Логотип
Проза

КЫЗЫЛЪЯРДА

— Бах-бах-бах, Кашкалаша, бах-бах!

Кашкалаша ике чакыртып тормады. Хуҗасының бераз карлыккан тавышын ишетүгә юыртып килеп җитте дә борынын аның учына төртте.
Елның елы, язга чыгып, умарталыкка күчкәч, көн дә кабатлана торган эш бу. Авылга кайтырга, я берәр җиргә барып килергә кирәк булганда, Сәгыйдулла бабай әнә шулай бах-бахлап кына дәшә. Сизгер алаша исә юыртып килеп җитә дә хуҗасының уч төбеннән бер шакмак шикәрме, бер сынык ипи катысынмы калын иреннәре белән эләктереп ала. Тәмләп чәйнәгәндә яңагын, муен тирәләрен, ял төпләрен иркәләп сыйпауга рәхәтләнеп тора.
— Әйдә, Кашкалаша, кайтыйк. Бүгенгә җитеп торыр. Умарталарны чистарттык, шөкер. Иртәгә иртәрәк килеп, киртәләрне төзәтербез. Мал-туар кереп бимазаларлык булмасын. Өй түбәсен дә карыйсы бар, түшәмнән яңгыр үтмәгәе.
Шулай сөйләнә-сөйлөнә, Сәгыйдулла бабай ат сыртына иярен салып бәйләде, җиз тәңкәләр белән бизәлгән каеш нуктаның тезгенен чишеп ял өстенә куйды, авызлыгын атның кытыршы ирененә терәде. Бу тимерне каптырмасаң да, мин сине тыңлыйм бит инде, дип үпкәләгәндәй, Кашкалаша башын читкә борды. Әмма артык карышып та тормады, телен авызлык астында шудыргалап алгач, хуҗасына ияреп, эскәмия янына килде.
Сәгыйдулла бабай башта эскәмиягә менеп басты, аннары җайлап кына ияргә атланды, аякларын өзәңгегә тыкты һәм үрелеп тезгенне тартты.
Тезген селкенүгә, Кашкалаша урыныннан кузгалды, әмма бүген кайсы юлдан кайтабыз, дигәндәй, бераз икеләнеп тә калды. Тезген ни уңга, ни сулга тартылмагач, турыдан юыртып китеп тә барды. Бер минут та үтмәгәндер, Сәгыйдулла бабай тезгенне сулга тартты.
— Ливай, ливай.

Ат сулга, Кызыльяр сукмагына борылды.
— Уравычрак булса да, Кызылъяр астыннан чыгыйк әле, Кашкалаша. Анда кичү сайрак. Элек кенә ул җәен яткылыклары, ат йөзәрлек җирләр бар иде. Саекты Сөн, саекты. Синең тезеңнән дә артмас. Тегендә җайсызрак, баткак та. Салкын суда сине интектереп йөргәнче... Ашыкма, ашыкма. Әллә нигә быел йөрәк селкенеберәк тора әле.

Кашкалаша хуҗасының ни теләгәнен сүзләреннән түгел, аның тавышыннан, әйтелү рәвешеннән аңлады, адымын бераз әкренәйтә төште.
Сәгыйдулла белән Кашкалар го-мер-гомергә шулай бер-берсен аңлап, бер-берсен тыңлап яшәделәр.

...Сәгыйдуллага алты тулган елны әтисе Әмәкәй базарыннан кашка бия сатып алып кайткан иде.
Авыл малаеның аягына басканы, артында шуганы ат өстендә.
— Бар әле, улым,— дигән иде әтисе,— бияне Сөндә коендырып мен әле. Кайткач ашарына бирерсең. Беренче тапкыр бик ачыктырып ашатырга кирәк аны хайванны. Шулай тизрәк ияләшә ул мал.
Сәгыйдулла базар биясенә атланып Сөн буена төште. Атны суда коендырып, рәхәтләндереп йөздерде. Өйгә кайткач, улакка солы салып би-рмәкче дә булган иде, әтисе туктатты.
— Улым, ипи белән сыйла син аны, ипи белән. Ачыккан көе тәмлерәк ашатсаң, тизрәк ияләшә ул мал.

Әтисе өйдән бербөтен арпа ипие алып чыкты, тураклап улына бирә торды. Сәгыйдулла базар биясен шул ипи кисәкләре белән сыйлый торды.
Базар биясе, нинди рәхмәт яугыры малай соң әле син, бик ачыккан идем, арпа ипиең зерә дә шәп булды бит әле дигән төсле, башын чайкый-чай-кый ашады.
— Булдымы, улым? Танавыннан ипи исе киткәнче менеп атлан да урам әйләнеп кил. Сыйлаган көе сине тыңлый да, тизрәк ияләшә дә ул мал.
Базар биясенә атланып, Сәгыйдулла урам әйләнеп кайтты.
 Инде, улым, солы бирсәң дә була. Мәле, мәле, улакка үзең сал. Син биргәнне белеп торсын.
— Тизрәк ияләшер дисеңмени, әткәй?
— Шукланма, яме.

Әтисе Сәгыйдулланың башыннан сыйпады.
Базар биясе кетер-кетер солы ашый. Сәгыйдулла белән әтисе аңа сокланып карап тора.
— Улым, ни исем кушабыз соң базар биясенә, ә? Актырнакмы, Алабаймы?
Сәгыйдулла, син ни сөйлисең, әткәй, дигән сыман, әтисенә шикләнеп карады.
— Эт түгел лә ул Актырнак булырга!
— Әй, шулаймыни, Актырнак эт кушаматымыни? Алайса ни кушаек соң? Карале, әнкәсе, Сәгыйдулла эт кушаматы ди бит әле без әйткәнне. Аптыраган әле монда, ни уйларга да белгән юк.
Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашып елмаешып алдылар.
— И, үчекләмәсана баланы!
— Әткәй, без аңа Кашкабия кушыйк.
— Бәй, бик әйбәт булыр. Әйдә, син әйткәнчә булсын, алайса. Кашкабия булсын. Кашкабия, Кашкабия! Бис-миллаһиррәхманиррәхим! Кашкабия, Кашкабия!

Әтисе Кашкабияне сыйпаштыра-сыйпаштыра колагына өрде.
— Кашкабия, Кашкабия! Бисмил-лаһиррәхманиррәхим! Кашкабия! Кашкабия, Кашкабия!
Әтисенә кушылып Сәгыйдулла да Кашкабияне сыйпаштырды. Башын күтәргәндә атның колагына буе җитмәгәнгә үзе уйлап тапкан исемне ат улакка үрелгән чакта әйтеп калырга тырышты.
— Кашкабия, Кашкабия! Бисмилла ирррахман иррахим! Кашкабия, Кашкабия!
Кашкабия ел саен бер колын китерә торды. Барсы да үзенә охшаган кашкалар. Аларның колыннары да, колыннарының колыннары да күбесе кашка булып туа тора.
Сәгыйдулла шулар белән бергә үсте. Егет булып килгәндә үзенә дә Кашка кушаматы тактылар. Хәзер дә шул кушамат. Хәер, умарталыкта эшли башлагач, малайлар, бал белән сыйласын өчен генә, Бал бабкай, дип ялагайланган булдылар булуын. Ләкин ансы умарта менгән, бал алган көннәрдә генә. Ә чынлыкта Кашка Сәгыйдулла, бетте-китте, вәссәлам! Бик яратып әйткәндә дә Кашка бабкай гына.
Авыл кешесенең бәхете ат белән, бәхетсезлеге атсызлыкта. Сәгыйдуллаларны Кашкабия нәселе бәхетле итте. Шул Кашкабия нәселе Сабирасы белән таныштырды, кавыштырды.
Ансы инде аның җитмеш еллар элек булган хәл.

Сөн елгасының борылып ага торган бер җирендә, Кызылъяр янындагы болынлыкта ел саен җыен үткәрелә. Кем җыен ди, кем — сабантуй.
Татар җыенының ни күркәм „бәйрәм икәнен татар үзе генә белә. Йөгереш, көрәш, ат чабышы...

Кашкабия дә ат чабышында ел саен катнаша килде. Алай әлләни чабышкы ат дип булмый иде бияне. Беренчегә чыкмаса да, ахырга калып хуҗасын хур иткәне дә булмады.
Ул елны Сәгыйдулла Кашкабиягә менеп чабышта үзе катнашты. Ни хикмәт, моңа чаклы булмаган хәл — җыен мәйданына Кашкабия беренче килеп җитте. Чабып килүче ат муенына чигүле сөлгене чак-чак ыргытып өлгерделәр. Төп бүләкне — пөхтәләп, бизәп-матурлап эшләнгән каешлы камытны исә бераз гына соңрак мәйдан уртасында тапшырдылар.

Бүләкне күрше авыл камытчысы Хәсән ага эшләгәнне һәркем белә иде. Ә менә чигүле сөлге кайсы чибәр эше икән? Гүзәл кызның күз нурлары төшкәнме аңа, уңган бер киленнекеме?
Күп тә үтми ансы да ачыкланды. Хикмәт өстенә хикмәт дигәндәй, сөлге иясе Хәсән останың кызы Сабира матур икән.
— Хәсән абзыйларның ике бүләген алдың. Бүләк ике булмый, бер йә өч була. Өченчесен дә кулыңа төшер,— диде Сәгыйдуллага чыбык очы кодача апасы Филисә.— Сабира тиклем дә уңган кызны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың.
— Ничек инде... Мин бит аны гел дә белмим...

Филисә кодача тоткан җирдән сындырмый, тешләгән җирдән өзми кала тойган хатын түгел. Бу юлы да Сәгыйдуллага авыз ачарга ирек бирмәде ул.
— Белмәсәң белерсең. Авызыңны ачып утырсаң, белми дә калырсың.
Ашъяулыкка төреп кулыңа китереп тоттырмаслар сиңа кызны. Ә — өнә утыра арбада. Кашкаңны куй да хәзер үк янына бар. Әй, юк-юк, кашкаңны җитәклә дә бергәләп киттек. Әйдә, әйдә, ниемә тораташ булып катып калдың? Менә, Сабиракай, диген, сөлгең миңа бүләккә чыкты бит әле, диген. Бигрәкләр дә матур чиккәнсең, рәхмәт, диген, үзеңне дә күрәсем килде, диген.
Кызлар кыю егетләрне яраталар ул. Җебеп торма, телеңдә сандугач сайрат.
Сәгыйдулла Филисә кодачага иярде, Сәгыйдуллага — Кашкабия.
— Тукта, ашыкма. Күрмисеңмени, әнә, арба янына Хәсән абзый үзе килде. Нидер актара. Әлегә аның безгә кирәге юк. Артык кисәү. Әһә, китте. Ни катып торасың? Әйдә, тизрәк.
Сабира утырып торучы хуш исле печән салынган арба янына килгәч, Филисә кодачаның теленнән ялгыз сандугач кына түгел, куш былбыллар оча башлады.
— И, Сабира, күрми дә торам, синмени әле бу? Бигрәкләр дә әйбәт булды бит әле бу. Хәсән абый килмәдемени? Әнкәң кая китте? Ярар, аларның булмавы да бик әйбәт бит әле ул. Менә бит, Сабира, син чиккән сөлге Сәгыйдуллага туры килде бит әле. Сәгыйдулла әйтә, бигрәкләр дә уңган кыз чиккән икән бу сөлгене, ди. Шул кызны күреп танышасым килә, табып күрештер әле дип буып кына алды бит. Вакытым да бер дә генә юк ие, югыйсә. Ничек тыңламыйсың инде мондый батыр егетнең сүзен. Моның чаклы да уңган, моның чаклы да батыр, моның чаклы да булган егетнең сүзен аяк астына салып таптасаң, кит аннан, адәм тәганәсе булырсың. Килдек әле менә. Хәсән абзый хакына, синең хакка гына килдем. Син чиккәнсеңдер бит бу сөлгене, бигрәкләр дә матур чиккәнсең. Ничекләр шул чаклы оста чиктең аны?
— И, аны гына инде...

Сабира теле белән шулай дип әйтсә дә, күңелендә, тәгаен, бу гына түгел иде.
— Сәгыйдулла, нигә анда торасың? Кил якынрак. Күрәсем килә, күрәсем килә, рәхмәт әйтәсем килә, дип үзең теңкөмә тидең бит. Кил, таныш, сүзеңне әйт.
— Рәхмәт инде, Сабира...

Сабира кызарды, керфеген түбән төшерде, нәфис куллары белән бер үлән сабагын бөгәрли башлады. Ләм-мим сүз әйтмәде. Сәгыйдулланың да күзенә сөлге хуҗасының алсу бармакларыннан һәм шул бармаклар бөтәрли торган үлән сабагыннан башка берни күренмәде.

Ул арада Филисә кодача әле Кашкабия алдына чыкты, әле арба артыннан әйләнеп килде. Егет белән кызның сүзсез торуларының сәбәбен дә бик яхшы аңлый иде ул.
— Сөйләшеп тә бетердегезмени? Бигрәкләр дә тиз тоткансыз тагын. Ярар, хәзергә җитеп торыр. Бөтен сүзне беренче күрешүдә үк сөйләшеп бетермиләр аны. Кич шушында уенга чыгарсыз. Хәсән абзыйдан сорап бер-ике көнгә утырмага алып калам үзеңне. Каласыңмы, Сабира? Бәй калмыйча! Әйдә, Сәгыйдулла, монда озак тормыйк, кеше-караның әллә ни уйлавы бар. Кичке уенга үземә ияреп чыгарсың, үземә ияреп кайтырсың, бер дә курыкма, Сабира.
Филисә кодача апасының әйтүе әйтү булды, эшләве эшләү булды. Менә шушы Кызылъяр болынлыгындагы беренче кич үк язмышларын хәл итте аларның. Иген-кураны җыеп алгач көзгә туйларын да ясадылар.

Еллар үтә торды. Кашкабия нәселеннән кашка колыннар туа торды. Сәгыйдулла белән Сабираның да башта беренчеләре Шәрхемулла, аның арты Шәрхәбтулла, аның арты Гайнулла, аның арты Гыйниятулла, аның арты Лотфулла, аның арты Фазулла, аның арты Хәбирә дөньяга килде.

Алты малай, бер кызның кендек әбиләре Филисә кодача, монсы—төпчегегез, бәхетле булсыннар, диде. Ансы колхоз оешып таралган ел. Шул елны Кашкабия колынының колыны яңа Кашкабия дә колхоз утарына күчте. Утарга күчерсә дә, Сәгыйдулла Кашкабияне берәүгә дә җиктермәде. Шәрхемулла, Шәрхәбтуллалар да кашка атларны гел үзләре җиктеләр. Инде менә сиксән ел шул Кашкабия нәселе килә.

Колыннар да шушы Кызылъяр болынлыгында ат булып җитештеләр, малайлар да шушында аунап-тәгә-рәп ир-егет булып үстеләр. Кызылъяр болынлыгы — ул Сәгыйдулла белән Сабираның шатлыгы. Кызылъяр болынлыгы — ул ир белән хатынның олы хәсрәте. Буй җиткән олы уллары Шәрхемулланы кашкасын җигеп буранлы төндә шушыннан кайтканда бүреләр талап үтерде. Ул чакта башлары балта белән сугып ярылган ике бүрене, канга баткан Шәрхемулла гәүдәсен һәм кашка атның сөякләрен кар астыннан чокып алдылар.

Әнә ул болынлык, әнә генә. Югыйсә, авыл да ерак түгел. Сөннең теге ягында гына Алкаби тавы. Тау артында гына авыл. Күп тә калмаган булган да бит, нишләмәк кирәк, язмыштыр...
Алкаби ягына карагач, Сәгыйдулла тау башында кешеләрне күреп алды. Егетләр дияргә әле иртәрәк, малайлар дисәң ачулары килә торган яшүсмерләр болар. Сөндә боз киткәннән башлап, көннәр җылынганчы тау башы аларныкы инде.
Шөкер, Сәгыйдулланың күзе бик шәп күрә. Тугызынчы дистәсен тутырып килсә дә, күзлек киеп гәзит укыганы юк. Менә шул йөрәк кенә нигәдер быел ялгышрак селкенеп куйгалый. Балалары, оныклары бик кыстагач докторга күренгән иде дә, ансы да юньле рәтле сүз әйтмәде.
— Йөрәгеңә көч китермә,— диде ул.— Сине әле һаман атка атланып чабып йөри дип әйтәләр, дөресме шул?
— Әйткәч, дөрестер иңде.
— Чабуыңнан тукта. Йөрәкне бик җилкендертә бит ул. Үзем дә беләм. Мотоциклга утырсам, куган саен куасы гына килеп тора. Арбага төш.
— Арбасы сиңа калсын инде, улым. Мин шул иярдә генә чабармын.

Үзе шулай шаярткан иде дә Сәгыйдулла бабай, икенче көнне үк докторның да хаклы икәнен аңлады. Умарталарны чыгарган көнне авылга чаптырып кайтмакчы иде, йөрәге ярсуга түзә алмыйча ярты юлда ук кашканы тыярга туры килде.
Бүген дә шулайрак...
— Әкренрәк, Кашкалаша, әкренрәк... Кайсы ул анда Алкаби ярыннан тәгәрәп төшеп килә? Кем баласы бу? Фазулла оныгы түгелме соң? Туктар әмәле юк бит иңде моның. Сөнгә чума бит инде бу. Йә салкын суда көзән җыерып харап була, йә шарлавыкка эләгеп тончыга бит бу. Җәй көне каз йөзәрлек кенә булса да, язгы ташудан соң хәтәр дуамал кылана бит әле ул Сөн дигәнең. Төште, егылды. Әнә, ага, и бала! Үзе йөзеп маташкан була тагын, бичара. Йөзүе генә әллә ничек көчек йөзүе төслерәк чыга. Пиред, Кашкалаша!

Сәгыйдулла бабай өзәңге тимере белән Кашкалашаның кабыргасына бәреп алды. Хуҗасының һәр хәрәкәтеннән, һәр сүзеннән ни теләгәнен аңлаучы Кашкалаша аткан ук булып алга омтылды.
Кешенең уйлары бар нәрсәдән дә тизрәк оча. Бу мизгелләрдә Сәгыйдулла бабай белән дә шулай булды.

Кызылъяр астындагы сукмакка, сулга борылсак, соңга калабыз, дип уйлап алды ул. Ага-йөзә килүче бала шарлавыктан упкынга эләгәчәк. Анда инде син аны коткарам дисәң дә коткара алмыйсың. Турыдан, Кызы-лъярның үзенә... Әһә, әнә Алкаби ба-шындагылар да күреп алды баланы, чабышып төшәләр. Юк, болар өлгерми, ерак, харап була бала. Турыга, Кызылъярның үзенә... Ныграк, Кашкалаша, ныграк. Син дә җан иясе бит. Җанлы җанлыны коткарыр. Җансыз җанлының җанын алыр. Сөн — җансыз, син — җанлы, Кашкалаша. Шәбрәк, Кашкалаша. Кызылъярның үзенә...

Анда чабып та нишлисең? Ике дилбегә озынлыгы җитми торган биек ярдан ничек төшәсең? Кашкалаша белән бергә сикерергәме? Ул, бахыр, карышмаячак, сикерәчәк. Хайванны харап итәргәме? Их, йөрәк кенә чыдасын! Ярга җиткәнче чыда, йөрәгем, чыда. Күп калмады, утыз-кырык адым гына... Пиред, Кашкалаша!
— Правай, Кашкалаша!

Сәгыйдулла бабай кинәт кенә уң тезгенне тартты, Кашкалаша борылган арада уң ягын өзәңгедән ычкындырды. Әмма сулын тиз генә арындыра алмады, сул җилкәсе белән яр читенә килеп бәрелде.
Җәдәч сөягемне сындырдым, йөрәк эшли, дип уйлады ул Кызылъярдан Сөн суына очканда. Монда су тирән түгел. Шарлавыкның да тынычланган җире. Аягөсте төшәсе иде бит, ә...

Болганчык салкын су тәнен чеметтереп алганын әллә тойды, әллә тоймады Сәгыйдулла бабай, әмма тагын кайсыдыр сөяге сынганын үзе дә тойды. Яр читендәге тал тамырын умырып тотарга да өлгерде ул.
Малай-егетләр чабышып килеп җиткәндә суга егылган бала бабайның чалбарына тотынып яр читенә чыгарга маташа иде. Аны шунда ук күтәреп алдылар.
Кызылъяр өстендә ялгыз калган Кашкалаша.
Су читендә аңын югалткан Бал бабкай.

Чәрдәкләнгән сөякләре ялганырмы? Ярсу йөрәге бу авырлыкны күтәрә алырмы?
Әлегә моны беркем дә белми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур әсәр,балачакны искә төшерде.Алкаби тавы каршысында Сөндә су кергән чаклар сагындыра.Сөн,матур булса да, куркыныч елга,чоңгыллар күп.

    Хәзер укыйлар