Логотип
Проза

Күз яше ачы була (2)

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3996

Урамда яз! Апрель кояшы урам тротуары буена тезелгән каен кызларының чукларын сыйпап уйный. Алары да чытлыкланып, кояшка елмая сыман. Ап-ак күлмәкләрендәге кара төрткеләрдә әллә каен кызларының күз яшьләре, әллә инде иртән явып киткән ләйсән яңгырының якты тамчылары! Баласын югалтканнан бирле күккә күтәрелеп карамаган Гадилә зәп-зәңгәр күк йөзен беренче күргәндәй,  аптырап, беркадәр сагынып күзәтте. Икмәк кибете янындагы тупылга мәктәп укучылары сыерчык оясы элгән икән – оя өстенә беркетелгән ботакта кагынып-кагынып бер сыерчык сайрый. Ире кибеттән икмәк алып чыкканчы шул сыерчыкны тыңлады Гадилә. Җырчы кош та аңа улын хәтерләтте. 
Узган җәй шәһәр читендә җир кишәрлеге алып, җиләк-җимеш куаклары утырттылар, йорт салырга тотынырга исәпләре бар иде.  Инсаф бигрәк тә үз йортлары белән тору турында хыялланды сабый! Кирәк-яраклар куеп торыр өчен дип ясалган кечкенә генә сарай башына үз куллары белән ясап, сыерчык оясы беркеткән иде. Икенче көнне бакчага эшкә килгәч, оясына оялаган сыерчыкны күреп, әнисенә ничек шатланып сөйләгән иде:
– Әнием, карале, минем ояны бигрәк үз иткән бит сыерчыклар – и парлашып мактыйлар инде! – дип куанычы эченә сыймаган иде. Быел улымны сыерчыклар да,  оясы да юксыныр инде! Көзен утыртып калдырган куаклары да! Бигрәк табигать җанлы бала иде шул уллары! Хатынның кабат күзләре чыланды... Ә тупылдагы сыерчык сайрый да сайрый, әйтерсең лә бу җыр Инсафның әйтелеп бетмәгән ярату хисләре, матур сүзләре!

Урамнан пар балдаклар беркетелгән зур ак кортеж,  аның артыннан дистәләгән машиналар узды. 
– Сибгатуллинның кызы кияүгә чыга бугай, алар машинасы!
– За рулем Газинур! За рулем бит әле! Ике ел дигәннәре ике ай белән юылып та беткән, ахры, – диде Сәяр, тирән көрсенеп. Чыгарганнар, димәк! Улыбызны гына харап итте иблис! Ничек җир күтәрә шундыйларны,  Гадиләм?!
– Акчалыларны җир башта күтәрә кояшка кадәр, аннары Ходай һәркемне тигезли ул! Миллионерга да, хәерчегә дә ике метр җир җитә! Бер кешене дә алтынга төреп күммиләр,  Сәяр! Әмма бу җирдә ничек яши кеше – анысын бер Ходаем үзе күзәтеп торадыр кебек миңа, артык кыланган адәмнәргә барыбер үз җәзасын бирә ул Аллаһы Тәгалә!
Машиналар, бөтен бер урамны тутырып, Никахлашу сараена килеп туктадылар. Тротуардан баручы Гадилә белән Сәярны ике яшь кыз узып китте.  Берсе ярсып-ярсып икенчесенә бик мөһим нәрсәләр турында сөйли кебек:
– Ляля, ә мин хәзер Загска кереп пыр китерәм Инсафны! Мин аны судья кияве дип тормам! Нәрсә обещать иткән иде ул миңа, помнишь, мы «өйләнәм» диде бит! Соң бит мин аңардан бала көтәм, бала, аңлыйсыңмы син, Ляля?! Балабызга җан керде бит инде,  шевелится... Инсаф, паразит,  нишләтте мине?! Мин бит ышандым аңа! Сибгатуллин кызына өйләнмәячәк ул. Хәзер керәм дә сөйләп бирәм барысын да, – диде шактый түгәрәкләнгән кыз.
Гадилә әллә нишләп китте. «Инсаф, Инсаф!» Нинди Инсаф ул, нинди кияү?! Сәяр белән Гадилә дә серле вакыйга шаһитлары булыргамы, әллә үзләренең йөрәгенә хәнҗәр кадаган бу иләмсез кешенең язмышын белергә теләделәрме – кызлар артыннан иярделәр. Никахлашу сарае алды затлы күлмәкләр фестивале сыман – нинди генә күлмәкләр, нинди генә костюмнар юк биредә! Урамга әллә ничә төрле хушбуй исе таралды.
Ир белән хатынны узып киткән кызларның берсе ишек төбенә ашыкты.  Баскычта, бөркет сыман кукыраеп,  Сибгатуллин үзе баскан. Янында кечерәк кенә буйлы, затлы бәрхет күлмәктән хатыны Роза.

Ак кортежның ишеге ачылды. Аннан ак күлмәкле Сәйра белән кияү егете чыкты. Яшь пар баскычка юнәлде. Шулчак баягы кызларның берсе:
– Кунаклар, кунаклар, Инсаф монда кермәячәк! Ул Сәйра белән язылышырга тиеш түгел,  чөнки ул минем ирем!
Гадиләнең тәне эсселе-суыклы булып китте.  Сибгатуллинның кияве булачак егет тә Инсаф исемле икән бит! Кирәк бит ә?! Болай булгач, безнең улыбыз исемен кияве килгән саен да, ачуы килсә дә, шатланса да кабатлаячак бит!
– Инсаф, әйт дөресен, син бит минем никахлы ирем, инде ничә айдан бирле яшибез бит! Әйт, әйт Инсаф. Балабызга җан керде бит инде, ник дәшмисең? – дип, йөкле кыз кияү егетенең алдына егылды. Туй кунаклары гөж килде.
– Нинди ир, нинди корсак, нинди бала? Тиледер бу кыз! – диештеләр.  Өстәге баскычта басып торган Сибгатуллин,  кашларын җыерып, арттагы егетләргә:
– Нәрсә карап каттыгыз, алыгыз бу шлюханы, туйны бозар өчен специально яллангандыр ул! – дип, карчыга сыман аска ташланды.
Йөкле кыз артык дулкынлануданмы, әллә инде башка берәр сәбәптәнме – аңын җуйган иде.  Инсафның чырае агарып калган, ул ни эшләргә белми,  аптырап, булачак кәләшенә инәлеп карый.
– Инсаф, бу дөресме? Син аның иреме? Ник эндәшмисең? Туй кунаклары да килеп туган кыен хәлдән чыгу юлын белми газапландылар.  Сәйра кулыннан төшкән туй букеты өстендә аңын җуйган көмәнле кыз ята. 
– Алыгыз, ишетмисезме әллә, теләсә кая куегыз бу дураны, – дип җикеренде Сибгатуллин. Аның артыннан төшкән ике егет, җирдә яткан кызны күтәреп, Никахлашу сарае читендәрәк торган машинага алып киттеләр.  Аларга кызның дусты Ляля дигәне дә иярде.
Туйның яме китте. Кияү белән кәләш бу хәлдән айнып өлгергәнче күпме вакыт узган булыр иде, Сибгатуллин барын да үз кулына алырга булды,  күрәсең:
– Давай, барыгыз да эчкә узыгыз! Барыгыз да, беркем дә калмасын монда! Судья туй кунакларыннан читтә торучы Сәяр белән Гадиләне дә күреп алды:
– Нәрсә кәмит карарга килдегезме, сөенәсезме? Ничего, мондыйларны гына хәл итмәгән без! – дип, чарт иттереп җиргә төкерде дә, кунаклар артыннан Загс бинасына узды.
Гадилә белән Сәяр, күргән тамашадан исләрен җыя алмыйча бераз торгач, базарга юнәлделәр. Улларының кырыгы бит, әйберләр аласы бар.  Аңын җуеп егылган кызны машинага салып, теге егетләр дә кузгалды.
– Менә бит, ә, кияү Инсаф нишләп алай алдап йөрде икән ул баланы? – дип куйды Гадилә. Шул вакыт Сәярның кесә телефоны шалтырады. Кече сеңлесе Фәнзирә икән! Бала тудыру йортына салганнар, икенче бала көтә иде җаныкаем!
– Абый, улыбызны мин роддомнан чыкканчы гына үзегезгә алып кайтып тормассызмы икән, каенанам да авырып тора. Малай шук бит, ирем шабашкага киткән иде, тиз генә кайта алмас, – диде Фәнзирә. Гадилә телефонны иреннән тартып диярлек алды да,  ашыга-ашыга:
– Алырбыз, нәнем, хәзер үк кереп алырбыз, – диде.

Гадиләнең каенсеңелесенә бик тә булышасы килә иде шул! Бала көтә бит, бала! Ә Гадиләнең башка баласы булмаячак... булмаячак... чак... чак...  Хатынның колак төбендә чыңлап торган бу сүз аякларына асып куйган авыр йөк сыман! Алган азык-төлекне өйгә керттеләр. Хатынының нишләптер хәлсезләнеп китүенә борчылды:
– Әллә аз гына ятып аласыңмы, Гадиләм, көне дә авыррак бугай. Магнит давыллары бардыр, күрәсең! Иртәгә эштән тиз генә кайтып булмас, малайны бүген үк алып кайтырга кирәк булыр, – дип, хатынының күзләренә карады.
– Сәяр, Фарис улыбызны кереп ал инде син! Мин берәр кайнар ризык куярмын. Хәзер бераз сулыш кына алам да...

      Инсаф, Инсаф! Улым! Бәгырем җимешем! Мин бит синең исемеңне генә дә тыныч тыңлый алмыйм икән! Ә монда!.. Гадиләнең күз алдыннан баягы хәлләр тагын бер кат узды. Теге кыз бала ничек икән? Баласы исәнме икән?
Гадилә кухняга кереп, шулпа куеп җибәрде. Азык-төлекнең кайсын суыткычка, кайсын шкафка урнаштырып бетергәч, тәрәз төбендәге радиоланы кабызып җибәрде. Хатын «Болгар» радиосын бик яратып тыңлый,  сирәк кенә булса да, үзе дә шалтыраткалап куя, матур теләкләрен ирештерә иде. Кып-кызыл җиләкләр төшкән чәйнеккә су агызды. Бу чәйнекне улы Инсаф яратып алдырган иде. «Әни, бу чәйнеккә карагач, ашыйсы килмәсә дә аппетит ачылачак, җиләкләренең исе дә килә кебек!» – дигән иде сабыем.  Бүген эфирда Гөлназ Фәйзрахманова икән! Бик йомшак тавышлы мөлаем бу кызны Казанда узган «Чәкчәк» бәйрәмендә күргән иде ул.
– Тормыш сынауларына бирешмичә яшәүче көчле затларыбыз өчен яңа җыр премьерасы тәкъдим итәбез. Җырның сүзләрен Буа шагыйрәсе Гөлнур Айзат, ә көен Фәрит Мифтахов иҗат иткән. Рәхим итеп тыңлагыз, дуслар!Бүлмәгә талгын җыр агылды:

Тормыш тез астыма суккан чакта,
Аягымда торып,  басып калам.
Авырлыкны җиңеп чыгар өчен
Куәт-көчне бирә миңа Аллам!..

Гадилә табактагы итне шулпага салырга кирәген дә онытып, йомшак тавышлы бу ир-егетнең җырын әсәрләнеп тыңлады...
...Бер Ходаем куя сынауларын
Үзе сөйгән тырыш кешегә...
«Күрәсең, мин дә, Сәяр да – Аллаһымның сөйгән бәндәләредер! Ничә еллардан соң әти-әни булу бәхетен татытты да, алды бердәнберебезне!» – дип көрсенде. Ә радиодагы тавыш, әйтерсең лә, Гадилә хакында җырлый:

Минем өчен түгел җиңелүләр,
Минем өчен түгел мескенлек...

Җырны бу чаклы йөрәккә үткәзеп җырламас иде, бу кешенең дә тормышында сынаулары күп булгандыр, мөгаен! Иреннән сорар әле, Сәяр шагыйрәсен дә беләдер, бәлки. Хатынның әлеге матур җырны язучылар белән танышып, күрешеп сөйләшәсе килде... Үзенең бөтен хәсрәтләрен сөйләп эчен бушатасы иде. Кем белә, бәлки,  алар Гадилә турында да җыр язарлар?!
Ишектә кыңгырау шалтырады... Иренең ачкычы бар бит, ник үзе ачып керми икән? Хуҗабикә, битендә эленеп калган яшь тамчыларын алъяпкыч чите белән сөртеп алды да, ишекне ачты.
– Бу без, Чәчәк апасы, егетләр кайтты! – дип гөлдерәде ире. Юри үзе ачмаган икән, малай алдында Гадиләнең елмаеп каршылавын теләгән. «И-и,  бигрәк сабый холыклы инде бу Сәяр!» – дип уйлады хатын.  Фарисның тамагы ачкан икән – өстәлдәге ризыкларның әле берсенә,  әле икенчесенә сузылды. 
– Чәчәк апа, минем ит ашыйсым килә! Сездә ит бармы, тавык ите? –дип,  Фарис газ плитәсе өстендә кайнап утыра торган кәстрүл капкачына үрелде.
«Бигрәк сөйкемле инде бу бала, яратып туйгысыз!» – хатынның уйлары гел Фарис тирәсендә бөтерелде. Әле конфетын, әле алмасын, грушасын тоттырды. Фарис сабыйлыгы белән онытканмы, Гадиләне шаккаттырып сорап куйды:
– Инсаф абый бүлмәсендәге туплар кая? Хәзер ул футболга йөрмиме әллә? – Йөгереп барып Инсаф бүлмәсендәге кием шкафларын ачып карады.  Аннары:
– Инсаф абыйның киемнәре дә юк монда, ул миңа шарф бирәм дигән иде әле. Анда ак башлы бүре дә төшерелгән иде. Кайда ул, Чәчәк апа? – дигәч,  Гадилә, түзә алмыйча, елап җибәрде.
– Улым,  балакаем, Инсаф абыең башка кайтмас инде бу өйгә,  кайтмас,  – диде. 
– Ник? Сабый күңеле бу авыр хәбәрне аңламый иде шул! Шулчак Сәярның кесә телефоны зеңләде.
– Абый мин предродовойда ятам, Чәчәк апаны бир әле!
– Ник кирәк булды сиңа Гадилә?
– Йә инде, абый, отчет алма, бир диләр сиңа!
Сәяр телефонын хатынына сузды. Гадилә, аптырап:
– Ни бар, Фәнзирә акыллым?
– Чәчәк апа, синең хәлең ничегрәк?
– Ярыйсы. Фарис бездә. Менә аның белән бүлмә тикшереп йөрибез.
– Чәчәк апа, син хәзер роддомга килә аласыңмы? Фарис абый белән калып торсын!
– Ник, акыллым, ни булды, балаң белән берәр нәрсә булдымы әллә?
– Чәчәк апа, тизрәк кил, яме, рәтең булса!
Гадилә өй киемнәрен алыштырды да хастаханәгә җыена башлады.  Каенсеңлесенә сумка әзерләп, тавык шулпасын, үзе ясаган алма согын тыкты. 
Хастаханәгә җәяүли дә ерак түгел, биш-алты минутлык юл. Гадилә бала тудыру бүлегенең ишек төбендә торучы шәфкать туташына передачасын тапшырды да, сеңлесен чакыруын әйтте. 
– Сеңлегез бала таба инде, чыга алмас, көтегез бераз, – диде кизү торучы хатын.
Шул чакта роддомның ишеге ачылды, анда өлкән шәфкать туташы күренде.
– Сез Гадиләме? Аяк киемен салыгыз да эчкә узыгыз әле. Киемнәрегез өстеннән менә бу ак халатны киегез. Гадилә аптырады, каушады. Нигә мине алып керәләр икән, Фәнзирәнең хәле авырмы әллә? И Ходаем, берүк сакла инде үзен дә, баласын да!» – дип, коридор буйлап барганда белгән догаларын укыды.

– Фирая Газизовна! Галиянең хәле бик авыр. Безнең запас плазмалар бетте. Ул канны бик күп югаткан, – дип, Гадиләне ияртеп барган шәфкать туташына берәү каршы чыкты. Гадилә үзеннән ни кирәген һаман да аңламыйча, Фирая Газизовна артыннан бара. Бала тудыру бүлмәсенә каршы бүлмәгә керделәр.
– Гадилә ханым, сез аптырагансыздыр?! Монда ник кергәнгә, мин дә аптырар идем. Безнең бала тудыру бүлмәсендә сезнең сеңлегез әле яңа гына бала тапты. Ир бала,  сау-сәламәт, батыр!
– Сеңлемә берәр хәл булдымы әллә?
– Юк, сеңлегез дә үзен әйбәт хис итә, Гадилә апа! Апа дисәм ярыйдыр бит?
– Эш нидә соң, акыллым? Шул вакыт бүлмәгә шприцлар тотып бер шәфкать туташы килеп керде.
– Ә Сара, менә эш Гадилә ападан тора хәзер, – диде Фирая. – Безгә көндез кан эчендә яткан бер пациентканы китерделәр. Галия исемле яшь ана.  Монда кергәндә, бик авыр хәлдә иде. Тәннәрендә күгәргән эзләр бик күп,  кыйнаганнар булса кирәк. Менә шул кыз баласын вакытсыз тапты. Инде ничә сәгать шул Галия өчен көрәшәбез. Баласы исән, тик җитлегеп тумаган,  алты айлык кына. Янындагы документлары буенча, кияүдә түгел. Аны таный торган бер генә кеше табылды монда – ул сезнең сеңлегез. Алар гинекологка тикшеренергә бергә йөргән булганнар. Туганнарыннан бер әбисе генә барлыгын да сеңлегез әйтте.  Әти-әнисе юл фаҗигасендә үлгән.  Аны озатып килүчеләр «Ашыгыч ярдәм»гә кертеп калдырганнар да киткәннәр.
– Галиядә бик сирәк очрый торган IV группа каны, «отрицательная»!
– Ә мин нишләргә тиеш? Гадилә эшнең асылына бераз төшенә башлады сыман. Димәк, ул балага кан кирәк!
– Сеңлегез сездә дә шундый кан булуын әйтте. Сезнең белән сөйләшеп карарга ул кушты.
– Әйе, минем IV группа каны. «Отрицательная». Мин үзем бала тапканда бик авырлык кичердем. Шунда гына белдем бу канның сирәк булуын.
– Гадилә апа, вакыт сузарга ярамый,  әгәр сез риза булсагыз, без Галиягә прямое переливание ясар идек. Бу куркыныч, әмма мин бу эшне үз өстемә алам. Галия язмышы да, бала язмышы да хәзер сезнең кулда, Гадилә апа!
«Бала, бала, бу Ходаем кушуыдыр инде, миңа изгелек эшләр өчен бер мөмкинлектер!» – дип уйлады хатын.
– Мин риза! Күпме кан кирәк соң?
– 400 мл, Гадилә апа! Сез риза да бит, ирегез ни әйтер?
– Бала саклап калу хакына ирем риза булыр.
– Әйдәгез алайса минем арттан! – диде Фирая Газизовна. Бала тудыру бүлмәсенә керделәр.
Андагы кушеткада ап-ак чырайлы яшь кенә бер кыз ята. Күм-күмгәк иреннәрен каты итеп тешләгән, күрәсең,  өске иренендә кан саркып чыккан.  Гадилә Галия янында туктап, өнсез калды. Көндез Загс янында Инсаф алдына егылган кыз иде бу!
– И сабыйгынам, ничек өзгәләнгән иде көндез! – дигәнен Гадилә сизми дә калды.
– Танышыгыз булып чыктымы әллә, Гадилә апа? – диде Фирая.
– Көндез күрдек, ирем белән базардан кайтканда. Бу кызның ире Сибгатуллин кызына өйләнде бит бүген!
– Ничек ире,  ул бит кияүдә түгел. Паспортында штампы юк.
– Галия дисең бит әле исемен. Менә бу кыз үзе: «Инсаф – минем ирем,  балабыз булачак», – дип өзгәләнде Загс алдында. Фирая Газизовна Гадиләнең беләген жгут белән кысып бәйләде дә кан алырга әзерләнде.
– Эшләтегез бармакларны катырак итеп, эшләтегез, тамырларыгызны табарга җиңелрәк булыр, Гадилә апа! Мин зур җаваплылыкны үз өстемә алам инде, болай эшләргә һич ярамый, барлык туганнар белән килешү төзеп,  башта кан анализларыгызны тикшергәч кенә мөмкин дә бит, әмма вакыт кыса. Моның өчен минем башымнан сыйпамаслар сыйпавын... Галияне алып каласы килә бит, без дә якламасак, кем яклар ул ятим сабыйны, кем?!
 – Шулай, күпме кирәк алыгыз! Мин инде әни булу бәхетенә башка ирешә алмам, ичмасам, сабыйга, яшь анага ярдәмем тисен, Яраббым! – диде.
Фирая – үз эенең остасы икән, Гадиләнең венасын тиз тапты,  авырттырмады да. Шприцка сиптереп диярлек, кып-кызыл кан агыла башлады.
– Давлениегез бар бугай, бик сиптерә каныгыз! – диде табибә.
– Булыр, булмый ни,  бүгенге хәлләрдән соң ничек айнып китәргә белми йөрим әле, акыллым, – диде хатын. Канны җылы килеш Галиягә салдылар.
– Яраббым, файдасы гына тисен! Гадилә Галиянең йөзендәге тимгел тапларга, күгәреп торган урыннарга игътибар итте. Әллә теге машинага алып киткән егетләр чынлап та кыйнадылармы икән?! Ничек куллары күтәрелгән,  ә?! И-и, бу дөньяның нинди бәндәләре генә юк?!
     Биш-ун минут вакыт кына узса да, Гадиләгә бигрәк озак тоелды. Нишләп күзен ачмый икән бу бала? Гадилә бала тапкан хатын-кызга укый торган догасын исенә төшерә алмый изаланды. Аннары кинәт кенә зиһене ачылып китте дә:
– Бәракә Аллаһү ләкә фил мәүһүби ләкә үә шәкәртәл-үәһибә үә бәләга әшүддәһү үә рузиктә бирраһү, – диде. Хәерлесе белән Галиягә күзләрен ачып,  үз баласын үзенә үстерергә яз, Ходаем!
– Баласы кайда соң,  Фирая Газизовна?
– Баласын кувезга урнаштырырга туры килде. Җитлегеп бетмәгән бит,  Гадилә апа! Авырлыгы да 600 грамм гына. Баланың буе да 33 см гына.  Барокамерада үстерергә туры киләчәк инде. Аның өчен баланы Казанга җибәрергә кирәк.
Ниһаять Галиянең керфекләре тибрәнеп куйды. Күз кабаклары бик авырлык белән генә күтәрелде. Галия янәшәсендә яткан Гадиләгә, Фирая Газизовнага карап алды.
– Балам исәнме?
– Исән, исән,  балагыз да, үзегез дә, шөкер, күзегезне ачтыгыз! –дип,  Фирая Газизовна Галиянең башын күтәрә төшеп, мендәрен рәтләп куйды.
– Рәхмәт сезгә! – Галия авырлык белән генә тын алды. Сулыш алу авыр идеме, әллә өстенә убылып төшкән хәсрәттән кыен идеме – Гадилә әле бүген көндез генә танышкан кызны аналарча кызганып куйды.
– Менә сезнең гомерегезне саклап калучы фәрештә дә биредә – таныш булыгыз, Гадилә апагыз! – диде Фирая.
– Рәхмәт. Янында моңсу гына яткан хатынга Галия күзләрен тутырып карады.
– Мин сезне беләмме, апа?
– Юк бугай. Тынычлап йоклап ал. Әле танышырбыз да, сөйләшербез дә,  акыллым, – диде Гадилә.
Фирая Газизовна Гадиләнең кан басымын үлчәп карады, йөрәк тибешен тыңлады. Аннары донорның хәле әйбәтлегенә ышангач, коридорга чыгарга киңәш итте. Гадилә сеңлесенең хәлен белү мөмкинлеген белешкәч тә, Фирая Газизовна каршы килә алмады. Бер белмәгән кешегә шулкадәр канын биргән бу рәхимле апага каршы җавап бирүне кирәксез санады. Фәнзирә яткан палатага алар бергәләп керде.
– Апа, Чәчәк апа, син каян болай? – диде сеңлесе.
– Менә сине үзем кереп котлыйсым килде әле, – дигән булды апасы.
– Апагыз – чын мәрхәмәт иясе,  белеп әйткәнсез, Фәнзирә! Галия исән!
– Безнең Чәчәк апа бит ул! Ул дөньяда да бер генә! Әни кебек бит ул...  безгә дә!
– Сезне калдырам,  әмма озакка түгел.  Фирая Газизовна чыгып китүгә,  Гадилә каенсеңлесен кочаклап алды.
– Батырың белән котлыйм, акыллым! Улыгыз игелекле бала булып үссен,  Яраббым!
– Чәчәк апа, ышанасыңмы, 4кг да 800 булган малай,  буе да озын бит әле 55 см!
Мин табарга ятканда предродовойга Галияне кертеп салдылар. Аңсыз иде... бөтен җире кан... Соңгы тапкыр без анализларны бергә тапшырып йөргән идек, бик кызгандым мин аны. Беркеме юк. Ярдәм итәр кешесе дә.  Никахлы ире – Инсафы да ике атна күзгә-башка күренмәгән.  Бик борчылган иде. Ире, бала туганчы язылышырбыз, дигән диюен. Менә килерме-юкмы.  Миндә Галиянең дус кызының телефон номеры бар.
– Йә, ничек үзең? Галия дә Галия? Үзеңнең соңгылыгың төштеме?
– Төште, Чәчәк апа! Мин синең ярдәм итәсеңә бик ышандым.  Мондагылар аптырап чабып йөргәндә,  безнең апаның каны четвертая,  отрицательная, дидем. Син бит – фәрештәбез безнең,  килмичә түзә алмас та идең.  Ә болай... И яратам да инде, апам,  сине! – диде Фәнзирә.
– Килмәс ул Галиянең ире. Инсаф өйләнде бит бүген. Абыең белән үзебез күрдек.
– Апа, инде Галия нишләр икән? Аңа ярдәм итәрлек бер кеше дә юк бит!
– Бар да Ходай кулында, акыллым. «Бәндәләрне курку белән сынармын»,  дигән Раббыбыз, шундый очрак булса гына инде?! Озак тордым,  ярамас, син дә өзлегерсең. Йә, сау булып тор! Менә термоста бүген пешкән тавык шулпасы, суынмагандыр әле. Кайнар килеш ашап ал, сөт төшәргә әйбәт булыр. Улыңны китерү белән имезергә, авызландырырга кара! Күкрәкләрең шешеп китмәсен, изүләреңне ябып йөр! Имезер алдыннан ими башларыңны юарга онытма, улыбыз инсафлы бала булсын, Раббым, итагатьле бала булып үсәргә язсын!
Гадилә каенсеңлесенең маңгаеннан үбеп алды, иңнәреннән яратып кочты да ишеккә юнәлде.  Фирая Газизовнага рәхмәт йөзеннән колак сөенчесе өчен булыр дип, үзе бәйләгән челтәр шарфны аның иңнәренә салды. Шәфкать туташы уңайсызланыбрак китте китүен:
– Сез нәрсә инде, Гадилә апа, сезгә тиеш әле бүләк, Галияне алып калуда сезне бәяләргә тиешбез!
– Юк, акыллым, колак сөенчесе тиеш ул әйткән кешегә. Фәнзирәбезнең улы турында беренче сез әйттегез бит. Мин бала турында кем беренче хәбәр ирештерә, шул кешегә бүләгем, дип алып килгән идем. Менә ул кеше сез булдыгыз! Иңнәрегездә кулларым җылысы торсын! Мин улыбыз Инсафны тапкач, Сәяр колак сөенчесенә күрше хатынына колак алкасы да алып биргән иде әле. Алтын алка!
Гадилә кешеләргә ярдәм итә алуына куанып, бала тудыру йортыннан чыкты. Урамда бүгенге шатлыклы хәбәрдән кояш та яктыра төшкән шикелле!Гадилә йорт алдындагы мәктәп бакчасына карап уйга калды... Сыерчык тавышы килә... Ә, мәктәп балалары алмагачларга сыерчык оялары куеп чыккан икән! Ни гомер яшәп, сыерчык ояларын алмагачка элгәннәрен күргәне юк иде. Карале,  ташбашлар, белгәннәр кая куясын, кош балаларына азыкны алмагачтан гына чүпли инде болай булгач, ерак очасы да түгел!
Алмагачлар... сыерчык... оя... Инсафы да үз йортыбыз белән торырга,  алмагач, карлыган, миләш үстерергә хыялланды бит! Көзен әнисенә сыңар көрәк тә тоттырмыйча,  агач-куаклар өчен чокырларын да үзе казыды,  су сибәргә дә үзе йөрде. Балам, бакчага синсез генә баруларга ничек түзәрмен дә, синең кул тигән һәрнәрсәгә ничекләр генә карармын икән?! Гадилә сыерчык сайрый торган алмагачка карап,  үзенә-үзе сөйләнеп басып тора.
Алмагачның кортларын сыерчыклар арчыр, алмалары да өлгерер, ә менә кешеләр күңелендәге яманлык, хөсетлек орлыкларын кем чүпләр?Бәндәләрнең күңелләрен ни сафландырыр? Бер-береңә мәрхәмәт, ихтирам югалып барган заманда яңа туган балаларга дөрес юлны күрсәтүче булырмы?! Хатын борчулы уйлары белән өйгә таба атлады.
– Йә, нигә бик озак йөрдең, Гадиләм? – дип каршылады ире. Гадиләнең өстеннән юка пальтосын салдырып,  элгечкә элде. Ул арада Фарис йөгереп килде.
– Чәчәк апа,  нәстә алып кайттың?
– Мин сиңа, улым, бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк хәбәр алып кайттым.
– Ә нәстә ул? Аны ашап буламы? Или аның белән уйныйлармы?
– Ул, балам, кешенең йөрәгенә урнаша торган хәбәр. Каяле, йөрәгең бармы икән, тотып карыйк әле?!
– Бар, бар, Чәчәк апа, менә монда дук-дук итеп тора, – дип, сабый Гадиләнең уң кулын үзенең күкрәгенә куйды.
– Ә, хәбәрне сиңа бирергә ярый алайса!
– Йә, бир инде, Чәчәк апа, кайда?
Гадилә сабыйны кочагына алды.
– Синең менә шундый – синең кебек батыр, синең кебек матур энең бар!Менә шул хәбәрне йөрәгеңә салып куйыйк әле, бәгырь кисәгем! Бүген әниең бик матур, бик таза ир бала тапты бит! Әле генә күреп кайттым. Ул сиңа хәбәр җибәрде. «Фарис абыем, сине тыңласын, ашасын, зур итеп үсеп куйсын! Мин кайткач,  мине уйнатыр, йоклатыр!» – диде.
– Уррррррррра! Минем дә братигым булган икән! Ура! Мин аңа зур КАМАЗымны да бирермен,  ком ташыр», – дип сикергәләде Фарис. Әтиемә әйтик, ул да йөрәгенә салсын бу хәбәрне. Минем кебек! Әйтик инде, Чәчәк апа!
– Хәзер әйтәбез аны! – дип сүзгә Сәяр да кушылды. Ул кияүләренә шалтыратып, улы туганлыкны, Фәнзирәнең хәле яхшы булуын сөйләп бирде.  Котларга да онытмады. Телефонның теге башындагы ирнең дә шатлыгы ерак чакрымнар аша Гадиләләр, Сәярлар янына кайтып җитте.
– Баһадирны алырга кайтып җитәм мин, абый! – диде кияүләре дә.
Кичке ашны ашагач та, Фарис, гомер булмаганны, шатлыгыннан иртә йоклап китте. Ир белән хатын роддомда булган хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләшеп, Галиягә ярдәм итәргә карар кылдылар. Иренең йомшак күңелле,  ярдәмчел, сабыр булуына Гадилә тагын бер кат инанды.
Улының кырыгын уздырырга дип, Гадилә бакча мөдиренә өч көнгә гариза язган иде. «Кояшкай» балалар бакчасында Гадиләне бик хөрмәт итәләр, пешергән ризыгын мактап ашыйлар. Инсафны тапкач та, улым янында булырмын, дип, бакчага пешекче булып эшкә урнашкан иде. Гел үзе янына кереп аптыратыр инде дип, баштарак шикләнгән булса да, Инсаф тыныч, тәртипле, ипле бала булды. Бакчадан башка балаларны әти-әниләре алып бетергәч тә, әнисенең кухняда эшләре беткәнче сабыр гына көтеп утыра, йә рәсемнәр ясый иде. «Кояшкай»ның мөдире Инсафны күмгән көндә дә килеп, Гадиләгә фатирны җыеп юышырга да булышып йөрде. «Мәет өстендәге кешеләргә сәдака өләшмим, Гадилә апа, сезгә хәзер кирәгрәк булыр», – дип, хатын алырга теләмәсә дә, күлмәк кесәсенә акча салып китте.  Гадилә үзе эшли торган коллективын бик ярата, бәйрәмнәрдә хезмәттәшләре өчен төрледән-төрле татар ризыклары әзерли. Инсафы да итле карабодай бәлешен бик ярата иде шул! Улының мәҗлесенә дә аның яраткан бәлешен әзерләргә булды,  абыйның рухы шат булып ятсын.
Кичен каенсеңелләре булышырга килде. Олы сеңлесе Фирдәвес кош телен бик тәмле пешерә, ул шуның белән мәш килде. Фәния өстәлгә тәм-том урнаштырып йөрде.  Алар янында Фарис та булышкан була: кая тәлинкә илтеп куя,  кая конфетларын.  Вазаларга куйган алмаларны карап тора да:
– Чәчәк апа, Инсаф абый бу тәмнүшкәләрне ничек ашап бетерә инде? – дип олыларны аптырашка калдырып, сораулар бирә. «Инсаф абыең ашы» дигәч, сабый абыйсы ашарга кайта дип уйлый, күрәсең.  Эшләрне бетергәч , сеңелләре кайтып китте.
Фарис үзе генә йокларга курка икән – Гадилә белән Сәяр уртасына кереп ятты. Шушы бөтерчек кенә малайның исе хатынның башын әйләндерде, ул аны куенына кысып, әчләрен сыйпады. алма төсле алсу бит алмаларыннан үпте. Фарис та бигрәк наз ярата торган бала икән – әле Сәяр кочагына керде, әле Гадиләнең битләренә битен куеп иркәләнде. Хатынга малайның керпе сыман куе чәчләре, кай ягы беләндер улын хәтерләтте. Нәни куллары белән муеныннан кыскан бу ташбаш малайга берничә генә көнгә булса да бар яратуын, ана назын, ылысын бирәсе килде. әнзирә берәр атна роддомда ятар әле,  кияүләре кайтып төшсә генә инде...
Куенына Фарисны кысып, Гадилә бик озак йоклый алмый ятты. Мыш-мыш килеп, ара-тирә «Чәчәк апам» дип кычкырып куйган Фарис бик-бик якын тоелды. «И Ходаем, тагын ана булу бәхетен татысам иде, ишетсәң иде теләкләремне,  ишетсәң иде!» – дип өзгәләнде...

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4040

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик охшады. Туземсезлек белэн ахрын кетэм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дәвамы кайчан булыр икән?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик тэ кызганычлы, дэвамын котэбез

        Хәзер укыйлар