Логотип
Проза

Күз яше ачы була (3)

Беренче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3996
Икенче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4016

Гадилә таң алдыннан төш күреп, манма тиргә төшеп уянды. Төшенә улы Инсафы керде. Бакчаларында йөриләр, имеш. Гадилә бакча уртасында тимер өчаякка аскан казанда аш пешерә. Ире түтәлләр казый. Инсафы сарай янында кечкенә эскәмияләр ясап кайнаша. Шунда сарай башындагы ояда пар сыерчык алмаш-тилмәш балаларына суалчан ташый. Инсафы әнисенә борылып карады да:
– Әнием,  ара-кара, безнең сыерчыклар да дүртәү – әти-әни сыерчык та,  ике балалары, без дә дүртәү! Яратканнар минем ояны, карале, ничек матур сайрыйлар тагын?! – дип куйды. Гадилә борылып ояга карыйм дигәндә, улы каядыр юк булды.
– Сәяр, Инсафны күрдем. Бүген ашын – кырык көнен уздырасы булганга,  без әзерләнгәнгә сөенеп кергән инде! – дип иренә кагылып куйды. ашын Сәяр күкрәгенә, аякларын Чәчәк апасы өстенә ыргытып, тәмләп йоклап ятучы Фарис кына зурлар сүзенә уянмыйча, йоклавын дәвам итте.
– Гадиләм, бәлки Аллаһы Тәгалә безгә тагын берәр бала бирәдер. Юкка түгел бу хикмәтле төш! – дип, Сәяр хатынының маңгаеннан үбеп алды. Бу үбүдә бергә яшәлгән, кичергән еллар өчен рәхмәтле булу да, юату да, наз да –һәммәсе сыйган иде.
– И тилем, артаеп беткәч, нинди бала? Сеңелләргә булышсак та ярар! –дип елмайды Гадилә.
– Ә нәрсә, минем әле самый гайрәтле чак, Инсаф улыбыз белми әйтмәгәндер! – дип Сәяр хатынын кочагына кысты.
Аш мәҗлесенә утызлап кеше җыелды. Күбрәк ике яклап туган-тумачаларны, ирә-күршене, дусларын чакырдылар. Сәяр сәдакага йомшак сөлгеләр өләшеп чыкты. Гадилә белән Фирдәвес аш-су бүлү белән мәшгуль булдылар.  Хәзрәт, яшь кенә булса да, бик эчтәлекле вәгазь сөйләде:
– Җәмәгать,  әдака өләшү ул – сөннәт дәрәҗәсендә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд пәйгамбәребез: «Хөрмә төшенең бер генә бөртеге белән булса да,  үзегезне җәһәннәм утыннан саклагыз», – дип әйткән. Без бу хәдистән кечкенә күләмдәге хәер хакында сүз барганлыгын аңлыйбыз. Чын күңелдән ихлас бирелгән сәдакаларыгыз Аллаһы Тәгалә каршында да йөз аклыгы булсын! Әле менә хуҗаларыбыз мул итеп табын әзерләгәннәр. Килгән кешеләрне,  кунакларны ачык йөз белән тукландыру да сөннәт гамәлләрдән санала. Бер хәдис безгә болай ди, җәмәгать: «И кешеләр! Сәлам таратыгыз, бер-берегезне тукландырыгыз, туганлык җепләрен саклагыз, намазларыгызны үтәгез һәм шул чакта сез җәннәт әһеле булырсыз».
Һәркемгә өлеш бүленеп беткәч, барысы да аштан авыз иттеләр. Аштан соң ит белән бәрәңге чыгардылар. Аннары бәлеш. Табынчы Сорур бәлешнең капкачын ачып, бәлешне болгатып алды, күп итеп эретелгән ак май сипте,  һәр кешегә аерым тәлинкәләргә бүлеп бирде. Гадилә пешергән итле карабодай бәлешен дә бик мактап ашадылар. Саваплы ризык булсын, дип теләделәр.
Аштан соң, Гадилә аш-судан бала табучы яшь аналарны да сөендерергә уйлады. Ашын зур термоска, бәлешләрен зур подноска куеп, Фарисны ияртеп хастаханәнең бала тудыру бүлегенә китте. Юлда барганда, Фарисның тәтелдәп баруына сокланды да аптырады да:
– Чәчәк апа, миңа энемне күрсәтәләрме, мин аны ярата аламмы,  кулларын тотып карый аламмы? Мин аңа менә кечкенә машинамны алдым,  анда аның бит уенчыклары юк, уйнар! Мин саран түгел! Мин энемә менә футболкадагы корабликны да алдым.
Гадиләнең исе китте. Әле кичә генә алып кайткан өр-яңа зәңгәр футболкасыннан малай ак көймәсен каерып алган икән.
– И бала, бала! Әле бер дә күрмәгән энекәшеңне нинди яратасың, бик туган җанлы булырга охшап торасың бит әле син! – дип көлде. 
 Хастаханә ишек төбендә Гадилә Сибгатуллин кияве белән күзгә-күз очрашты. «Нишләп йөрер икән ул монда? Әллә баласының хәлен белергә килгәнме? Аталык хисләре уянган дисәң, ай-һай, булыр микән?» – дип,  аптырап артыннан карап калды.
Бала тудыру бүлегенә уздылар. Коридордагы өстәл артында нидер язып утырган Фирая Газизовна Гадиләне күрүгә, якын туганын очраткандай:
– Гадилә апа, бүген икәүләп килгәнсез әле! Бу батыр егет тә энесен күрмәкчеме?
– Хәерле көн, Фирая акыллым! Галия исәндер бит?
– Ник алай сорадыгыз әле?
– Монда кергәндә, каршыма Галиянең никахлы ире Инсаф очрады бит!
– Ә, аны әйтәсезме? Әйе, Инсаф килде. Мин бит Галияне кыйналган килеш роддомга китерүләре турында полициягә хәбәр иткән идем. Иртән тикшерүчеләр дә булды. Галия белән сөйләштеләр. Галияне кыйнаучылар – Сибгатуллин кешеләре, берсе Инсафның яхшы танышы да бугай. Соң бит,  Гадилә апа җаным,  Галиянең тәнендә күгәрмәгән җире юк, типкәләгәннәр бит аны, машинадан кан эчендә сөйрәп кертеп бәргәннәр. Теге егетләрдән сорау алганнар.  Алар бар гаепне Инсафка аударганнар.
– Уф,  бар бит җир күтәрә алмаслык хәшәрәтләр! Соң?
– Соң, менә шул, Сибгатуллинны яклап калганнар алар, ә Инсаф мин егетләргә берни дә әйтмәдем дип бара. Капитан Фәйзуллин палатада очная ставка уздырды. Мин дә булдым яннарында. Галия алдында Инсаф ант эчте:
– Минем гаебем юк. Кирәк икән малайга ярдәм итәм, Казанга урнаштырырга да,  акча белән дә! Тик минем өстән эш кузгатмасыннар! – дип чыгып китте. 
– Бар нәрсә дә акча белән генә бәяләнсә икән,  ә әти кеше җаваплылыгы? Баласын үзенеке дип таныдымы соң?
Фирая Газизовна дәшмәде. Күрәсең, көтелгән җавап булмагандыр. 
Гадилә алып килгән күчтәнәчләрен сеңлесе яткан бүлмәгә кертергә кушты.  Кизү торучы хатын Фәнзирәне чакырып чыкты. Әнисен сагынуы килгән Фарисның:
– Әнием, энем кайда? Әйдә кайтабыз, мин аңа да уенчыклар җыеп куйдым.  Әйдә инде, – дип,  әнисен аптыратырга тотынды. Гадилә кулындагы төенчеген сеңлесенә тоттырып:
– Бусы – Галиягә! Аңа күчтәнәч китерүче булмас. Бәлешне кайнар чакта ашасын. Үзең баһадирны имездеңме әле, сөтең нихәл, акыллым? Җиттеме?
– И, Чәчәк апа, чак җиткездем, ике генә суырды. Ай-һай, ашамсак буласы улыбыз!
– Әни, шундый тиз ашыймы? Мин дә, мин дә кайткач, шулай тиз ашармын,  яме, Чәчәк апа?! Гадилә Фарисның башыннан сыйпап куйды.
– Галия нихәл? Ире килгән булган икән!
– И Чәчәк апа, аның тәннәрен күрсәң, корсагына типкәләгәннәр бит,  баласы ничек үлмәгәндер? Улын Казанга озатмакчылар. Үзе авыру әбисен ташлап китә алмас инде ул, баргалап кына йөрер. Ә баласын кереп карады,  Фирая Газизовнадан улы турында барын да сораштырды. Ярата, күрәсең.  Бәхетсез, үзе дә сабый гына кебек ул миңа. Ашларыгыз ничек узды, апалар булышырга килдеме?
Гадилә сеңлесенә бар да әйбәт узуын, аш-суның уңуын бәйнә-бәйнә сөйләде. Инсафын искә төшереп елап та алды.
 – Иртәгә эшкә чыгасы бит, Фарис улымны үзем белән бакчага алып барырмын инде, абыең да көне буе эштә булгач. Аны кемгә калдырыйк?
 – И апам, әле ярый сез булдыгыз. Бик борчылган идем Фарис хакында. Ходай Тәгалә бар теләгән теләкләрегезне кабул итсен, яхшы күңелегезне сөендерерлек сәбәпләр табылсын, раббым! – диде Фәнзирә. 
 Гадилә Фарисны ияртеп хастаханәдән чыкканда, капка төбендә торган кара Toyotaдан Инсаф төште. Гадиләнең йөрәге чәнчеп куйды. «Бу кансыз малай безгә дә берәр нәрсә эшләтмәсен тагын! Аллам сакласын! Читтәнрәк урап узарга кирәк!» – дип уйлап өлгермәде:
– Гадилә апа,  мин сезне көтәм,  – диде Инсаф.
– Мин сезне белмим, – дип, атын китәргә уйлаган иде, тик егет Гадиләнең каршысына чыкты.
– Сиңа ни кирәк, энем?
– Сездән берни дә кирәк түгел. Мин сезне рәхмәт әйтер өчен көтеп тордым, Гадилә апа! Сез... сез Галияне үлемнән алып калгансыз. Улымны да...
– И энем, улым, Галия дип торган буласың. Яратсаң, йөкле хатыныңны ташлап өйләнмәгән булыр идең!
– Сез бит белмисез, мине мәҗбүр иттеләр! Галиягә ярдәм иткән өчен,  мәгез, алыгыз! – дип, Инсаф Гадиләгә меңлекләрдән торган бер пачка акча сузды. Гадиләнең аякларын көзән җыерды, теле бәйләнде:
– Син, нәрсә, мине сатып алмакчы буласыңмы? Әллә бөтен нәрсә, бар кеше дә акчага сатыла дип белдеңме? Оятсыз икәнсең!
– Юк! Егет моңсу күзләре белән Гадиләгә төбәлгән иде. Сез бит Галия янына йөрисез, аның башка туганы да юк бит! Шул акчага кирәк нәрсәләрне алып керер идегез дип кенә бирүем. Бала кирәк-яраклары.  Үзенә кирәкле кием-салым... Ул миңа бик ачулы. Белми ул... Сибгатуллин мине китереп терәде бит... Башка юлым калмады минем... Яратмыйм бит Сәйраны, ул да башканы ярата... Әтисе мәҗбүр итте безне... Сәйра бөтенләй башка кешедән йөкле иде ул... Гадилә, кадакланган кебек, ни дияргә дә белмәде.
– Алайса, нишләп туй ясадыгыз? Галияне кыйнадыгыз?
– Мин Галиягә тырнак очы да тидермәгән булыр идем. Белә идем бит.  Без бит инде биш ай бергә яшәдек. Әбисе дә белә... Инсафның тавышы калтырый, җитмәсә, Фарис кыбырсый башлады:
– Чәчәк апа, кайтыйк инде, минем уйныйсым килә! – дип аптыратырга тотынды.
– Гадилә апа, алыгыз, зинһар! Галия сездән кабул итәр акчаны да,  башкасын да! – дип, Гадиләнең ачык торган сумка кесәсенә салды.
– Мин сезне күрермен әле! Табармын, белешермен хәлләрегезне, – дип ике уйларга вакыт калдырмыйча, машинасына утырып китеп тә барды.  Гадилә. аны-моны уйлап өлгергәнче, машина күздән юк булды. Ишек төбендә каршы алучы Сәяр, хатынының йөзенә карауга, нидер булганын төшенде.
– Гадиләм, кайсы? – дип сорады. Бу «Кайсы?» дигән сорауны Гадилә «Фәнзирәме, Галияме?» – дип аңлады.
– Инсаф! – дип көрсенде хатын.
– Тагын улыбыз турында уйландыңмы?
– Юк, Галия ире... – Инсаф турында мин. Ул без уйлаганча ук иблис түгел икән!
– Кем әйтә?
– Әйтми, очраштык, сөйләштек.
– Кайда күрдең инде син аны?
– Кайда булсын, хастаханәдә! Галия янына килгән булган. Кара-каршы очраштык. Гадилә сумкасының кесәсен ачты да аннан өстәлгә бер пачка акча алып куйды. – Менә миңа бирде – Галия янына йөрергә.
– Син алдыңмы?
– Юк, алмаган идем дә, сумкама көчләп тыгып калдырды. Артыннан чапмадым.  Бәлки, улына тотарга туры килер, Галиягә дә бирермен, дип уйлап куйдым.
– Белмим, белмим, Сибгатуллин киявеннән болай гына ничек акча артты икән?
– Сәяр, Инсаф «өйләнешергә мәҗбүр иттеләр»,  ди бит! Күзләре бик моңсу иде, әллә чынлап та шулай микән? Сибгатуллинның йонлы кулы теләсә кая җитәрлек бит! Иртәгә эштән соң Галиягә кирәк-яраклар алып барырмын,  бөтен расходларын язып барырмын.  Сыңар тиененә дә кагылмам.
Фарис арган, күрәсең, күзләре йомыла. Гадилә аны йокы бүлмәсенә кертеп, чишендереп урынга яткырып,  кухняга – Сәяр янына чыкты.
– Сеңлебезнең дә,  батырның да хәлләре әйбәт.  Нинди исем кушарлар икән? Сәяр,  әйдә Фәнзирәгә әйт әле, улларына Инсаф дип кушсын! Үзебезнең улыбыз шикелле яратыр, үстерергә булышыр идек.
– Соң кияү миңа сөенче алгач ук: «Малай Инсаф булачак!» – диде. Сиңа гына әйтмичә торам.
Гадилә бая хастаханә ишегалдында Сибгатуллин кияве биргән акчаны алай да санап карарга булды. Пачкада меңлекләрдән торган төгәл йөз мең акча иде. Сәяр хатынының бу эш белән шулкадәр әвәрә килүенә бераз аптырап та карады:
– Нишләргә җыенасың инде?
– Галиягә дип бирде бит аны, менә ниләр алырга кирәк булыр дип,  исемлеген төзим дә, һәр туздырган сумманы яза барам. Моның илле меңен малайга аерым алып куям, калганына Галиягә кирәк булган әйберләрне акрын-акрын гына алгалап барырмын. Хатынының киң күңелле, ярдәмчел булуы бер яктан ирне сөендерсә,  икенче яктан бераз хафага да салды.
Санаулы көннәр тиз уза. Биш көн узгач та, Фәнзирәне бала тудыру бүлегеннән чыгардылар. Кияүләре сүзендә торды – иртәгә малайны алып чыгасы дигән көнне бер кочак бүләк белән кайтып төште. Беренче бүләкне Фарис эләктерде. Поездлары йөри торган тимер юл уенчыгы малайга аеруча ошады. Ул ашавын да онытып, поездны куды да куды... Сәяр белән Самат кияү өйдә чагында,  Гадилә каенсеңлесенең йортын җыеп-юып чыгарды.  Баланы алып кайту өчен кирәк-яракларны тәртипләп куйды. Күңеллерәк булсын дип, телевизор кабызган иде. Татар моңнары йөрәгенә үтеп керде.  Татар телендә яңгыраган җырларның күбесе күңел дәфтәренә язылып бара.  Инде эшне төгәллим дигәндә, «Сәлам юллыйм» тапшыруы башланып китте.  Гадилә,  кулындагы юеш чүпрәген куярга да онытып,  онытылып китеп, җыр тыңлады. Бигрәк моңлы җыр! Бәширә икән:
Баш очымнан пар аккошлар очты,
Миннән сәлам алып киттеләр.
Синең белән пар аккошлы көннәр
Күңелемнән ләкин китмиләр...
Бу җырны тыңлаганда, нишләптер, Галия балакай күз алдына килде.  Иртәгә аны да чыгарасылар икән? Аны кем каршы алыр да борчуларыннан аралап кем юатыр?! Гадилә җырны тыңлап бетереп, телевизорны сүндерде.  Җыр хатынга тынгылык бирми йөдәтте – бер таныш булмаган бу кыз алар тормышына каян килеп керде соң? Галияне уйламаган көне юк хәзер.
Өйләренә кайтышлый, Гадилә бер бәйләм алсу розалар сатып алды.  Иртәгә Сәярыннан бирдерер ул чәчәкне. Озатып калучы шәфкать туташлары янында да йөз аклыгы булыр, Галиянең дә кемгәдер кирәк булуын күрерләр.  Гадилә өйгә шатланып кайтып керде.  Ул кайткач та өстәл артына бергәләп чәй эчәргә генә җыенганнар иде, өй телефоны шалтырады:
– Яруллиннармы?
– Әйе Сезгә кем кирәк?
– Яруллиннарның кайсы да ярый, – диде тупас тавыш.
– Ә сез кем буласыз соң?
– Неважно! Карагыз әле, сез анда роддомда Галия янына йөрисез икән,  вот шул, если Инсафка бәйләнергә уйласагыз,  сытам... чебен урынына...  Понятно? Поняли?!. Гадилә Сибгатуллинның гөбедән чыккан сыман тупас тавышын танып алды.
– Без теләгән кешеләребез янына йөри алабыз. Без – Алла бәндәләре барыбыз да. Ә куркытырга сәбәп юк.  Безнең урлаган малыбыз да, яшерен эшләребез дә юк, хөрмәтле судья әфәнде! Сәярның йөзе агарып китте.  Хатынының батыр җавабы аны да, Саматны да таң калдырды. Гадилә,  Сибгатуллинның башка әйтер сүзен көтеп тормыйча, телефонны куйды. 
– Карагыз әле сез моны, улыбызны теге дөньяга илтеп тыккан кешене яклап калуы җитмәгән,  Галия тормышына, Инсаф киләчәгенә, безнең яшәешкә тыгыла! Алланың кашка тәкәсе диярсең!
Гадилә иртә уянды. Таң яктылыгы урам яктагы тәрәзәдә беленә генә башлаган. Коридорда торган зур стена сәгате кояш чыгарга бер сәгать  ярым калганын күрсәтә. Кояш чыга башлаганчы өлгерергә кирәк. Гадилә иртәнге тәһарәтен яңартып, намаз укыганда кия торган күлмәген киде. Өйдәгеләрнең тыныч сулыш алып, тәмле итеп йоклаганнары Гадиләгә дә күңел тынычлыгы китерде. Иртәнге намазны кояш чыгарга 5 минут алдарак тәмамлау хәерлерәк. Чөнки кояш чыгып торган вакытта намазлар укырга ярамый.  Иртәнге намазны укыган вакытта кояш чыга башласа да, Гадилә,  намаз бозылганын белеп, ашыкты:
– Ният кылдым иртә намазымның ике рәкәгать сөннәтен үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә... Намаз укыганда, Гадиләнең, әйтерсең лә, тәне генә түгел,  бөтен җаны сафлана сыман...
– Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәссәләәм, тәбәәрактә йәә зәлҗәләәли үәл икраам, – дип сәламен бирде дә, хатын иртәнге намазын тәмамлады. «И мәрхәмәтле, изге Аллаһы Тәгалә, кулларымны күкрәгемә куеп сорыйм, тату нигезебездә тагын да бала сөю шатлыгын,  бәхет-сәгадәтен насыйп әйләсәң иде!» – дип,  инәлеп-инәлеп теләк теләде.
Иртәнге чәйне эчкәч тә, Гадилә кайбер күрсәтмәләр бирүне кирәк тапты:
– Сәяр, Самат белән сәгать уннан да калмыйча, бала тудыру бүлегенә барыгыз. Фирая Газизовнага тәмле чәй белән конфетларын, кул ялы бирергә онытмагыз. Бала төреп бирүчегә дә бүләк менә бу пакетта. Бүләкләрне бутый күрмәгез! Сәяр, анда Фәнзирә белән бергә Галияне дә чыгаралар. Улын Казанга озатканнар, үзе рәтләнеп килә, менә бу алсу розаларны аңа бирерсең.  Аңа иртәгә чәчәк бирүче булмас,  кимсенмәсен балакаем, матур сүзләр әйтеп бир, яме, җаным! Әгәр теләсә, кичен безгә әйләнсен, мин эштән кайткач,  киләчәккә планнарын сөйләшербез.
Балалар бакчасында төшке аш вакыты якынлашып килә. Өлкән төркем тәрбиячесе мөдир бүлмәсеннән, күзләре кызарып, елап чыкты. Иңбашы туктаусыз селкенеп торудан, Алсуның һаман тынычлана алмавын чамалап була. Гадилә андый чакта кирәкле сүзен таба белә, аны яраталар, аның сүзенә колак салалар:
– Ни булды, алтыным?
– И Гадилә апа, дөньяларында торасым килми лә!
– Чү, бусы нинди сүз тагын? Иске авыздан яңа сүздигәндәй... Йәле,  тынычлан, әйдә синең төркемдәге балаларны ашатып алыйк та, сөйләрсең ни булганын, җиңел булып китәр, – дип, Гадилә кухняга кереп китте.
Балаларга төшке ашны ашатып бетергәч тә, Гадилә табак-савытлар юарга тотынган иде, бүлмәгә Алсу килеп керде.
– И Гадилә апам, нидән башларга да белмим Ирем йөри минем... Алсу бер мәл тынып калды. Гадилә йөрәге болай да янган хатынны сабыр гына көтте.
– Кем белән диген әле? Судья кызы белән?
– Нинди судья? Кайсы шәһәрдән?
– Нинди булсын, үзебезнеке, Сибгатуллин кызы белән йөри, Сәйра белән.
Гадилә өнсез калды. Кирәк бит, ә? Бу язмышлар бигрәк еш кисешә башлады Сибгатуллин белән! Шул, теге кәнтәе кияүгә чыкты бит инде, ул гаилә коргач, туктарлар дигән идем... Кая ул туктау? Әтисе шәхси ферма ачып бирде бит! Безнекен үзенә шофер итеп алды. Йә, әйт миңа, нәрсәгә аңа шофер?
– И алтыным, ни дияргә, ни дип киңәш бирим? Ирең яратамы аны?
– Менә шул-шул, ярата! Әле кияүгә дә атасы көчләп кенә биргән икән.  Беркөнне ирем исерек кайтты. Безнекеннән Сәйра корсаклы да булган.  Шуны белгән Сибгатуллин, кызын пыр китергән. Шул чакта кул астына «Сәфәр» мөдире Инсаф килеп эләккән. Кафеда кичке туган көн мәҗлесендә берәү наркотик белән тотылган икән. Вот шул, Сибгатуллин Инсафны китереп терәгән: «Халыкка ул-бу чыкканчы, йә минем кызга өйләнәсең, йә башың төрмәдә чери – сайла!» – дигән. Безнекенең миннән яшерен сере юк бит. Исергәч, барын да сөйли. Сәйра кияүгә чыккан көнне бөтенләй тилереп кайтты, кухнядагы табак-савыт калмады, кызның уенчыклары – барысын да ватты.
Теге чакта бала тудыру йорты ишек төбендә Инсаф сөйләгән сүзләр дөрес булып чыга болай булгач! Ничә кешене бәхетсез итте бу Сибгатуллин: алма кебек кызын, Алсулар гаиләсен, Галияне, Инсафны, вакытсыз туган баланы... инде килеп... безне... Хокук сагында шундый адәмнәр торырга тиеш микәнни? Бер Ходаем, үзең барын да күреп торасың, аңына, акылына китер шул бәндәңне!
– Гадилә апа, нишлим икән, кызыбыз бигрәк әтисен ярата бит! Бу атнада Салихны үзгәртеп куйдылар, диярсең, «Мин Сәйрадан башка яши алмыйм, Алсу», – дип үзәгемне өзә. Кичә кара көеп кайтты. Сибгатуллин кызының корсагын төшерткән икән. Дүртенче ай киткән булган. Безнеке белән кушылырга уйлаган булганнар. «Инсафтан аерыла алмыйм, әти сугып үтерәчәк, әмма яратмыйм мин Инсафны, бер урынга ятып дүртәү йоклыйбыз, мин хыялымда синең белән, Инсаф никахлы хатынын сагына бит. Өйләнешкәннән бирле бергә сыңар тапкыр да йоклаганыбыз юк, Салих!» – дип иремнең башын катырган. Җитмәсә, ирем шуларны сөйләп җанымны кыйный. Хет сөйләмәсә, хыянәтен җиңелрәк кичерер идем. Гадилә апам, җаным, әйт әле, миннән артык нәрсәсе бар шул Сибгатуллин кызының? Ни матурлыгы, ни гәүдәсе?! Ирем шуның нәрсәсен ярата, аңлый алмыйм.
– Алсу акыллым, мәхәббәт ул адәм аңламаслык хис инде! Көчләп яраттырып булмый, мәҗбүр итеп онытып булмый. Яратырга да беркайчан рөхсәт сорамыйлар, алтыным. Мәхәббәткә беркайчан рәхмәт тә әйтмиләр. Ул бүләк тә, бурыч та түгел, мәхәббәтне гаеп итмиләр. Ул – газап, яраткан кешеңне күралмаска да минутлар җитә... Ә яраткан кешеңнең хыянәтен гафу итәргә бер гомер җитмәскә мөмкин. Хаталанырга, хыянәткә генә секундлар да артык сыман...
Алсу, Гадилә апасын беренче күргәндәй, аптырап калып тыңлады да, тыңлады.
– Алтыным, син иреңне битәрләмә, каргама, ул бит мәхәббәт җимешегез – балагызның әтисе! Күңелеңне яман сүзләр, каргышлар белән каралтма!Салих ул Сәйраны чынлап ярата икән, җибәр син аны, тотма, сезгә яшәү газап кына булачак. Әгәр инде бу вакытлыча мавыгу гына булса, йөрер, йөрер дә кире сиңа әйләнеп кайтыр. Гафу сорар, хатасын аңлар. Матур гына яшәп китәрсез. Үзеңә чылбыр белән бәйләп куйсаң да тормаячак, сине ярату хисе сүнгән булса...
– Нишлим соң, Гадилә апа, мин бит Салихтан башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм... Алсуның күзләреннән тагын яшь бөртекләре тәгәрәп төште.
– Ә син кызыгыз турында күбрәк уйла. Әгәр бозылып аерылышсагыз, балага бик авыр булачак. Дус булып аерылышсагыз, ул кызың янына килеп йөрсә, балагызга җиңелрәк булыр, дип уйлыйм, акыллым. Гадилә кухнясын тәртипкә китергәч тә, иренә шалтыратты:
– Алло, Сәяр, ничек хәлләрегез?Алып кайттыгызмы Фәнзирәне?
– Алдык, алдык, синең күрсәтмәләрне 110% ка үтәдем, Гадиләм! Фирая Газизовна да бик сабыр, шәп кеше икән! Галиягә дә чәчәгеңне бирдем. Фәнзирәне өйләрендә калдыргач, мин ул баланы әбисенә кадәр озата куйдым. Бик ябык кына карчык чыгып каршы алды. Өйләре нык үзе, таза, торырлык икән әле. Әбисе бик зур рәхмәт әйтте сиңа. «Гадиләгә дә, сиңа да саулык сорап, бер намазымнан да калдырмам», – диде. Сатирә атлы икән. Өйләренә кермәдек, ишегалдында гына сүз алыштык.
– Менә бит! Тынычланып киттем.
Көн сизелми дә үтеп китте. Эштән кайткач, Сәяр белән бакчага барып килделәр. Акрынлап бакча эшләренә дә тотынасы булыр. Уллары Инсаф ясап,  куеп калдырган ояда быел да сыерчык оялаган... Әни сыерчык ояда басып утыра бугай. Әти сыерчык ашыга-кабалана... җим ташый... Оя өстендәге ботакка кунып шатланып-шатланып сайрап та ала: «Хатыным балалар чыгармакчы була, булышырга кирәк, хәленә керергә кирәк! Инсаф балакайга рәхмәт инде, безне оялы-йортлы итте», – дип сайрыймы икән бу сыерчык. Гадилә бик озак сокланып карап торды. Сәяр түтәлләрнең өлгергәнлеген тикшергән арада, хатын алмагачларның, куакларның исән-имин чыкканмы- юкмы булуын күзәтте. Сыерчык җырында улының сәламен дә ишетте сыман. 
Ире бакчадагы кечкенә такта сарайчыкка көрәген-тырмасын җыештырып, хатыны янына килде.
– Кайтабызмы?
– Тагын азрак кына торыйк инде. Сәяр, улым кулы тигән, улым төсе булган нәрсәләр күп монда... Инсаф утырткан алмагачлар исән чыккан кебек, кечкенә, сыеграк ботакларның башларын сындырып карадым. Бөгеләләр, димәк, туңмаган, корымаганнар. Ап-ак чәчәкккә күмелер көннәре алда әле!Улы ясаган кечкенә утыргычны да сарайга кертеп калдырырга уйлап, түтәлгә иелгән иде, Гадиләнең бөтен дөньясы чайкалып куйган төсле булды – башы бик каты әйләнеп китте. 
– Сәяр!..
– Ни булды, Гадиләм?
– Авам, тот әле мине, башым бик әйләнә... Ире хатынын кулларыннан тотты – куллары тирләп чыккан, үзләре боз кебек. Ир куркып куйды.
– Әле генә матур гына басып торган идең бит! Арыдың бугай син, карчыгым! Соңгы арада эш тә күп булды, кан да бирдең... Гадилә кулына алган утыргычны кире җиргә куеп, утырды.
– Нишләптер, бик нык косасым килә, Сәяр! Әллә нинди ризык та ашамадым бит, ят ризык капканым юк. Күз алларым караңгыланып тора, әллә кан басымым күтәрелдеме икән? Менә бит ә, бакча эшләре башланганда гына! – дип кыенсынып иренә карады. Сәяр хатынының маңгаена бәреп чыккан эре тир тамчыларын, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, сөртеп алды. Оядагы ата сыерчыкның сайравын хәйран калып тыңлап тордылар.
   Бу сыерчык дигәннәре бигрәк кызык кош инде! Нинди генә тавыш чыгармый икән, күр әле – бака бакылдаган тавыш та, сыер мөгрәгән тавыш та бар, эт өргән кебек тә булып китә, трактор тавышы да килгәләп китә!Гадиләнең бу кадәр якыннан сыерчык сайраганны тыңлап торганы юк иде. Инсаф юкка гына яратмаган икән карап торырга, иләмсез генә булса да, тавышы сихри икән ич! Ул арада оядан ана сыерчык авызына ниндидер иске салам кисәге кабып чыкты. «Оясын чистарта, балаларына чиста булсын дип тырыша!» – дип бәяләде хатын.
– Бигрәк тату гаилә икән сыерчыкларыбыз, әтисе! – дип куйды.
– Ире генә:
– Әллә сыерчык күзәтеп, монда кунарга җыенасыңмы, карчыгым,  кайтабыз әйдә! – дип әйтүне кирәк тапты.
Машинага чыгып утыргач та, Гадиләнең косасы килүе артты гына. Юл буе пакетын авызына куеп кайтты. 
Төнлә Гадилә тәрәздән төшкән ай яктысына уянды. Төш күреп. Бакчаларында су җыярга куелган зур мичкәдән учына су алып тора икән. Шул чакта оядан ата сыерчык очып чыгып, Гадилә алдындагы алмагачка кунып сайрап җибәрә. Өзгәләнә генә, бер җиргә төшә, бер кире очып менә. Җиргә караса, бер сыерчык баласы оядан егылып төшкән икән дә, ата сыерчык шул турыда белгертмәкче була икән. Гадилә сыерчык баласын учларына ала. Сап-сары томшыклы, бәләкәй генә кошчык, күзләрен челт-челт итеп хатынга карап тора, имеш... Хатын, пошынып, кухняга чыгып, чәй эчеп карады. Тынычлана алмады. Тәрәзәдән аңа серле генә күз кысып торган айга сәерсенеп карады. Әллә? Моннан 15 еллар элек тә шундый «Әллә?» дигән сораулар белән уянып киткән төннәрен хәтерләде.
Урынга ятса да, күзенә йокы кермәде. Кабат хаҗда йөргән чакларын, үзенең балага узуын көткән сабырсыз мизгелләрен кабат исендә яңартты. Ник? Хатын үзе дә аңламады. 

(дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хаталар куп. Буталчыграк язылган. Сюжет кызыклы.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч әсәр!!! Дәвамын кайда укырга була?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин мондый хикэялэрне куптэн бирелеп онытылып укыганым юк Иде ,,

        • аватар Без имени

          0

          0

          Аллага шөкер!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу әсәр күңелнең иң нечкә жепләренә тиклем чиртте: күземнән бөрчек-бөрчек яшләр тама,йөрәк пәраләре өзгеләнә.

            Хәзер укыйлар