйбер-сәйбер...
 – Син бит педагогика институтын бетердем дидең. Үзеңнең дә эшләп карыйсың килмиме соң? – дип сүз чыгарды бер көнне Таһир, башында мең төрле уй әвәләнеп йөргәннән соң.
 – Мәктәпкә барыргамы? – Әлфинәнең күзләре маңгаена менеп утыргандай булды. – Шул сугыш чукмарлары арасынамы? Син нәрсә! Өйдә эшләгәнем генә җитмимени сиңа?
Таһир дәшмәде – башын иеп тик утырды. Өйдә нәрсә эшләгәнен аңлап җиткерми ул аның. Сорап кара  хатынның үзеннән бу хакта – эттән алып эткә салачак, «җебегән» дә калмаячак, «маменькин сынок» дип тә каһәрләячәк. Таһирның әнисе эшкә дә йөри, ашарга да пешерә, өйләрен дә гөлт итеп тота иде. Монысын ул шушы яңа тормышка килеп эләккәннән соң гына чын-чынлап аңлады. Хәзер Таһир иртүк торып ашарга да әзерли, аннары эшкә китә, ял көннәрендә өй җыештыру да аның өстендә. Алай гынамы, кайчакларда Әлфинәгә ияреп төнге клубка да чыгып китәргә тиеш була әле...
Сынып, сыгылып бара бугай егет. Нишләмәк кирәк – әти-әнисе мәҗбүр итмәде, үз теләге белән барып керде бит ул бу җәһәннәмгә! Тормышы катлауланганнан-катлаулана бара. Көндез үз эшендә – банк хезмәтендә (аның исеме генә «банк», акчасы песи төкереге инде), кичләрен машинасын такси итеп чаба. Төннәрен аякларын көчкә сөйрәп, өйгә кайтып егылганда хатыны тирән йокыда була – тегесен-монысын капкалап, көчкә ятагына кереп ава Таһир.
Бер иртәне табын артында һәр әйткәнне кирегә сукалап утырды Әлфинә:
– Кеше ирләре хатыннарын җылы якларга алып бара, рестораннарга йөртә. Безнең яшәү – яшәүмени?! – ди көйсезләнде. Таһир дәшмәде – хатыны белән әйткәләшеп утырырга көче дә, теләге дә калмады инде. Башында бу тормыш чоңгылыннан ничек чыгу турындагы уйлар гына бөтерелде. Ничек тә булса бер җае килеп чыгар дигән өмет тә сүнеп, сүрелеп бара иде...
...Ул көн дә Әлфинә өчен гадәттәгечә башланды. Әбәт җитәрәк кенә торып, иртәнге чәен эчте дә, киенеп-ясанып куйгач, кибетләрне айкап чыгарга ниятләде. Такси чакыртты. Берәү булса, сөекле хатынына күптән машина алып биргән булыр иде инде. Ул «берәү»не көтеп җиткерә алмады шул, яшь барган саен, ул күздә тоткан «кандидатура»лар коелып кала бирде. Шулай да «банк хезмәтендәге» Таһирга өметләре зурдан иде. Әтисе дә шактый урындагы кеше, улын мондый хәерчелектә яшәтер дип кем уйлаган! Шунысына рәхмәт – килеп, тикшереп-нитеп йөрмиләр, Таһир белән дә телефоннан гына хәбәрләшәләр. Анысы бер мокыт инде – «хәлләр яхшы, тормыш бара», дип тик тәкрарлап тора. Бераз зарланса, аз булса да тамызыштырырлар иде әле!
Арып-талып өенә кайтып утырган гына иде, чит шәһәрдә яшәүче ахирәт дусты шалтыратты: «Поезддан яңа төштем, адресыңны әйт әле, сиңа киләм», – ди. Аны чәй эчерми җибәреп булмас бит инде! Тиз генә азык-төлеккә заказ биреп, ул килеп җитүгә өстәл әзерләп куйды хатын. 
Күптән күрешмәгәннәр иде, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Ахирәте Әлфинәнең тормышына сокланып туймады.
 – Ярар, күз тидермә, – дигән булды Әлфинә. Таһирга чыгуына үкенүе турында сөйләп утырмас бит инде. Аңа кадәр гел: «Кайчан табасың инде тиң ярыңны, артык нык эзләнәсең», – дип, күзен дә ачырмадылар. Көнләшкәннәр көнләшә бирсен, эзләнүе бушка китмәгән дип уйласыннар.
Кунагын озатып кергәндә ярты төн җиткән иде инде. Икенче сменасына киткәндә Таһир өйгә кереп чыга иде, бу юлы күренмәве әйбәт  булды әле, иркенләп утырдылар. 
Йокыга авышып кына бара иде Әлфинә, телефоны чырылдап уятты. Нәрсә инде бу? Төн белән көнне бутаганнармы?!
 – Алло! Нәрсә кирәк?! – дип бик явызланып башлаган иде, акрынлап сүрелде, авызын ачып нәрсәдер әйтергә маташса да, тавышы чыкмады. Телефонның теге ягыннан тезеп-тезеп сөйләделәр дә тындылар. Хатынның уенда ул сүзләр төрле якка сибелде. Аннары бергә тупландылар да  башына күсәк булып килеп төштеләр...
Руль артында йоклап киткән... Ярый әле, кайтып килеше булган, пассажиры булмаган... Үзе авыр хәлдә – яшәү белән үлем арасында...
Әлфинә урыныннан кузгалмый гына озак утырды. Уйлады да уйлады. Капыл гына Таһир янына чыгып чабудан мәгънә юк. Кирәклесен хәл итәргә кирәк. Исән калса да, эшкә яраксыз булачак бит инде ул. Ә калмаса? Ипотека... Юк, юк, андый «бәхет» кирәк түгел аңа...
Ашыкма, каушама, кызый... Акылыңны эшкә җик... Барысын да уйлап җиткер башта...
Үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә, Әлфинә акрын гына торып киенде. Таһирның документлар тутырылган өстәл тартмасын ачып салды. Озак актарынды – ул күргән-белгән кәгазьләрмени алар! «Ипотека» дигән папканы табып алып, сумкасына шудырды.
Ул палатага килеп кергәндә иренең әти-әнисе шунда иде. Ишек тавышына күтәрелеп карадылар да, йөзләрен чытып, кабат уллары өстенә иелделәр. Әлфинә тоташ бинтларга уралып яткан Таһирга коты очып карап торды. Аннары сумкасына тыгылды да, артыннан гына килеп, папканы әти кешенең алдына китереп салды.
 – Мин китәм... әйберләремне генә җыям да, бүген үк китәм...
Аны ишеттеләрме, юкмы, авыр тынлыкта башларын аска иеп утырган әти-әни ягыннан ым каккан аваз да чыкмады. Әлфинә бераз таптанып торды да ишек ягына юнәлде. 
...Күпме эзләде бит ул Таһирны. Таптым дип уйлады. Ялгышты.
Ялгышны төзәтергә ашыгырга кирәк. Әле соң түгел. Хәзер тәҗрибәсе бар инде. Тапканыңның яшь булуы мәҗбүри түгел. Аягында нык басып тора торганы кирәк...

 

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар